Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История верблюдицы Пророка Салиха часть1


Рәшидә абыстай Исхакый: "Ир белән хатын арасында Иман торсын”

Главная страница / Публикации / Мәкаләләр / Рәшидә абыстай Исхакый: "Ир белән хатын арасында Иман торсын”


Кеше ни өчен дөньяга килә? Яшәүнең мәгънәсе нидә? Ана карынында ук баланы ничек дөрес итеп тәрбияләп була? Ничек итеп балада дингә мәхәббәт уятырга мөмкин? Шушылар хакында уйлап, фикерләп яшәүчеләр өчен Рәшидә абыстай Исхакыйның тормыш юлы—искиткеч камил үрнәк!
Кечкенә вакыттан ук әти-әнисе биргән дини тормыш сукмагыннан атлаган кыз бүгенге көндә—халык арасында танылу алган, мактаулы абыстай, халыкны Коръән серләренә төшендерүче, намазга өндәп өйрәтүче мөгаллим.
Ул бүген:
"Йа, Аллаһым! Мең, мең рәхмәт Сиңа.
Бәрәкәтле гомер биргәнсең.
"Тугры юлдан атла, гафиллектә ятма, Игелек кыл, бәндәм”,—дигәнсең”,—дип, узган гомеренә шөкер итеп, Раббысына рәхмәт укый. Ә узган гомергә күз салсаң... Анда ниләр генә юк!
1924 елда ишле гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә ул. 4 яшендә апасы Бибисара тегеп биргән күлмәген киеп: "Минем дүрт күлмәгем бар: бөрелгән, бозган, тузган, тегәсе күлмәгем”,—дип мактана. Шул вакытта ук аның күңелендә аз әйбергә дә күп итеп куана белү булган ахры. 8 яшендә мәктәпкә укырга кергәндә, намаз укый башлаган була инде ул. Аларны әти-әниләре Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырып, Аллаһының боерыкларын танытып һәм хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Хәтта өй юу кебек авыр эшләрне эшләгәндә дә,тәһарәтләндереп, намазларын вакытында укыта. Кызлары: "Әни, өйне юып бетергәч укырбыз”,—дисәләр: "Ник өегез дөрләп янмый, мин сезгә намаз калдыртаммы?”—дия торган була. Шуңа күрәдерме, намазны укырга өйрәтү, аның кирәклеген, мәгънәсен төшендерүгә бик күп көчен куя Рәшидә абыстай. "Намаз укый башлаган көнегез—туган көнегез була”,—дип үгетли ул башкаларны. Тик аның бу гамәлләре баштарак, дин тыелган вакытларда күпләргә ошап та бетми. "Рәшидә кеше җыеп дин укыта”,—дип, "тиешле” урынга шалтыратучылар да була. "Мулла Рәшидә”не эзләп өенә килгәч: "Төрмәгә утыртабыз, туктат бу эшеңне”,—дип өркетергә маташалар аны. Курыкса да, калтырап төшми ул: "Ябыгыз, төрмәдә дә наданнар күп, анда да укытырмын”,—дип җавап бирә. Күпләрне, бик күпләрне Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтә Рәшидә абыстай. Һәй, нигә сөйләп торырга, аның намаз укырга өйрәтүче китабы күпме кешене намаз иясе итте икән?! Ә балалары?! Балалары, аларның балалары, аларының да балалары—җәмгысы 106 бала һәм аларның барысы да намаз иясе! Искиткеч хәл бит бу! Балаларына бернинди "ташлама” ясамаган Рәшидә абыстай. Үзе әйтмешли, "берсенең бер намазы калса, алтысын да тотып кискән”. Һәм менә сезгә нәтиҗә—балалар иманлы, алардан туган балалар тәүфыйклы, оныкларның балалары да Рәшидә абыстайның куанычы булып динне белеп, аңлап үсәләр. Балаларына карата булган таләпчәнлегенең матур нәтиҗәсе бу. "Намаз—мөэминнең нуры. Йөрәк бәгыремнән чыгарып әйтәм бу сүзләрне. Динсез кеше—ахмак. Укыгыз, өйрәнегез, гыйбадәттә булыгыз, иманыгызны ныгытыгыз. Гыйлемне күтәреп йөрисе юк, ул үзегез белән, ак яулыклы ачык йөзегез белән, изге ниятләрегез, изге гамәлләрегез белән”,—ди Рәшидә абыстай.
Шигырьләрендә:
"Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга, Гакыллы колларның күңелләрен баетырга.
Мөслимәнең хакы ни икәнен сөйләп, Бәндәләргә аңлатырга”,—дип язган Рәшидә абыстайга 1975 елдан бирле шул эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирә Аллаһы Тәгалә. "Мин вафат булгач, бәндәләр шул вәгазьләрдән файдаланып, иманга күңелен биреп, бәхетле булып яшәп, бәхетле булып үссеннәр иде”,—дигән ният белән кассеталар, дисклар яздыра.
И хатын-кыз! Бу дөньяның йөзек кашы бит ул! Берничек тә бәһа җитмәслек иң кыйммәтле асылташы да! Кайлардан көч ала икән ул тормыш дилбегәсен ирләрдән ныграк тартырга, балалар үстерергә, барысын да гафу итәргә, кичерергә йөрәге ничек түзә икән?
—Гаилә хакында сүз чыкса, авырлыкның күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшкәнен аңлыйсың. Бу шулай тиешме соң, Рәшидә абыстай?
—"Ирләр—башлап йөрүчеләр”,—ди Аллаһы Тәгалә. Әмма, ир янында иманлы хатын булу кирәк. Әгәр шундый хатын туры килсә, гаиләне тигез итеп тартып алып бара белерләр. Әгәр инде иманы зәгыйфь хатын туры килә икән, Аллаһ сакласын берүк, иманын суырып бетерәчәк ул ирнең! Әти: "Без әниегез белән икебез дин юлында булгач, Аллаһы Тәгаләне олылап яшәгән өчен Ул безгә иманлы балалар бирде”,—дип әйтә торган иде. Үзем дә хәрәм ашамадым, балаларымны иманлы итеп тәрбияләргә тырыштым. Кияүгә чыкканның икенче көнендә үк ирем Гомәрне дә намазга бастырдым. Гомерем буе гыйбадәттә булдым, балаларга бисмилласыз ризык каптырмадым. Балаларымны Ислам дине белән тәрбияләп үстергән өчен Аллаһы Тәгалә миңа бәрәкәтле гомер бирде. Менә шуңа күрә, ир кеше янында иманлы хатын булу кирәк. Ир кешенең хатын җилкәсенә авырлыкны өймичә, тормышны тартып алып бара белүе дә мөһим. Ир алып кайткан малны бәрәкәтле итеп тота белгән хатын мактаулы санала. Халыкка иманлы бала тәрбияләүне өйрәтергә кирәк. Хәрәм ашамыйча, Ислам дине кушканча вакытында биш вакыт намазын укыса, балалар тәүфыйклы, илләребез-өйләребез тыныч була, ата-ана Аллаһының рәхмәтенә юлыга.
—Гаиләне ничек сакларга дигән чакта, киңәш бирүчеләр, аеруча басым ясап, хатын-кызларның гына бурычларын саный башлыйлар. Гаиләне саклауда ирләрнең роле шулкадәр түбән дәрәҗәдәмени?
—Ирләр өйдә хуҗа булырга тиеш. Алар эшләргә, мал табарга, гаиләнең бөтенлеген кайгыртырга тиеш. Ә хатын-кыз өйнең учагын сүндермичә, малның бәрәкәтен арттырып, ашарга әзерләп, бала тәрбияләп торырга тиеш. Әүвәл Аллаһының әмерен үтәсен хатын-кыз, аннан соң ир хакын хакласын. Ирне яхшылыкка өндәсен ул, әгәр ир яманлыкка өндәүче икән, хатын-кызның андый ирне тыңларга хакы юк. Исерек булса, динсез булса, андый ирне санлап булмый. Шуңа күрә хәзер хатын-кызларыбыз хуҗа булып киттеләр. Ирләребез әхлаклы, динле түгел, Аллаһ әмерендә раст түгелләр. Алар хатыннарын, балаларын, йорт-җирләрен карап-барлап торырга, хуҗа булырга тиешләр.
—Хатын-кыз иренең хыянәтен ничек кабул итәргә тиеш?
—Акыл белән кабул итәргә һәм сабыр булырга тиеш. Акыллы хатын хыянәт иткән иренә: "Аллаһы Тәгалә бу эшеңә разый булмас. Балаларыбыз ятим була бит. Әйдә, бу эшеңне ташла”,—дип, ирне үгетләргә тиешле. Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган нәрсәсе—аерылышу, талак. Балаларым Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгәнгә, андый гамәлләре булмады, әлхәмдүлилләһ. Барысы да Ислам балалары, өлфәт мәхәббәт белән яшиләр.
—Кайбер ирләргә дә хыянәт ачысын татырга туры килә. Алар бу очракта үзләрен ничек тотарга тиеш?
—Андый хәлләр дә була. Хатын-кыз хыянәте булса, акыллы ир аны сынап йөрергә дә, аңлатырга, "Кадерлем, бу—Аллаһ кушканча түгел. Болай итеп балалар тәрбияләп булмый”,—дип яхшылап әйтергә тиеш. Бер-ике тапкыр шулай әйтеп тә аңламаса, ирнең андый хатынга талак кылуы да мөмкин эш.
—Сәбәпсез көнләшүче ирләр белән ничек яшәргә? Өйдәге изелүгә түзеп яшәүче хатын-кызлар дөрес эшлиме?
—Хатын-кыз андый иргә сабыр итеп яшәргә тиеш. Башкача мөмкин түгел. Әгәр ул намазлы, иманлы икән, аның характерын өйрәнеп-төшенеп яшәргә кирәк. Инде ул Аллаһыдан ерак икән, имансыз, намазсыз, тәһарәтсез икән, бер дә сабыр итү, түзү мөмкин булмаса, казый белән киңәшеп эш итәргә кирәк. Ул ни дип әйтсә, шулай була. Андый хәлләр миңа очрамады, әлхәмдүлилләһ. Балаларым бергә бардылар, бер белән яшиләр, һәрберсеннән яхшы хәбәр килеп тора. Ниятебез яхшы булгач, башта үзем читкә тараткан балаларымны Аллаһы Тәгалә кабат Казанга җыйды.
—Сезнең гаилә ничек барлыкка килде, Рәшидә абыстай? Ничек яшәдегез?
—Иманлы кешегә кияүгә чыккан идем мин. Ике ел бик яхшы яшәгән дә идек. Саклык кассасы җитәкчесе булып эшли иде ирем. 1947 елгы реформа вакытында, халыкка яхшылык эшләве сәбәпле, 16 елга төрмәгә яптылар. Төрмәдә дә намазын калдырмады ул. Аллаһының кодрәте белән, тоткынлык вакытын дүрт елга калдыруга ирешкән идек. Акланып кайтып, ике ай гына яши алды, үлеп китте. Балаларыбыз булмау сәбәпле, ялгыз калдым. Ирем белән төрмәдә бергә утырган Гомәр атлы кешегә кияүгә чыктым. "Бала тапмый торган хатын” булып кабат кияүгә чыккан идем, Аллаһы Тәгалә миңа алты бала бүләк итте! Аллаһ юлында булганым, сабыр иткәнем өчен миңа шушы матур тормышны бирде Аллаһы Тәгалә.
—Тормышыгызда булган берәр гыйбрәтле хәл хакында сөйләгез әле.
—Әтиемне "кулак” дип төрмәгә яптылар, 12 балага берни калдырмый төяп алып чыгып киттеләр. Ашарга, өскә кияргә кием юк, авырлыкларны бик күп күрдек. Урман кисеп, окоп казып йөрдем. Колхозда берьюлы 6-7 эштә эшләдем. Шулай булса да, телем зекер әйтүдән туктамады, хәрәм ашамадым. Мин бүген бик бәхетле әни. Миннән дә бәхетле кеше бармы икән бу Казан каласында?! Госманым машина алып бирде, киявем мине йөртә. Әле бит һаман да укытам. Укыта башлавыма 40 ел, әлхәмдүлилләһ, быел да өч группа укытам әле. Киявем кая барасым булса да алып бара. Тегесе килеп хәлне белә, монысы килеп күчтәнәч алып керә, менә нинди бәхетле кеше мин. Олы кызым-киявем белән яшим. Олы кызымны Ташкент шәһәренә намазлы егеткә биреп җибәргән идем, Казанга 20 булып кайттылар. Барысы да иманлы, намазлы, уразалы, исемнәре матур, тормышлары яхшы.
Рәшидә абыстайның Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның әнисе икәнлеген барыбыз да белә. Бер әңгәмә вакытында Госман хәзрәт болай дигән иде:
—Миннән: "Дингә кайчан килдең?”—дип сорыйлар. "Диннән китеп торганым булмады”,—дип җавап бирдем. Мин—бик бәхетле кеше. Минем әнием кебек әни җир йөзендә берәү генә. Дингә мәхәббәтем иң беренче Аллаһыдан булса, икенчесе—әниемнән. Мин аңа моның өчен үлгәнче рәхмәтле. Алты баласын да намаз укымыйча ашатмаган, йоклатмаган кеше ул.
Мин мөфти булганчы, Минтимер Шәймиев мине белмәсә дә, әниемне яхшы белә иде.
Әни кеше өчен бала авызыннан мондый сүзләр ишетү нинди олы бәхет!
—Гаиләне ничек сакларга?
—Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә, әхлаклы, түземле булырга кирәк. Ир яки хатынның берәрсе бозык юлдан кереп китсә, тизрәк аерылышып куйганчы, бер-береңне Аллаһ юлына өндәү зарур. Ир белән хатын арасында Иман торсын, ике арага башка нәрсә керергә тиеш түгел. Миңа өйләнгәндә, икенче ирем беренчесе кебек динле кеше түгел иде. Минем белән яшәү дәверендә дин юлына басып, гаиләбезгә имам булып тору дәрәҗәсенә күтәрелде ул.
Үзем Рәшидә абыстайны тыңлыйм, үземне ирексездән уйларым читкә тарта. Нинди кеше икән бу, ак яулыклы, нурлы йөзле, 90 яшькә якынлашса да мәһабәтлеген җуймаган, хәрәкәтчән, гап-гади татар әбисе, хөрмәтле Ана! Шушының кадәр изге гамәлләрне башкарып чыгар өчен каян көч ала ул? Өстәвенә, бу хезмәтләрнең барысы да бушка бит. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә бу кешеләргә туганда ук шундый язмыш язадыр, шундый гайре табигый олы йөрәк, камил акыл, зирәк зиһен бирәдер. 11-12 яшьләрендә күргән хикмәтле төше дә моңа дәлил түгелме соң?
—Бервакыт 11-12 яшемдә төш күрәм: болытсыз, аяз күк. Якты кояш. Яңгыр ява. Шул яңгыр астында көтү көтәм. Бу төшне күреп, тәрәзә төбендә уйланып утырдым да, әнигә сөйләдем. Әни: "Кызым, бик хикмәтле төш күргәнсең. Ил өстендә олуг булырсың, Ислам тәрбиясе бирерсең”,—дип юрады. Ул вакытта мин гарәпчә укый да, яза да белми идем әле...—дип сөйләде ул.
"Хак дин—Ислам дине генә,
Тынычлык бирә безгә.
Ислам канунын белеп,
Нур бирик илебезгә”,—дип язуы да юкка түгел Рәшидә абыстайның.
Ул чын ихластан Ислам диненең алга китүен, исерекләр-башкисәрләр, зиначылар булмавын, һәркемнең Аллаһының канунын белүен тели. "Балаларыбызга кече яшьтән дин тәрбиясен бирик”,—дип тырыша. "Илебез тыныч булыр, тыныч илдә, тыныч өйдә тыныч яшәп, йөзләребезгә нур тулыр”,—дип өметләнә.
Тырышлыкларының нәтиҗәсен күрергә, өметләренең кабул булуын, теләкләренең үтәлүен күрергә насыйп булсын Рәшидә абыстайга. 90 яше тулган көннәрендә дә күңеле тыныч булып, йөзеннән бәхет нуры ташып торсын.
Лилия Галиева

Скачать этот файл ()

Дата: 02.04.2012. Просмотров: 2219. Закачек: 0

Чтобы скачать файл на свой компьютер, нажмите правой кнопкой мышки по ссылке Скачать и выберете "Сохранить объект как..."

Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Потратив динар на пути Аллаха, и динар на рабов, и динар на подаяние неимущему и динар на свою семью, наибольшую награду (получишь ты за тот динар), который потратишь на свою семью».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Учебник арабского языка. С.А. Кузьмин.






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф