Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть1


Рамазан аеның фазыйләте


     Ислам динендә унике айның иң зурысы булып Рамазан ае санала. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).
    Күп кеше Рамазан аеның кадерен белмиләр, алар бу айны башка айлар кебек үк гөнаһлар кылып, ураза томыйча, Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылмыйча үткәрәләр. Әгәр дә алар Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен беләсләр, дөнья эшләрен калдырып, Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылырлар иде һәм көннәрне вә төннәрне хәерле гамәлләр кылуда гына үткәрерләр иде. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай дип әйтә: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде». (Бәйһәкый, Табәрани)
     Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге Коръәнне иңүе белән бәйле. Аллаһ Тәгалә Коръәнне тулысынча бөтен мәгълүматлар сакланучы «Ләүхүл-Мәхфуз» китабыннан беренче кат күккә иңдерде. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай дип әйтә: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, туры юлның һәм аеручының (ягъни ялганнан дөреслекне, хәләлдән хәрамны) ачык дәлилләре буларак Коръәнне иңдерелде» (Бәкара – 185).
    Рамазан ае килгәч Мөхәммәд (с.г.с) сәхәбәләренә шулай дип әйтә иде: «Сезгә бәракәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше ул бу айда Алланың рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше». (Табарани)
    Ислам галимнәре Рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеген түбәндәге сәбәпләр белән аңлаталар:
    1.Аллаһ Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз кылды; Мөхәммәд (с.г.с) ураза тотуның фазыйләте турында шулай дип әйтә: «Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырылып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла.
Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Бу ураздан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы авыз ачканда, ә икенче шатлыгы Раббысы белән очрашканда». (Мүслим, 1151)
Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Адәм баласының уразадан башка бөтен гамәле дә үзе өчен. Дөреслектә, ураза ул Мин өчен һәм Мин Үзем аңа әҗер-савабын бирәм. Ураза ул калкан кебек (ягъни кешене гөнаһлар кылудан саклый). Әгәр дә берәр көнне сезнең берегез ураза тотса, ул хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе сүксә яки аның белән сугышырга теләсә ул: «Дөреслектә, мин ураза тотучы кеше», - дип әйтсен».(Бухари, 1904)
    Рамазан аенды ураза тоту гонаһлардан котылыра ярдәм итә.
    Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем Рамазан аенды Аллаһның әҗер-саваб бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 38).
    Имам ән-Нәвәви аңлатуынча бу хәдистә сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) башка бер хәдистә: «Биш вакыт намаз уку, бер җомга намазын укыганнан соң икенче җомга намазын уку, бер Рамазан аенда ураза тотканнан соң икенче Рамазан аенда ураза тоту алар арасында булган гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булып торалар, әгәр дә кеше олы гөнаһлардан сакланса», - ди (Мүслим, 574).
    Ә олы гөнаһларга килсәк, алардан котылу өчен кеше тәүбә итәргә тиеш. Тәүбә итү ул түбәндәге гамәлләрне эшләүне аңлата:
    1. Гөнаһлар кылудан туктауны;
    2. Кылган гөнаһлар өчен үкенүне һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу итүне сорауны;
    3. Башка беркайчанда кылмыйм дип үз-үзеңә сүз бирүне; Әгәр дә зур гөнаһ башка кешенең хакы белән бәйле булса, ул вакытта аңа ул хакны кайтарырга кирәк була. Мәсәлән, әгәр дә ул берәр кешенең акчасын яки берәр нәрсәсен урласа, ул аны аңа кайтарырга тиеш. Аллаһ Тәгалә аны шул вакытта гына гафу итәчәк.
    Ураза тотуны Аллаһ Тәгалә бер Мөхәммәд (с.г.с) өммәтенә генә фарыз кылмады, ә бөтен пәйгамбәрләргә һәм аларның өммәтенә фарыз кылды. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Әй иман китергән кешеләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту тиеш (фарыз) булган кебек сезгә дә ураза тоту тиеш (фарыз) булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз» (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын ъти башларсыз) (Бәкара – 183).
    Уразага керер алдыннан төнлә торып (сәхәр) ашау сөннәт гамәл булып санала. Бу гамәл безне яһүдләр һәм насаралар уразасыннан аерып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Безнем ураза белән Китап әһелләрен уразасы арасындагы аерма – ул төнлә торып ашауда» (Мүсли 2604. Әгәр дә кеше сәхәр ашаса Аллаһ Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәракәт бирә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
    «Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагы, чөнки сәхәр вакытында бәракәт бар» (Мүсли 2603).
    Шулай ук Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак» (Тирмизи, 812).
    2.Рамазан аенда күк һәм Җәннәт ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла;
    Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Әгәр дә Рамазан ае килсә Җәннәт ишекләре ачыла».(Бухари, 1898)
    Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Әгәр дә Рамазан ае керсә күк ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга бәйләнеп куелалар» (Бухари, 1899) Бу хәдистә шйтаннарның иң көчлеләре һәм иң начарлары турында сүз бара. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) башка бер хәдистә: «Бу айда күк ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела..... », - дип әйтә (Нәсәи 2118).
    3. Рамазан аенда «Ләйләтүл-кадер» - кадер кичәсе бар; Бу кичә мең айданда хәерлерәк. Аллаһ Тәгалә ул төндә ел әйләнәсендә булачак вакыйгаларны билгели. Бу вакыйгаларны тормышка ашыру өчен Ул аны билгеле бер фәрештәләргә йөкли. Кем дә кем аның әҗер-савабыннан мәхрүм калса, ул чыннан да күп нәрсәдән мәхрүм калган кеше була. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Сезгә бәракәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә бу айда ураза тотарга кушты. Бу айда күк ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Аллаһ Тәгаләнең бу айда бер кичәсе бар. Ул мең айданда хәерлерәк. Кем дә кем анда биреләчәк хәерле нәрсәдән мәхрүм калса, ул чыннан да мәхрүм калган кеше була» (Нәсәи 2118)
Әгәр дә кеше бу кичәдә бик күп төнге намазлар укыса аның кечкенә гөнаһлары гафу ителә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем «Кадер кичәсен» Аллаһның әҗер-саваб бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп гыйбәдәттә үткәрсә, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 1901).
    Кадер кичәсендә җир йөзенә бик күп фәрештәләр иңә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә шулай ди: «Ул кичәдә фәрештәләр һәм Рух – Җәбраил фәрештә җиргә иңә» (Кадер сүрәсе, 4 аят). Бу фәрештәләр гыйбәдәт кылучы мөселманнар өчен дога кылалар, Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорыйлар.
    4. Рамазан аенда кылынган Гумра Хаҗ кылуга тиңләшә;
    Ягъни Аллаһ Тәгалә ул кешегә хаҗ кылган шикелле әҗер-савап яза. Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәрендәге бер хатынга шулай дип әйтте:«Әгәр дә Рамазан ае җитсә Гумра кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган Гумра хаҗга тиң» (Бухари)
    Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аенда кылырга тиешле хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала.
    5.Рамазан ае ул тәравих намазлары уку ае; Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем Рамазан аенды Аллаһның әҗер-саваб бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп тәравих намазын укыса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 37).
    Шулай ук бу хәдистәдә кечкенә гөнаһлар турында сүз бара.
    6. Рамазан аенда башка айларга караганда сәдакага әҗер-саваб күберәк бирелә;
    Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.с)нән: «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?», - дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен Шәгъбән аенда тотылаган ураза», - дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», - дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», - дип әйтте (Тирмизи, 665) Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күберәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш. Ибн Гәббәс әйтә: «Аллаһның илчесе кешеләрнең иң юмарты иде. Бигрәк тә ул Рамазан аенда, Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта күберәк юмартлык күрсәтә иде. Җәбраил фәрештә аның белән Рамазан аеның һәртөнендә очрашып, аңа Коръәннне өйрәтә торган булды. Аллаһның илчесе изгелеккәк карата яңгыр алып килүче җилгә караганда да юмартырак иде» (Бухари)
    7. Рамазан ае ул Җәһәннәмнән котылу ае; Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай дип әйтә: «Рамазан аеның иң беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куелалар. Бу айда Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, шулай ук анда Җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй изгелек кылырга теләүче! Күберәк изгелек кыл!. Әй гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!», - дип аваз сала. Аллаһ Тәгалә бу айның һәр төнендә билгеле бер кешеләрне Җәһәннәм утыннан азат итә» (Тирмизи, 684).
    Аллаһ Тәгалә барча мөселманнарга да Рамазан аенда ураза тотарга саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм күберәк изге гамәлләр кылырга, Коръән укырга ярдәм итсен! Әмин.

Дата: 15.09.2013. Просмотров: 2633.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Уроки благословенного месяца






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф