Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История "асхабу сабт"


Аллаһка тәвәккәл кылуның мәгънәсе


Аллаһ Тәгалә әйтә:

وَلِلَّهِ غَيْبُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَإِلَيْهِ يُرْجَعُ الْأَمْرُ كُلُّهُ فَاعْبُدْهُ وَتَوَكَّلْ عَلَيْهِ

«Күкләрдәге һәм җирдәге яшерен нәрсәне Аллаһ кына (белә). (Кыямәт көнендә) бөтен эш тә Аңа кайта. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа эшеңне тапшыр» (Һуд – 123).

وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ وَكَفَى بِاللَّهِ وَكِيلًا

«Аллаһка эшеңне тапшыр. Аллаһ ярдәмче буларак (сиңа) җитә»(Нисә – 81).

وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُ إِنَّ اللَّهَ بالِغُ أَمْرِهِ

«Кем дә кем Аллаһка эшен тапшырса, Ул аңа (ярдәм итүче буларак) җитә. Дөреслектә, Аллаһ эшен ахырына хәтле җиткерә (Үзе теләгән нәрсәне тормышка ашыра)» (Талак – 3).

Әлеге аятьләрдә Аллаһка тәвәккәл кылу турында сүз бара. Аллаһка «тәвәккәл кылу»– ул эшләрне Аңа тапшыруны һәм Аннан гына ярдәм өмет итүне аңлата.

Икенче аңлатма буенча Аллаһка «тәвәккәл кылу»– ул йөрәкнең файдалы нәрсәне өмет итеп һәм зарардан саклауны сорап, Аллаһка таянуы.

Ул - йөрәк гамәле һәм Аллаһка гыйбадәт кылуның бер төре. Имам Әхмәд әйтә: «Тәвәккәл кылу – ул йөрәк гамәле. Аны сүзләр һәм эшләр белән  күрсәтеп булмый».

Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше эшләрнең ахыры нәрсә белән төгәлләнүенә карамастан күңеле белән риза була һәм үзен тыныч тота. Хәтта ул теләгән максатына ирешмәсә дә зарланмый.

Бишер әл-Хәфии әйтә: «Кайбер кеше«Мин Аллаһка тәвәккәл кылдым»дип әйтә, ләкин ул, чынлыкта, ялганлый. Әгәр дә ул чыннан да Аллаһка тәвәккәл кылса, Аллаһ эшләгән һәрнәрсәгә дә риза булыр иде».

Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кылса,  йөрәге белән беркемнән дә ярдәм өмет итми. Бер галим шулай дип әйтеп калдырган: «Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кылса, беркайчан да җиңелмәячәк».

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем иң хөрмәтле кеше булырга теләсә, Аллаһтан курыксын. Кем дә кем иң көчле кеше булырга теләсә, Аллаһка эшен тапшырсын...» (Мүснәдүш-шиһәб)

Аллаһка дөрес итеп тәвәккәл кылучы кеше ике сыйфатка ия булырга тиеш:

1.Максатка ирешү өчен бөтен сәбәпләрне дә кылу;

Аллаһка дөрес тәвәккәл кылу ул һәрвакытта да сәбәп кылу, көч түгү, тырышлык күрсәтү белән бәйле. Мәсәлән, кем дә кем ризык яки уңышка ирешүне теләсә, ул Аллаһка тәвәккәл кылып, тырышлык күрсәтергә тиеш.

Кайбер кешеләр Аллаһка тәвәккәл кылуны сәбәп кылмыйча дога кылып утыру гына дип аңлый. Бу - ялгыш фикер. Сәбәпне калдырып, Аллаһтан нәрсәдә дә булса өмет итү - ул хыяллану гына була, ә Аңа тәвәккәл кылу булмый.

Бу турыда Мөхәммәд (с.г.с) хәдистә шулай ди:

لَوْ أَنَّكُمْ تَتَوَكَّلُونَ عَلَى اللَّهِ حَقَّ تَوَكُّلِهِ لَرَزَقَكُمْ كَمَا يَرْزُقُ الطَّيْرَ تَغْدُو خِمَاصًا وَتَرُوحُ بِطَانًا

«Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар» (Әхмәд, Тирмизи, Нәсәи).

Кошлар ризыкны Аллаһтан өмет итә, ләкин шуның белән берлектә алар ризыкта эзли. Шулай ук Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше дә максатына ирешү өчен бөтен сәбәбен кылып, нәтиҗәсен Аллаһтан көтәргә тиеш. Әгәр дә кеше шушы рәвешле Раббысына таянса, ул курку белән кайгы хисен кичермәячәк.

Әнәс ибн Мәлик (р.г) әйтә: «Бер кеше әйтте: «Әй Аллаһның илчесе! Дөямне бәйләп, Аллаһка тапшырыйммы яки бәйләмичә Аллаһка тапшырыйммы?»Ул әйтте: «Дөяңне бәйлә, ә аннан соң Аллаһка тапшыр». (Тирмизи, № 2517)

Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

الْمُؤْمِنُ الْقَوِيُّ، خَيْرٌ وَأَحَبُّ إِلَى اللهِ مِنَ الْمُؤْمِنِ الضَّعِيفِ، وَفِي كُلٍّ خَيْرٌ احْرِصْ عَلَى مَا يَنْفَعُكَ، وَاسْتَعِنْ بِاللهِ وَلَا تَعْجَزْ، وَإِنْ أَصَابَكَ شَيْءٌ، فَلَا تَقُلْ لَوْ أَنِّي فَعَلْتُ كَانَ كَذَا وَكَذَا، وَلَكِنْ قُلْ قَدَرُ اللهِ وَمَا شَاءَ فَعَلَ، فَإِنَّ لَوْ تَفْتَحُ عَمَلَ الشَّيْطَانِ

«Көчле мөэмин зәгыйфь мөэмингә караганда Аллаһ каршында хәерлерәк һәм сөеклерәк. (Иманлы булганга күрә) аларның һәркайсында да яхшы нәрсә бар. Үзеңә файда китерүче нәрсәгә омтыл һәм Аллаһтан ярдәм сора, зәгыйфьлек күрсәтмә. Әгәр дә сиңа берәр кайгы килсә: «Мин шулай эшләгән булсам, башкачарак булган булыр иде», - дип әйтмә. Ләкин: «Бу Аллаһның тәкъдире һәм Ул Үзе теләгән нәрсәне эшләде», - диген. Дөреслектә, «шулай эшләгән булсам»дигән сүз шайтан вәсвәсәсенә юл ача» (Мөслим, № 34).

Бу хәдистә шулай ук сәбәп кылырга, тырышлык күрсәтергә кирәклеге аңлатыла. Мөхәммәд (с.г.с) мөселманнарны көчле булырга, файда китерүче нәрсәгә омтылырга, зәгыйфьлек күрсәтмәскә өнди.

2.Нәтиҗәне йөрәк белән Аллаһтан көтү;

Дөреслектә, кеше максатына ирешү өчен нихәтле генә сәбәп кылмасын, аның уңышка ирешүе Аллаһка бәйле. Шуңа күрә мөселман кешесе сәбәпкә түгел, ә Аллаһка таянырга, ярдәмне Аннан өмет итәргә тиеш. Кем дә кем Аллаһка таянмыйча тулысынча сәбәпләргә генә таянса, ул Аллаһка тиңдәш кылучы - мөшрик була. Ә кем дә кем Аллаһка гына таянып, сәбәпләрне калдырса, ул тәвәккәл кылуның нәрсә икәнлеген аңламаучы надан кеше була. Ислам динендә икесендә берләштерү таләп ителә: сәбәпләрне дә кылу һәм Аллаһка да таяну.

Һәрвакытта да уңышка ирешүнесәбәптән түгел, ә Аллаһтан өмет итәргә кирәклеген ислам тарихындагы бер вакыйга күрсәтә. Хунәйн сугышында мөселманнар җиңүне Аллаһтан түгел, ә үзләренең күп санлы булуларыннан өмет иттеләр. Ягъни алар Аллаһка тәвәккәл кылмады, ә сәбәпкә таянды. Менә шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аларны ярдәмсез калдырды һәм алар җиңелде.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

لَقَدْ نَصَرَكُمُ اللَّهُ فِي مَوَاطِنَ كَثِيرَةٍ وَيَوْمَ حُنَيْنٍ إِذْ أَعْجَبَتْكُمْ كَثْرَتُكُمْ فَلَمْ تُغْنِ عَنْكُمْ شَيْئًا وَضَاقَتْ عَلَيْكُمُ الْأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ ثُمَّ وَلَّيْتُمْ مُدْبِرِينَ

Аллаһ сезгә күп урыннарда ярдәм итте инде. Хунәйн көнендә сезне күп санлы булуыгыз гаҗәпләндерде. Ләкин сезнең күп булуыгыз сезгә әзгенә булса да файда китермәде. Ул вакытта сезгә киң булган җир тар тоелды. Соңыннан сез артка чигенеп кача башладыгыз» (Тәүбә – 25).

Бу сугышта мөселманнарның саны унике мең иде,ләкин шуңа карамастан күп булулары аларга ярдәм итмәде. Алар үзләренең күп булуына гаҗәпләнеп: «Бүген без аз санлы түгел. Шуңа күрә җиңелмәячәкбез», – диделәр.

Кемдер: «Аллаһка тәвәккәл кылу кешегә нинди файда бирә?» - дип сорарга мөмкин.

Тәвәккәл кылуның файдалары:

1.Тәвәккәл кылу Аллаһка ышануның бер билгесе;

Аллаһ Тәгалә әйтә:

وَعَلَى اللَّهِ فَتَوَكَّلُوا إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ

«Аллаһка эшегезне тапшырыгыз, әгәр дә сез мөэминнәрдән булсагыз» (Мәидә – 23).

Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше Аллаһның ярдәмче, авырлыктан коткаручы Зат булуына ышана.

2. Тәвәккәл кылучы кешенең йөрәгендә курку хисе юкка чыга;

Аллаһ Тәгалә әйтә:

الَّذِينَ قَالَ لَهُمُ النَّاسُ إِنَّ النَّاسَ قَدْ جَمَعُوا لَكُمْ فَاخْشَوْهُمْ فَزَادَهُمْ إِيمَانًا وَقَالُوا حَسْبُنَا اللَّهُ وَنِعْمَ الْوَكِيلُ

«Аларга кешеләр әйтте: «Дөреслектә, кешеләр сезгә каршы җыелды, алардан куркыгыз». Бу аларның иманнарын гына арттырды. Алар әйтте: «Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул» (Әли Гыймран – 173).

Ухуд сугышыннан соң Әбү Суфьян мөселманнарны куркыту өчен бер бәдәвине Мәдинәгә җибәрә. Ул аңа:«Мәккә халкы сезгә каршы гаскәр белән килергә тели», - дигән ялган хәбәрне җиткерергә куша. Мөселманнар Аллаһка тәвәккәл кылганга күрә, кәферләрдән курыкмый. Алар: «Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул», - дип кенә әйтәләр.

Муса пәйгамбәр халкына килсәк, алар Аллаһка тәвәккәл кылучы – эшләрен Аллаһка тапшыручылардан булмаганга күрә Иерусалим шәһәренә керә алмады. Алар йөрәкләре белән Аллаһка таянмады һәм ярдәмне аннан өмет итмәде, шул сәбәпле алар курыкты. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Муса әйтте: «Әй халкым! Аллаһ Тәгалә сезнең өчен тәкъдирдә язган (мәҗүсилектән) пакьланганҗиргә (Иерусалимга) керегез һәм (дошманнан куркып) артка чигенмәгез. Ул вакытта сез югалту кичерәчәксез. Алар әйтте: «Әй Муса! Дөреслектә, анда буйсындыручы көчле халык яши. Алар аннан чыкканчыга хәтле без анда кермәячәкбез. Әгәр дә алар аннан чыкса, без керәбез». (Дошманнан) куркучылар арасыннан Аллаһ Тәгалә (иман белән) нигъмәтләгән ике кеше әйтте: «Аларга капкадан керегез. Әгәр дә сез аларга көтмәгәндә керсәгез,  җиңәчәксез. Аллаһка эшегезне тапшырыгыз, әгәр дә сез мөэминнәрдән булсагыз» (Мәидә: 21 – 23).

3.Тәвәккәл кылучы кешене Аллаһ ярата;

Аллаһ Тәгалә әйтә:

فَإِذَا عَزَمْتَ فَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُتَوَكِّلِينَ

«Әгәр дә карар кылсаң эшеңне Аллаһка тапшыр. Дөреслектә, Аллаһ эшләрен Үзенә тапшыручыларны ярата» (Әли Гыймран – 159).

4. Тәвәккәл кылучы кешене Аллаһ Тәгалә зарардан саклый.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем өеннән чыкканда «Бисмил-Ләәһи тәвәккәлтү галәл-Лааһи, ләә хәүлә вә ләә куввәтә иллә бил-Ләәһ»[1]дисә, аңа: «Ул туры юлга кертелде, зарар аннан читләштерелде, ул зарардан сакланды һәм шайтаннар аннан ерагайды», - дип әйтелә. Ә шайтан башка шайтанга: «Ничек син туры юлга кертелгән аннан зарар читләштерелгән һәм зарардан сакланган кешегә берәр нәрсә эшли аласың?!» - ди (Әбү Давыд, № 5095).

Тәвәккәл кылганга күрә Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне дә һәм Мөхәммәд (с.г.с)не дә зарардан саклады. Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патша яккан уттан котылды, ә Мөхәммәд (с.г.с) Мәккә кәферләренең һөҗүменнән. Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Безгә Аллаһ ярдәмче буларак җитә. Нинди яхшы ярдәмче Ул», - дигән сүзләрне утка атылган вакытында Ибраһим пәйгамбәр әйтте, ә Мөхәммәд (с.г.с) Мәккә кәферләре белән куркытылган вакытта» (Бухари, №4563).

 


[1] Аллаһның исеме белән. Мин Аллаһка тәвәккәл кылдым - эшемне аңа тапшырдым. Аллаһтан башка бернинди дә хәрәкәт тә һәм көч-куәттә юк. 

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 1504.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Не тот силён, кто побеждает многих, силён лишь тот, кто (способен) владеть собой в гневе».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Первый 1000 слов на арабском языке






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф