Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История "асхабу сабт"


Дога кылуның фазыйләте


Аллаһ Тәгаләгә якынаюның бер юлы дога кылу белән бәйле. Дога Ислам динендә Аллаһ Тәгаләгә ялваруны, Аңа мөрәҗәгать итүне аңлата. Ул, гади генә гамәл булмыйча, Аллаһка якынайтучы бер гыйбадәт булып санала. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дога – ул гыйбадәт» (Тирмизи).

Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә һәрвакытта да Үзенә дога кылырга куша. Бу хакта Коръәндә шулай диелә:

«Әгәр дә синнән колларым Минем турында сораса, дөреслектә, Мин якын. Әгәр дә ул Миңа дога кылса, Мин дога кылучының догасына җавап бирәм. Миңа җавап бирсеннәр (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа ышансыннар.  Бәлки алар туры юлдан барырлар» (Бәкара – 186).

Икенче бер аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Раббыгызга түбәнчелек күрсәтеп һәм яшерен рәвештә дога кылыгыз. Дөреслектә, Ул (Үзеннән башка затларга догакылып) чикне узучыларны яратмый» (Әгъраф – 55).

Дога кылу кешенең Аллаһка буйсынуын һәм Аңа мохтаҗ булуын күрсәтә.

«Раббыгыз әйтте: «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылырга тәкәбберләнүчеләр җәһәннәмгә түбән хәлдә керәчәкләр» (Гафир – 60).

Имам әш-Шәүкәни әйтә: «Бу аять доганың гыйбадәт булуын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә башта колларына дога кылырга кушты, ә соңыннан «Миңа гыйбадәт кылырга тәкәбберләнүчеләр» дип әйтте. Әгәр дә кеше тәкәбберлеге аркасында Раббысына дога кылмаса, моннан да начаррак тәкәбберлек була алмый».

Ничек адәм баласы Раббысына дога кылуда тәкәбберлек күрсәтергә мөмкин? Ул бит аны барлыкка китерүче, ризык бирүче, яшәтүче, җанын алучы Зат булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Аллаһ каршында догага караганда да хөрмәтлерәк гамәл юк» (Әхмәд).

Имам әш-Шәүкәни моның сәбәбен аңлатып шулай ди: «Чөнки дога кылу Аллаһның кодрәтле Зат, ә кешенең зәгыйфьзат булуын күрсәтә».

Дога кылган кешене Аллаһ Тәгалә ярата. Ибн Мәсгуд (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)нән ишетеп, шулай ди:

«Аллаһтан нигъмәт сорагыз, дөреслектә, Аллаһ Үзеннән сораганны ярата» (Тирмизи).

Дога кылу аркылы кеше Аллаһның ачуын туктата. Аллаһның илчесе шулай ди:

«Әгәр дә кеше Аллаһтан сорамаса, Ул аңа ачулана» (Әхмәд).

Бер кеше улына шундый киңәш бирә: «Әй улым! Адәмнән беркайчанда хәҗәтеңне сорама, ә ишекләре ябылмый торган Заттан сора. Аллаһсорамасаң ачулана,  адәм баласы сорасаң ачулана».

Аллаһка дога кылу Аңа таянуның, тәвәккәл кылуның дәлиле булып тора. Аллаһка таянуның асыл мәгънәсе - йөрәкнең Аның Бер Үзенә генә таянуы. Шуннан чыгып Аллаһка тәвәккәл кылу дога кылганда ачык күренә. Чөнки кеше дога кылганда Аллаһтан ярдәм сорый һәм эшен бары тик Аңа гына тапшыра.

Дога кылучы үзендә Аллаһтан башка бер затка да мохтаҗлыгы булмавын сизә. Шул сәбәпле беркемгә дә түбәнчелек күрсәтми, алар янына барып ялвармый. 

Дога кылу аркылы хәерле нәтиҗәгә ирешү Аллаһ теләгенә бәйле. Әгәр дә кеше доганың кабул булу шартларын үтәсә, ул бернәрсә дә югалтмый, ә хәерле нәрсәгә ирешә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр дә бер кеше дога кылса һәм догасында гөнаһлы бер нәрсәне яки туганнар белән араны өзүне сорамаса, Аллаһ аңа яки сораган нәрсәсен бирә яки аны бер зарардан саклый» (Әхмәд).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә бер мөселман гөнаһ яки туганлык җепләрен өзү белән бәйле булмаганнәрсәне сораса, Аллаһ аңа өч нәрсәнең берсен бирә: яки ул аңа сораган нәрсәсен тизләтә яки аны ахирәткә савап буларак калдыра яки аны бер зарардан саклый.  Шулвакытта Әбү Сәгыйд әл-Худри: «Алайса без күп итеп дога кылачакбыз», - дип әйтте. Мөхәммәд (с.г.с) аңа: «Аллаһ күбрәк догаларны кабул итә», - диде» (Бухари).

Дога кылу кешегә килүче бәла-казаны туктата. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Тәкъдирне бары тик дога гына туктата»(Әхмәд).

Имам әш-Шәүкәни шулай ди:«Бу хәдистә Аллаһ Тәгаләнең колына билгеләгән бәла-казаны дога аркасында туктатуына дәлил  бар. Шуннан чыгып, дога – ул Аллаһның тәкъдиреннән. Ул Үзенең колына дога кылмау аркасында килергә мөмкин булган бәла-казаны билгели. Әгәр дә колы Аңа дога кылса, ул бәла-каза аңа төшми» («Түхфәтүз-зәкирин» китабы, 29-30 бит).

Дога кылу шулай ук кешегә төшкән бәла-казаның китүенә дә сәбәпче булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр сезнең берегезгә дога кылу ишеге ачылса, аңа рәхмәт ишеге ачылган булыр. Аллаһ Тәгалә бирә торган нәрсәләрдән иң сөеклесе Аннан сәламәтлек сорау. Дөреслектә, дога килгән бәла-казага һәм килмәгән бәла-казага карата файда бирә. Шуңа күрә Аллаһның коллары дога кылыгыз!» (Тирмизи).

Дога ул бары тик Аллаһ Тәгаләдән нәфес теләгән нәрсәләрне генә сорау түгел. Ул мөселман кешесе өчен Аллаһ Тәгалә белән аралашу һәм сөйләшү юлы да булып тора. Бер кеше әйткән: «Аллаһ Тәгаләгә хәҗәтем барлыкка килгәч, мин аны Аннан сорыйм һәм Ул миңа Үзе белән аралашу вә алдында түбәнчелек күрсәтү мөмкинлеген ача. Шушы хәл гел дәвам итсен өчен, хәтта мин хәҗәтемнең үтәлүен дә теләмим».

Дога кылу Исламга каршы көрәшүче дошманнарны җиңүнең бер сәбәбе булып тора. Мәсәлән, Талут патша Җалут патшаны дога аркасында җиңде. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Алар Җалут һәм аның гаскәре белән йөзгә-йөз очрашкач: «Әй Раббыбыз! Безгә күп итеп сабырлык бир, аяк табаннарыбызны нык кыл (күңелебездән курку хисен) һәм кәфер халыкны җиңәргә безгә ярдәм ит», - дип әйтте. Алар Аллаһның ярдәме белән Җалут гаскәрен җиңде һәм Давуд[1] Җалутны үтерде» (Бәкара: 250-251).

Дога кылу - Аллаһка ышануның, Аның Раббы, Иләһ булуын, исем-сыйфатларын тануның бер дәлиле. Чөнки дога кылучы кеше  Раббысының Бар булуын, бернәрсәгә дә Мохтаҗ булмавын, Ишетүче, Күрүче, Юмарт, Рәхимле, Кодрәтле Зат булуын таный.

Дога кылу тәртибе:

1. Дога кылыр алдыннан Аллаһны мактарга һәм Мөхәммәд (с.г.с)гә салават әйтергә кирәк;

Фәдалә ибн Габид (р.г) шулай ди: «Аллаһның илчесе (с.г.с) мәчеттә утырганда бер кеше килеп керде һәм намаз укыды. Намаздан соң ул: «Йә Аллаһ! Мине гафу ит һәм миңа рәхимле бул», - диде. Аллаһның илчесе (с.г.с) аңа: «Әй намаз укучы адәм! Син ашыктың. Әгәр намаз укып, дога кылырга утырсаң, Аллаһны Аңа лаек булган сүзләр белән макта, миңа салават әйт, соңыннан дога кыл». Шуннан соң башка кеше намаз укыды, Аллаһны мактады, Мөхәммәд (с.г.с)гә салават әйтте. Пәйгамбәребез (с.г.с)  аңа: «Әй намаз укучы адәм! Дога кыл һәм сиңа җавап биреләчәк», - диде» (Тирмизи, №3476).

2. Дога кылганда гөнаһ кылуны искә төшерү;

Юныс пәйгамбәр хата эшләвен таныганга күрә, Аллаһ аның догасын кабул итте. Аллаһ Тәгалә әйтте:

«Ул (Юныс) караңгылыклар эчендә дога кылды: «Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Дөреслектә, мин гөнаһ кылучылардан булдым». Һәм Без аңа җавап бирдек, аны кайгыдан коткардык. Менә шул рәвешле Без мөэминнәрне коткарабыз» (Әнбия: 87-88).

3. Доганы түбәнчелек күрсәтеп кылу;

Аллаһ Тәгалә Үзенә якын булган колларының дога кылуларын искә алып, Коръәндә шулай ди:

«Дөреслектә, алар хәерле нәрсәләргә ашыга һәм Безгә омтылып вә куркып дога кыла иде. Алар Безгә карата түбәнчелекле булды» (Әнбия – 90).

4.Доганы катгый мәгънәдә кылу;

Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Берегез дә«Йә Аллаһ! Үзең теләсәң мине гафу ит, йә Аллаһ, Үзең теләсәң миңа рәхимле бул»дип әйтмәсен. Ул үзенең хәҗәтен катгый рәвештә сорасын, чөнки Аллаһны беркем дә мәҗбүр итми» (Бухари, №6339).

5. Бернәрсәне сораганда кат-катдогакылу;

Бернәрсәне Аллаһтан күп мәртәбә сорау, кешенең аңа чыннан да омтылуын күрсәтә. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә әлеге доганы кабул итә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дөреслектә, Аллаһ кат-кат сорап дога кылучыларны ярата» (Табарани).

6. Һәрвакытта да дога кылу;

Мөселман кешесе авыр чакта да, рәхәт вакытта да, мохтаҗ булган һәм мохтаҗ булмаганда да Аллаһка дога кылырга тиеш.Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кемдә кем авыр вакытта Аллаһның догасына җавап бирүен теләсә, рәхәт вакытта күп дога кылсын» (Тирмизи, № 3382).

7. Дога кылганда кыйблага юнәлү;

Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Мөхәммәд (с.г.с) кыйблага юнәлде һәм Курайш кабиләсенең бер төркем кешеләренә каршы: Шәйбә ибн Рабига, Гутбә ибн Рабига, әл-Вәлид ибн Гутбә һәм Әбү Җәһелгә дога кылды. Аллаһны шәһид буларак китерәм ки, мин аларның бөтенесен дә үтерелгән хәлдә күрдем. Кояш аларныңтәннәрен үзгәрткән иде, чөнки ул көнне бик кызу булды» (Бухари, № 3960).

8. Дога кылганда кулларны күккә күтәрү;

Әбү Муса әл-Әшгари әйтә:

«Мөхәммәд (с.г.с) кулларын күтәреп дога кылды һәм мин аның култык астының аклыгын күрдем» (Бухари).

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дөреслектә, сезнең Раббыгыз Оялчан, Юмарт. Әгәр дә колы дога кылып, Аңа кулларын күтәрсә, Ул аларны җавапсыз кайтарырга ояла» (Әбү Давыд, № 1488).

Имам ән-Нәвави дога кылганда кулларны күккә күтәрүнең хикмәтен шулай аңлата: «Аллаһ - барлыкка китерүче, идарә итүче, Үзе теләгән нәрсәне эшләүче. Намаз укучы  кыйблага юнәлгән кебек дога кылучы да күккә юнәлә. Болай эшләү Аллаһ Тәгаләнең Кәгъбә ягында яки күк эчендә икәнлеген аңлатмый. Намаз укучыга Кәгъбә кыйбла булган кебек, дога кылучыга күк шулай ук кыйбла булып тора».

Дога кылганда кулларны күккә күтәрүнең хикмәте «Әл-Мәфәәтиих шәрхү Мишкәәтил-Мәсаабих» китабында да аңлатыла:

«Күк йөзе доганың кыйбласы, ризыкның, вәхинең, рәхмәт-бәрәкәтнең иңү урыны булып тора».

Аллаһ Тәгалә каршында күк хөрмәтле урын алып тора. Шуңа күрә дә Ул аның белән Коръәндә ант итте. Күктә фәрештәләр яши, Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте күктән төшә.

Ибн Раҗәб шулай ди:

«Элеккеге галимнәрнең кайберләре моның сәбәбен аңлатып әйтте: «Дога кылганда кулны күтәрү Аллаһка карата түбәнчелек күрсәтүне аңлата».

Шәйх Гатыйә Сәкар әйтә: «Дөреслектә, дога кылганда кулларны күтәрү фәкыйрь кешенең бай кешедән хәҗәтен соравына охшаган. Бик каты мохтаҗ булганда хәер сораучы бай кеше каршында хәтта  тезләнә дә. Шул рәвешле ул аны кызганырга мәҗбүр итә. Шулай ук дога кылучы мөселман да кулларын күтәреп Аллаһ Тәгаләгә түбәнчелек күрсәтә һәм мохтаҗ булуын белдерә».

9. Дога кылу алдыннан бер хәерле гамәл эшләү;

Мәсәлән, сәдака бирү, ике рәкәгать намаз уку, нәфел уразасы тоту. Бу гамәлләр доганың тиз кабул булуына бер сәбәп булып тора. Моның шулай булуын тау куышында өстән таш тәгәрәп төшү аркасында чыга алмыйча калган өч кеше турындагы хәдис раслый. Аларның һәркайсы үзенең кылган изге гамәлен искә төшереп дога кылды һәм Аллаһ Тәгалә аларны бу бәладән коткарды.

 Кайбер кешеләр киресен эшли. Сәдака биргәч алар үзләре дога кылмый, ә сәдака алган кешедән дога кылдырталар. Бу күп очракта мәчетләрдә күзәтелә. Ләкин иң хәерлесе сәдака бирүче яки башка изге гамәл эшләүче кеше үзе Аллаһ Тәгаләгә дога кылырга тиеш. Чөнки изге гамәл эшләгәннән соң, ул Аллаһ Тәгаләгә күбрәк якыная һәм аның Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта. Шул сәбәпле догасы да тизрәк кабул була.

10. Дога кылганда Аллаһ Тәгаләгә мохтаҗлыкны күрсәтеп, Аның күркәм исем-сыйфатларын куллану;

Әгәр без Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең дога кылу рәвешләренә игътибар итсәк, алар Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатларын кулланып дога кыла торган булганнар. Мәсәлән, Сөләйман пәйгамбәр Аллаһ Тәгаләгә шулай дога кылган: «Әй Раббым! Мине гафу ит һәм миңа үземнән соң беркемдә дә булмый торган патшалыкны бүләк итеп бир. Дөреслектә, Син күп итеп нигъмәтләр бирүче – Вәһһәәб» (Сад – 35).

Сөләйман пәйгамбәр (г.с) башта Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне үтенде, ә соңыннан Аллаһның «Вәһһәәб»- «Күп итеп нигъмәтләр Бирүче»исемен кулланып, кирәкле нәрсәсен сорады.  Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итсә, ул иң башта Аны ихластан мактарга, гөнаһларын гафу итүне үтенергә һәм сораган нәрсәсенә туры килгән Аллаһ Тәгаләнең бер исемен кулланырга тиеш. Мәсәлән, бер кеше Аллаһтан шифа яки ризык сорарга теләсә, ул Аңа: «Әй шифа Бирүче Аллаһ – әш-Шәәфии, Әй ризык Бирүче Аллаһ - әр-Раззәк», - дип дога кылырга тиеш. Шул вакытта аның догасы тизрәк кабул булачак, «иншәә Аллаһ».

Әюб пәйгамбәрнең дога кылу рәвешенә карасак, Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әюб Раббысына дога кылды: «Дөреслектә, миңа авыру кагылды һәм Син Рәхимлеләрнең иң рәхимлесе» (Әнбия – 83).

Әюб пәйгамбәр башта үзенә авыру килүе турында хәбәр итеп, үзенең Аллаһ Тәгаләгә мохтаҗлыгын белдерде, ә аннан соң Аллаһ Тәгаләнең «Әрхәмүр-Раахимиин» - «Рәхимлеләрнең иң рәхимлесе» дигән  күркәм исемен кулланды.

Шуннан чыгып, әгәр дә кешегә авыру яки кайгы-хәсрәт килсә, ул башта Аллаһ Тәгаләгә мохтаҗлыгын күрсәтергә, ә аннан соң сораган нәрсәсенә туры килгән Аллаһ Тәгаләнең бер исем-сыйфатын кулланырга тиеш.

Зәкәрия пәйгамбәр Аллаһка шулай дога кылды:

«Әй Раббым! Мине нәселсез  калдырма, Син бит мәңге калучыларның иң хәерлесе. Без аның догасына җавап бирдек,аңа Яхьяны бүләк иттек һәм хатынын балага уза торган иттердек» (Әнбия – 89).

11. Дога кылганда күп мәгънәне үз эченә алган сүзләрне куллану;

Аллаһ Тәгалә каршында иң хәерле дога - кыска кылынган, ләкин эчтәлекле, үз эченә күп мәгънәне сыйдырган дога. Кайбер кешеләр яртышар сәгать дога кыла, ә аның эчтәлеге шул ук өч-дүрт җөмләгә әйләнеп кайта. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә әзер догалар иңдерде. Әгәр дә без шуларны өйрәнеп, Аллаһ Тәгаләгә дога кылсак, бу иң хәерле, эчтәлекле дога булачак.

Кайбер вакытта кеше бик күп дога кыла, ләкин Аллаһ Тәгалә  кабул итми. Бу доганың кабул булуына комачаулаучы сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин. Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия доганың кабул булуына комачаулаучы берничә сәбәпне атый:

1. Гөнаһлар кылу;

2. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылудан баш тарту;

3. Хәрам ризык ашау.

Әлеге сәбәпләрне аңлатып, ул шулай ди: «Дога зарарны кире кагуда һәм хәерле нәрсәгә ирешүдә иң көчле сәбәпләрдән санала. Ләкин аның кабул булуысоңга калырга мөмкин. Бу кешенең Аллаһ Тәгалә яратмаган нәрсәне сорап дога кылуы яки туры килмәгән вакытта дога кылуы яки аның кабул булуына комачаулый торган сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Мәсәлән, хәрам ризык ашау, кеше хакын бозу, йөрәкне гөнаһлар,гафләт авыруы каплау, шәһвәт теләгенә иярү». Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Җавап бирелүенә чын күңелдән инанган хәлдә Аллаһка дога кылыгыз. Һәм белегез, Аллаһ гафил йөрәкле, күңеле Аннан башка нәрсәгә бәйле кешенең догасын кабул итми» (Хәким, «Мустәдрак»китабы).

Гафил йөрәк кешенең иман көчен юкка чыгара. Шулай ук хәрам ризык та тәннең көчен бетерә һәм аны зәгыйфьләндерә.  Әбү Һүрайрадан  китерелә: Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтте: «Дөреслектә, Аллаһ яхшы һәм ул яхшыдан башка нәрсәне кабул итми. Һәм, дөреслектә, Аллаһ Тәгалә мөэминнәргә пәйгамбәрләргә әмер иткән нәрсәне әмер итте. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй илчеләр (пәйгамбәрләр)! Яхшы нәрсәләрдән ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз»(Мөэминнәр 51). Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй иман китергән кешеләр! Сезгә ризык итеп биргән яхшы нәрсәләрне (хәләл, файдалы ризыкларны) ашагыз»(Бәкара172). Соңыннан ул озак вакыт сәфәрдә булып, чәчләре тузып беткән һәм тузанга баткан бер кешене искә төшерде. Ул кеше кулын күккә күтәреп: «Әй минем Раббым, әй минем Раббым», - дип дога кыла, ләкин аның ашый торган ризыгы хәрам, эчә торган нәрсәсе хәрам, киеп йөри торган киеме хәрам һәм аны хәрам ашатып үстерделәр.  Мондый кешенең ничек догасы кабул булсын?!» (Мөслим).

Габдуллаһ ибн Әхмәд үзенең «Әз-Зүһд»китабында шундый бер хикәя китерә:«Бервакытны Бәнү Исраил халкына бәла килде һәм алар җыйнаулашып кырга чыгып, Аллаһка дога кыла башладылар. Аллаһ Тәгалә аларның пәйгамбәренә вәхи иңдерде һәм шулай дип әйтергә кушты: «Дөреслектә, сез нәҗес тәннәрегез белән үзәнлеккә чыгып, кулларыгызны Миңа күтәрәсез. Сез бит ул кулларыгыз белән кеше канын түктегез һәм хәрам белән йортларыгызны тутырдыгыз. Ә хәзер ачуым көчәйгәч, сез Миңа дога кыласызмы? Сез бу гамәлегез белән үзегезне Миннән бары тик ерагайтасыз гына!»

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәм, Аллаһ аңа рәхимле булсын, Бусра шәһәренең базары буйлап бара иде. Шулвакытта аның янына кешеләр җыелдылар һәм әйттеләр: «Әй Әбү Исхак! Ни өчен безнең догаларыбыз кабул булмый?»Ул шулай диде: «Чөнки сезнең йөрәкләрегез ун нәрсә аркасында үлгән». Алар: «Нәрсә соң ул ун нәрсә?»- дипсорады. Ул әйтте:

1. Сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез.

2. Сез Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с)не яратабыз дип әйттегез, ләкин аның сөннәтен калдырдыгыз.

3. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз.

4. Аллаһның нигъмәтләрен ашадыгыз, ләкин алар өчен шөкер итмәдегез.

5. Шайтан сезнең дошманыгыз дип әйттегез, ләкин аның белән дус булдыгыз.

6. Җәннәт хак дип әйттегез, ләкин аңа керү өчен тырышмадыгыз.

7. Җәһәннәм хак дип әйттегез, ләкин аннан качмадыгыз.

8. Үлем хак дип әйттегез, ләкин аңа әзерләнмәдегез.

9. Йокыдан уянгач, кешеләрнең кимчелекләрен тикшерү белән мавыктыгыз, ә үз кимчелекләрегезне калдырдыгыз.

10. Мәетләрегезне җирләдегез, ләкин алардан гыйбрәт алмадыгыз.

 


[1] Давуд ибн Йәссә (г.с) ул вакытта пәйгамбәр түгел иде, гаиләдә җиденче бала булып  сарык көтүен көтте. Бу сугышта ул Җалутка таш атып, аны үтерде.

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 5610.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Родственные связи, подвешенные к трону Аллаха, говорят: “Аллах наградит того, кто поддерживает нас, и порвёт с тем, кто порывает нас».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Курс арабского языка. Том 2






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф