Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История глины Пророка Исы (мир ему)


Аллаһ Тәгаләнең кодрәтен күрсәтүче мисаллар


Иң бөек гыйлем – ул Аллаһ Тәгалә турындагы гыйлем. Әгәр дә гыйлем кешене Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышануга, Аңа гыйбадәт кылуга алып килмәсә, ул файдасыз гыйлем булып кала. Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с) Аллаһ Тәгаләдән файдасыз гыйлемнән саклауны сорый торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عِلْمٍ لا يَنْفَعُ وَمِنْ قَلْبٍ لا يَخْشَعُ وَمِنْ نَفْسٍ لا تَشْبَعُ وَمِنْ دَعْوَةٍ لا يُسْتَجَابُ لَهَ

«Әллааһүммә иннии әгүүзү бикә мин гилмин ләә йәнфәгъ вә мин кальбин ләә йәхшәгъ вә мин нәфсин ләә тәшбәгъ вә мин дүгәә’ин ләә йүстәҗәәбү ләһү».

«Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин сиңа файдасыз гыйлемнән, Синең бөеклегеңнән курыкмаучы йөрәктән, туймаучы нәфестән һәм кабул булмаучы догадан сыенам» (Тирмизи, Нәсәи).

Коръәндә Аллаһ Тәгалә Үзе турындагы гыйлемне өйрәнергә кушып шулай ди:

«Бәлки, дөреслектә, Аннан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк һәм мөэмин ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһтан гафу итүне сора. Аллаһ сезнең көндез һәм төнлә нәрсә эшләгәнегезне белә» (Мөхәммәд – 19).

Бу аять турыдан-туры кешеләргә Аллаһ Тәгаләнең Бөек, Кодрәтле Зат булуы турында белергә, өйрәнергә өнди. Моңа, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына һәм Бөек Зат булганлыгына ишарә итүче билгеләрне, Аның күркәм исем-сыйфатларының мәгънәләрен өйрәнү керә. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

إِنَّ لِلَّهِ تِسْعَةً وَتِسْعِينَ اسْمًا مِائَةً

إِلَّا وَاحِدًا مَنْ أَحْصَاهَا دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Дөреслектә, Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кемдә кем аларны санаса, җәннәткә керә» (Бухари).

Әлеге хәдисне аңлатучы галимнәр әйтүенчә, «Кемдә кем аларны санаса...» дигән гыйбарә бары тик мәгънәсен төшенмичә генәукып чыгуны аңлатмый, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1.Ятлау;

2.Мәгънәләрен өйрәнү;

3.Ул исемнәр нигезендә гамәл кылу;

4.Аларны кулланып дога кылу.

Шулай булгач җәннәткә керү өчен кеше Аллаһ Тәгаләнең туксан тугыз исеме белән шушы санап үтелгән гамәлләрне кылырга тиеш була.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгаләнең күркәм исем-сыйфатларын, Аның кодрәтен күрсәтүче галәмәтләрне өйрәнсә, анда Аллаһ Тәгаләгә карата гыйлем арта. Әгәр дә кешенең гыйлеме артса, аның иманы көчәя һәм ул хәерле гамәлләр кыла башлый. Кешеләрнең гөнаһ кылуының төп сәбәбе Аллаһ Тәгалә турында әз белүгә бәйле. Күп кеше Исламда нәрсә фарыз, ә нәрсә хәрам икәнне яхшы белә, ләкин Аллаһ Тәгаләнең Бөек Зат булуын белми. Шуңа күрә дә алар Аллаһ Тәгаләдән курыкмыйча гөнаһлы гамәлләрне  эшли, кешеләргә карата золымлык кыла. Дөреслектә, адәм баласы Аллаһ Тәгаләдән Аның исем-сыйфатларын, Аның кодрәтен күрсәтүче дәлилләрне өйрәнсә генә курка башлый. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аллаһ Тәгаләнең бөеклегеннән коллары арасыннан бары тик галимнәр генә курка» (Фәтыйр –28).

Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр булгач, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләнең Бөек һәм Кодрәтле Зат булуы турында һәм Кыямәт көне булачагы хакында аңлатты. Дәгъватның бу чоры якынча унөч елга сузылды. Менә шушы рәвешле ул кешеләрнең йөрәкләрендә дөрес иман тәрбияләде. Унөч ел узганнан соң Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәргә тыюларны һәм әмерләрне үз эченә алган шәригать кануннарын иңдерә башлады. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә Коръән иңдерүнең беренче чорында ук шәригать кануннарын җибәрсә, Аның Бөек Зат булуын белмәгән кешеләр әлеге кануннарны кабул итмәсләр иде. Шуңа күрә Коръәннең иң беренче иңгән аятьләре һәм сүрәләре иман нигезләре белән бәйле.  

Дөреслектә, Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенең чиге юк. Ул Коръәндә бу турыда шулай ди:

«Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәгә дә Кодрәтле» (Бәкара – 20).

Әлеге аять Аллаһ Тәгаләнең иксез-чиксез кодрәте турында сөйли. Аллаһ Тәгалә бик тә кодрәтле Зат, ләкин кешеләрнең күбесе моны белми һәм күзләре белән күрми. Аның кодрәте кешенеке кебек вакыт, урын һәм башка ярдәмче чаралар белән бәйләнмәгән. Әгәр дә Ул берәр нәрсәнең булуын  теләсә,«Бул»гына дип әйтә һәм ул нәрсә шул ук мизгелдә бар була. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аның (Аллаһның) әмере бары тик шулай гына үтәлә, әгәр дә Ул берәр нәрсәнең булуын теләсә, Ул аңа «Бул»дип әйтә һәм ул шул ук вакытта була» (Йәсин – 82).

Мәсәлән, әгәр дә Аллаһ Тәгалә берәр урында җил-давыл, җир тетрәүнең булуын, яңгыр явуын яки кеше үлүен теләсә, Ул «Бул» гына дип итә һәм бу әйберләр тормышка ашалар.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә Үзенең кодрәтенә күрсәтүче тирә-юньдә булган нәрсәләр турында фикерләргә куша. Ул Үзенең кодрәтенә күрсәтүче билгеләр турында фикерләүче кешеләрне акыл ияләре дип атый. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә турында белергә теләгән һәр кеше Аның Барлыгын һәм кодрәтен күрсәтүче мисалларны өйрәнергә тиеш. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, күкләрнең һәм җирнең яратылышында, төннең һәм көннең төрле булуында акыллары булган кешеләр өчен Аллаһ Тәгаләнең кодрәтен күрсәтүче билгеләр бар. Алар Аллаһ Тәгаләне баскан, утырган һәм яннарына яткан хәлдә искә төшерәләр, күкләрнең һәм җирнең яратылышы турында фикерлиләр. Алар әйтә: «Әй Раббыбыз! Дөреслектә, син моны юкка гына барлыкка китермәдең. Син кимчелектән пакъ, безне җәһәннәм газабыннан сакла» (Әли Гыймран: 190 – 191).

Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләнең кодрәте турында фикерләсә, гөнаһлар кылудан туктый һәм аларны кылырга курка башлый. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләнең каты итеп газапларга мөмкин икәнлеген аңлый. Шул сәбәпле ул Аның ризалыгына һәм рәхмәтенә алып баручы хәерле гамәлләр кылырга омтыла.

Кеше Аллаһ Тәгаләнең кодрәте турында күбрәк белергә теләсә, Коръәннең мәгънәләрен өйрәнергә тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә Үзенең кодрәтен төрле мисаллар белән аңлата. Иң беренче чиратта, Ул Үзенең кодрәте нигезендә Кыямәт көненең булуын исбатлый. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә бу турыда «Вакыйга»сүрәсендә әйтә:

«Әй кешеләр! Без бит сезне юктан барлыкка китердек. Ни өчен соң сез үлгәннән соң кире терелүгә ышанмыйсыз? Сез хатыннарыгызның аналыкларына нәрсә салганыгызны күрәсезме? Сез мәнидән кешене барлыкка китерәсезме яки Без аны барлыкка китерәбезме?»

Аллаһ Тәгалә бу аятьләрдә Кыямәт көнендә адәм балаларын яңадан терелтергә кодрәтле булуына мисал итеп кешенең яратылышын китерә. Чөнки адәм баласы үзе Аллаһ Тәгаләнең кодрәтен күрсәтүче бер мисал булып тора. Ул аны кечкенә бер күзәнәктән ана карынында күркәм кыяфәткә килгәнчегә хәтле үстерә, соңыннан үлем килгәнчегә хәтле аны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Шулай булуга карамастан кеше Аңа гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәләргә гыйбадәт кыла, аларга түбәнчелек күрсәтә.Менә шул рәвешле гомерен уздыра.

«Вакыйга»сүрәсенең дәвамында Аллаһ Тәгалә Үзенең кодрәтен күрсәтүче икенче мисалны китерә: ул - кешенең үлемгә дучар булуы. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Без сезнең арагызда үлем вакытын билгеләдек һәм Безне беркемдә җиңә алмый.

Без сезне һәлак итеп башка халыкка алмаштыра һәм сезне үзегез белмәгән башка сурәттә барлыкка китерә алабыз.

Сез беренче тапкыр барлыкка китерүне белдегез инде. Ни өчен соң сез моныискә төшермисез?»

Җир йөзендәге бер кешенең дә үләсе килми, ә озак яшисе килә. Шуның өчен алар гомерне озынайта торган төрле-төрле юллар эзлиләр, дарулар ясамакчы булалар, ләкин барыбер үлемнән котыла алмыйлар. Чөнки үлем ул - Аллаһ Тәгаләнең кодрәтен күрсәтүчебер мисал. Бер кешедә аннан котыла һәм аңа каршы тора алмый. Күпме табиб үлеп баручы кешене исән калдырырга тели, ләкин Аллаһ Тәгаләнең кодрәте аларны барыбер җиңә.

Шуннан соң Аллаһ Тәгалә Үзенең кодрәтен күрсәтүче башка бер мисал китерә. Ул шулай ди:

«Сез нәрсә чәчүегезне күрәсезме?

Сез аны үстерәсезме яки Без аны үстерәбезме?

Әгәр дә Без теләсәк, аны ваклап була торган, корган хәлгә әйләндерәбез һәм сез моны күреп гаҗәпләнәсез, «Дөреслектә, без һәлак булуга дучар ителдек. Без ризыктан мәхрүм калдык»дип әйтәсез» (Вакыйга: 63-67).

Аллаһ Тәгалә бу аятьләрдә табигатьнең бер күренешен мисал итеп китерә. Ул да булса, җирдә үсүче үсемлекләр. Чынлыкта, орлыктан үсемлек үстерүче зат - ул Аллаһ Тәгалә. Кеше нихәтле тырышмасын, ул үсемлекләрне орлыктан чыгара алмый. Ул бары тик утыртучы ролен генә башкара. Әгәр дә Аллаһ Тәгаләнең кодрәте катнашмаса, орлыктан үсемлекләр шытып чыгып, җимеш бирмәс иде.  Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с) болай ди:

«Берегез дә«Мин моны үстердем»дип әйтмәсен, ә «утырттым» дисен. Дөреслектә, үсемлекне Үстерүче зат - ул Аллаһ» (Бәззәр).

Аллаһ Тәгалә «Вакыйга» сүрәсендә Үзенең кодрәтен күрсәтүче яңгыр турында да сөйли:

«Сез эчә торган суны күрәсезме? Сез аны болыттан иңдерәсезме яки Без иңдерәбезме? Әгәр дә Без теләсәк аны әче, тозлы итәр идек. Ни өчен соң сез шөкер итмисез (Бу нигъмәтләрнең Аллаһтан икәнлеген танымыйсыз)

Шулай ук күктән иңүче яңгыр да Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән бәйле. Кеше күпме тырышмасын, ул күктән яңгырны үзе теләгән вакытта иңдерә алмый. Яңгырны бары тик Аллаһ Тәгалә генә Үзе теләгән вакытта һәм урында яудыра. Күктән төшә торган су төче, әгәр дә Аллаһ Тәгалә теләсә, аны әче вә тозлы итеп иңдерер иде. Вакыт-вакыт Аллаһ Тәгалә безгә моның шулай булуын күрсәтә дә. Кайбер вакытта күктән кислоталы яңгырлар ява һәм бөтен үсемлекләр корып бетә. Хәтта бер елны кайбер авылларда шундый яңгыр яуды һәм шул сәбәпле утырткан бәрәңге, кишер корып бетте. Аллаһ Тәгалә менә шулай Үзенең бөтен нәрсәгә Кодрәтле Зат икәнлеген күрсәтеп тора. Шуңа күрә без Аллаһ Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, Аңа гыйбадәт кылып яшәргә тиеш. Мөхәммәд (с.г.с) су эчсә:

«Әлхәмдү лилләәһил-ләзии сәкаанәә гәзбән фураатән бирахмәтиһи вә ләм йәҗгәлһү милхән үҗәәҗән бизүнүүбинәә», - дип әйтә иде» (Ибн Әби Хәтим).

Мәгънәсе: «Үзенең рәхмәте белән безгә тәмле төче су эчергән һәм аны гөнаһларбыз сәбәпле тозлы, әче итмәгән Аллаһка мактау булсын».

Аллаһ Тәгалә «Вакыйга»сүрәсендә,кодрәтенә мисал буларак, көндәлек тормышта кулланыла торган утны да китерә. Ул әйтә:

«Сез кабыза торган утны күрәсезме? Сез аның агачын барлыкка китердегезме яки Без барлыкка китердекме? Без аны җәһәннәм утын искә төшерүче һәм кулланучыларга файдалану чыганагы иттек. Менә шуңа күрә Олуг Раббыңның исемен кимчелектән пакьла!»

Ут җирдә тормыш итүнең бер чыганагы булып тора. Әгәр дә агачларга, газга яну үзлеге бирелмәсә, кешеләр ачтан үләр иде. Элекке вакытта гарәпләр Мәрах һәм Гифәр исемле ике агач ярдәмендә ут яндыра торган булганнар. Әгәр дә аларны бер-берсенә ышкысаң,  алардан ут чыккан.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Адәм балалары кабыза торган ут җәһәннәм утының җитмештән бер өлеше генә»(Бухари).

Шулай ук Аллаһ Тәгаләнең кодрәтен галәмдә хәрәкәтләнүче күк җисемнәре дә күрсәтә. Йолдызлар, планеталар, ай, галактикалар галәм буйлап билгеле бер тәртиптә бик зур тизлек белән хәрәкәтләнәләр, ләкин бер-берсе белән бәрелешмиләр. Чөнки алар Аллаһ Тәгаләнең әмеренә буйсынып үзләренең юллары буенча хәрәкәт итә. Галәмдә без белгәне генә 100 миллиард галактика бар. Мәсәлән, безнең галактика булган Киек каз юлында гына 200 миллиард йолдыз бар. Алар бөтенесе дә тәртип буенча хәрәкәтләнә. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:

«Кояш үзенең барып туктый торган урынына хәтле йөзә. Бу бөтен нәрсәне Белүче, Өстен булучы Затның билгеләве сәбәпле. Айга без иске хөрмә тәлгәше рәвешенә кайтканчыга хәтле урыннар (28 көн) билгеләдек. Кояш айны куып җитә алмый (төнлә чыкмый), ә төн көнне уза алмый (көн бетмичә төн килми). Аларның һәрберсе үзорбитасы буенча йөзә» (Йәсин: 38-40).

Дата: 30.06.2015. Просмотров: 819.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай»


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование последних трёх частей священного Корана (С приложением важных вопросов, касающихся мусульманина )






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф