Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Аллаһ Тәгалә генә белә торган биш яшерен нәрсә


Аллаһ Тәгалә «Локман» сүрәсенең 34нче аятендә Үзе генә белә торган биш яшерен нәрсә турында хәбәр итә. Гарәп телендә фәнни яктан ачыклап вә күреп булмый торган нәрсәләр «гайб» дип атала. Кеше нинди генә фәнни җиһазларга ия булуына карамастан, беркайчан да бу биш яшерен нәрсәне белә алмаячак. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә, Кыямәт көне турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәне белүче, яшерен нәрсәләрне белүче Зат».

Бухари һәм Мөслимнең хәдисләр җыентыгында Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Яшерен нәрсәләр биш һәм аны Аллаһтан башка беркемдә белми: «Дөреслектә, Кыямәт көне турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәне, яшерен нәрсәләрне белүче Зат».

Мүҗәһид исемле тәфсир галиме әлеге аятьнең иңү сәбәбен түбәндәге вакыйга белән аңлата: «Бервакытны чүлдән Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр янына  әл-Хәрис ибн Гамру исемле кеше килеп, шулай диде: «Минем хатыным йөккә узды, кемне тудырачагы турында миңа хәбәр ит әле? Шулай ук без яши торган  җирлектә корылык башланды, кайчан яңгыр явачагы турында хәбәр ит әле? Мин кайчан туганлыгымны белдем, кайчан үләчәгем турында хәбәр ит әле?» Шуннан соң Аллаһ Тәгалә бу аятьне иңдерде».

Адәм баласы беркайчанда белә алмаган яшерен биш гыйлем түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 1. Кыямәт көненең кайчан булачагы.

Аллаһ Тәгаләәйтә: «Дөреслектә, Кыямәт көне турындагы гыйлем Аллаһта».

Без яши торган дөнья мәңге түгел, көннәрдән бер көнне ул бетәчәк. Менә шуннан соң икенче дөнья - Кыямәт көне башлана. Һәр гасырда дөньяның кайчан бетәчәге адәм баласын кызыксындырды. Хәтта 21 нче гасырда да ниндидер кабиләнең календаре буенча дөнья бетә икән дигән сүзләр йөрде. Ләкин Ислам дине күзлегеннән караганда,Кыямәт көненең кайчан булачагын белергә маташу нәтиҗәсез һәм тормышка ашмый торган бер буш гамәл булып санала, чөнки Аллаһ Тәгалә аның кайчан булачагын бөтен җан ияләреннән дә яшерде. Бу көннең кайчан булачагын хәтта фәрештәләрдә һәм пәйгамбәрләр дә  белмәде. Аллаһ Тәгалә Мүлек сүрәсендә шулай дип әйтә:

«Алар (кәферләр) әйтә: «Әгәр дә сез дөресен сөйләүчеләрдән  булсагыз, бу вәгъдә ителгән Кыямәт көнекайчан  була соң?»Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик Аллаһта гына, мин бары тик ачык кисәтүче кеше» (Мүлек– 26).

Әгәр дә берәр кешеКыямәт көненең кайчан булачагын беләм дип әйтсә, ул Аллаһ Тәгалә сүзен инкяр итүче, ялганчы кеше булып санала.Шуңа күрә дә андый кешенең сүзенә ышанырга ярамый.

Ни өчен Аллаһ Тәгалә Кыямәт көненең кайчан булачагын кешеләрдән яшерде. Аның турында бер изге  китапта да: Тәүратта да, Инҗилда да, Зәбурда да һәм Коръәндә дә кешеләргә хәбәр итмәде?Ислам галимнәр моның сәбәбеншулай аңлата: Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнен кешеләр бу көнгә һәрвакытта да әзер булсыннар өчен яшерде. Әгәр дә кеше бу көннең төгәл вакытын белмәсә, ул һәрвакытта да Аллаһка буйсынып, тәүбә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәячәк. Әгәр дә инде кеше аның кайчан килүен белсә, ул гөнаһлардан тәүбә кылуны кичектереп, начар гамәлләр кылачак һәм Аллаһ Тәгаләгә буйсынып яшәргә ашыкмаячак.

Элекке вакытта Мөхәммәд (с.г.с)нән  Мәккә кәферләре мыскыл итү нияте белән Кыямәт көне турында сорыйлар иде. Аллаһ Тәгалә аларга җавап йөзеннән шушы аятьне иңдерде:

«Синнән Кыямәт көненең килү вакыты турында сорыйлар. Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик минем Раббымда. Аның (Кыямәт көненең) вакытынАннан (Аллаһтан) башка беркемдә ачмый. Күкләрдәге һәм җирдәге (җан ияләренә курыкканнары өчен) аның килүе бик авыр булды.Ул (Кыямәт көне) сезгә көтмәгәндә киләчәк». Алар синнән аның турында син үзеңдә аны белергә теләгән кеше кебек сорыйлар. Син әйт: «Аның (Кыямәт көненең кайчан килүе) турындагы гыйлем бары тик Аллаһта гына, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр» (Әгъраф– 187).

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әллә алар сизмәгәндә килүче Кыямәт көнен көтәләрме? Аның галәмәтләре инде килде. Әгәр дә ул аларга килсә, аны искә төшерүдән (аңа ышанудан) бернинди дә файдасы булмаячак» (Мөхәммәд –18).

Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.с) нән Кыямәт көненең кайчан киләчәге турында сорагач, ул: «Сораучыга караганда аның хакында соралган кеше әзрәк белә», - дип җавап бирде (Мөслим).

2.Яңгырның кайчан, кайда һәм күпме күләмдә явачагы.

Аллаһ Тәгалә бу турыда «Ул яңгырны иңдерә» дип әйтә. Бу җөмләнең мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: яңгырны бары тик Аллаһ Тәгалә генә Үзенең кодрәте белән яудыра һәм Бер Ул гына аның кайчан вә күпме күләмдәявачагын белә.  Кемдер:«Синоптикларда яңгырның кайда һәм кайчан явачагы турында хәбәр итәләр бит», - дип әйтергә мөмкин. Бу аятьтә сүз явым-төшемгә кагылган төгәл мәгълүмат турында бара.Һава торышын күзәтүче синоптиклартөрле хисапларга таянып яңгырның кайчан һәм кайда явачагын бары тик фаразлый гына,ә төгәл әйтмиләр. Төгәл гыйлем бары тик Аллаһта гына.

3.Ана карынында нинди бала туачагы.

Аллаһ Тәгалә: «Аналыкларда нәрсә булганлыкны Ул гына белә», - дип әйтә. Бу аятьне укып кемдер «Узи аркылы ана карынындагы баланың малаймы яки кызмы икәнлеген белеп була бит» дип әйтергә мөмкин. Хәзер баланың җенесен корсакта вакытта ук ачыклау яшерен гыйлем булып саналмый, чөнки табиблар моны медицина җиһазлары ярдәмендә ачыклый ала. Шуңа күрә әлеге аять бары тикбаланың җенесен генә аңлатмый. Ул үз эченә киңрәк мәгънәне ала. Тәфсир галимнәре аңлатуынча, бу аятьтә катлаулы җиһазлар белән дә ачыклап булмый торгангыйлем турында сүз бара. Аңа түбәндәге нәрсәләр керә:бала исән туачакмы яки туганчы ук корсакта үләчәкме? Әгәр ул туса нинди табигатьле кеше булачак?Ул бала нинди кыяфәттә һәм нинди характерлы булачак? Күпме ризык ашаячак? Ничә яшькә хәтле яшәячәк? Бәхетле булачакмы яки бәхетсезме?Әлеге сорауларга төгәл җавапны берәү дә бирә алмый, чөнки кешенең акылы һәм фәнни мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда бары тик Бер Аллаһ Тәгалә генә белә.

4.Киләчәктә нинди гамәл кылачагын беркемдә белми.

Аллаһ Тәгалә:«Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми», - дип әйтә. Әлеге аятьтә «иртәгә»дигән сүз киләчәкне аңлата. Шушы аятьтән чыгып, бер адәм баласы да һәм шулай ук җеннәр дә киләчәктәнинди гамәл кылачагынәйтә алмый.Бу аять күрәзәчеләрнең, астрологларның киләчәк турында әйткән сүзләре ялган икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә дә мөселман кешесенә аларның сүзләренә ышанырга ярамый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кем дә кем яшерен нәрсә турында сөйләүчегә (әл-гәрраф) барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, аның кырык көн буе намазы кабул булмый» (Мөслим).

Әлеге хәдистә күрәзәче «әл-гәрраф» (العَرَّاف) дип атала. Әл-Бәгави исемле галим әйтә: «Әл-гәрраф – ул урланган һәм югалган нәрсәләрнең кайдалыгы турында хәбәр итүче кеше».

Бу төргә шулай ук йолдызнамәләр укучы кешеләр дә керә. Әгәр дә кеше йолдызнамәне ышанмыйча кызыксынып кына укыса, аның кырык көн намазы кабул булмаска мөмкин.

Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулайди:

«Кем дә кем күрәзәчегә (кәәһин)яки яшерен нәрсә турында сөйләүчегә (әл-гәрраф) барып, аның әйткән сүзләренә ышанса,  Мөхәммәд (с.г.с)гә иңдерелгән нәрсәгә (Коръәнгә) ышанмаучы кеше була» (Әхмәд, «Мүснәд» китабы).

Әлеге хәдистә күрәзәче «кәһин»дигән сүз белән белдерелә. «Кәһин» (الكَاهِنُ) – ул киләчәктә булачак вакыйгалар турында хәбәр итүче кеше.

Хәдистән аңлашылганча, әгәр дә кеше күрәзәче янына барып, югалган нәрсәсенең кайдалыгы, үзенә бозык ясаучы кешенең кем икәнлеге, киләчәктә үзе белән нинди вакыйгалар булачагы турында сораса һәм аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Ислам диненнән чыгып кәфер була. Әлеге кеше Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап һәм яңадан «Ләә иләәһә илләл–Лааһ»сүзен әйтеп  Ислам диненә керергә тиеш була. Менә шуннан соң гына ул Аллаһ каршында яңадан мөселман булачак.

5.Кайчан һәм кайда үләчәген беркемдә белми.

Аллаһ Тәгалә:«һәм бер җан иясе дә нинди җирдә үләчәген белми», - дип әйтә.Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кешедән үлем килү вакытын яшерде. Адәм баласы дөньяга сынау өчен туа, бу - Аллаһ Тәгаләнең  билгеләгән кануны. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә һәр кешегә дә кайчан үләчәге турында хәбәр итсә, сынау кануны юкка чыгып, кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе калмый. Шул сәбәпле  ул Аллаһ Тәгаләгә үзе теләп буйсынмый, ә мәҗбүри рәвештә Аңа гыйбадәт кылып яши башлый. Ә чынлыкта, Аллаһ Тәгаләгә кешенең мондый рәвештә гамәл-гыйбадәт кылуы кирәк түгел. Ул бары тик кешенең ихластан кылынган гамәлләрен генә кабул итә.

Бервакытны  Ислам диненең зур галимнәренең берсе булган Мәлик ибн Әнәс төшендә үлем фәрештәсен күрә. Ул аннан: «Миңа күпме яшисе калды?»- дип сорый.  Үлем фәрештәсе  биш санына ишарә ясыйда юкка чыга. Имам Мәлик йокысыннан бик куркып уяна. Ул биш саны турында уйлый башлый. Әлеге биш саны биш елмы, биш аймы, биш атнамы, биш көнме яки биш сәгатьме? Шуннан соң ул төш юраучы бөек галим Ибн Сирин янына барып, төшен сөйләп бирә. Ибн Сирин аңатөшен аңлатып шулай ди: «Әй имам Мәлик,синең соравың Аллаһ Тәгалә генә белә торган биш яшерен нәрсәнең берсе белән бәйле. Шуңа күрә үлем фәрештәсе биш санына ишарә иткән».

Бервакытны Сөләйман пәйгамбәр янына үлем фәрештәсе килә дә җыелыш вакытында янында утыручы бер иптәшенә текәлеп карый башлый. Сөләйман пәйгамбәрдән иптәше: «Миңа шул хәтле текәлеп караучы кем ул?»- дип сорый. Сөләйман пәйгамбәр: «Үлем фәрештәсе», - ди. Бу кеше әйтә: «Ул  җанымны алырга тели ахырысы, шуңа күрә мине тиз арада җилләр ярдәмендә  Һиндстан җирләренә илтеп куй әле», - ди. Сөләйман пәйгамбәр аның теләген үти. Шуннан соң үлем фәрештәсе Сөләйман пәйгамбәргә: «Мин әлеге кешегә бик нык гаҗәпләнеп карап тордым. Чөнки ул монда утыра иде, ә Аллаһ миңа аның җанын һиндстан җирендә алырга әмер итте», - дип әйтә. 

Ибн Габбәс (р.г) бу аятьләрне аңлатып: «Бу биш нәрсәне бары тик  Аллаһ кына белә. Аны Аллаһка якын бер  фәрештә дә, җибәрелгән бер пәйгамбәр дә белми. Кем дә кем бу биш нәрсәнең берсен генә дә булса беләм дип әйтсә, ул Коръәнгә карата кәфер булды, чөнки ул аңа каршы килде», - дип әйтә.

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 1034.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«О, люди! Поистине, ваш Бог один и ваш отец один, поистине нет никакого преимущества для араба над неарабом или для неараба над арабом или для черного над красным или для красного над черным, кроме как по богобоязненности».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Курс арабского языка. Том 1






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф