Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Мөселманга кәләшен күрергә ярыймы?

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / Мөселманга кәләшен күрергә ярыймы?

Исламны кыргый, заманадан артта калган дин итеп күрсәтергә тырышучылар нинди генә юк-бар уйлап чыгармый. Әйтик, шундый уйдырмаларның берсе – кәләш белән кияүнең бер-берсен күрергә тиеш булмавы. Имеш, кияү белән кәләш бары тик зөфаф кичәсенә килгәч кенә бер-берсен күрәләр, алар өчен барысын да ата-ана хәл итә.

Бу уйдырманың нигезсезлеген «Семья» Региональ Ислам мәдәни үзәгенең юридик бүлеге аңлата.

1. Исламда яучылык төрләре. Нигәдер халыкка Исламда хатын-кызны бер хокуксыз зат итеп күрсәтергә тырышалар. Янәсе, ул Шәригать кануннары буенча үз язмышын үзе хәл итми, кияүгә дә үзе теләгән кешегә чыга алмый. Ә бит чынлыкта бөтенләй киресенчә, мөселман хатын-кызы үзе кияүгә чыгарга теләгән кешегә бу хакта әйтә ала. Әйтик, бер хатын-кызның ир-атка: «Минем сиңа кияүгә чыгасым килә», – дип белдерүе гөнаһ яки оят гамәл саналмый.

Шулай ук ир-егет тә изге ният белән күзе төшкән кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый ала. Бу «хытба» – яучылык дип атала.

Яучылыкка ишарә – монысы яучылыкның икенче төре. Бу очракта хатын-кыз яки ир-ат үзенең яры итеп күрәсе килгән кешегә ишарә генә ясый. Ягъни, әгәр бу кеше яучылар җибәрсә, аныкы булырга каршы түгеллеген белдерә.

Бер караганда, яучылыкка ишарә бер кирәксез гамәл кебек. Ләкин бу гамәлнең нигезендә бик зур гаделлек ята. Әгәр бер хатынның ире үлсә, 4 ай да 10 көн буе аңа яучы җибәрергә ярамый, әмма алдан ук үз ниятеңне белдереп кую мөмкинлеге бар. Монысы хатын-кыз мәнфәгатен кайгыртып эшләнә. Чөнки бу 4 ай да 10 көн эчендә аңа берничә ир-ат ниятен белдерергә мөмкин һәм ул алар арасыннан үзенә якынрагын сайлый ала. Әгәр әлегә ярәшү булмаган, бары тик яучылыкка ишарә генә ясалган икән, бу хатын-кызга башкалар да ишарә ясый ала. Әмма чын ярәшүдән соң икенче кеше ишарә дә, яучылык та кыла алмый.

Шулай ук ирдән аерылган хатыннар да 4 ай да 10 көнлек «көтү» чоры узарга тиеш. Югарыда әйтелгән кагыйдәләр аларга да кагыла.

«Әгәр хатын-кызларга ярәшергә теләгегез барлыгын белдерсәгез, яки моны күңелегездә яшереп калдырсагыз, гөнаһлы булмассыз», – дип әйтелә «Сыер» сүрәсенең 235нче аятендә. Шул ук аятьтә тиешле вакыт узмый торып яңа гаилә кору хакында карар кабул итмәскә дә кушыла.

2. Кәләш белән кияү күрешәме?

Без күп вакытта теге яки бу халыкның милли гореф-гадәтләрен Ислам белән бутыйбыз. Чынлап та, кайбер милләтләрдә кәләш белән кияүнең туйларында гына очрашу гадәте бар. Әйтик, индусларда балаларының язмышын тулысынча ата-ана хәл итә һәм аларны өйләндереп, кияүгә биреп озатканчы җаваплы санала. Ләкин бу кавемнең күп өлеше мөселманнар булса да, мондый гореф-гадәтнең динебезгә бер катнашы да юк. Индусларның бу гореф-гадәтен һинд киноларыннан карап беләбез һәм күпләр, Исламны белмәү сәбәпле, моны динебез белән бәйләп карый, үзләре өчен нәтиҗәләр ясыйлар.

>Ислам дине, киресенчә, кияү белән кәләшнең бер-берсен күрүен, белүен хуплый.

Бер заман пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) янына сәхәбәләрдән берәү килә һәм үзенең бер кызга өйләнергә теләвен белдерә.

– Син аны күрдеңме соң? – дип сорый рәсүлебез.

– Юк, күрмәдем, – ди сәхәбә.

– Алайса, бар, күреп кил, бу сезгә соңыннан ярдәм итәр, – ди пәйгамбәр (с.г.в.с.).

Сәхәбә кызның өенә китә, ләкин ата-анасы аны күрсәтүдән баш тарта. Әмма кыз сәхәбәнең Мөхәммәд (с.г.в.с.) кушуы буенча килгәнен ишетә һәм чыгып үзе күренә.

Моннан чыгып нәтиҗә ясарга була: динебез кияү белән кәләшнең бер-берсен туйга кадәр күрүенә каршы түгел. Ярәшелгәннән соң аларга очрашып сөйләшергә дә ярый, ләкин бер кешесез йортта ялгызлары гына калырга тиеш түгелләр. Чөнки ярәшү әле ир белән хатын булу түгел. Шуңа күрә кызның берәр якыны – мәхрәме булу шарт. Шулай ук телефоннан аралашу да мөмкин. Ләкин сөйләшүнең темасы бер-береңне яхшырак белү хакында булуы хәерле.

Ата-ана рөхсәте кирәкме? Балигъ булса да, кыз баланы кияүгә биреп өйдән озатканга кадәр аның өчен ата-анасы җаваплы. Димәк, мөселман кешесе күзе төшкән кызга ярәшүгә ишарәсен ясаган һәм аның каршы түгеллеген белсә дә, өйләнешү өчен рөхсәтне атасыннан сорарга, әгәр атасы үлгән икән, ир туганыннан, ул да булмаса, анасыннан сорарга тиеш. Ләкин бу ире үлеп тол калган яки ирдән аерылып кайткан хатын-кызларга кагылмый. Алар үзләре теләгән кешене сайларга хокуклы һәм ата рөхсәтенә мохтаҗ түгел.

Күргәнебезчә, Ислам дине хатын-кызның иреген чикләми. Ниндидер чикләүләр бар кебек тоелса да, болар бары тик аны яклау һәм яманлыктан саклау өчен генә. Ә төрле имеш-мимешләр сөйләүче вә язучылар үзләренең наданлыкларын күрсәтәләр. Ислам пакь дин һәм анда һәркемнең хакы Гаделләрнең Гаделе булучы Аллаһы Раббыбыз кануннары белән яклана.

Әгәр Шәригать буенча сорауларыгыз бар икән, сез һәрчак «Семья» Региональ Ислам мәдәни үзәгенең сайтына мөрәҗәгать итә аласыз: www.islamsemya.ru

 Искәндәр СИРАҖИ.

Скачать этот файл ()

Дата: 11.04.2012. Просмотров: 1276. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Поистине, религия эта легка, но если кто-нибудь начинает бороться с ней, она неизменно побеждает его(попытки делать нечто непосильное для себя, всегда приводят к нежелательным последствиям)».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
100 заданий по арабскому языку






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф