Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История верблюдицы Пророка Салиха часть1


Гыйлем алуның фазыйләте һәм укытучының хакы.


Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә 70 тән артык урында кабатланып килә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

قل هل يستوي الذين يعلمون والذين لا يعلمون

"Әйт: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?”. (әз – Зүмәр -9)

يرفع الله الذين آمنوا منكم والذين أوتوا العلم درجات

"Аллаһ Тәгалә сезнең арадан иман китергәннәрне һәм белемлеләрне дәраҗәләр ягыннан күтәрә”. (Мүҗәдәлә – 11)

Корәндә иң беренче иңгән аять:

اقْرَأْ بِاسْمِ رَبِّكَ الَّذِي خَلَقَ

"Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!”, - дип башлана. (Гәләкъ – 1)

Шулай ук Аллаһ Тәгалә Корәндә:

ن وَالْقَلَمِ وَمَا يَسْطُرُونَ

"Нүн. Каләм һәм алар (кешеләр) юлларга язган нәрсә белән ант итәм!”, - дип әйтә. (Каләм – 1)

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып баруын дәвам итә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

إذا مات الإنسان انقطع عمله إلا من ثلاثة. إلا من صدقة جارية، أو علمٍ ينتفع به، أو ولدٍ صالح يدعو له

"Әгәр дә кеше үлсә аның өч төрле гамәленә генә әҗер – савап языла ә башкалары туктый: "Гел әҗер – савап язылучы сәдакага (мәчет төзесә, күпер салдырса, кое казытса, шифахәнә, мәдрәсә төзетсә) яки файдалы гыйлемгә яки аңа дога кылучы балага”. (Муслим)

Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) шулай дип әйтә:

"Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә кылган гамәленә ризалык белдереп канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһысын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимләр алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәраҗәдә алган булыр. (Тирмизи)

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) шулай дип әйтә:

فضل العالم على العابد كفضلي على أدنى رجل من أصحابي

"Галимнең (белемсез) гыйбәдәт кылучы кешедән өстенлеге минем сәхәбәләремнең иң түбәненнән өстен булганы кебектер”. (Тирмизи)

Бу хәдис гыйлем алуның нәфел намазларына караганда да өстенерәк һәм саваплырак икәнлеген күрсәтә.

Тәфсир галиме Габдулла ибн Габбас гыйлемнең фазыйләте турында шулай дип әйтә: "Гыйлемне кабаталу минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”.

Гәли ибн Абу Талиб (р.г) шулай дип әйткән:

"Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү әзәйтә, ә гыйлем тарату белән арта”.

Әбү Зәрр һәм Әбү Хурайр исемле сәхәбәләр шулай дип әйткәннәр:

"Гыйлемнән бер нәрсә өйрәнү безнем өчен 1000 рәкагәть нәфел намазына карганда яхшырак. Ә берәр гыйлемне кешегә өйрәтү аны гамәлдә куллануына һәм кулланмавына карамастан безнем өчен 100 рәкагәтьтән дә хәерлерәк”.

Хәсән әл-Басрый галимнәр турында шулай дип әйтә:  "Гыйлем ияләренең язуда кулланыла торган кара буяулары шәхидләрнең каннары белән бергә үлчәнелә һәм  гыйлем ияләренең кара буяулары үлчәүдә авыррак киләчәк”.

Имам әш-Шәфигый гыйлем алу хакында шулай дип әйтә: " Гыйлем алу миңа нәфел намазын укудан яхшырак”.

Бер вакытны Ибн Мубәраккә шулай дип әйттеләр:

"Әгәр дә сиңа Аллаһ Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең? Ул: "Гыйлем алыр идем”, - дип әйтте.

Имам ән-Нәвәви гыйлем алуның нәфел намазын укуга каргаанда өстен булуын шулай дип аңлата: "Бетен галимнәрдә гыйлем алу нәфел уразасын тоту, нәфел намазын уку, тәсбих әйтү кебек, тән гыйбәдәтләренә караганда яхшырак дип әйттеләр. Моның дәлиле: гыйлемнең файдасы кешенең үзенә генә булмыйча башка кешеләргә да булганы өчен. Ә нәфел гыйбәдәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбәдәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ, ә киресе түгел. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйбәдәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем ул Аллаһның сыйфаты”.

Галимнәрнең гыйлемгә карата әйтеп калдырган шушы сүзләре гыйлемнең мөселман тормышында бик зур урын алып торганын күрсәтәләр.

Гыйлем алуның Ислам динендәге хөкеме?

Гыйлем алу хөкеме буенча кайбер вакытта фарыз гәен, ә кайбер вакытта фарыз кифәя булырга мөмкин. Гыйлемнең фарыз гәене ул – фарыз гамәлне дөрес үтәү өчен кирәк булган гыйлем. Бу төргә көндәлек дини гамәлләрне, гыйбәдәтләрне кылырга ярдәм итүче гыйлем керә. Шәһәдәт кәлимәсе, аның мәгнәсен аңлау, тәһарәт, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, сәүдә, никах, талак, кебек гыйлемнәрне аның белән шөгылләнүче һәр кеше өйрәнергә тиеш.

Фарыз кифәя булган гыйлем - ул фарыз гәен гыйлеменнән тыш булган шәригать белемнәре яки дөньяны алып бары өчен ярдәм итә торган гыйлемнәр.

Әбү Дәрдә исемле сәхәбә әйтә:

كن عالماً أو متعلماً أو مستمعاً، ولا تكن الرابع فتهلك

"Гыйлем иясе яки гыйлем алучы яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, алайса һәләк булырсың”.

Кеше Аллаһка дога кылып һәр вакытта гыйлемен арттыруны сорарга тиеш. Аллаһ Тәгалә моны үзе куша:

وَقُلْ رَبِّ زِدْنِي عِلْماً

"Син әйт: "Әй Раббым! Гыйлемне миңа арттыр”. (Таһә – 114)

Гыйлем иясенең һәм гыйлем алучының әдәпләре:

Бу турыда кыскача рәвештә Нәвәвинең "Тибян” – Ачыклау” исемле китабында аңлатыла:

1.Гыйлем алуда һәм гыйлем бирүдә максат (ният) ачыкланырга тиеш.

Мөгәллим һәм укучы дини гыйлем алуда максат итеп Аллаһның ризалыгына ирешүне, дөрес иман нигезләрен өйрәнүне куярга тиешләр.

Әгәр дә кеше дини гыйлем алганда макст итеп дөньяви байлыкка ирешүне яки дан казануны куйса бу ихласлы ният булмый. Гыйлемнең ахыргы нәтиҗәсе Аллаһтан курку булырга тиешле.    

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кыямәт көнендә җәһәннәм уты гыйлем алып аны кешеләргә өйрәткән һәм Корән укыган кеше белән яндырылып җибәреләчәк . Аны Аллаһ каршына алып киләләр. Аллаһ аңа үзенең нигмәтләрен искә төшерә башлый, бу кеше ул нигмәтләрне таный. Аллаһ аңа әйтә: "Син нинди гамәл кылдың? Бу кеше әйтер: "Гыйлем алдым һәм аны башкаларга өйрәттем һәм Синең ризалыгың өчен Коръән укыдым”. Аллаһ аңа әйтер: "Син ялганлыйсың. Син гыйлемне галим дип әйтсеннәр өчен, ә Коръәнне матур укый дип әйтсеннәр өчен генә укыдың”. Соңыннан аны башы җиргә тигән килеш җәһәннәмгә сөйрәп барырлар һәм шунда атырлар”. (Муслим)     

2) Укытучы дини гыйлем бирүдә  акча, дәрәҗә, бүләк кебек дөньяви максадларны куярга тиеш түгел.

من تعلم علماً يبتغي به وجه الله تعالى لا يتعلمه إلا ليصيب به عرضاً من الدنيا لم يجد عَرْفَ الجنة يوم القيامة

"Кем дә кем Аллаһ Ризалыгына омтылып алынырга тиешле гыйлемне дөнядагы бер максатка ирешү өчен өйрәнсә, Кыямәт көнендә ул җәннәтнең исен дә тоймыячак”. (Әбү Давуд)

Имам әш - Шәфигый: "Мин халыкның язган китапларымны укып хәтта  бер хәрефен дә минеке дип әйтмәүләрен теләр идем”, - ди.

3) Укытучы балаларның санын арттыруны беренче максат итеп куймаска тиеш.

4) Белем бирүче кеше һәр вакытта да күркәм холык, ачык йөзле, сабыр, йомшак, күп көлми торган кеше булырга тиеш.

5.Белем бирүче кеше гыйлем алучыга киңәш бирергә, авыр чакта ярдәм итәргә һәм аңа карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш. Әд – Дәрими исемле галим әйтә:

"Гыйлем алучыга һәм гыйлем бирүчегә карата йомшак могамәләдә булыгыз”.

6) Гыйлем бирүче кеше беркайчан да белмим дип әйтергә оялмасын.

Бер вакытны гыйракның фикых белгече Шәгъбигә ниндидер сорау бирделәр. Ул белмим дип җавап бирде. Шуннан соң аңа кешеләр: "Әллә син Гыйракның фикыһ белгече була торып белмим дип     әйтергә оялмыйсың мы?, - дип әйттеләр. Ул әйтте: Хәтта фәрештәләр дә Аллаһ Тәгалә алардан сорагач: "Син бөтен кимчелекләрдән пакъ! Безнем гыйлемебез юк”, - дип әйтергә оялмадылар.

7) Гыйлем алучы кеше һәр вакытта да укытучыны хөрмәт итәргә тиеш

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

ليس منا من لم يوقر كبيرنا ويرحم صغيرنا ويعرف لعالمنا حقه

"Безнем өлкәннәребезне хөрмәт итмәгән, кечкенәләребезгә рәхимле булмаган һәм галимебезнең хакын белмәгән кеше бездән түгел (без барган юлдан баручы түгел)” (Табарани).

Гәли ибн әби Талиб әйтә: "Укытучының хакларыннан аңа күп сорау бирмәү, аны җавап бирә алмаслык авыр хәлдә калдырмау, арганын сизсәң үҗәтлек күрсәтмәү, торырга теләсә киеменнән тартмау, серен таратмау, аның янында бер кемне дә яманламау, ялгышуын теләмәү, әгәр дә ялгышса гафу итү, аны Аллаһның әмерен саклаганчыга хәтле хөрмәт итү, аның алдына утыру, әгәр дә берәр ярдәмгә мохтаҗ булса иң беренче булып ярдәм итү һәм аны башка кеше синеңчә әйтмәде дип авыр хәлдә калдырмау”.

Суфян әс-Сәүри әйткән: "Гыйлем алгандагы иң беренче эш - ул дәшмәү. Икенчесе гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау, өченчесе гыйлемне истә калдыру, дүртенчесе алган гыйлем нигезендә гамәл кылу һәм бишенчесе ул гыйлемне башка кешелрәгә өйрәтү. Әгәр дә шушы биш шартны да үтәсә камил гыйлем иясенә әверелә”.

 

Дүрт мәзһәб галимнәренең гыйлем алу рәвеше:

1.Имам Әбү Хәнифә.

 Бу галим Аллаһтан куркучы, күп кыйбәдәт кылучы, гыйлеме белән Аллаһның ризалыгына омтылучы кеше була. Ул күп вакытта төне буе намаз укып чыга торган була.

Әбү Хәнифә укытучысы Хәммәд ибн Суләймәнгә карата бик ихтирамлы булган.  Шуңа күрә ул өендә утырган вакытта аягын укытучысы өенә таба сузмы торган була. Ул һәр намаз саен әти – әнисе белән беррәттән укытучысы өчендә Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорый торган була.

1.Имам Мәлик.

Ул кечкенә чагында Ибн Зәһра исемле галимнең ишек төбендә эссе вакытта да, бик салкын вакытта да юлда гыйлем алу өчен көтеп тора торган була. Бу галим сукырайгач ул аны 7 ел буе өеннән мәчеткә алып бара.

Имам Мәлик хәдис сөйләргә утырса һәр вакытта да тәһарәт ала, сакалын тәртипли, ислемай сибә торган була. Ул җитди кыяфәт алганнан соң гына хәдис сөйли башлый. Аның шулай эшләвен бер кеше күреп шулай ди: "Ни өчен син шулай эшлисең?” Ул әйтә: "Мин шушы рәвешле Аллаһның илчесенең сүзләрен зурларга телим”.

Имам Мәлик әйтә торган була: "Гыйлем  - ул нур, Аллаһ аны үзе теләгән кешегә бирә , шуңа күрә гыйлем ул күп хәдисләр белү дә түгел”.

Ул күп сорауларга "белмим”, - дип җавап бирә торган була. Җитәкчеләрдән килгән бүләкләрне ул сәдака итеп бирә торган була.

3.Имам Шәфигый.

Ул укытучысы Имам Мәлик каршында китап битен ачса укытучысы ишетмәсен дип әкрен генә ача торган була.

Имам Шәфигый төне өч өлешкә бүлә торган була: бер өлешен гыйлемгә, икенче өлеше гыйбәдәткә, ә өченче өлеше йокыга.

Рамазан аенда намаз эчендә Коръәнне 60 тапкыр укып чыга торган була. Ул: "Уналты  яшьтән бирле туйганчы ашаганым булмады”, - дип әйтә торган була. Ул: "Чөнки туйганчы ашау ул тәнне авырайта һәм йөрәкне катыландыра, зирәклекне юкка чыгара, йокыны китерә һәм кешене гыйбәдәттән читләштерә. Мин Аллаһ белән бер кайчанда ант итмәдем”, дип әйткән.

Шәфигыйнең укучысы әр-Рабигъ: Мин Шәфигыйгә хөрмәт күрсәтү йөзеннән аның каршында су эчмәдем”, - дип әйткән.

4.Имам Әхмәд.

Имам Әхмәд әти –әнисе һәм укытучысы Шәфигый өчен 40 ел буена дога кылган дип хәбәр ителә. Әбү Губәйд исемле галим әйтә: "Бер вакытны мин Имам Әхмәднең хәлен белү өчен төрмәгә кердем, шул вакытны миннән бер кеше дини мәсъәлә хакында сорады, ләкин мин Имам Әхмәдкә ихтирам йөзеннән аңа җавап бирмәдем”. Имам Әхмәд китапларның нөсхәсен язып акча эшли торган була. Әбү Дәвуд Имам Әхмәд турында шуный сүзләр әйтә: "Ул бер кайчанда дөньяны искә алмый иде. Ул 40 ел буе фәкыйрлеккә сабыр итте. Әгәр дә ул үзенә бирелгән бүләкләрнең бер өлешен алган булса иң бай кеше булыр иде. Моңа карамастан ул юмарт кеше булды, өч тапкыр  җәяү хаҗ кылды”.

 

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 2756.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Джибрил не прекращал давать мне наставления о необходимости хорошего отношения к соседу так долго, что я даже подумал, что он включит его и в число наследников».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Истории для детей (на арабском языке)






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф