Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть1


Гафләт чире


Гафләт - ул рухи авырулардан булган авыру. Аллаһ Тәгалә адәм баласын бу чирдән Коръән аша кисәтеп, аның куркыныч авыру булуын аңлатты.

Гафләт - ул ахирәтне онытып тулысынча  дөньяга бирелеп яшәүдән гыйбарәт. Әгәр дә кеше гафләт  белән чирләсә, ул акылы була торып, ни өчен тууын, яшәвен белми, дөньяның асыл мәгънәсен күзе була торып күрми, колагы була торып ишетми. Шул сәбәпле ул хайваннан бернәрсә белән дә аерылмый. Бәлки, Аллаһ каршында аннан түбәнрәк дәрәҗәгә дә төшә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, Без җәһәннәмгә бара торган бик күп җеннәрне һәм кешеләрне барлыкка китердек. Аларның йөрәкләре бар, аның ярдәмендә хакыйкатьнеаңламыйлар, аларның күзләре бар, аның ярдәмендә хакыйкатьне күрмиләр, аларның колаклары бар, аның ярдәмендә хакыйкатьне ишетмиләр.Ул кешеләр хайваннар кебек. Киресенчә, алар хайваннарга караганда да адашканрак. Менә шулар инде алар гафилләр - белә торып, Аллаһка гыйбадәт кылуны калдыручылар»(Әгъраф – 179).

Гафләт чире белән авырган кеше бөтен көчен бу дөньяны төзүгә генә кую. Ул Аллаһның ризалыгына, Аның рәхмәтенә, җәннәткә алып баручыгамәлләрне кылмый. Аның әлеге гамәлләргә бөтенләй исе китми. Бу кеше дөньяда үзенә алтын сарай төзи, ә ахирәттә үзенә утлы чокыр казый. Андый кеше гөнаһлар кылырга, бозык гамәлләр эшләргә курыкмый. Киресенчә, ул аларны эшләп, үзенә ләззәт ала. Гафләттә яшәүче кеше авырлык килгәндә Аллаһны искә төшерә,  рәхәт чакта Аны оныта. Әгәр дә бу кеше гафләттә яшәп үлеп китсә, аның барасы урыны җәһәннәм булачак.

Алда әйтелгән аятьтә Аллаһ Тәгалә гафләттә яшәүчеләрне хайваннар белән чагыштырды. Чөнки алар акыллары була торып,ни өчен гомер итүләренбелми, күзләре була торып тирә-юньдәге күренешләрдән гыйбрәт алмый, колаклары була торып үгет-нәсихәтне, вәгазьләрне тыңлап, фикерләми. Көтүче хайваннарга нихәтле генә кычкырмасын, алар аның әйткән сүзен аңламый, ә бары тик бер тавыш кебек кенә кабул итә. Шуның сыман бу кешеләр дә үзләренә сөйләнгән хакыйкатьне бер тавыш кебек кенә кабул итә. Ахырда Аллаһ Тәгалә андыйларныхайваннарданда түбәнрәк дәрәҗәдә дип атады. Моның шулай булуының ике сәбәбе бар:

1.Хайван үзенә нәрсә зыянлы, ә нәрсә зарарлы икәнен аера. Ә бу кешеләр акыллары була торып,үзләрен бәхетле итә торган Ислам дине белән яшәмиләр һәм ахырда җәһәннәмгә керәләр. Җәһәннәмгә кергән һәр кеше дә үкенә, гафләттә яшәгәне өчен үз-үзен тирги. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Алар әйтте: «Әгәр дә без ишетсәк һәм фикерләсәк, дөрләп янучыут әһелләреннән булмас идек». Алар үз гөнаһларын таныдылар. Аллаһ дөрләп янучы ут әһелләрен Үзенең рәхмәтеннән ерагайтты» (Тәбәрак: 10-11).

2.Хайваннар үзләренең телләрендә Аллаһ Тәгаләне искә төшерәләр, Аны мактыйлар, кимчелекләрдән пакьлыйлар, ә гафләттә яшәүче кешеләр Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйлар.Моның дәлиле:  Исра сүрәсенең 44 нче аяте.

«Аны кимчелекләрдән җиде күк, җир һәм аларда булган бөтен нәрсә пакьлый. Дөньяда нинди генә нәрсә булмасын, аларның бөтенесе, Аны мактап, кимчелектән пакьлыйлар («Сүбехәәнәллаһи вә бихәмдиһи»дип әйтәләр). Ләкин сез аларның кимчелектән пакьлауларын аңламыйсыз. Дөреслектә, Ул (Аллаһ) Түземле - Газапларга ашыкмаучы, Гафу итүче Зат».

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әллә син күкләрдә һәм җирдә булган җан ияләренең, кошларныңканатларын җәеп,Аллаһны кимчелектән пакьлауларын белмәдеңме? Аларның һәрберседә ничек намаз укырга һәм тәсбих әйтергә кирәклеген белде. Аллаһ алар эшли торган нәрсәләрне Белүче» (Нур – 41).

Әмма бу гафил кешеләргә килсәк, алар Аллаһ Тәгаләне көненә бер мәртәбә дә искә алмыйлар.

Кеше ни өчен гафләттә яши? Моның төп сәбәбе бу дөньяны чиктән тыш яратуга бәйле. Дөньяны ярату бөтен  ялгышуларның башы булып тора. Аллаһ әйтә:

«Алар дөнья тормышының тышкы ягын беләләр, ә ахирәткә карата алар гафилләр» (Рум– 7).

Ахирәткә карата гафил кешеләр - дөньяны өстен күреп, Ислам дине хөкемнәрен белмәүче кешеләр. Алар Кыямәт көнендә Аллаһ каршында хисап бирүгәәзерләнмиләр. Чөнки Кыямәт көне, Җәннәт вә Җәһәннәм турында бернәрсә дә белмиләр һәм белергә дә теләмиләр.

Бу кешеләр дөнья тормышының тышкы ягын бик яхшы белә.Моңа ничек тормыш алып бару, акча эшләү,җир эшкәртү, яшәү өчен кирәкле әйберләрне җитештерү кебек нәрсәләр керә.

Әл-Хәсән әл-Басри әйтә:«Аллаһ белән ант итәм, аларның берсе дирһәмне тырнак өстенә каплап аның авырлыгын әйтеп бирергә мөмкин, ә үзе намаз укый белми».

Кешеләрнең гафләттә яшәүләренең сәбәпләре:

1.Аллаһ Тәгаләнең Үзен, исем-сыйфатларын һәм Ислам динен белмәү. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Бел ки, дөреслектә, Аннан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк һәм мөэмин ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһтан гафу итүне сора. Аллаһ сезнең көндез һәм төнлә нәрсә эшләгәнегезне белә» (Мөхәммәд – 19).

Бу аять турыдан-туры кешеләргә Аллаһ Тәгаләнең Бөек, Кодрәтле Зат булуы турында өйрәнергә куша. Моңа, иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләнең Барлыгына һәм бердәнбер Бөек Зат булганлыгына ишарә итүче галәмәтләрне, Аның күркәм исем-сыйфатларының мәгънәләрен өйрәнү керә. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Дөреслектә, Аллаһның бердән башка йөз ягъни туксан тугыз исеме бар. Кемдә кем аларны мәгънәләрен аңлап санаса,  җәннәткә керә» (Бухари).

Әлеге хәдисне аңлатучы галимнәр әйтүенчә,«Кемдә кем аларны санаса...»дигән гыйбарә Аллаһ Тәгаләнең исемнәренбары тик мәгънәсен төшенмичә генә  укып чыгуны аңлатмый. Бу гыйбарә  үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1.Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен ятлау;

2.Мәгънәләрен өйрәнү;

3.Ул исемнәр нигезендә гамәл кылу;

4.Аларны кулланып дога кылу.

Әгәр дә гафләттә яшәүче кеше Аллаһ Тәгалә турында күбрәк өйрәнсә, бу чирдән котыла ала.

2. Гөнаһлар кылу;

Кешеләрнең гафләттә булуының бер сәбәбе гөнаһлар кылып ләззәтләнүгә, рәхәтлек табуга бәйле. Мәсәлән, хәмер эчү, тәмәке тарту, зина кылу кешенең Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмавына сәбәп булып тора. Бу гөнаһлар аңа рәхәтлек бирә, шуңа күрә ул гафләттә ягъни дөньяны ахирәттән өстен күреп яши.

Гөнаһларның зарары турында Аллаһ Тәгалә бер аятьтә шулай ди:

«Коръән, алар әйтүенчә, элеккеге халыкларның әкиятләре түгел. Аларның йөрәкләрен даими рәвештә кылган гөнаһлары каплады. Дөреслектә, ул көнне аларга Раббылары күрсәтелмәячәк. Соңыннан алар җәһәннәмгә кереп, анда яначаклар»(Мутаффифин: 14-16). 

Әл-Хәсән әл-Басри шулай ди: «Йөрәкне гөнаһ каплау - ул йөрәк сукырайганчыга хәтле гөнаһ өстенә гөнаһ кылу. Менә шуннан соң ул йөрәк үләчәк».

Мөхәммәд (с.г.с)дә бер хәдистә гөнаһның гафләткә алып баручы сәбәп икәнен аңлата. Ул шулай ди:

«Дөреслектә, әгәр дә кеше бер гөнаһ кылса, аның йөрәгендә бер кара тап куела. Әгәр дә ул бу гөнаһтан туктаса, Аллаһтан гафу итүне сораса, тәүбә итсә, аның йөрәге бу кара таптан чистара. Әгәр дә ул бу гөнаһка кире кайтса, ул аңа тагын өстәләчәк һәм аның йөрәген каплап алачак. Менә шул инде ул Аллаһ Тәгалә әйткән гөнаһның каплавы: «Аларның йөрәкләрен даими рәвештә кылган гөнаһлары каплады» (Тирмизи).

Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Изгелек кылган кешенең йөзендә яктылык, күңелендә нур, ризыгы киң, тәнендә көч була, аны башкакешеләр ярата. Гөнаһ кылучы кешенең йөзе кара, күңелендә караңгылык, ризыгы тар була һәм аны башка кешеләр күрә алмый».

3. Гафил дуслар белән аралашу;

Әгәр дә кеше Ислам диненнән ерак булган, гөнаһлар кылучы, гомерләрен гафләттә уздыручы кешеләр белән дуслашып йөрсә, алар аны үзләренә ияртәчәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә гафилләр белән дуслашып йөреп җәһәннәмгә кергән кешенең сүзләрен китерә.

«Нинди кайгы миңа!Әгәр дә мин шул кешене дус итеп алмаган булсам, җәһәннәмдә булмас идем.Миңа  Аллаһ турында хәбәр килгәннән соң, ул мине  адаштырды. Шайтан кешене дөрес юлдан тайпылдыручы зат булды»(Фуркан: 28-29).

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с)дә начар дус белән яхшы дусның тәэсире турында хикмәтле сүзләр әйтеп калдырган:

«Яхшы иптәш белән начар иптәшнең мисалы ислемайсатучы беләнтимерче күреген өрдерүче кешегә охшаган.Хушбуй сатучы яки сиңа ислемай бүләк итә яки син аннан аны сатып аласың яки аннан сиңа тәмле ис сеңә. Ә тимерче күреген өрдерүче яки ул синең киемеңне яга яки син аннан начар ис йоктырасың» (Мөслим).

4.Озак яшәүгә өметләнү;

Кешеләрнең күбесе озак яшәүгә өметләнеп дөньяны ахирәттән өстен күреп яши. Алар фикеренчә,үләргә әле иртә. Кеше лаеклы ялга (пенсиягә)чыккач кына ахирәтне кайгырта башларга тиеш. Шуңаалар гомерләрен намаз укымыйча, ураза тотмыйча уздыралар һәм үзләре дә сизмәстән үлеп тә китәләр.

Ибн Мәсгуд (р.г) әйтә: «Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) дүртпочмак (квадрат) ясады һәманың уртасыннанчикне узып чыгучы озын туры сызык сызды. Уртага сызылган сызыкның янына кыскааркылы сызыклар сызды һәм әйтте: «Менә бу туры сызык кеше, ә дүртпочмак аның әҗәле, дүртпочмактан чыгып торган туры сызыкның дәвамы кешенең озак яшәргә өметләнүе. Ә менә кечкенә сызыклар аның максатлары. Әгәрдә ул бер максатына ирешмәсә, аны берсе үзенә җәлеп итә, әгәрдә икенчесенә ирешмәсә,аны икенчесе җәлеп итә» (Бухари).

Бу вәгазькешеләрне дөньяны онытып, көне-төне намазлыкта утырырга чакырмый, ә бары тик ахирәтне онытмаска гына куша.

Дата: 03.07.2015. Просмотров: 1091.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Родственные связи, подвешенные к трону Аллаха, говорят: “Аллах наградит того, кто поддерживает нас, и порвёт с тем, кто порывает нас».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Арабский для детей-5 (на основе "Мединского курса")






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф