Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История  термита Пророка Сулеймана (мир ему)


Динар хәзрәт Садыйков: “Җаныбыз, тәнебез хәләл булмый икән, догабыз да кабул булмый”

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / Динар хәзрәт Садыйков: “Җаныбыз, тәнебез хәләл булмый икән, догабыз да кабул булмый”


Динебез күтәрелеш кичергән мәлдә, кешедә ихтыяҗлар да артты. Хәзер халык кибет киштәсендәге чит ил товарларына мөкиббән түгел, аңа үзебездә җитештерелгәне кирәк. Аның да "хәләле, бисмиллалысы кирәк” дип эзләнеп йөрүчеләр арта барган саен, күңел сөенә. Редакциябезгә килгән хатларда да бу юлларны укып шатланабыз. Күп кеше әле дә хәләл ризыгының ничек җитештерелгәнен, аны ничек, кайдан сатып аласын белми. Сатучы "хәләл” дисә, уйламыйча да казылык сатып алучылар бихисап. Андыйларны күреп күңел әрни. Газета укучыларыбызга киңәш максатында, сорауларына җавап табу теләге белән, "Кунакханә”безгә милләтебезгә, динебезгә изге эшләре белән зур өлеш кертүче, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл” стандарты комитеты рәисе Динар хәзрәт Садыйковны чакырдык.
—Динар хәзрәт, иң элек үзегез белән таныштырыгыз әле. Моңарчы кайда, кем булып эшләдегез? Ислам кануннары буенча кайчан яши башладыгыз?
—Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Мин югары белемне Төркиядә алдым, ул икътисад юнәлешендә иде. Ә дин белән якыннан унөч яшемдә таныштым. Ислам динендәге кешенең яшәү рәвешен күргәннән соң, аның кануннарын, таләпләрен өйрәнә башладым.
Әлбәттә, моңарчы төрле җирләрдә эшләргә туры килде—сату, төзелеш... Шуңа да үземне бу өлкәгә тәҗрибә туплап килдем дип әйтә алам. "Хәләл” стандарты комитетында эшли башлагач, җитештерүчеләргә киңәшләр бирергә, таләпләр куярга тәҗрибә ярдәм итте.
—Комитет кайчаннан бирле эшли? Ниләр белән шөгыльләнәсез? Оешманың максаты, тоткан юлы нинди?
—Рәсми рәвештә 2005 елда теркәлә. Халык хәләл ризыкка өстенлек бирә башлагач, киштәләрдә чын хәләл ризык сату өчен мөмкинлек тудыру максатында Диния нәзарәтендә оештырыла. Гыйлем арта барган саен, комитетның эшчәнлеге дә киңәя. Хәзер без хәләл ит җитештерү белән генә чикләнеп калмыйча, башка төр, мәсәлән, камыр ризыклары, яшелчә, косметик товарлар буенча да эш алып барабыз. Хәләлне ризык белән генә чикләнә дип уйлау—ялгыш фикер. Ул безне бөтен яктан чорнап алырга тиеш. Ашавыбыз, ничек яшәвебез, акчабыз, киемебез—барысы да хәләл булырга тиеш. Әгәр дә туклануга гына кайтарып калдырсак, хәләлнең олылыгын, мәгънәсен киметү булыр иде.
—Һәр тармакта аерым белгеч эшлиме?
—Әлбәттә. Кошчылык өлкәсендәге технология белән кондитер ризыклар җитештерү технологиясе аерыла бит. Һәрберсенең үзенчәлеге бар.
Бүгенге көндә ризык җитештерү индустриясе шулкадәр тизлек белән алга бара, санын арттырабыз дип сыйфат ягына игътибар итмәскә мөмкиннәр. Бүтән төрле ысуллар кулланып, генетик яктан үзгәртеп, гектарыннан 30 урынына 60 центнер уңыш җыеп алу аларга отышлырак бит. Шуңа күрә без игенчелек өлкәсенең нечкәлекләрен дә белергә тиешбез. Чөнки ризыкның хәләлме, түгелме икәнен тикшергәндә боларны белмәсәк, тиешле нәтиҗә ясамасак, дөрес бәя куя алмаячакбыз. Ничек җитештерә ул, ниләр кушып үстерә, ясый, төзи... Җитештерү процессында хәләл хәрәмгә әйләнерлек гамәлләр кылынмыймы—боларның барысы да күзәтелергә тиеш. Аракы белән дуңгыз ите генә хәрәм дип уйлау—ялгыш фикер. Аның мәгънәсе киңрәк. Хәләлне милләт белән бутаучылар бар. Татарлар арасында да атеистлар җитәрлек бит. Урыслар арасында да мөселманнар күп. Менә бу төшенчәләр үзгәрергә тиеш.
Халык күбесенчә базарда алдана. Катыргы кисәгенә "хәләл” дип язып куялар да: "Авылдан килде, татар суйган ит”,—дип саталар. Шуңа ышанып, "авылдан килгән, татар суйган” итне сатып алу дөрес түгел. Суйган чакта хәмер эчеп бәйрәм итеп утырганмы ул, бисмилла әйтелгәнме—боларны кем тикшерә? Статистиканы карасаң, коточкыч—авыллар эчү аркасында бетеп бара! Шәһәрдәге халык эчми башлады бит инде, ә авыл халкы әле һаман айный алмый. Шул ук татар бит авылда. Ә кем эчә? Әлбәттә—динсез кеше! Иманлы кеше хәмергә якын да килми ул. Авылларда мәчеткә йөрүче аз, нинди "хәләллек” турында сөйләргә мөмкин?! Хәләлнең мәгънәсен, аның зурлыгын, нечкәлеген, әһәмиятен дин кануннарын үтәп яшәүче кеше генә аңлый ала. Хәләлнең бөтен тирәнлеген, Аллаһ каршында җаваплылыгын аңламагач, игътибары да шуның кадәр генә була. Күрәзәчеләргә, сихерчеләргә, дәвалаучыларга кем йөри? Шул ук татар! Нигә йөри ул анда? Чөнки ул дәваны алардан өмет итә, Аллаһы Тәгаләдән түгел. Бу инде дини наданлыктан килә. Ниндидер дару, төнәтмә генә эчәм дә савыгам дип уйлау—ялгышу. Ә көндәлек тормышына, үзенең яшәү рәвешенә үзгәрешләр кертергә уйламый. "Үзегезне яхшы якка үзгәртмәсәгез, тормышыгыз да яхшы якка үзгәрмәс”,—дигән Аллаһы Тәгалә. Шуңа да без "хәләл кирәк” дибез икән, чын, асыл хәләлне эзләргә, аңа ирешергә тиешбез. Мөселман илендә яшәмибез, дин хөкүмәттән аерылган бит бездә. Дин бернинди законда да каралмаган. Шуңа күрә без: "Дәүләт тарафыннан хәләл раслана, гарантия бирелә”,—дип әйтә алмыйбыз. Аны үзебез булдырырга тиешбез.
—Оешмагызда эшләүчеләрнең дә дини булулары мөһимдер бит?
—Әлбәттә! Чөнки ул эшнең бөтен нечкәлеген, асылын аңларга тиеш. Ә дин тотмый икән, ул моңа ничек ирешә? Үзе дин тоткан, бөтен эшнең тирәнлеген, максатын аңлаган кеше генә җитештерүчегә катгый таләпләр куеп, аның үтәлүенә ирешә ала.
—"Хәләл” тамгасын бирүдә хилафлык очраклары булмыймы? Өстән кушкан өчен, таләпләргә туры килмәгән ризыкка да бирелмиме ул?
—Юк! Мин башкалар өчен җавап бирә алмыйм, чөнки Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрендә дә андый оешмалар бар. Әмма үзебез өчен җавап шундый—юк! Башка төбәктән килгән ризыкның хәләллеге шул вакытта гына шиксез була, әгәр дә ул якта рәсми рәвештә эшләүче "хәләл” комитеты булса. Әгәр сез хәләл ризык җитештерергә телисез икән, моны дини оешмадан тикшертеп раслатырга тиешсез. Башкача мөмкин дә түгел. Ничек инде сез үз теләгегез белән "хәләл” тамгасын куллана аласыз?! Үзең өчен, гаиләң өчен, туганнарың өчен яса, әмма чит кешегә сатарга хакың юк! Синең максатың ни? Коммерция максатында җитештерәсеңме бу товарны, әллә, дөрестән дә, мөселманча, мөселман өчен булсын дип тырышасыңмы—бу мәсьәлә бик нечкә.
Беркөнне кибеткә кердем дә: "Хәләл колбаса бармы?”—дим. "Бар”,—ди сатучы. Барды да бу, колбаса бүлегеннән берсен алып күрсәтә: "Менә, "говяжий” дип язылган, дуңгыз түгел бит”,—ди. "Ә хәләл икәнлеге расланганмы соң?”—дим. Юк. Ә нигә сата? Чөнки аңа хуҗасы шулай хәләл дип сатарга кушкан. Алалар бит, сәүдә бара. Дуңгыз ите белән бергә киштәдә яткан, дуңгыз итен куеп кискән такта һәм пычак кулланып кисеп биргән колбасаны нигә алалар? Монда инде җитештерүченең гаебе юк, бу очракта аның хәләл ризыгы хәрәмгә әйләнеп бетә. Аллаһы Тәгалә безгә шундый итеп китереп куя: хәләл—безгә шифа, хәрәм—безгә зыян. Аның өчен җавап тотасы да бар бит әле. Безгә бит тәнебезне, саулыгыбызны Аллаһы Тәгалә әманәт итеп бирде. Ә без хәрәм ризык кулланып әманәткә хыянәт итәбез. Син үзең үк саулыгыңа зыян китерәсең. Ә ничек итеп җавап биреп бетерерсең? Кеше хәрәм кулланганда иман чыгып тора дигәнне ишеткәнегез бардыр. Кырык көн кире керми тора икән. Шул ара эчендә үлеп китсәң, имансыз китәсең дигән сүз бит бу, Аллам сакласын. Гомерең буе тоткан уразаларың, укыган намазларың кабул булмый дигән сүз. Хәрәм тәннән дога кабул булмас дип, Аллаһы Тәгалә пәрдә куя. Ә мөселманның көче кайда? Догада, әлбәттә! Җаныбыз, тәнебез хәләл булмый икән, догабыз да кабул булмый. Европаның атеист галимнәре бүгенге көндә "Коръән”нең көче, шифасы хакында күпме ачышлар ясыйлар. "Коръән” тыйган хәрәмнәрдән тыелырга кирәк, "Ник хәрәм ул?” дип тикшереп утырасы юк. Әйтелгән икән "хәрәм” дип, димәк "хәрәм”! Аллаһы Тәгалә Адәмне җәннәткә керткәндә: "Бар нәрсә дә хәләл, ә менә бу агачтан алма алып ашама”,—дип кенә әйткән бит, ни өчен икәнен аңлатып тормаган, "хәрәм” дигән. Адәм тыңламаган, ашаган. Һәм шул минутта ук Аллаһы Тәгалә аны җәннәттән чыгарган. Безгә дә шулай ук: хәрәм кулланабыз икән, Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәбез төшә. Шул минутта ук!
Казаныбыз буенча, җитештерелгән хәләл ризыкның 90 процентын мөселман булмаган кешеләр куллана. Пермь белән Чаллы ягында бу сан 80гә 20. Хәрәм рәвештә суелган хайванны күрсә иде кешеләр! Анда ничек кенә җәзаламыйлар мескен хайванны! Башларына балта белән сугу, электр тогы яхшырак үтсен дип күзләрен кадак белән тишү... Коточкыч бит бу!
Сатып алучылардан сорашканда, хәләл суелган хайванның ите тәмле, сыйфаты яхшы диләр. Кибетләрдәге "био” продуктларга бәяне ике-өч тапкыр арттырсалар да алалар, ә хәләл ризыкка 5-6 процент өстәлә икән, шуны күпсенәләр. Югыйсә, сыйфатлары буенча икесе бер дәрәҗәдә. Тавык җитештерү буенча мисал китерим әле. Хәләл тавык җитештергәндә, беренчедән, авырлыгы кими, чөнки аның каны агызыла. Икенчедән, конвейер акрын йөри, ун мең урынына җиде мең эшкәртелә. Җитештерүчегә зыян килә дигән сүз бу.
—Киләчәктә Ислам динен тоткан мөселман халкының хәләл ризыклар белән генә тукланып яшәргә мөмкинлеге булыр микән?
—Без Казанда җәннәттә яшибез. Читкә чыгып кара әле, район үзәкләренә бар. Тагын да читкәрәк барып кара—анда берни юк! Чит төбәкләрдән килүчеләр бездәге хәләл кибетләрен күреп шакката. "Сездәге халык ничек зарлана ала?”—дип аптырыйлар. "Сезгә килгәч, мөселман иленә килгән кебек булдык”,—диләр. Карагыз безнең мөселман кибетләрен, анда сатылган товарларның күплеген. Үзебезнең тамга белән сатылган бөтен товарның хәләллегенә иман китерәбез, әмма читтән китереп сатылган товар өчен җавап тотмыйбыз.
—Авылларда юк инде бу эш белән шөгыльләнүчеләр.
—Алынсыннар бу эшкә. Күпме мөселман эшсез йөри бит. Хәләл ризык җитештерүгә тотынсыннар, безгә килсеннәр, акча да эшләрләр, халыкка да файдалы булыр. Эш юк дип зарланып йөргәнче, нидер эшләргә кирәк. Җитештер, үстер, иренмичә йөреп сат, мөмкинлек бирелгән, беркем башыңа сукмый. Әгәр синең ризыгың хәләл икән, ерак төбәкләрдәге кеше аны ике-өч бәясенә дә алырга риза. Мөмкинлек бар—теләк юк.
—Чаллы һәм Питрәчтә үстерелеп, сатуга чыгарылган чебиләрнең итләре чыннан да хәләлме? Алар ничек итеп суела һәм эшкәртелә?
—Кабаттан ышандырып әйтә алам—безнең тамга булган товарларның барысы да хәләл.
Ашатудан башлап, суелуга кадәр күзәтелеп тора. Суелуга килгәч, иң беренче терелеге тикшерелә, чөнки үлгән тавык хәләл була алмый, электр сүндерелә, мөселман кешесе бисмилла әйтеп кул белән суя. Пешекләгәнче 3,5 минут вакыт узарга тиеш, чөнки кан агып бетәсе бар. Бу процессны Питрәчтә бер, Чаллыда ике кеше тикшереп тора. Пешекләү дә гадәттәгедән төгәлрәк дәрәҗәдә башкарыла. Хатын-кызлар тикшереп утыралар, кимчелекләре булганнарын алып ташлыйлар.
—Эшкәртүчеләре мөселман түгелдер инде?
—Бер генә мөселман илендә дә андый шарт юк, чөнки бу ризыкның хәләллегенә тәэсир итми. Монда иң мөһиме—суючы кеше.
—Пензада җитештерелгән ит һәм колбаса ризыклары Казанда контроль аша узамы? Алар дөрестән дә стандартка җавап бирәме?
—Юк. Алар белән безнең килешү юк, ничек җитештерелгәнен белмибез. Әгәр аның товарында "хәләл” тамгасы бар икән, аның шәһадәтнамәсе дә булырга тиеш, шул кәгазьне таләп итегез. Хәләллегенә шигегез бар икән, алмагыз, иманыгызны саклап калырсыз.
—"Хәләл” тамгалы камыр ризыклары алып ашыйбыз. Аларын җитештерүдә төп критерий нинди?
—Алыйк бодайны. Хәзер нишлиләр—песнәк-чыпчыклар, күселәр ашамасын өчен бодайга мәче гены кертәләр, шуннан аңа якын да килмиләр. Чөнки кош яки күсе ашлыкны мәче дип хис итә һәм кача. Ә кешеләр шуны ашый. Шуңа да ашлыкка андый геннар кушылганмы, юкмы икәнлеген тикшерәбез. Табигый үстерелгән оннан пешерелгән булса гына, ул икмәккә үзебезнең тамганы куябыз. Кеше "ипи су, он, тоздан тора инде ул” дип җиңел генә уйламасын. Мәсьәлә катлаулырак. Бездән хәбәрне җиткерү, ә халыктан шуны укып, уйланып сатып алуы мөһим. Кибет киштәләрендәге хәләл ипинең тизрәк сатылып бетүе мәгълүм. Шуңа мин халык безнең сүзгә колак саладыр, хәләл ризыкның ни икәнен аңлыйдыр дип уйлыйм.
—"Хәләл” дигән тамганы "лицензия” алучылар гына сугамы? Сез барлык хәләл ризык сатучы сәүдә нокталарын котрольдә тотасызмы?
—"Хәләл” тамгасын болай гына бирмибез. Динебез таләпләре нигезендә куелган шартларга риза булып, таләпләрне үтәсәң генә ала аласың безнең тамганы. Әгәр дә безнең белән эшләргә телисең икән, бары шушы юллар аша гына теләгеңне тормышка ашыра аласың. Теләдем—алдым, дип кенә хәләллеккә ирешеп булмый. Үзләренең хәләл ризык җитештерә алуларына ышанмаган кешеләр ялган мөһер белән сата да инде товарларын.
Динар хәзрәтнең: "Безнең тамганы алган җитештерүче җавап бирми товары өчен, аның өчен алга таба без җавап бирә торган булабыз. Шуңа да бу тамганы бирүгә без бик җаваплы карыйбыз. Ныклап тикшергәннән соң гына бирелә ул. Тагын бер кабатлыйм: безнең тамга сугылган әйберне һич шикләнмичә сатып ала аласыз”,—дип кабат әйтүе газета укучыларыбызның барлык сорауларына да җавап рәвешендә яңгырады. Күңелләрендәге шик-шөбһәләрне дә тараткандыр дип өметләнәм.
—Кибетләргә керсәң, бер үк киштәдә хәләл ризык белән янәшә хәрәм куелганын күреп күңелдә шик туа. Бу очракта нишләргә?
—Безгә хәзер җитештерүчеләрне генә түгел, сатучыларны да өйрәтә башларга кирәк. Чөнки кибетләрдә үзем дә күрәм, хәләл ризыкны сатуның тәртибе юк. 2012 ел планына әлеге мәсьәлә кертелде, бу юнәлештә быел бик нык эшләячәкбез. Бүген без кисәтеп кенә йөрибез. Юри куйган кебек, хәләл колбасаны кысрыклап дигәндәй дуңгыз маен, колбасасын шыплап өеп куя сатучы. Нинди ачуы бар аның хәләл ризыкка? Аңлашылмый. Шуны күргән мөселман, сатучыга әйтергә, кисәтергә тиеш. Шулай бергә-бергә тырышсак, сату өлкәсен дә тәртипкә салырбыз, Аллаһы боерса.
—Хәләл ризык кибетләрендә сатучылар дини булу шартмы?
—Юк, андый шарт юк. Чөнки сату—ул коммерция. Кибет бит ул сату, акча эшләү чыганагы. Әмма, хәләл ризыкны сатканда пычак белән кисү катгый тыела. Хәрәм белән бергә сатылу сәбәпле шундый шарт куела. Әгәр аерым пычак, аерым кисү тактасы була икән, рәхим итеп кисеп сатсыннар колбасаны. "Бәхетле” ише сәүдә нокталарында бу шулай. Алар өйрәнделәр инде.
—Мин хәләл ризык сату белән шөгыльләнергә уйласам, иң элек ни эшләргә, кем янына барырга тиеш булам? Аның өчен нинди документлар кирәк?
—Иң элек дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне үтәргә кирәк. Аларны үтәп бетергәч, хәләл товар сатарга теләүче безнең янга килергә тиеш. Ярдәм күрсәтергә без һәрчак әзер.
—Газета укучыларга нинди теләк-киңәшләрегез бар?
—Хәләл мәсьәләсендә үзләренең хакларын таләп итүчеләр булсыннар иде. Сату нокталарында күргән кимчелекләрне әйтүдән курыкмасыннар. Кычкырып түгел, әлбәттә, йомшаклык белән. Кайчан халык хәрәмнән хәләлне аера ала башлый, шул вакытта гына тәртип булачак. Ул вакытта сатучылар да, җитештерүчеләр дә хәләлгә игътибарлырак була башлый. Ялган мөһер сугучылар да кыен хәлдә калачак. Шуңа да халыкның сүзе мөһим, көче әһәмиятле. Күргәннәрен безгә җиткерсеннәр, язсыннар. Андый гаризалар күбрәк булган саен, без таләпләрне югарырак куя алабыз. Чөнки артыбызда халык тора, аның мәнфәгате, таләбе тора. Халык сорый икән, димәк, без халыкка кирәк, безнең эшебез кирәк. Бергә булыйк, аерылмыйк, бер-беребезгә кирәк булып яшик.
Хөрмәтле дин кардәшем! Бу әңгәмәне укып чыкканнан соң канәгать калырсыз дип өметләнәм. Динар хәзрәтнең киңәшләрен тормышта кулланып, хәләл ризыклар ашап яшәрсез, шулай итеп Аллаһы Тәгаләгә якынаерсыз дип ышанам. Тәнебезне, калебебезне сафландырып, тормышыбызны ямьләндерик. Күңел сафлыгына, иман байлыгына ирешергә теләгәндә безгә комачаулык итсәләр, яклаучылар барлыгын да исебездән чыгармыйк. Яшәүнең мәгънәсе гомернең озынлыгында түгел. Син аны ничек үтәсең, изге гамәлләр кыласыңмы, тыйганнардан тыеласыңмы, кигән киемең пакьмы, ашаган ризыгың хәләлме? Менә болары мөһим. Барыбызга да акыл сафлыгы, иман байлыгы насыйп булса иде. Амин!
Лилия Галиева
ТР Диния нәзарәтенең "Хәләл” стандарты комитеты күзәтчелегендәге оешмалар исемлеге (Кибетләрдә карап алырга уңайлырак булсын өчен, рус телендә тәкъдим итәбез)
Группа Компаний Тавр, ОСП "ТАВР-Зимовники”
ООО "Даль-Кама 1” ОП ЗМПК
ИП "Пчелин П.В.”
ЗАО "Йошкар-олинский мясокомбинат”
ООО "Балтасинский мясопродукт”
ОАО "Казанский Мясокомбинат”
ЗАО "Купель”
ОАО "Елабужский Мясоконсервный Комбинат”
СПК "Компания "Сарман-Мясо”
ИП "Авзалов Гаяз Гайнетдинович”
ООО "Халяль-продукт”
ООО "ГрантМит”
ООО "Евродон”
ООО "Челны-бройлер”
ООО "РАВИС-п/ф Сосновская”
АО "Ставропольский Бройлер”, птицекомбинат "Пятигорский”
ОАО "Птицефабрика Казанская”
ООО "Птицеводческий комплекс "Ак Барс”
ООО "Птицефабрика Акашевская”
ООО "Агрокормпродукт”
ООО "Фермерское хозяйство "Рамаевское”
ОАО "Булочно-кондитерский Комбинат”
ООО "Заинский крекер”
ООО Кондитерская фабрика "Вкуснотеевъ”
ЗАО "Челны-хлеб”, "Тортугалия”
ОАО "Еманжелинск-хлеб”
ЗАО Пищевой комбинат "Лакомка”
OOO "КЦ Татарочка”
Самарский хлебозавод №2
ООО "Ошель”
ООО "Услада”
ООО "Лакомка”
ООО "Мюстела”
ООО "Аромадон”
ООО "Эль Барака”
ООО "Кульмбах-Д”
ЗАО "Эко Ресурс”
ООО "Эмко Тула”
ООО "Ташлинская”
ООО "Омский завод плавленых сыров”
ОАО "Казанский Жировой Комбинат”
ООО "Счастливые времена”
ООО "Волжский молочный комбинат”
ОАО Филиал "Вамин Татарстан” "Заинский молочный завод”
ИП "Халитов”

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 1482. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Не тот силён, кто побеждает многих, силён лишь тот, кто (способен) владеть собой в гневе».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Арабский язык. Домашнее чтение. Начальный уровень






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф