Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
Муравьиха Пророка Сулеймана (мир ему).1-2 серии


Аллаһны Бердәнбер иләһ дип тануның мәгънәсе


Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди:

«Аллаһка тиңдәш кылудан баш тартып, йөзеңне бер дингә юнәлт һәм беркайчан да (Аллаһка) тиңдәш кылучылардан булма. Аллаһтан башка сиңа файда да һәм зарар да китерми торган нәрсәләргә дога кылма (ярдәм сорама). Әгәр дә син шулай эшләсәң, гаделсезлек кылучылардан булырсың. Әгәр дә Аллаһ сиңа зарар белән кагылса, Аннан башка аны (ул зарарны) беркем дә юкка чыгармый. Әгәр дә Ул сиңа хәерле нәрсәне теләсә, беркем дә Аның яхшылыгын туктата алмый. Ул колларыннан Үзе теләгән кешегә аны (рәхмәтен) бирә. Ул Гафу итүче, Рәхимле Зат» (Юныс: 105-107).

Ислам дине - бөтен эштә дә Бер Аллаһ Тәгаләне генә Бөек Зат итеп күрергә, Аңа гына буйсынырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына куркырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга өндәүче дин. Бөтен пәйгамбәрләр дә кешеләргә шушы хакыйкатьне аңлату өчен килде. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) хәтле бер илчене дә Без (Аллаһ) «Аннан (Аллаһтан) башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк, Миңа (Аллаһка) гына гыйбадәт кылыгыз», - дип вәхи иңдермичә (кешеләргә) җибәрми идек» (Әнбия– 25).

Алда санап узылган әйберләрнең бөтенесен дә «Ләә иләәһә илләл-лааһ»ягъни «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк»дигән сүз үз эченә ала. Һәр кешедә «Ләә иләәһә илләл-лааһ»дип әйткән вакытта Аллаһка гына буйсынам, Аннан гына ярдәм сорыйм, Аннан гына куркам, Ул гына ризык бирә, Ул гына бу дөнья белән идарә итә, Ул гына яшерен нәрсәләрне һәм киләчәкне белә, Ул гына бәла-казадан, күз тиюдән, сихер-бозыктан саклый  дигән мәгънәләрне күз алдында тотарга тиеш. Юныс сүрәсенең әлеге аятьләре ««Ләә иләәһә илләл-лааһ»– «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк»дигән сүзнең мәгънәсен безгә ачыклыйлар.

Аллаһ Тәгалә  Юныс сүрәсенең 105 нче аятендә кешеләргә мөрәҗәгать итеп «Йөзеңне бары тик бер дингә генә юнәлт»ди. Бу аять Аллаһның әмерләрен үтә һәм гөнаһлы гамәлләрдән тыел, тормышыңны тулаем Ислам дине белән генә алып бар дигән мәгънәне аңлата. Шулай ук Әл-Әлүси исемле тәфсир галиме дә «йөзеңне бер дингә юнәлт»дигән аять Аллаһ Тәгаләгә генә тулаем гыйбадәт кыл, башка ялган диннәрдән, гореф-гадәтләрдән баш тарт дигән мәгънәне аңлата ди.

Ләкин кешеләрнең бөтенесе дә тулаем Аллаһка буйсынмый. Аларның   кайберләре дингә каршы килә торган гореф-гадәтне, гөнаһлы тормышны Ислам диненнән өстенрәк күрә. Алар өчен дингә каршы килә торган гореф-гадәт беренче урында, ә Ислам дине - икенче урында. Мәсәлән, андый кешеләр Гает бәйрәмен, никахны хәләл ризыклар белән Коръән укытып уздыралар, ә Яңа елны, туган көнне исерткеч эчемлекләр һәм хәрам ризыклар белән бәйрәм итәләр. Бу кешеләр Аллаһ Тәгаләгә буйсынып Ислам динен ихластан тотмый,ә үз нәфес теләкләрен һәм шайтанга буйсынуны Аллаһ Тәгалә әмереннән өстенрәк куя.

Шуннан соң Аллаһ Тәгалә:«һәм беркайчан да (Аллаһка) тиңдәш кылучылардан булма»,- дип әйтә. Кешеләрнең күбесе Аллаһ Тәгаләгә ышана, ләкин, Аның белән берлектә,  башка затларга да гыйбадәт кылалар, аларны Аллаһны олылаган кебек зурлыйлар  һәм алардан ярдәм сорыйлар.  Бу Ислам динендә бик зур гөнаһ булып санала. Әгәр дә кеше бу гөнаһтан тәүбә итмичә үлсә, Аллаһ Тәгалә аны гафу итми. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди:«Дөреслектә, Аллаһ Үзенә тиңдәш кылганны гафу итми, ә аннан кечкенә булган гөнаһларны Үзе теләсә гафу итә. Кем дә кем Аллаһка тиңдәш кылса, ул бик олуг гөнаһ уйлап чыгарган була»(Нисә – 48).

Әгәр дә кеше Аллаһ белән берлектә башка затларга гыйбадәт кылса, ул үз-үзенә гаделсезлек кылган була һәм шуның аркасында җәһәннәмгә керә. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аятьнең дәвамында:«Әгәр дә син шулай эшләсәң, гаделсезлек кылучылардан булырсың»,- дип әйтә.

Берәр кеше:«Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш (ширек) кылу ничек була соң ул?» - дип сорарга мөмкин. Моның җавабы Юныс сүрәсенең дәвамында аңлатыла: «Аллаһтан башка сиңа файда да һәм зарар да китерми торган нәрсәләргә дога кылма (ярдәм сорама). Әгәр дә син шулай эшләсәң, гаделсезлек кылучылардан булырсың».

Шулай булгач әгәр дә кеше бәла-казадан, берәр зарардан коткаруны яки бәхетле тормыш бирүне Аллаһтан түгел, ә сихерчедән, бөтидән, күрәзәчедән, кояштан, кабердән  яки бер сурәттән өмет итсә һәм алардан сораса, Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш кылган була.

Аллаһка тиңдәш (ширек) кылуны ислам галимнәре ике төргә бүлде: зур һәм кечкенә ширеккә:

1. Зур ширек – ул Аллаһ Тәгалә белән берлектә башка затка гыйбадәт кылуны аңлата. Ул кешене бөтенләй диннән чыгарып кәфер итә. Әгәр кеше аннан тәүбә итмичә үлсә, мәңге җәһәннәмдә кала. Зур ширеккә сыннарга, һәйкәлләргә, иконаларга, каберләргә табыну һәм алардан ярдәм сорау керә.

2. Кечкенә ширек – ул зур ширеккә алып баручы һәм Аллаһ Тәгаләгә ышануны, Аңа тәвәккәл кылуны зәгыйфьләндерүче гамәлләр һәм сүзләр. Ширекнең бу төре кешене диннән чыгармый һәм шуңа күрә дә ул мәңге җәһәннәмдә калмый. Ләкин бу зур гөнаһ булып санала. Әгәр дә кешенең берәр гамәлендә кечкенә ширек булса, ул гамәлгә әҗер-савап язылмый.

Кечкенә ширеккә Аллаһтан башка затлар белән: ипи, җир, Кәгъбә, әни белән ант итү керә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кемдә кем Аллаһтан башка зат белән ант итсә, кечкенә көферлек яки кечкенә ширек кылган булды»(Әхмәд).

Ибн Мәсгуд (р.г) әйтә: «Ялганлап Аллаһ исеме белән ант итү минем өчен башка зат белән чынлап ант итүгә караганда яхшырак».

Ислам динендә ялганлау зур гөнаһлардан булган хәрам гамәл, ләкин Аллаһтан башка зат белән ант итүгә караганда түбәнрәк. Чөнки Аллаһтан башка зат белән ант итү - ширек, ә Аллаһ белән ялганлап ант итү – тыелган, гөнаһлы гамәл. Шулай ук кечкенә ширеккә күз тиюдән, сихердән, җеннәрнең зарарыннан саклану өчен бөтиләр, амулетлар асып йөрүдә керә. Кайбер надан кешеләр ишек өстенә һәм машина эченә җеннәрдән, сихер-бозыктан, авариядән саклый дип шамаилләр һәм бөтиләр куялар, шулай ук кечкенә бала кулына  да күз тиюдән саклый дип миләш агачы бәйлиләр. Бу - шулай ук Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш кылу. Чөнки кеше ярдәмне Аллаһ Тәгаләдән түгел, ә үз-үзен дә саклый алмаучы җисемнәрдән өмет иткән була. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Дөреслектә, Ислам диненә туры килмәгән рәвештә өшкерү, бөтиләр тагу һәм ирне яраттыру өчен сихер ясату ширек» (Әбү Давыд).

Икенче хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:«Кем дә кем бөти такса, ул ширек кылды» (Әхмәд).

Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) бер кешенең кулында бакыр балдак күрде һәм: «Нинди балдак бу?»- дип сорады. Ул:  «Хәлсезлектән», - дип җавап бирде. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:«Сал аны. Чөнки ул синең хәлсезлегеңне генә арттыра» (Ибн Мәҗәһ).

Шулай ук Хүзәйфә ибнүл-Йәмән дә бер кешенең кулында бизгәк авыруыннан саклый дип бәйләгән бауны күреп өзде һәм шуннан соң: «Аларның күбесе Аллаһка ышана, ләкин Аңа тиңдәш кылалар» (Йусуф – 106), - дигән аятьне укыды (Әхмәд).

Әгәр дә кеше бөтине Чын саклаучы зат Аллаһ Тәгалә дигән ышану белән такса, кечкенә ширек кылган була. Аңа моның өчен зур гөнаһ языла.Чөнки Аллаһ Тәгалә бу әйберләрне саклаучы сәбәп итмәде. Әгәр дә  «бәла-казадан Аллаһ Тәгалә түгел, ә бөти үзе саклый»дигән ышану белән такса, ул вакытта  зур ширек кылган була һәм шул сәбәпле диннән чыга.

Хәзерге вакытта бөтиләрне, хәтта Коръән аятьләрен кулланып та ясыйлар. Кешеләрнең күбесе моңа да алдана. Ислам дине күзлегеннән караганда, моның хөкеме ничек? Мөхәммәд (с.г.с)нең сәхәбәләреннән булган: Ибн Мәсгуд, Ибн Габбәс, Хүзәйфә ибнүл-Йәмән, Гукъбә ибн Гамир, Ибн Гакиим моны ярамый дип әйттеләр. Мәсәлән, Әбү Хәнифәнең укытучысы булган Хәммәд ибн Сөләйманның укытучысы Ибраһим ән-Нәхги бу мәсьәлә турында шулай диде: «Элеккеге сәхәбәләр һәм тәбигыйннәр бөтен төр бөтиләрне дә: Коръәннән булсынмы ул яки башка нәрсәләрдән ясалган булсынмы, рөхсәт итмиләр иде».

Коръән аятьләре язып ясалган бөтиләр рөхсәт ителмәүне галимнәр өч сәбәпкә бәйли:

1.Тыю бөтен төр бөтиләрне дә үз эченә ала. Коръән аятьләре язып ясалган бөтиләрне тагуны рөхсәт итүче бер дәлил дә юк. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.с)нән һәм сәхәбәләрдән бер хәбәр дә килми.

2.Ширеккә алып баручы юлны бөтенләй ябу өчен. Әгәр дә Коръән аятьләре языпясалган бөтиләр рөхсәт ителсә, кешеләр тора бара башка төр бөтиләрне дә үзләренә рөхсәт итәчәкләр.

3.Коръән аятьләре языпясалган бөтиләрне тагу – Аллаһ китабына карата хөрмәтсезлек күрсәтү була. Кешеләр шул бөтине үзендә йөрткән килеш бәдрәфкә керергә мөмкин. Ә чынлыкта Коръән аятьләре белән пычрак урыннарга керү тыела. Әгәр дә берәр нәрсә Коръәнне түбәнсетүгә алып барса, бу гамәл хәрам була.

Юныс сүрәсенең ахыргы аятьләрен Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә Аллаһ сиңа зарар белән кагылса, Аннан башка аны (ул зарарны) беркем дә юкка чыгармый. Әгәр дә Ул сиңа хәерле нәрсәне теләсә, беркем дә Аның яхшылыгын туктата алмый», - дигән сүзләр белән тәмамлый. Әгәр дә кешенең тәненә авыру, байлыгына зарар килсә, бу бәладән бары тик бер Аллаһ кына коткара ала. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә берәр кешегә байлык, нигъмәт, дәрәҗә бирергә теләсә беркемдә аны туктата алмый. Ул кешегә байлыкны, сәламәтлекне яки башка берәр нигъмәтне кеше лаек булганы өчен түгел, ә Үзенең рәхмәтен күрсәтү һәм сынау өчен генә бирә. Шулай ук зарарда Аллаһ Тәгаләдән. Бер кешегә дә зарар һәм бәла-каза очраклы рәвештә килми, бөтен нәрсә дә Аллаһ Тәгаләнең теләгенә һәм әмеренә бәйле. Кешеләргә килгән зарарның һәм бәла-казаның  төп сәбәбе гөнаһ кылуга бәйле. Ул зарарны бары тик тәүбә кылып, Аллаһтан ялвару ярдәмендә генә туктатып була. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Сезгә килгән бәла-каза кулларыгыз эшләгән гөнаһлар аркасында һәм Ул (Аллаһ) күп гөнаһларны гафу итә» (Шура -30).

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 1100.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Родственные связи, подвешенные к трону Аллаха, говорят: “Аллах наградит того, кто поддерживает нас, и порвёт с тем, кто порывает нас».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Сунан ат-Тирмизи






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф