Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История волка и Пророка Юсуфа 1, 2 части


Гыйлем алуның фазыйләте


Ислам динендә гыйлем алу бик зур урын алып тора. Моны Коръәннеңиң беренче иңгәнаяте дә күрсәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!» (Галәкъ – 1).

Бу аять, иңберенче чиратта, Коръәнне һәм башка дини гыйлемнәрне өйрәнергә әмер итә. Шулай ук әлеге әмергә файдалы дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү дә керә.

Гыйлемнең фазыйләтен күрсәтүче башка аятьтә бар. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигезме? Юк, әлбәттә, бертигез түгел. Моның шулай булуын бары тик акыл ияләре генә белә» (Зүмәр – 9).

Кешеләрнең күбесе дөньяви белемнәрне өйрәнә: мәктәптә, университетта укый, ләкин дини гыйлемнәрне өйрәнүгә бик үк  игътибар итми. Ә чынлыкта, Аллаһ каршында иң хәерле гыйлем - Коръән һәм Ислам дине белән бәйле булган гыйлемнәр. Чөнки алар адәм баласын гөнаһлардан саклый, иманын күтәрә, әхлагын яхшырта, җәмгыятьне яхшы якка үзгәртә. Кеше ул гыйлемнәр аркылы Аллаһның барлыгын, бөеклеген таный һәм дөнья тормышының максатын аңлап яши.Дини гыйлем алуның өстенлеген түбәндәге нәрсәләр күрсәтә:

1.Дини гыйлем - ул пәйгамбәрләр калдырган мирас.

Дөреслектә, пәйгамбәрләр байлыкта, акча да калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды.  Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Галимнәр - алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә бик зур өлеш алган булыр»(Тирмизи).

Пәйгамбәрләрнең байлыклары шәригатьтә мирас итеп бүленмичә, сәдака итеп кенә таратыла торган булган. Ә алар калдырган дин гыйлемнәренә килсәк, аларның варислары булып динне өйрәнүчеләр санала. Чөнки алар пәйгамбәрләрнең эшен дәвам итеп, кешеләргә Аллаһ һәм аның дине  турында аңлаталар.

2. Гыйлем кала, ә байлык, матди нәрсәләр юкка чыга.

Мәсәлән, Мөхәммәд (с.г.с)нең сәхәбәсе Әбү Һүрайра (р.г) бик фәкыйрь кеше була, ашарына ризыгы булмый. Ләкин аны мөселманнар арасында белмәгән кеше юк, чөнки ул - иң күп хәдис тапшыручы сәхәбә. Аны һәр гасырда да беләләр. Гали ибн Әбү Талиб (р.г) гыйлем алуның байлык туплауга караганда хәерлерәк булуын аңлатып, Күмәйл исемле кешегә шулай ди: «Әй Күмәйл! Гыйлем байлыктан хәерлерәк. Гыйлем сине саклый, ә син байлыкны саклыйсың. Гыйлем хөкем итүче, ә байлыкның үзен хөкем итәләр, байлыкны сарыф итү әзәйтә, ә гыйлем өйрәтү белән арта гына».

Ибн Габбәс (р.г) дини гыйлем алуның өстенлеген күрсәтеп, шулай ди:«Сөләйман пәйгамбәргә гыйлем, патшалык һәм байлык арасыннан берсен сайлау хокукы бирелде һәм ул гыйлемне сайлап алды. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә аңа байлыкны да, патшалыкны да бирде».

Әгәр дә кеше файдалы гыйлем өйрәтеп калдырса,аңа үлгәннән соң да әҗер-саваб язылып торачак. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу  туктый: «Әҗер-савап китереп торучы сәдака»[1] яки кешеләр файдалана торган гыйлем яки аңа дога кылучы бала» (Мөслим).

Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия гыйлем белән байлыкны чагыштырып шулай ди:

1. Гыйлем - пәйгамбәрләр мирасы, ә байлык - патшалар һәм байлар мирасы.

2. Гыйлем хуҗасын саклый, ә байлык хуҗасы байлыгын саклый.

3. Гыйлем, бирү белән арта, ә байлык, сәдакадан кала, сарыф итү белән бетә.

4. Гыйлем үзенең хуҗасы белән кабердә дә юлдашчы була, ә байлык үзенең хуҗасын үлгәннән соң калдыра.

5. Гыйлем байлыкны хөкем итә. Гыйлем хөкемдар, ә байлык хөкем ителүче.

6. Байлыкка яхшы кеше дә, начар кешедә, мөселманда, кәфердә ирешә. Әмма файдалы гыйлемгә бары тик мөэмин генә ирешә ала.

7. Гыйлем иясенә патшалар һәм алардан башка кешеләр мохтаҗ, ә байлык иясенә фәкыйрьләр мохтаҗ.

8. Байлык иясе көннәрдән бер көнне байлыгын югалтырга мөмкин, ә гыйлем иясенә андый куркыныч янамый.

9. Байлык кешене дөньяга өнди, ә гыйлем кешене Раббысына гыйбадәт кылырга чакыра.

10. Байлык хуҗасының  үлеменә сәбәп булырга мөмкин. Әмма гыйлем үзенең иясенә үлгәннән соң да тормыш бирә.

11. Гыйлем бәхете даими, ә байлыкның бәхете юкка чыгучы.

12. Гыйлем иясенең кыйммәте һәм дәрәҗәсе үзендә, ә бай кешенең кыйммәте байлыгында.

13. Бай кеше үз байлыгы белән кешеләрне дөньяга чакыра, ә гыйлем иясе гыйлеме белән ахирәткә өнди.

3. Гыйлем иясе - Аллаһның гыйбадәткә лаеклы зат булуына карата шәһитлек бирүчеләрнең берсе. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Үзеннәнбашка гыйбадәткә лаеклы Зат юк дип,(мәхлуклары арасында) гаделлекне саклап, АллаһҮзе, фәрештәләр һәм гыйлем ияләрешәһитлек бирде» (Әли-Гыймран – 18).

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә башта Үзен, аннан фәрештәләрне һәм соңыннан гыйлем ияләрен телгә алды. Аятьнең шушы рәвештә килүедин галимнәренең Аллаһ Тәгалә каршында зур урын алып торуын күрсәтә.

4. Гыйлем җәннәткә алып бара.

5. Гыйлем алучы кеше өчен барча җан ияләре Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорый.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Күктәге һәм җирдәге җан ияләре гыйлем иясенеңгөнаһысын гафу итүне сорый, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбадәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр алар - пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә бик зур өлеш алган булыр»(Тирмизи).

6. Гыйлем кеше йөрәгендә Аллаһның бөеклегеннән курку хисен арттыра.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аллаһтан бары тик коллары арасыннан галимнәр генә курка» (Фәтыйр – 28).

Әлеге аятьтә «галимнәр»дигән сүз, иң беренче чиратта, Ислам динен белүче кешеләрне аңлата.

Әл-Хәсән әл-Басри бу сүзгә шундый аңлатма бирә: «Галим - ул Рәхимле Аллаһтан беркеше күрмәгән вакытта да курка, Аллаһ чакырган нәрсәгә омтыла һәм Аллаһны  ачуландырган нәрсәдән ерак тора».

Кеше Аллаһның бөеклеген, исем-сыйфатларын нихәтле күп белсә, аның Аллаһтан куркуы да күбрәк була.

Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Рәхимле Аллаһ турында белүче галим бернәрсәне дә Аңа тиңдәш кылмый, Ул хәләл кылган нәрсәне хәләл, ә хәрам кылган нәрсәне хәрам дип саный, Аның әмерен һәрвакытта да үти һәм Кыямәт көнендә Аның белән очрашуга, хисап кылынуга ышанып яши».

Сәгыйд ибн Җүбәйр шулай ди: «Аллаһның бөеклегеннән курку – ул синең белән Аллаһка каршы килү теләге арасында киртә булып тора».

7. Аллаһ Тәгалә гыйлем алучы кешенең  дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗәсен күтәрә.

Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Аллаһ Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белем бирелгән кешеләрне дәрәҗәләргә күтәрә»(Мүҗәдәлә – 11).

Ибн Габбәс (р.г) әйтә:«Иманлы галимнәрнең гыйлемсез мөэминнәргә караганда җидейөз мәртәбә дәрәҗәләре артык һәм һәр ике дәрәҗә арасы бишйөз еллык юл ераклыгы».

Үзе хәлифлек иткән чорда Гомәр ибн әл-Хаттаб Гасфән җирендәМәккәнең әмире Нәфыйгъ ибн Габдел-Хәрисне очратып: «Син Мәккәдә үз урыныңа кемне калдырдың?»- дип сорый. Ул әйтә: «Ибн Әбзәне». Гомәр (р.г): «Кем соң ул Ибн Әбзә?»- ди. Ул әйтә: «Ул безнең бер колыбыз». Гомәр (р.г) әйтә: «Әллә син аларга әмир итеп колны калдырдыңмы?»Ул әйтә: «Дөреслектә, ул Аллаһның китабын укый һәм мирас гыйлемен яхшы белә». Шуннан соң Гомәр (р.г) әйтә:«Дөреслектә, сезнең пәйгамбәрегез шулай дип әйтте: «Чынлыкта, Аллаһ бу китап белән бер халыкны күтәрә, ә икенче халыкны төшерә»(Мөслим, №269).

8. Дин гыйлемнәрен өйрәнү Аллаһның ул кешегә карата яхшылык теләвен күрсәтә.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр дә Аллаһ берәр кешегә яхшылык теләсә, аны диннеаңлаучы итә» (Бухари).

Мәсәлән, әгәр дә кеше иман нигезләрен, шәригать кануннарын, Коръәнне, хәдисләрне өйрәнә башласа, бу Аллаһның аңа яхшылык теләвен күрсәтә.

9. Гыйлем алу нәфел гыйбадәткә караганда өстен.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дин галименең белемсез гыйбадәт кылучыдан өстенлеге, минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебек» (Тирмизи).

Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбәс гыйлемнең фазыйләте турында шулай дип әйтә: «Гыйлемне кабатлау минем өчен төне буе намаз укып чыгуга караганда хәерлерәк».

Имам әш-Шәфигый гыйлем алу хакында шулай дип әйтә: «Гыйлем алу нәфел гыйбадәткә караганда өстенрәк».

Имам ән-Нәвави гыйлем алуның нәфел намаз укуга караганда өстен булуын шулай дип аңлата: «Бөтен галимнәр дә гыйлем алу нәфел уразасы тоту, нәфел намазы уку, тәсбих әйтү кебек тән гыйбадәтләренә караганда яхшырак дип әйттеләр. Моның дәлиле: гыйлемнән файда кешенең үзенә генә булмыйча башкаларга да булганы өчен. Ә нәфел гыйбадәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбадәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ, ә киресенчә түгел. Галимнәр - пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйбадәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем - ул Аллаһның сыйфаты».

Дини гыйлемнең фазыйләте турында сәхәбәләр шундый сүзләр әйтеп калдырган: Әбү Дәрдә исемле сәхәбә әйтә: «Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул, ләкин дүртенчесе булма, ул вакытта һәлак булырсың».

Мөгаз ибн Җәбәл гыйлемнең фазыйләте турында шулай ди: «Гыйлем өйрәнегез. Дөреслектә, аны Аллаһ ризалыгы өчен өйрәнү (Аллаһка карата) курку хисен уята, аны таләп итү гыйбадәт, аны кабатлау тәсбих, аны эзләү җиһад, аны белмәүче кешегә өйрәтү сәдака, аны лаек булган кешесенә бирү (Аллаһка) якынайта. Чөнки ул - хәләл һәм хәрамны күрсәтүче билге, җәннәт юлын яктыртучы, бергә вакытта дуслаштыручы, ялгыз вакытта сердәшче, аерылган вакытта иптәш, яхшылык һәм зарарны күрсәтүче, дошманнарга каршы корал, иптәшләр янында зиннәт, чит кешеләр янында якын туган. Аның белән Аллаһ кешеләрнең дәрәҗәсен күтәрә һәм аларны хәерле нәрсәдә юлбашчы, туры юлны күрсәтүче, яхшылыкта эзләренә иярүче, гамәлләренә игътибар итүче, фикерләре кабул ителә торган җитәкчеләр итә. Фәрештәләр андый кешеләр белән иптәш булырга омтыла, канатлары белән аларны сыпыра, Аллаһтан ул кеше өчен гөнаһларны гафу итүне сорый, хәтта диңгездәге балыклар да, ерткыч хайваннар да һәм терлекләр дә, күк йөзе һәм йолдызлар да. Чөнки гыйлем – ул йөрәкләрне сукырлыктан терелтүче, күзләрне караңгылыктан яктыртучы, зәгыйфь тәнгә көч бирүче».

Бервакытны Ибн Мөбарәккә шулай дип әйттеләр: «Әгәр дә сиңа Аллаһ Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең?»Ул: «Гыйлем алыр идем», - диде.

Мөселман кешесе гомер буе дини гыйлемен арттырып торырга тиеш. Аллаһ Тәгалә бу хакта Коръәндә хәтта махсус дога да иңдерә.  Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Рабби зиднии гильмәә».

«Син әйт: Әй Раббым! Минем гыйлемемне арттыр» (Таһә – 114).

Дини гыйлемнәрне мөселман кешесе бары тик ихлас ният белән генә өйрәнергә тиеш. Ихлас ният - ул Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына, әҗер-савабына омтылып, дөньяви бернәрсәне дә күз алдында тотмауны аңлата.

Әгәр дә кеше дини гыйлем алганда байлыкка ирешүне яки дан казануны максат итеп куйса, бу ихласлы ният булмый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кыямәт көнендә җәһәннәм уты гыйлем алып, аны кешеләргә өйрәткән һәм Коръән укыган кеше белән яндырылып җибәреләчәк. Аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа үзенең нигъмәтләрен искә төшерә башлый, әлеге кеше ул нигъмәтләрне таный. Аллаһ Тәгалә аңа әйтә: «Син нинди гамәл кылдың?»Бу кеше әйтә: «Гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем һәм Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым». Аллаһ аңа шулай ди: «Син ялганлыйсың. Син гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен алдың, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен генә укыдың». Соңыннан аны башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп барырлар һәм шунда атырлар»(Мөслим).

Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем Аллаһ ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөньядагы берәр максатка ирешү өчен өйрәнсә, Кыямәт көнендә ул җәннәтнең исендә тоймаячак» (Әбү Давыд).

Суфьян әс-Сәүри дини гыйлем алу тәртибен өйрәтеп шулай ди: «Гыйлем алганда иң беренче эш - дәшмәү. Икенчесе,игътибар белән тыңлау һәм истә калдыру, өченчесе,ул гыйлем белән гамәл кылу,дүртенчесе, ул гыйлемне тарату һәм башкаларга өйрәтү».

Әгәр дә кеше шушы дүрт шартны да үтәсә, ул камил гыйлем иясенә әверелә. Аллаһ Тәгалә барчабызга да Үзенә якынайтучы гыйлем алырга насыйп итсен. Әмин!

 


[1]«Агучы сәдака» – ул җәмгыятькә файда китерүче теләсә нинди хәерле гамәл, мәсәлән, мәчет,шифаханә, мәктәп-мәдрәсә төзетү, күпер салдыру, кое казыту, агач утырту. Әгәр дә шушы эшләрне эшләгән кеше үлеп китсә, аңа барыбер әҗер-савап бара.

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 1489.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Как стать самой счастливой






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф