Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Аллаһ Тәгаләнең көдәрте


Иң бөек гыйлем – ул Аллаһ Тәгалә турындагы гыйлем. Әгәр дә кеше гыйлемнең нинди төрен өйрәнүенә карамастан, ул аны Аллаһ Тәгаләгә алып килмәсә, бу файдасыз, бер буш гыйлем булып кала. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә Коръәндә:

"Бел ки, дөреслектә, Аннан башка гыйбәдәт кылырга лаеклы Зат юк һәм мөэмин ирләр һәм хатынннар өчен Аллаһтан гафу итүне сора. Аллаһ сезнең көндез һәм төнлә нәрсә эшләгәнегезне белә”. (Мухәммәд – 19).

Бу аять турыдан-туры кешеләргә Аллаһ Тәгаләнең Бөек, Көдрәтле Зат булуы турында өйрәнергә куша. Моңа иң беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең Барлыгына һәм бердәнбер Бөек Зат булганлыгына ишарә итүче галәмәтләр, Аның күркәм исем-сыйфатларының мәгънәләрен өйрәнү керә. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

Дөреслектә, Аллаһның бердән башка йөз ягъни туксан тугыз исеме бар. Кемдә кем аны санаса Җәннәткә керә (Бухари)

Әлеге хәдисне аңлатучы галимнәр әйтүенчә, бу хәдистә "Кемдә кем аны санаса...” дигән гыйбарә бары тик коры укып чыгуны гына аңлатмый, ул үз эченә түбәндәге мәгнәләрне аңлата:

1.Ятлау;

2.Мәгънәләрен өйрәнү;

3.Ул исемнәр нигезендә гамәл кылу;

4.Аларны кулланып дога кылу;

Шулай булгач Җәннәткә керү өчен кеше Аллаһ Тәгаләнең туксан тугыз исеме белән түбәндәге гамәлләрне кыларга тиеш була.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгаләнең күркәм исем-сыйфатларын, Аның көдрәтен күрсәтүче галәмәтләрне өйрәнсә, анда Аллаһ Тәгаләгә карата гыйлем арта. Әгәр дә кешенең гыйлеме артса, аның иманы көчәя һәм ул хәерле гамәлләр кыла башлый. Кешеләрнең гөнаһ кылуының төп сәбәбе Аллаһ Тәгалә турында гыйлемнең аз булуына бәйле. Күп кешеләр Исламда нәрсә фарыз, ә нәрсә хәрам икәнне яхшы беләләр, ләкин Аллаһ Тәгаләнең кем икәнлеген белмиләр. Шуңа күрә дә алар Аллаһ Тәгаләдән курыкмыйча, гөнаһ кылып, бер-берсен рәнҗетеп яшиләр. Дөреслектә, адәм баласы Аллаһ Тәгаләдән бары тик Аның турында күп белсә генә курка башлый. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

"Аллаһ Тәгаләнең бөеклегеннән коллары арасыннан бары тик галимнәр генә курка. Дөреслектә, Аллаһ Җиңүче, Гафу итүче Зат”. (Фәтыйр - 28).

Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр булгач иң беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең Бөек һәм Көдрәтле Зат булуы турында һәм Кыямәт көне булачаклыгы хакында аңлатты. Дәгъватның бу чоры якынча унөч елга сузылды. Менә шушы рәвешле ул кешеләрнең йөрәкләрендә дөрес иман тәрбияләде. Унөч ел узганнан соң Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә тыюларны һәм әмерләрне үз эченә алган аятьләрне иңдерә башлады. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә Коръән иңдерүнең башында ук шәригать кануннарын җибәрсә, Аның кем икәнлеген белмәгән кешеләр бу кануннарны кабул итмәсләр иде. Шуңа күрә Коръәннең беренче иңгән аятьләре һәм сүрәләре иман нигезләре белән бәйле.  

Дөреслектә, Аллаһ Тәгаләнең көдрәтенең чиге юк. Ул Коръәндә бу турыда шулай ди:

"Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәгә дә Көдрәтле”. (Бәкара – 20).

Әлеге аять Аллаһ Тәгаләнең иксез-чиксез көдрәте турында сөйли. Аллаһ Тәгалә бик тә көдәртле Зат, ләкин кешеләрнең күбесе моны белмиләр һәм күзләре белән күрмиләр. Аның көдрәте кешенеке кебек вакыт, урын һәм башка ярдәмче чаралар белән бәйләнмәгән. Әгәр дә Ул берәр нәрсәнең булуын  теләсә, Ул: "Бул” гына дип әйтә  һәм ул нәрсә шул ук мизгелдә була. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

 «Аның (Аллаһның) әмере бары тик шулай гына үтәлә, әгәр дә Ул берәр нәрсәнең булуын теләсә, Ул аңа «Бул», - дип әйтә һәм ул шул ук мизгелдә була». (Йәсин – 82).

Мәсәлән, әгәр дә Аллаһ Тәгалә  берәр урында җир тетрәүне, кеше үлүне яки яңгыр явуын теләсә, Ул «Бул» гына дип итә һәм Аның теләге шул ук мизгелдә  тормышка аша.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә Үзенең көдрәтенә күрсәтүче тирә-юндә булган нәрсәләр турында фикерләргә куша. Ул Үзенең көдәрәтенә күрсәтүче галәмәтләр турында фикерләүче, аларны өйрәнүче кешеләрне акыл ияләре дип атый. Шуңа күрә һәр мөселман Аллаһ Тәгаләнең көдрәтенә күрсәтүче мисалларны өйрәнергә тиеш. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

"Дөреслектә, күкләрнең һәм җирнең яратылышында, төннең һәм көннең төрле булуында акыллары булган кешеләр өчен Аллаһ Тәгаләнең көдрәтен күрсәтүче билгеләр бар. Алар Аллаһ Тәгаләне баскан, утырган һәм яннарында яткан хәлдә искә төшерәләр, күкләрнең һәм җирнең яратылышы турында фикерлиләр. Алар әйтәләр: "Әй Раббыбыз! Дөреслектә син моны юкка барлыкка китермәдең. Син кимчелектән пак, безне Җәһәннәм газабыннан сакла”. (Әли Гимран: 190 – 191).

Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләнең Бөеклеге һәм Аның көдрәте турында һәрвакытта да күңелендә тотса һәм аның турында фикерләсә, гөнаһлар кыларга курка башлый. Чөнки ул Аның көтмәгәндә газапларга мөмкин икәнлеген белә. Шуңа күрә дә ул Аның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү өчен күберәк хәерле гамәлләр кыларга омтыла.

Кеше Аллаһ Тәгаләнең көдрәте турында күберәк беләргә теләсә Коръәннең мәгънәләрен тирәнерәк өйрәнергә тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә Үзенең көдрәтен төрле мисаллар белән аңлата. Иң беренче чиратта Ул Үзенең көдрәте белән Кыямәт көненең булуын һәм үлгәннән соң терелү булачаклыгын исбатлый. Мәсәлән, Ул бу турыда Вакыйга сүрәсендә әйтә:

"Сез нәрсә чәчүегез турында уйлыйсызмы? Сез аны үстерәсезме яки Без аны үстерәбезме. Әгәр дә Без теләсәк, аны ваклап була торган корган хәлгә әйләндерәбез һәм сез моны күреп гаҗәпләнәсе. "Дөреслектә, без һәлак булуга дучар ителдек. Без ризыктан мәхрүм калдык”, - дип әйтәсез.” (Вакыйга: 63-67).

Аллаһ Тәгалә бу аятьләрдә мисал буларак табигатьнең бер күренешен китерә. Ул да булса, ул җирдә үсүче үсемлекләр. Чынлыкта, орлыктан үсемлекне үстерүче Зат Ул Аллаһ Тәгалә. Кеше нихатле тырышмасын ул үсемлекләрне орлыктан чыгара алмый. Ул бары тик утыртучы ролен гына башка. Әгәр дә Аллаһ Тәгаләнең көдәрте катнашмаса орлыктан үсемлекләр шытып чыгып, җимеш бирмәс иде.  Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с): Берегез дә: "Мин моны үстердем”, - дип әймәсен, ә утырттым дисен. Дөреслектә, үсемлекне Үстерүче зат ул Аллаһ. (Бәззәр)

Вакыйга сүрәсенең дәвамында Аллаһ Тәгалә Үзенең көдәрәтенә күрсәтүче су турында сөйли:

"Сез эчә торган суыгыз турында уйлыйсызмы? Сез аны болыттан иңдерәсезме яки Без иңдерәбезме? Әгәр дә Без теләсәк аны әче, тозлы итәр идек. Ни өчен соң сез шөкер итмисез (Бу нигъмәтләрнең Аллаһтан икәнлеген танымыйсыз)?”.

Шулай ук күктән иңүче яңгыр да Аллаһ Тәгаләнең көдрәте белән бәйле. Кеше күпме тырышмасын, ул күктән яңгырны үзе теләгән вакытта иңдерә алмый. Яңгырны бары тик Аллаһ Тәгалә генә Үзе теләгән вакытта һәм урында яудыра. Күктән төшә торган су ул төче, әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә, аны әче вә тозлы итеп иңдерер иде. Вакыт-вакыт Аллаһ Тәгалә безгә бу турыда белдерә дә. Кайбер вакытта күктән кислоталы яңгырлар ява һәм бөтен үсемлекләр корып бетә. Хәтта быелда кайбер авылларда шундый яңгыр яуды һәм шуның аркасында утырткан бәрәңге, кишер корып бетте. Аллаһ Тәгалә менә шулай Үзенең бөтен нәрсәгә көдрәтле Зат икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә без Аллаһ Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, Аңа гыйбәдәт кылып яшәәргә тиеш. Мөхәммәд (г.с) су эчсә:

 "Әлхәмдү лилләәһил-ләзии сәкаанәә гәзбән фураатән бирахмәтиһи вә ләм йәҗгәлһү милхән үҗәәҗән бизүнүүбинәә”, - дип әйтә иде”. (Ибн Әби Хәтим).

Мәгнәсе: "Үзенең рәхмәте белән безгә тәмле төче су эчергән һәм аны гөнаһларбыз аркасында тозлы, әче итмәгән Аллаһка мактау булсын”.

Шулай ук Аллаһ Тәгаләнең көдрәтен галәмдә хәрәкәтләнүче күк җисемнәре дә күрсәтә. Йолдызлар, планеталар, ай, галактикалар галәм буйлап билгеле бер тәртиптә бик зур тизлек белән хәрәкәтләнәләр, ләкин бер-берсе белән бәрелешмиләр. Галәмдә без белгәне генә 100 миллиард галактика бар. Мәсәлән, безнем галактика булган Киек каз юлында гына 200 миллиард йолыз бар. Алар бөтенесе дә тәртип буенча хәракәтләнәләр. Бу турыда Аллаһ Тәгалә шулай ди:

Кояш үзенең барып туктый торган урынына хәтле йөзә. Бу бөтен нәрсәне Белүче, Өстен булучы Затның билгеләве аркасында. Айга без иске хөрмә тәлгәше рәвешенә кайтканчыга хәтле урыннар (28 көн) билгеләдек. Кояш айны куып җитә алмый (төнлә чыга алмый), ә төн көнне уза алмый (көн бетмичә төн килә алмый). Аларның һәрберсе дә үзенең әйләнәсе буенча йөзә. (Йәсин: 38-40)

Дата: 15.09.2013. Просмотров: 2193.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай»


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Арабский язык. Домашнее чтение. Продвинутый уровень






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф