Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорауның (истигъфәр кылуның) фазыйләте


Без яши торган заманда күп кешеләр фетнәләрдән һәм сынаулардан имин булуны һәм тыныч яшәүне телиләр. Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве турыдан-туры «истигъфәр»белән, ягъни Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау белән бәйле. «Истигъфәр»белән гөнаһлар һәм хаталар кичерелә, ризыкка бәрәкәт иңә.

Истигъфәрның фазыйләте турында Коръәндә һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең хәдисләрендә күп әйтелә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنْتَ فِيهِمْ وَمَا كَانَ اللَّهُ مُعَذِّبَهُمْ وَهُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

«Аллаһ аларныараларында син (Мөхәммәд пәйгамбәр) булганчыһәм гөнаһлары өчен гафу сораганчыга хәтле газапламаячак»(Әнфәл – 33).

Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Аларда ике иминлек чыганагы бар иде: Аллаһның пәйгамбәре һәм гөнаһларны гафу итүне сорау. Әмма Аллаһның пәйгамбәре инде арадан китте, ә Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау Кыямәт көненә хәтле калачак».

Шулай ук бу турыда Әбү Муса әл-Әшгари дә әйтә: «Бездә газаптан саклаучы ике иминлек бар иде. Аның берсе безнең арабыздан китте инде – ул Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с). Ә икенчесе безнең белән калды – ул Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау. Әгәр дә ул да юкка чыкса, без һәлак булачакбыз».

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

وَاسْتَغْفِرُواْاللَّهَإِنَّاللَّهَغَفُورٌرَّحِيمٌ

«Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле Зат»(Бәкара – 199).

«Истигъфәр»ның асыл мәгънәсенә тукталсак, ул - тел белән Аллаһтан гафу итүне сорау һәм йөрәк белән гөнаһ кылмыйм дип сүз бирү. Әгәр дә кеше теле белән «Әстәгъфируллаһ»(Аллаһтан гафу итүне сорыйм) дип әйтеп, йөрәге белән шул гөнаһны киләчәктә кылырга теләсә, аның истигъфәры файдасыз булачак.

Кеше һәрвакытта да Аллаһтан гафу сорарга тиеш, хәтта гөнаһ кылмыйча яшәсәдә. Чөнки истигъфәр кылу ул Аллаһка якынайтучы, җәннәткә алып баручы бер гамәл булып санала.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә истигъфәр кылуның хәтта өстен вакытында күрсәтә. Аллаһ Тәгалә бу турыда ике сүрәдә әйтә:

«Сәхәр вакытында истигъфәр кылучылар  - Аллаһтан гафу сораучылар»(Әли Гыймран – 17).

«Сәхәр вакытында алар Аллаһтан гафу сорыйлар»(Зәрият – 18).

Гарәп телендә «сәхәр вакыты»төннең ахыргы алтынчы өлешен аңлата. Аятьтә телгә алынган әлеге кешеләр төнлә белән тәһәҗҗүд намазын укыйлар һәм соңыннан Аллаһтан гафу итүне сорыйлар. Менә шушы гамәлләре сәбәпле алар Аллаһ каршында олуг дәрәҗәгә иреште. Шуңа  Аллаһ Тәгалә аларны хәтта мактапКоръәндә искә алды.

Әнәс ибн Мәлик шулай ди: «Сәхәр вакытында безгә җитмеш тапкыр истигъфәр кылуәмер ителде».

Әгәр дә кеше нәфес теләгенә бирелеп, берәр гөнаһ эшләсә, шул ук вакытта истигъфәр кылырга тиеш. Бәлки, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһысын гафу итәр. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Кем дә кем башка кешегә начарлык эшләсә яки үзенә гөнаһлар эшләп, золымлык кылса һәм соңыннан Аллаһтан гафу итүне сораса, Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле Зат»(Нисә – 110).

Әгәр дә кеше даими истигъфәр кылса, Аллаһ Тәгалә аңа хәерле нәрсәләр бирә, мал-мөлкәтенә бәрәкәт иңдерә һәм аны бәла-казалардан саклый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Нух пәйгамбәрнең сүзләрен китереп шулай ди:

«Мин (Нух) әйттем: «Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Ул Гафу итүче. Әгәр дә Аннангөнаһларны гафу итүне сорасагыз, Ул сезгә күктән даими яңгыр яудырачак, байлыклар һәм балалар бирәчәк, бакчалар үстерәчәк һәм елгаларны төче су белән тәэмин итәчәк»(Нух: 10-12).

Истигъфәр кылу Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен җәлеп итүче сәбәп тә булып тора.

«Салих пәйгамбәр халкына әйтте: «Әй минем халкым! Ни өчен сез Аллаһның рәхмәтен сорау урынына,газап килүне ашыктырасыз? Әгәр дә сез Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сораган булсагыз! Шул сәбәпле, бәлки, сезгә Аның рәхмәте килер!» (Нәмел – 46).

Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте үз эченә бик күп мәгънәләрне ала. Шулардан, мәсәлән, бәла-казалардан, сынаулардан саклавы, тормыш алып бару өчен байлык бирүе, тәнне сау-сәламәт кылуы, дошманнарның зарарыннан имин кылуы, күңелгә тынычлык иңдерүе, хәерле хатын һәм балалар бүләк итүе, Кыямәт көнендә гөнаһларны гафу итеп җәннәткә кертүе. Болар бөтенесе дә Аллаһның рәхмәтенә керә. Даими истигъфәр кылучы кешегә Аллаһ Тәгалә шушы нигъмәтләрне бирә.

Бу санап кителгән нәрсәләргә дәлил буларак башка аятьне дә китерергә мөмкин. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз һәм Аңа гөнаһлардан туктап тәүбә итегез. Шул чакта Ул сезгә билгеле бер вакытка хәтле хәерле нәрсәләр белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк һәм һәр хәерле гамәл кылучыга ахирәттә тиешле әҗер-савабын кайтарачак»(Һуд – 4).

Аятьтәге «Шул чакта Ул сезгә билгеле бер вакытка хәтле хәерле нәрсәләр белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк»дигән җөмлә кешегә бу дөньяда рәхәтлек тудыручы, аны бәхетле итүче бөтен нәрсәне дә үз эченә ала.

Истигъфәр кылу пәйгамбәрләрнең сөннәте булып санала. Чөнкиаларның бөтенесе дә гөнаһсыз булуларына карамастан, Аллаһ Тәгаләгә истигъфәр кылалар иде. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр Аллаһ Тәгаләгә шушы сүзләрне әйтеп дога кыла торган булды:

«Әй Раббым! Мине, әти-әниемне, иманлы хәлдә өемә кергән кешене, мөэмин ирләрне һәм мөэминә хатыннарны гафу ит һәм залимнәргә һәлак булудан башка бернәрсәне дә арттырма!»(Нух – 22).

Мөхәммәд (с.г.с) үзенең истигъфәр кылуы турында шулай ди:

«Кайбер вакытта минем йөрәгем каплана һәм мин Аллаһтан көнгә йөз тапкыр гафу итүне сорыйм»(Мөслим).

Әл-Кадый исемле галим әйтүенчә,«минем йөрәгем каплана»дигән гыйбарә Мөхәммәд (с.г.с)нең Аллаһ Тәгаләне искә төшерү сүзләрен онытып калдыруын аңлата. Әгәр дә ул даими әйтә торган зикерләрне онытып калдырса, аны үзенә гөнаһ итеп санаган һәм Аллаһ Тәгаләгә шуның өчен йөз тапкыр истигъфәр кылган. Башка хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Аллаһ белән ант итәмен ки, дөреслектә, мин көненәҗитмеш тапкырдан да артыгракАллаһтангафу итүне сорыйм һәмАңа тәүбә итәм» (Бухари).

Әгәр дә кеше Аллаһкадаимиистигъфәр кылса, Ул аңа авырлыктан чыгу юлын күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем күпистигъфәр кылса, Аллаһ аңа һәр авырлыктан җиңеллек бирә, һәр кысынлыктан чыгу юлын күрсәтә һәм көтмәгән җирдән аңа ризык бирә» (Ибн Мәҗәһ).

Даими истигъфәр кылучыга Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте киң. Кыямәт көнендә Ул аны гафу итәргә мөмкин. Мөхәммәд (с.г.с) кудси[1] хәдистә шулай ди: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй адәм баласы! Дөреслектә, син Миңа дога кылсаң, һәм Миннән өмет итсәң, Мин бернәрсәгә дә карамыйча, синең гөнаһларыңны гафу итәм. Әй адәм баласы! Әгәр дә синең гөнаһларың күктәге болытларга хәтле җитеп, син Миннән гафу итүне сорасаң, Мин сине гафу итәм. Әй адәм баласы! Әгәр дә син, Миңа тиңдәш кылмыйча, җир өстен тутырырлык гөнаһлар белән килсәң, Мин синең яныңа җирне тутырырлык гафу итү белән киләчәкмен»(Тирмизи).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Бер кеше гөнаһ кылды һәм үкенеп әйтте: «Йә Аллаһ! Минем гөнаһымны кичер». Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Минем колым гөнаһ кылды һәм гөнаһларны гафу итүче һәм гөнаһ өчен газаплаучы Раббысы бар икәнен белде». Соңыннан бу кеше тагын шул гөнаһны кылды һәм әйтте: «Әй Раббым! Минем гөнаһымны гафу ит!»Аллаһ Тәгалә әйтте: «Минем колым гөнаһ кылды һәм гөнаһларны гафу итүче һәм гөнаһ өчен газаплаучы Раббысы бар икәнен белде». Соңыннан бу кеше тагын шул гөнаһны кылды һәм әйтте: «Әй Раббым! Минем гөнаһымны гафу ит!»Аллаһ Тәгалә әйтте: «Минем колым гөнаһ кылды һәм гөнаһларны гафу итүче һәм гөнаһ өчен газаплаучы Раббысы бар икәнен белде. Теләсә нәрсә эшлә, Мин синең гөнаһыңны гафу иттем инде»(Мөслим).

Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шундый бер кыйсса сөйли: «Бәнү Исраил халкында ике кеше бар иде. Алар ике бертуган кардәш булып, берсе тырышып гыйбадәт, ә икенчесе гөнаһлы гамәлләр кыла иде. Тырышып гыйбадәт кылучы кеше туганын гөнаһ кылган вакытта күргәч: «Гөнаһ кылудан тукта инде», - дип әйтә иде. Аңа туганы җавап итеп: «Мине Раббым белән бергә калдыр әле. Әллә син мине күзәтеп торучы кеше буларак җибәрелдеңме?»- дип әйтә торган булды. Беркөнне ул туганын гөнаһ кылган вакытта күреп, бу гамәлне бик зур гөнаһка санады. Шуңа күрә ул аңа: «Кайгы булсын сиңа! Гөнаһ кылудан тукта инде», - дип әйтте. Аңа карата кардәше: «Мине Раббым белән бергә калдыр әле. Әллә син мине күзәтеп торучы кеше буларак җибәрелдеңме?»- дип җавап кайтарды. Бу сүзләрне ишеткәч, ул аңа: «Аллаһ сине беркайчан да гафу итмәячәк яки җәннәткә кертмәячәк», - дип әйтте. Аллаһ Тәгалә, үлем фәрештәсе җибәреп, аларның җанын алды. Шуннан соң алар икесе дә Аллаһ каршына килеп басты. Аллаһ Тәгалә гөнаһ кылучы кешегә: «Бар, Минем рәхмәтем белән җәннәткә кер», - диде, ә тырышып гыйбадәт кылган кешегә: «Әллә син Минем кем икәнлегем турында күбрәк белдеңме? Синең Минем кулымда булган нәрсәне үзгәртергә көчең җитәме әллә? Аны җәһәннәмгә алып барыгыз», - дип әйтте»(Әбү Давыд).

Кайбер кешеләр бу хәдисләр гөнаһ кылуны рөхсәт итә дип уйларга мөмкин. Ләкиналарны андый мәгънәдә аңларга ярамый. Әлеге хәдисләр гөнаһ кылучы кешеләргә һәрвакытта да Аллаһтан гафу сорарга кирәклеген һәм беркайчанда Аның рәхмәтеннән өмет өзмәскә икәнлеген генә аңлаталар.

Катәдә исемле галим, Аллаһ аңа карата рәхимле булсын, шулай ди: «Дөреслектә, бу Коръән сезнең йөрәкләрегездәге авыруларыгызга һәм аларны дәвалаучы шифаларга күрсәтә. Әмма сезнең авыруларыгыз - ул сезнең гөнаһларыгыз, ә аларның шифасы - ул даими истигъфәр кылу».

Әл-Хәсән әл-Басри шулай дип әйтә: «Йортларыгызда, аш табыннарыгызда, юлдан барганда, базарларыгызда, җыелышларыгызда һәм кайда булуыгызга карамастан күп истигъфәр кылыгыз. Дөреслектә, сез Аллаһның гөнаһларны гафу итүе кайчан төшүен белмисез».

Әгәр дә мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга теләсә, аңа Мөхәммәд (с.г.с) өйрәтеп калдырган сүзләр белән истигъфәр кылу хәерлерәк. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт.

«Истигъфәрның иң зурысы шулай дип әйтү: «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңәышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми».

Соңыннан Мөхәммәд (с.г.с) шулай диде: «Кем дә кем бу сүзләрне инанган хәлендә көндез әйтсә һәм кич җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак. Ә кем дә кем аны инанган хәлендә төнлә әйтсә һәм иртә җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак»(Бухари).

Аллаһ Тәгаләгә истигъфәр кылганда бер бик тә мөһим нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Кайбер кешеләр гөнаһ эшләгәннән соң «Әстәгъфируллаһ»дип әйтәләр, ләкин йөрәкләре белән шул гөнаһны тагын бер тапкыр эшләргә телиләр. Аларның йөрәкләрендә үкенү хисе, гөнаһтан туктау теләге юк. Бу ихластан әйтелгән истигъфәр булып саналмый. Мөселман кешесе нәфес теләгенә бирелеп берәр гөнаһ кылса,«Әстәгъфируллаһ»ны үкенеп, башка бу гөнаһны кылмыйм дигән ният белән әйтергә тиеш. Шулвакытта гына буистигъфәрның файдасы булачак.

Истигъфәр кылуның файдалары:

1.Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне даими сорауяңгыр явуның бер сәбәбе булып тора;

2.Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне даими сорау  ризыкның,

байлыкның килүенә һәм артуына сәбәпче булып тора;

3.Даими истигъфәр кылу Аллаһ Тәгалә беләнкеше арасында элемтә урнаштыра;

4.Даими истигъфәр кылу  гөнаһлардан туктарга ярдәм итә;

5.Даими истигъфәр кылу кешедән шайтаннарны ераклаштыра;

6.Даими истигъфәр кылучы кешене Аллаһ Тәгалә ярата;

7.Даими истигъфәр кылу иманны куәтли;

8.Даими истигъфәр кылу кешегә шәһвәт теләге белән көрәшергә ярдәм итә;

9.Даими истигъфәр кылу кешенең җәннәткә керүенә сәбәпче булып тора.

Кайбер кешеләр «Әстәгъфируллаһ»дип әйтәләр, ләкин гөнаһтан туктый алмыйлар. Бозык гамәлләре аларның йөрәген каплаган. Шуңа күрә алар гөнаһлар колына әверелгәннәр. Тыелган гамәл белән очрашкан саен нәфес теләге аларны җиңә. Шул сәбәпле алар гөнаһ кылмыйча бер көнне дә уздырмыйлар. Менә шундый кешеләргә Ибраһим ибн Әдһәмнең әйтеп калдырган хикмәтле сүзләре бар.

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәмгә бер кеше килеп шулай ди: «Әй Ибраһим ибн Әдһәм! Нәфесем мине гел гөнаһ кылырга котырта. Миңа күңелгә үтеп керерлек бер сүз әйт әле?»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә нәфесең Аллаһка каршы килеп, гөнаһ кылырга котыртса, биш шартны үти алсаң, кыл».

Бу кеше әйтә: «Алайса миңа аның беренчесен әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһның ризыгын ашама».

Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Бу ничек була соң? Бөтен ризыкта бит Аныкы».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»

Бу кеше әйтә: «Алайса миңа икенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм аңа шулай ди: «Аллаһ барлыкка китергән җир шарында яшәмичә гөнаһ кыл».

Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Мин кая гөнаһ кылыйм соң? Бөтен җир, күк Аллаһныкы бит!»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»

Бу кеше әйтә: «Алайса миңа өченче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә:  «Әгәр дә гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһ күрми торган җиргә барып гөнаһ кыл».

Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Ничек мин Аннан яшеренеп гөнаһ кыла алыйм. Ул бит йокламый да һәм Аңа йокымсорау да тәэсир итми!»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаңда Ул сине күрә,Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»

Бу кеше әйтә:  «Алайса миңа дүртенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә яныңа җаныңны алу өчен үлем фәрештәсе килсә, аңа «минем әле үләсем килми»дип әйт».

Бу кеше: «Бу мөмкин түгел, мин аны булдыра алмыйм, чөнки Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә аларның үлем вакыты килеп җитсә, алар аны бер сәгатькә кичектерә дә һәм ашыктыра да алмаячаклар», - ди (Йунус – 49)».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаңда Ул сине күрә, үлемне дә туктата алмыйсың һәм син Аңа каршы килеп, гөнаһ кылырга телисеңме?»

Бу кеше әйтә: «Алайса миңа бишенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә синең яныңа җәһәннәмгә алып китү өчен газап фәрештәләре килсә, син аларга «мин җәннәткә барам»дип әйт».

Бу кеше әйтә: «Мин моны эшли алмый. Минем аларга каршы торырга көчем җитми».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаңда Ул сине күрә, үлемне дә туктата алмыйсың, җәннәткә керү өчен газап фәрештәләренә дә каршы торырга көчең җитми һәм син Аңа каршы килеп, гөнаһ кылырга телисеңме?»

Соңыннан бу кеше үксеп елап: «Әй Ибраһим ибн Әдһәм! Мин Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүне сорыйм, Аңа тәүбә итәм!»- дип әйтте һәм китеп барды.

 


[1]   Аллаһ Тәгаләнең сүзләре белән әйтелгән хәдис.

Дата: 02.07.2015. Просмотров: 1966.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«О, люди! Поистине, ваш Бог один и ваш отец один, поистине нет никакого преимущества для араба над неарабом или для неараба над арабом или для черного над красным или для красного над черным, кроме как по богобоязненности».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Мы говорим по-арабски Фролов О.Б.






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф