Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История коровы исраильтян 1, 2 части


Аллаһ Тәгалә турында гыйлем


Мәхлукларны барлыкка китерүче, аларны Кыямәт көнендә яңадан терелтүче, теләгән нәрсәне эшләүче, бөек тәхетнең (гарешнең) Хуҗасы, бөтен җан иясен ризыкландыручы, гөнаһ кылучыларны каты газаплаучы, тәүбә итүчеләрне гафу итүче, Үзенең колларын дөрес юлга кертүче Аллаһка мактау булсын.

Аллаһ Тәгалә Үзенең заты буенча бер, Аның тиңдәше, шулай ук Аңа охшаган берзатта юк. Ул Үзе дөньядагы берзатка да охшамаган. Кеше нинди генә сурәтләрне күз алдына китермәсен, ул барыбер Аллаһ Тәгаләне күз алдына китерә алмый.Кайбер кешеләр Аллаһ Тәгаләне ак сакаллы карт сурәтендә күз алдына китерәләр. Бөтен дөньяны барлыкка китергән Аллаһны бу кыяфәттә күз алдына китерү дөрес түгел. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди:

«Аңа охшаган бернәрсә дә юк һәм Ул бөтен нәрсәне Ишетүче, Күрүче Зат» (Шура – 11).

Әл-Вәситый исемле галим бу аятьне шулай аңлата: «Аның заты кебек бер затта, Аның исеме кебек бер исемдә, Аның кылган гамәле кебек бер гамәлдә һәм Аның сыйфаты кебек бер сыйфатта юк».

Ул мәңге - Аның башлангычы һәм ахыры юк. Ул беркемнән тумады һәм беркемне тудырмады. Ул беркемгә дә мохтаҗ түгел, киресенчә, бөтен мәхлуклар Аңа мохтаҗ. Ул һәрвакыт күркәм сыйфатларга ия булучы Зат.

Аллаһ Тәгаләниндидер кыяфәткә ия булган җисем түгел. Шулай ук Ул чикләр белән чикләнгән  Зат та түгел. Аны алты як: өс-ас, уң-сул, ал-арт кебек яклар чикләми. Шуңа күрә дә Ул галәм эчендә түгел. Әгәргаләм эчендә булса, бу Аның аңа (галәмгә) мохтаҗ булуын күрсәтер иде.Ә Аллаһ Тәгалә Үзе барлыкка китергән бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Киресенчә, тәхет, җиде кат күк, галактикалар, йолдызлар, планеталар, җир шары һәм бөтен мәхлуклар Аның тәрбиясенә, саклавына мохтаҗ. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә аларны бер мизгелгә генә караусыз калдырса, алар җимерелер һәм юкка чыгар иде.

Ул Үзенең Затына туры килгән рәвештә тәхеттән югары. Аның тәхеттәнюгары булуы аңа тиеп торуны, утыруны, аны урын итеп алуны аңлатмый. Шуңа күрә тәхет (гареш) Аны тотып тормый. Киресенчә, Аллаһ Тәгалә тәхетнең үзен һәм аны күтәреп торучы фәрештәләрне Үзенең кодрәте белән тотып тора. Аның тәхеттән югары булу сыйфаты Аны тәхеткә һәм күккә якынайтмый, шулай ук Аның җирдән ерак икәнлеген дә күрсәтми. Ул бөтен җан иясенә дә якын. Ул кешегә йокы тамырына караганда да якынрак, ләкин Аның кемгә дә булса якын булуы җисемнәрнең бер-берсенә якын булуы кебек түгел.

Аллаһ Тәгалә тәхетне барлыкка китергәнчегә хәтле нинди хәлдә булган булса, хәзердә шул хәлендә. Ул бер урыннан икенче урынга күчми. Гали ибн Әбү Талиб шулай ди: «Аллаһ Тәгалә мәңге булды һәм бернинди дә урыныюк иде. Ул хәзер дә шул ук хәлдә. Ул тәхетне Үзенең кодрәтен күрсәтү өчен барлыкка китерде, ә аны Үзенә урын итеп алмады»(Әбү Мансур әл-Бәгъдәди риваять итә).

Әл-Газәли шулай ди: «Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә билгеле бер урында яки бөтен урында да булудан пакъ Зат».

Аллаһ Тәгалә вакыт белән чикләнмәгән. Шуңа күрә дә Аңа карата үткән, хәзерге, киләчәк заман кебек төшенчәләр кулланылмый.Аның өчен үткән заманда булган һәм киләчәк заманда булачак вакыйгалар бер үк дәрәҗәдә. Чөнки Ул вакытны һәм анда була торган вакыйгаларны Үзе барлыкка китерде. Ул бөтен нәрсәне күреп, ишетеп тора.

Ул Үзенең заты һәм сыйфатлары белән мәхлуклардан аерылган. Аның заты мәхлуклар белән кушылмаган, шулай ук мәхлукларда Аның заты белән кушылмаган. Чөнки «вәхдәтүл-вуҗуд»(барлыкның бер бөтен булуы) агымы тарафдарлары Аллаһ Тәгаләне галәм һәм андагы мәхлуклар белән кушылган дип әйтәләр. Ягъни алар карашы буенча, бөтен дөнья Аллаһ Тәгаләнең Үзе булып тора, ә кеше Аның бер өлеше булып санала.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә һәм сөннәттә хәбәр иткән күркәм сыйфатларга ия. Аныңул сыйфатлары артмый да, кимеми дә, алар һәрвакытта да бер дәрәҗәдә үзгәрмичә торалар. Мәсәлән, Аллаһның гыйлеме галәмне барлыкка китергәнчегә хәтле дә һәм барлыкка китергәч тә бер төрле иде. Шулай ук Аның көч-куәте дә бер үк хәлдә калды.

Кешенең акылы Аның барлыгын таный, ләкин күзләре Аны бу дөньяда күрә алмыйлар. Кыямәт көнендә җәннәткә кергән кешеләр генә, үзләренә бүләк буларак, Аллаһ Тәгаләне Ул Үзе теләгән рәвештә күрәчәкләр.

Аллаһ Тәгалә тере һәм кодрәтле Зат. Аңа зәгыйфьлек, йокымсырау, йокы кебек сыйфатлар хас түгел. Ул үлми һәм юкка чыкмый. Бөтен җан иясе Аның идарәсе һәм карамагы астында. Ул гына бөтен нәрсәне барлыкка китерде һәм Ул гына алар белән идарә итә. Аллаһ Тәгалә мәхлукларны һәм аларның гамәлләрен барлыкка китерде. Ә алар үз теләкләре белән әлеге гамәлләрне кылалар. Шулай ук Ул аларның ризыкларын һәм үлем вакытларын да алдан билгеләп куйды.

Аллаһ Тәгалә галәмдәге бөтен нәрсә турында белә. Аның гыйлеменең чиге юк. Ул дөньяны барлыкка китергәнчегә хәтле үк анда булачак вакыйгалар турында белде. Аның гыйлеменнән күктәге һәм җирдәге тузан бөртеге хәтле нәрсә дә читтә калмый.Ул караңгы төндә кара таш өстендәге кара кырмысканы күрә һәм аның турында бөтен нәрсәне белә. Аллаһ Тәгалә хәтта һавадагы иң кечкенә кисәкчәнең хәрәкәт итүен белә. Ул күңелдәге уйлар һәм ниятләр турында да хәбәрдар.

Аллаһ Тәгалә мәхлукларның булуын теләүче һәм вакыйгалар белән идарә итүче Зат. Дөньядагы вакыйгаларның кечкенәсе һәм зурысы, берәр нәрсәнең кимүе һәм артуы, начарлык һәм яхшылык Аллаһның алдан билгеләве, теләге һәм хикмәте нигезендә генә тормышка аша. Ул теләгән нәрсә була, ә Ул теләмәгән нәрсә булмый. Аның теләгенә бер карашта һәм бер уйда буйсынмыйча калмый. Ул Үзе теләгән бөтен нәрсәне дә эшли. Аның әмерен беркем дә туктата алмый һәм карарын беркем дә артка чигендерми. Адәм баласы гөнаһтан Аның ярдәме вә рәхмәте белән генә кача ала. Аның Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга көче бары тик Аллаһ Тәгалә теләсә генә була. Әгәр дә кешеләр һәм җеннәр, фәрештәләр һәм шайтаннар галәмдәге бер тузан бөртеген Аллаһ Тәгаләнең теләгеннән башка гына хәрәкәтләндерергә яки туктатырга җыелсалар, аларның моңа көчләре җитмәс иде.

Аллаһ Тәгалә ишетүче һәм күрүче. Аның күрүеннән һәм ишетүеннән бер әйбер дә яшеренеп кала алмый. Ул хәтта күңелдәге уйларны ишетә һәм кап-караңгы төндәге иң кечкенә кисәкчәне дә күрә. Аның күрүе һәм ишетүе мәхлукларныкы кебек колак һәм күз белән түгел.

Аллаһ Тәгалә үзенең Затына туры килгән рәвештә сөйләшә. Ул мәңге булган сөйләшү сыйфаты белән әмер итә, тыя һәм вәгъдә итә. Аның сөйләшүе мәхлукларның сөйләшүенә охшамаган яки тел һәм иреннәр ярдәмендә чыга торган авазлар түгел.

Аллаһ Тәгалә Муса пәйгамбәр белән турыдан-туры, бернинди арадашчысыз сөйләште. Аллаһ Тәгалә әйтә:

وَكَلَّمَ اللَّهُ مُوسَى تَكْلِيمًا

«Аллаһ Муса белән турыдан-туры сөйләште» (Нисә – 164).

Муса пәйгамбәр Аллаһ Тәгаләнең үзе белән сөйләшүен ишетте. Ләкин нинди рәвештә сөйләшүе безгә мәгълүм түгел, моны Аллаһ Тәгалә Үзе генә белә.

Ахирәттә мөэмин-мөселманнар Аллаһ Тәгаләне күрәчәкләр, ләкин ниндидер җисем рәвешендә түгел. Аллаһ Тәгалә аларга Үзе теләгән рәвештә күренәчәк.

Бөтен нәрсә дә Аллаһ Тәгаләнең гамәле нәтиҗәсендә тормышка аша. Аның кылган гамәлләре гаделлеккә, хикмәткә нигезләнгән. Ул беркемгә дә гаделсезлек кылмый, беркемне дә юкка җәзаламый. Аллаһ Тәгалә кешеләрне, җеннәрне, фәрештәләрне, шайтаннарны, күкне, җирне, хайваннарны, үсемлекләрне, җансыз мәхлукларны Үзенең кодрәте белән юктан барлыкка китерде. Аларны барлыкка китергәнчегә хәтле Аллаһ Тәгалә Бер Үзе иде. Ул аларны мохтаҗ булганы өчен түгел, ә Үзенең барлыгын, бөек Зат булуын һәм кодрәтен күрсәтү өчен барлыкка китерде.

Дата: 30.06.2015. Просмотров: 791.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Превосходство знающего над поклоняющимся подобно моему превосходству над нижайшим из вас. Поистине, Аллах, и ангелы Его, и обитатели небес и земли, и даже муравей в своей норке и даже кит в море призывают благословения на тех, кто обучает людей благому!».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
На пути к Корану






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф