Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Аллаһ Тәгалә генә белән торган биш яшерен нәрсә


Аллаһ Тәгалә Локман сүрәсенең 34нче аятендә Үзе генә белә торган биш яшерен нәрсә турында хәбәр итә. Гарәп телендә фәнни яктан ачыклап вә күреп булмый торган нәрсәләр "гайб” дип аталалар. Кеше нинди генә фәнни җиһазларга ия булуына карамастан, беркайчан да бу биш яшерен нәрсәне белә алмачак. Аллаһ Тәгалә әйтә:


إِنَّ اللَّهَ عِنْدَهُ عِلْمُ السَّاعَةِ وَيُنَزِّلُ الْغَيْثَ وَيَعْلَمُ مَا فِي الْأَرْحَامِ وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ مَاذَا تَكْسِبُ غَدًا وَمَا تَدْرِي نَفْسٌ بِأَيِّ أَرْضٍ تَمُوتُ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ


Дөреслектә Кыямәт көнен турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшлиячәген белми һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә Аллаһ бөтен нәрсәне белүче, яшерен нәрсәләрне белүче Зат.


Бухари һәм Муслим китергән хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә: Яшерен нәрсәләр биш һәм аны Аллаһтан башка беркемдә белми: «Дөреслектә Кыямәт көнен турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшлиячәген белми һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә Аллаһ бөтен нәрсәне белүче, яшерен нәрсәләрне белүче Зат».


Мүҗәһид исемле тәфсир галиме әлеге аятьнең иңү сәбәбен түбәндәге вакыйга белән аңлата: «Бер вакытны чүлдән Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр янына әл–Хәрис ибн Гәмру исемле кеше килеп, шулай диде: "Минем хатыным йөккә узды, кемне тудырачаклыгы турында миңа хәбәт ит әле? Шулай ук без яши торган җирлектә корылык башланды, кайчан яңгыр явачаклыгы турында хәбәр ит әле? Мин кайчан туганлыгымны белдем, кайчан үләчәклегем турында хәбәр ит әле? Шуннан соң Аллаһ Тәгалә бу аятьне иңдерде».


Адәм баласы бер кайчанда белә алмаган яшерен биш гыйлем түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Кыямәт көненең кайчан булачагы

Аллаһ Тәгалә: «Дөреслектә Кыямәт көнен турындагы гыйлем Аллаһта», - дип әйтә.

Без эши торган дөнья мәңге түгел, көннәрдән бер көнне ул бетәчәк. Менә шуннан соң икенча дөнья - Кыямәт көне башлана. Дөньяның кайчан бетәчәклеге һәр гасырда адәм баласын кызыксындырды, хәтта 21 нче гасырда да ниндидер кабиләнең календаре буенча дөнья бетә икән дигән сүзләр йөрде. Ләкин Ислам дине күзлегеннән караганда Кыямәт көненең кайчан булачаклыгын белергә маташу нәтиҗәсез һәм тормышка ашмый торган бер буш гамәл булып санала, чөнки Аллаһ Тәгалә аның кайчан булачаклыгын бөтен җан ияләреннән дә яшереде. Бу көннең кайчан булачаклыгын хәтта фәрештәләрдә һәм пәйгамбәрләрдә белмәделәр. Аллаһ Тәгалә Мүлк сүрәсендә шулай дип әйтә:



وَيَقُولُونَ مَتَى هَذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ (25) قُلْ إِنَّمَا الْعِلْمُ عِنْدَ اللَّهِ وَإِنَّمَا أَنَا نَذِيرٌ مُبِينٌ
 

«Алар (кәферләр) әйтәләр: «Әгәр дә сез дөресен сөйләүче кешеләрдән булсагыз, кайчан соң бу вәгъдә ителгән Кыямәт көне була?» Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик Аллаһта гына, мин бары тик ачык кисәтүче кеше» (Мүлк-26).


Әгәр дә берәр кеше Кыямәт көненең кайчан булачаклыгын беләм дип әйтсә, ул Аллаһ Тәгалә сүзен инкяр итүче, ялганчы кеше булып санала. Шуңа күрә дә андый кешенең сүзенә ышанырга ярамый.


Ни өчен Аллаһ Тәгалә Кыямәт көненең кайчан булачаклыгын кешеләрдән яшерде. Аның турында бер изге китапта да: Тәүратта да, Инҗилда да, Зәбурда да һәм Коръәндә дә кешеләргә хәбәр итмәде? Ислам галимнәр моның сәбәбен шулай аңлаталар: Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнен кешеләр бу көнгә һәрвакытта да әзер булсыннар өчен яшерде. Әгәр дә кеше аның кайчан килгәнлеген белмәсә, ул һәрвакытта да Аллаһка бусынып, тәүбә кылып, гөнаһлардан тыелып яшиячәк. Әгәр дә инде кеше аның кайчан килгәнлеген белсә, ул вакытта ул гөнаһлардан тәүбә кылуны кичектереп, начар гамәлләр кылачак һәм Аллаһ Тәгаләгә буйсынып яшәргә ашыкмачак.


Элекке вакытта Мөхәммәд (с.г.с) нән Мәккә кәферләре мыскыл итү нияте белән Кыямәт көне турында сорыйлар иде. Аллаһ Тәгалә аларга җавап йөзеннән шушы аятьне иңдерде:


«Синнән Кыямәт көненең килү вакыты турында сорыйлар. Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик минем Раббымда. Аның (Кыямәт көненең) вакытын Аннан (Аллаһтан) башка беркемдә ачмый. Күкләрдәге һәм җирдәге (җан ияләренә курыкканнары өчен) аның килүе бик авыр булды. Ул (Кыямәт көне) сезгә көтмәгән дә киләчәк». Алар синнән аның турында син үзеңдә аны белергә теләгән кеше кебек сорыйлар. Син әйт: «Аның (Кыямәт көненең кайчан килүе) турындагы гыйлем бары тик Аллаһта гына, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр» (Әграф-187)


فَهَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا السَّاعَةَ أَنْ تَأْتِيَهُمْ بَغْتَةً فَقَدْ جاءَ أَشْراطُها. فَأَنَّى لَهُمْ إِذا جاءَتْهُمْ ذِكْراهُمْ


«Әллә алар сизмәгәндә килүче Кыямәт көнен көтәләрме? Аның галәмәтләре инде килде. Әгәр дә ул аларга килсә, аны искә төшерүдән (аңа ышанудан) бернинди дә файдасы булмаячак?» (Мөхәммәд - 18)


Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.с) нән Кыямәт көненең кайчан киләчәге турында сорагач ул: «Сораучыга караганда аның хакында соралган кеше әзерәк белә», - дип җавап бирде. (Муслим).

2.Яңгырның кайчан, кайда һәм күпме күләмдә явачагы.

Аллаһ Тәгалә бу турыда: «Ул яңгырны иңдерә», - дип әйтә. Бу җөмләнең мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: Яңгырны бары тик Аллаһ Тәгалә генә Үзенең көдрәте белән яудыра һәм Бер Ул гына аның кайчан вә күпме күләмдә явачагын белә. Кемдер: "Синоптиклар да яңгырның кайда һәм кайчан явачагы турында хәбәр итәләр бит”, - дип әйтергә мөмкин. Бу аятьтә сүз явым-төшемгә кагылган төгәл мәгълумат турында бара. Һава торышын күзәтүче синоптиклар төрле хисапларга таянып яңгырның кайчан һәм кайда явачагын бары тик фаразлыйлар гына, ә төгәл әйтмиләр. Төгәл гыйлем бары тик Аллаһта гына.

3.Ана карынында нинди бала туачаклыгы.

Аллаһ Тәгалә: «Аналыкларда нәрсә булганлыкны Ул гына белә», - дип әйтә. Бу аятьне укып кемдер: «Узи аркылы корсактагы баланың малаймы яки кызмы икәнлеген белеп була бит», - дип әйтергә мөмкин. Хәзерге вакытта ук баланың җенесен корсакта вакытта ук ачыклау яшерен гыйлем булып саналмый, чөнки галимнәр моны медицина җиһазлары ярдәмендә ачыклый алалар. Шуңа күрә әлеге аятьтә сүз бары тик моның турында гына бармый. Ул үз эченә киңерәк мәгънәне ала. Тәфсир галимнәре аңлатуынча бу аятьтә катлаулы җиһазлар белән дә ачыклап булмый торган гыйлем турында сүз бара. Аңа түбәндәге нәрсәләр керә: бала исән туачакмы яки туганчы ук корсакта үләчәкме? Әгәр дә ул туса нинди табигатьле кеше булачак? Ул бала нинди кыяфәттә һәм нинди характерлы булачак? Ул күпме ризык ашыячак? Ничә яшкә хәте яшиячәк? Бәхетле булачакмы ул яки бәхетсезме? Әлеге сорауларга төгәл җавапны бер табип та һәм бер дөньяви галимдә бирә алмый, чөнки кешенең акылы һәм фәнни мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда бары тик Бер Аллаһ Тәгалә генә белә.

4.Киләчәктә нинди гамәл кылачакны бер кемдә белми

Аллаһ Тәгалә: «Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшлиячәген белми», - дип әйтә. Әлеге аятьтә «иртәгә» дигән сүз киләчәкне аңлата. Шушы аятьтән чыгып, бер адәм баласы да һәм шулай ук җеннәр дә киләчәктә яхшы гамәлме яки начар гамәл эшлиячәген әйтә алмыйлар. Бу аять күрәзәчеләрнең, астрологларның киләчәк турында әйткән сүзләрен ялган икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә дә мөселман кешесенә аларның сүзләренә ышанырга ярамый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем яшерен нәрсәләрне белүчегә (әл-гәрраф) яки киләчәкне әйтүчегә (кәәһин) барып, аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Мөхәммәд (с.г.с)гә иңдерелгән нәрсәгә (Коръәнгә) ышанмаучы кеше булды» (Әхмәд, «Мүснәд» китабы)

Икенче хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Кем дә кем күрәзәчегә (әл-гәрраф) барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, аның кырык көн буе намазы кабул булмый». (Муслим)

5.Кайчан һәм кайда үләчәклекне бер кемдә белми

Аллаһ Тәгалә: «һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми», - дип әйтә. Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кешедән үлем килү вакытын яшерде. Адәм баласы бу дөньяга сынау өчен туа, бу Аллаһ Тәгаләнең җир йөзен билгеләгән кануны. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә һәр кешегә дә кайчан үләчәге турында хәбәр итсә, сынау кануны юкка чыгып, кешенең бу дөньяда яшәүенең мәгънәсе калмый. Шуның аркасында ул Аллаһ Тәгаләгә үзе теләп буйсынмый, ә мәҗбүри рәвештә Аңа гыйбәдәт кылып яши башлый. Ә чынлыкта, Аллаһ Тәгаләгә кешенең мондый рәвештә гамәл-гыйбәдәт кылуы кирәк түгел. Ул бары тик кешенең ихластан кылынган гамәлләрен генә кабул итә.

Бер вакытны Ислам диненең зур галимнәренең берсе булган Мәлик ибн Әнәс төшендә үлем фәрештәсен күрә. Ул аннан: "Миңа күпме яшисе калды?”, - дип сорый. Үлем фәрештәсе аңа биш санына ишарә ясыйда юкка чыга. Имам Мәлик йокысыннан бик куркып уяна. Ул биш саны турында уйлый башлый. Әлеге биш саны биш елнымы, биш айнымы, биш атнанымы, биш көннеме яки биш сәгатне аңлатамы? Шуннан соң ул төш юраучы бөек галим Ибн Сирин янына барып, төшен сөйләп бирә. Ибн Сирин аңа төшен аңлатып шулай ди: "Әй имам Мәлик, синең соравың Аллаһ Тәгалә генә белә торган биш яшерен нәрсәнең берсе белән бәйле. Шуңа күрә үлем фәрештәсе сиңа биш санына ишарә иткән”.

Бер вакытны Сөләйман пәйгамбәр янына үлем фәрештәсе килә дә җыелыш вакытында янында утыручы бер иптәшенә текәлеп карый башлый. Сөләйман пәйгамбәрдән иптәше: "Миңа шул хәтле текәлеп караучы кеше кем ул?, - ди сорый Сөләйман пәйгамбәр: "Ул Үлем фәрештәсе”, - ди. Бу кеше әйтә: "Ул минем җанымны алырга тели ахырысы шуңа күрә мине тиз арада җиллләр ярдәмендә һиндыстан җирләренә илтеп куй әле ди. Сөләйман пәйгамбәр аның теләген башкара. Шуннан соң үлем фәрештәсе Сөләйман пәйгамбәргә: "Мин ул кешегә бик нык гаҗәпләнеп карап тордым. Чөнки ул монда утыра иде, ә Аллаһ миңа аның җанын һиндыстан җирендә алырга әмер иттте”, - ди әйтә.

Ибн Гәббәс бу аятьләрне аңлатып: "Бу биш нәрсәне бары тик бер Аллаһ кына белә. Аны Аллаһка якын бер фәрештә дә, җибәрелгән бер пәйгамбәр дә белми. Кем дә кем бу биш нәрсәнең берсен генә дә булса беләм дип әйтсә ул Корәнгә карата кәфер булды, чөнки ул аңа каршы килде”, - дип әйтә.

 

 

Дата: 27.09.2013. Просмотров: 2364.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Не сообщить ли вам о том, что относится к числу тягчайших грехов?», повторив свой вопрос трижды. Мы сказали: «Конечно, о посланник Аллаха!».Тогда он сказал: «Это - многобожие и проявление непочтительности по отношению к родителям».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование Священного Корана ас-Саади






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф