Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Дөньяның асыл мәгънәсе


Гарәп телендә без яши торган дөнья ул «әл-хәйәтүд-дүнйә»дип атала. Бу сүз татар теленә «иң түбән тормыш»дип тәрҗемә ителә. Чөнки ул ахирәт дөньясы белән чагыштырганда бик түбән дәрәҗәдә. Аллаһ Тәгалә каршында да аның бернинди кыйммәте дә юк. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Әгәр дә бу дөнья Аллаһ каршында черки канаты бәясе торган булса, Ул кәфергә бер йотым суда эчермәс иде» (Тирмизи).

Бернинди кыйммәткә ия булмаганга күрә,Аллаһ Тәгалә Үзенә ышанмаган һәм гыйбадәт кылмаган кешеләргә дә сәламәтлек, ризык, байлык бирә. Бу турыда Коръәндәберничә урында әйтелә:

«Кем дә кем бу дөнья тормышын һәм аның матурлыгын теләсә, Без аларга кылган гамәлләренең савабын киметмичә тулысынча бирәбез. Ахирәттә андый кешеләргә уттан башка бернәрсә дә булмаячак. Аларның анда кылган гамәлләренең савабы юкка чыкты һәм эшләгән эшләре ялган булды» (Һуд: 15-16).

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Кем дә кем гамәле белән ахирәтнең савабын теләсә, Без аңа кылган гамәленең савабын арттырырбыз. Ә кем дә кем гамәле белән бу дөньяны теләсә, Без аңа аны бирербез. Ләкин ахирәттә аңа бернинди дә әҗер-саваб булмый» (Шура – 20).

Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә дөньяның байлыгын теләгән кешегә тырышлыгына карапбирә. Мәсәлән, әгәр  кеше дөньяда дәрәҗә казанырга, бай булырга теләсә, Аллаһ Тәгалә аңа аларны бирә. Ләкин максатлары һәм тырышлыгы бу дөнья белән генә чикләнгән кешегә Кыямәт көнендә бернәрсә дә бирелмәячәк. Ул бәхетсезнең иң бәхетсезе булачак.

Күп кеше дөньяда гомер итүнең асыл мәгънәсен аңламыйча яши. Аларның күбесе яшәүнең максатын матди яктан уңышка ирешүдә, байлык туплауда, балалар үстерүдәгенә күрә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Белегез, иң түбән тормыш (бу дөнья)  - ул уен, күңел ачу, матурлык, бер-берегез каршында горурлану, байлыкларның һәм балаларның күплеге белән мактану» (Хәдид – 20).

Ләкин Ислам дине күзлегеннән караганда, дөньяда гомер итүнең төп максаты Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылудан, Аның ризалыгына вә рәхмәтенә алып баручы гамәлләр эшләүдән гыйбарәт. Бөтен кешеләрне һәм җеннәрне Аллаһ Тәгалә шуның өчен барлыкка китерде. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем» (Зәрият – 56).

Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу – ул Аның әмерләренә буйсыну һәм Ул тыйган гамәлләрне кылмау. Ягъни Ул әйткән кануннар нигезендә тормышны алып бару. Ләкин, кызганыч, бөтен кеше дә дөньяга ни өчен яратылуын белеп яшәми. Аларның күбесе дөньяда озак яшибез дип уйлый һәм шуңа өметләнә. Ә Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә аның вакытлы яшәү урыны булуын бик күп аятьләрдә искә төшерә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шундый бер мисал китерә:

«Аларга иң түбән тормышка (бу дөньяга) охшаган нәрсәне мисал итеп  китер: бу дөнья Без (Аллаһ) күктән иңдергән суга охшаган. Су белән җирнең үсемлекләре кушылды һәм ул үсемлек җилләр тарата торган, кибеп беткән нәрсәгә әйләнде. Аллаһ бөтен нәрсәгә дә камил кодрәтле булды» (Кәһф – 47).

Имам әр-Рази әйтте: «Бел ки, Аллаһ Тәгалә бу чагыштыру белән дөньяның бернәрсәгә дә тормавын, түбән дәрәҗәдә булуын һәм мәңге булмавын күрсәтә...».

Кешеләр бу дөньяны ахирәттән өстен күрмәсеннәр өчен Аллаһ Тәгалә аны әлеге аятьтә үсемлекләр белән чагыштырды. Үсемлекләр күктән яңгыр яугач үсеп чыгалар, чәчәк аталар җимеш бирәләр. Ләкин ахыр чиктә барыбер саргаеп кибеп бетәләр. Соңыннан аларны җил төрле якка очыртып юкка чыгара. Шулай ук кеше тормышы да әлеге мисалга охшаган. Башта кеше туа, әкрен-әкрен үсә, гыйлемле, көчле кешегә әйләнә, ләкин соңыннан әкрен-әкрен картая башлый һәм ахыр чиктә бөтен байлыгын, балаларын калдырып үлеп китә.

Икенче бер аятьтә Аллаһ Тәгалә «өч көнлек»дөньяга алданып, ахирәтне онытып яшәмәскә  куша.Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, Аллаһның (Кыямәт көне, җәннәт, җәһәннәм, газап һәм саваб була дигән) вәгъдәсе хак. Бу дөнья сезне үзенә кызыктырып алдамасын һәм Аллаһтан (Аңа гыйбадәт кылудан) сезне алдаучы шайтан читләштермәсен» (Локман – 33).

Әр-Рифәгый исемле галим әйтә: «Дөнья - ул хыянәтче, ялганчы. Ул үзенә бирелгән кешеләрдән көлә. Әгәр дә берәрсе аннан баш тартса, имин булды. Әгәр дә берәрсе аңа бирелсә,  һәлак булды. Ул елан кебек сыгылмалыкка һәм үтерүче агуга ия. Аның ләззәтләре бик тиз юкка чыга, ә көннәре хыял кебек үтеп китә. Анда яшәгәндә үзеңне Аллаһка буйсынуда куллан һәм үзеңне хисап кылырга онытма».

Кешенең дөньяны ахирәттән өстен күрүе – ул Аллаһ Тәгаләгә биш вакыт намаз укып гыйбадәт кылмау, нәфес теләген канәгатьләндерү өчен гөнаһлардан тыелмау, хәрам ризык ашау. Андый кешеләр Кыямәт көнендә бик зур югалту кичерәчәк һәм җәһәннәмгә керәчәк. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә, кемнәр Безнең белән очрашуга өметләнмәде, бу дөнья тормышына гына риза булып, бөтен максатларын аның белән генә чикләдевә Безнең аятьләребезгә игътибар итмәде, аларның сыену урыны кылган гамәлләре сәбәпле  ут (җәһәннәм) булачак»(Юныс:7-8).

Мөхәммәд (с.г.с) дөньясын гына кайгыртып яшәгән кеше турында шундый бер хәдис сөйли: «Кыямәт көнендә бу дөньяда гел нигъмәттә яшәгән җәһәннәм әһелләреннән булган бер кешене алып киләчәкләр һәм җәһәннәмгә кертәчәкләр. Соңыннан аңа әйтәләр: «Әй Адәм баласы! Син берәр кайчан яхшы тормыш һәм нигъмәтләр күрдеңме?»Ул әйтер: «Әй Раббым! Валлаһи! Мин беркайчанда  күрмәдем!» Шуннан соң бу дөньяда гел авырлык күреп яшәгән җәннәт әһелләреннән бер кешене алып киләчәкләр һәм җәннәткә кертәчәкләр. Соңыннан аңа әйтәләр: «Әй Адәм баласы! Син берәр кайчан авырлык күрдеңме, сиңа бәхетсезлек килдеме?»Ул әйтер: «Әй Раббым! Валлаһи! Мин беркайчанда  авырлык күрмәдем!» (Әхмәд).

Әгәр дә  кеше биш вакыт намазын укыса, уразасын тотса, зәкәтен түләсә, хәләл юл белән акча эшләсә һәм әле кыйбатлы машиналарда да йөрсә, матур йортларда да яшәсә, ул бу дөньяны ахирәттән өстен күрүче булып саналмый. Чөнки  Аллаһ Тәгалә каршында үзенең төп бурычын үтәп, изге гаамәлләр кылып яши. Ә менәкемдер фәкыйрь булып тагөнаһлы юллар белән акча эшләсә,Аллаһ кушкан фарыз гамәлләрне үтәмәсә, ул Аллаһ каршында дөньяны ахирәттән өстен күрүче, дөнья куучы кеше булып санала.

Мөселман өчен чын тормыш - ул ахирәт дөньясы һәм бу чыннанда шулай. Чөнки кеше нинди генә эштә эшләмәсен, нинди бай, дәрәҗәле булмасын, ул барыбер бөтен нәрсәсен калдырып, ахирәткә күчә. Аллаһ Тәгалә бу хакыйкатьне аңлатып Коръәндә шулай ди:

«Бу дөньябары тик уен һәм күңел ачу гына, ә дөреслектә, ахыргы дөнья - ул чын тормыш, әгәр дә алар моны белсәләр» (Гәнкәбүт – 64).

Мөхәммәд (с.г.с)дә бер хәдисендә дөньяда гомер итүнең асыл мәгънәсен аңлатып шулай ди:«Минем белән дөньяның мисалы агач астында ял итәргә туктаган юлчы кебек. Берникадәр вакыттан соң ул аны калдырып юлын дәвам итте»(Тирмизи).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) ахирәтне күбрәк кайгыртырга кирәклеген аңлатып шулай ди:

«Кем дә кем бу дөньяны яратса, ахирәтенә зыян китерә, ә кем дә кем ахирәтне яратса, бу дөньяга зыян китерә. Мәңге калучы дөньяны көннәрдән бер көнне юкка чыга торган дөньядан өстен күрегез» (Әхмәд).

Дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен аңлаган кеше бөтен нәрсәсен: байлыгын, дәрәҗәсен, эшен, вакытын җәннәткә алып баручы максатларда куллана. Андый кеше өчен чын тормыш  - ул ахирәттәге җәннәт. Шуңа күрә аның дөньяда күргән кайгы-хәсрәтләргә, төрле күңелсез вакыйгаларга эче пошмый һәм исе китми. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә, кемнәр «Раббыбыз Аллаһ»дип әйтте һәм туры юлдан барды, аларга курку булмаячак һәм алар кайгырмаячак да» (Әхкаф – 13).

Ахирәтне дөньядан өстен күрүче кешеләр турында шундый бер кыйсса китерелә:«Элекке вакытта бер кеше икенче кешедән җир сатып ала һәм шул җирдә бер чүлмәк алтын таба. Сатып алучы җирне саткан кеше янына барып: «Бу алтынны үзеңә ал, чөнки мин синнән җирне генә сатып алдым, алтын аңа керми», - дип әйтә. Җир хуҗасы: «Мин сиңа җирне һәм анда булган бөтен нәрсәне саттым», - ди. Шуннан соң алар бу мәсьәләне хәл итү өчен хөкемдар янына китәләр. Хөкемдар: «Сезнең балаларыгыз бармы?»- дип сорый. Аларның берсе: «Минем малаем бар», - ди, ә икенчесе: «Минем кызым бар», - дип җавап бирә. Шуннан соң хөкемдар: «Шул алтын акчаларга егет белән кызны өйләндерегез һәм калганын сәдака итеп бирегез», - дип хөкем чыгара»(Бухари, Мөслим).

Мөхәммәд (с.г.с) дөньяга алданып яшәмәсеннәр өченмөселманнаргашундый киңәш бирә:

«Биш нәрсәне биш нәрсә килгәнчегә хәтле кулланып кал: яшьлегеңне картлыкка хәтле, сәламәтлегеңне авыруга хәтле, байлыгыңны фәкыйрьлеккә хәтле, буш вакытыңны бер эш белән шөгыльләнгәнче һәм тормышыңны үлем килгәнчегә хәтле» (Хәким).

Ахирәт өчен генә яшәү ул бу дөньядан ваз кичеп, фәкыйрь хәлдә, эшләмичә, күңел ачмыйча һәм гаилә кормыйча яшәүне аңлатмый. Ул бары тик бу дөньяны ахирәт өчен куллануны гына белдерә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аллаһ биргән нәрсә белән ахирәткә омтыл һәм бу дөньяда да өлешеңне онытма. Аллаһ сиңа яхшылык кылган кебек башкаларга да яхшылык кыл, җирдә бозыклык кылырга омтылма. Дөреслектә, Аллаһ бозыклык кылучыларны яратмый» (Касас – 77).

Гали (р.г) ахирәт өчен яшәүчеләрне сыйфатлап шулай ди:«Алты сыйфатка ия булган кеше җәннәткә омтылучы,ә җәһәннәмнән качучы була: Аллаһны белеп Аңа буйсынган, шайтанны белеп аны дошман күргән, хаклыкны белеп аңа ияргән, дөньяны танып аннан баш тарткан һәм ахирәтне танып аңа омтылган кеше».

Локман Хәким улына шулай диде: «Әй улым! Дөреслектә, бу дөнья - ул бик тирән диңгез. Күп кеше анда батты. Анда яшәгән вакытта синең көймәң Аллаһтан курку – тәкъвалык булсын».

Вәгазьнең ахырында кешеләрне бәхетле итә торган гамәлләр турында искә төшерәсе килә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Аллаһка тиңдәш кылудан, гөнаһлардан туктап чистарынган, Раббысының исемен искә төшереп намаз укый башлаган кеше, дөреслектә, уңышка иреште. Ләкин сез алай эшләмисез, киресенчә, ахирәт күпкә хәерлерәк һәм мәңге була торып, сез иң түбән дөньяны өстенрәк күрәсез» (Әгълә: 14 -17).

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 1291.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Джибрил не прекращал давать мне наставления о необходимости хорошего отношения к соседу так долго, что я даже подумал, что он включит его и в число наследников».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Мусульманской хозяйке






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф