Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История удода Пророка Сулеймана (мир ему)


Ислам динендаге ата-анага хормат


Ислам яхшылыкка өндәүче тынычлык дине. Ул бөтен кешеләрне дә хөрмәт итәргә һәм хакларын үтәргә куша. Бу вәгаздә Ислам диненең олы яштәге кешеләргә карат булган мөнәсәбәте турында аңлатып китәсем килә. Бүгенге чорда өлкән яштәге кешеләрне олылау һәм аларга карата хөрмәт күрсәтү әкерен - әкерен югалып бара. Без моны йөдә дә, урамда да һәм җәмагәт транспортында да күрәбез. Ни өчен яшләр хәзерге вакытта олыларны хөрмәт итмиләр? Ни өчен балалар әти – әниләрен саннамыйлар, аларга кычкыралар, ә кайбер вакытта хәтта кулда күтәрәләр? Бу хәлнең төп сәбәбе кешенең Ислам диненнән читләшүенә, мәктәпләрдә, әхләк дәресләре  укытылмаганлыгына бәйле. Күп ата – ана үзенең балаларына Корәнне, Мөхәммәд (с.г.с) нең әйтеп калдырган хәдисләрен өйрәтмиләр, чөнки алар үзләре белми. Шуңа күрә өйдә баланы ата – ана түгел, ә теливизор белән компютер тәрбияли, ә урамда балага тәрбияне тәртипсез, әхләксыз җәмгыят бирә.

Җәмгыят яхшы якка үзгәрсен өчен, яшләр олыларны ихтирам итсен өчен Ислам дине күрсәтмәләренә кайтырга кирәк. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеге турында Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә шулай дип әйтә:

ليسَ مِنَّا مَنْ لمْ يرحَمْ صغيرَنا ويُوَقِّرْ كبيرَنَا ويَعْرِفْ لعَالِمِنَا حَقَّهُ

Кем дә кем кечкенәбезгә карата рәхимле булмаса, өлкән кешебезне олыламаса һәм безнем галимебезнең хакын белмәсә, ул бездән түгел (ягни ул ААллаһ һәм Мөхәммәд (с.г.с) күрсәткән юлдан бармый). (Табарани)

Бу хәдис олыларга хөрмәт күрсәтү Ислам динендә зур урын алып торганлыкны күрсәтә.

Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе, өлкән кешеләр бу дөняда күпне күргәннәр шуңа күрә аларның тормыш тәҗрибәсе зур. Алар яшләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә алалар. Аладрда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшләргә караганда күберәк. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд (с.г.с) аларны хөрмәт итәргә куша.

Әгәр дә яш кеше үзеннән өлкәнерәк кешегә хөрмәт күрсәтсә, олыгайгач аның үзенә шундый ук хөрмәт күрсәтәчәкләр. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: 

مَا أَكْرَمَ شَابٌّ شَيْخًا لِسِنِّهِ إِلَّا قَيَّضَ اللَّهُ لَهُ مَنْ يُكْرِمُهُ عِنْدَ سِنِّهِ

Әгә дә яш егет өлкән яштәге картны хөрмәтләсә, Аллаһ картлык көнендә аны хөрмәтләүче кешене билгелиячәк. (Тирмизи)

Шулай ук әгәр дә кеше яш вакытта олыларга хөрмәт күрсәтмәсә картайгач аңа да шундый ук мөгамәләдә булачаклар. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

البِرُّ لا يَبْلَى ، وَالِإثْمُ لَا يُنْسَى ، وَالدَّيَّانُ لَا يَمُوتُ ، فَكُن كَمَا شِئتَ ، كَمَا تَدِينُ تُدَانُ

"Изгелек юкка чыкмый, гөнаһ онытылмый, хөкем итүче Аллаһ үлми. Ничек теләсәң шулай бул. Син ничек хөкем итсәң сине дә шулай хөкем итәрләр”. (Габдурраззак "Мусаннәф” китабында риваят итә)

Бу хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) кешенең башкаларга кылган начарлыклары үзенә кире әйләнеп кайтуы турында хәбәр итә. Аллаһ Тәгалә Гадел Зат булганга күрә бөтен кешегә дә тиешле җәзасын яки бу дөняда яки Ахират дөнясында бирә. Шулай ук балаларда әти – әниләренә яхшы мөнәсәбәттә яки начар мөнәсәбәттә булсалар, аларның балаларыда үзләренә шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

بَرُّوا آبَاءَكُمْ تَبَرَّكُمْ أَبْنَاؤُكُمْ

"Әти – әниләрегезгә игелекле булыгыз, балаларыгыз да сезгә игелек кылучы булырлар” (Хаким)

Әгәр дә кеше яш вакытта үзенең әти – әнисен саннамаса, рәнҗетсә, хакын үтәсә, килер бер көн ул үзенең балаларыннан да үзенә карата шундый ук мөгамәләне күрәчәк. Аллаһ Тәгалә Гадел Зат. Шуңа күрә ул ике якны да тигезли.

Олыларга хөрмәт күрсәтүне без ничек аңаларга тиеш һәм ул нәрсәдә чагыла? Мөхәммәд (с.г.с) нең тормыш юлына күз салсак, ул үзенең гамәлләре һәм сүзләре белән безгә бу мәсәләне аңлатып калдырды.

Иң беренче чиратта олыларга хөрмәт күрсәтү очрашкан вакытта аларга беренче булып саләм бирүдә күренә. Ислам динендә әдәп буенча яш кеше өлкәнерәк кешегә беренче булып саләм бирергә тиеш. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

يُسَلِّمُ الصَّغِيرُ عَلَى الْكَبِيرِ، وَالْمَارُّ عَلَى الْقَاعِدِ، وَالْقَلِيلُ عَلَى الْكَثِيرِ

"Кечкенә олыга, узып баручы, утырып торучыга, әз төркем күп төкемгә (беренче булып) сәлам бирә”. (Бухари)

Икенчедән ашаган вакытта сөннәт буенча ризык кабул итүне иң беренче өлкән кеше яки хөрмәтле кеше башларга тиеш. Хүзәйфә (р.г) әйтә:

عن حذيفة قال: كما إذا حضرنا مع رسول الله لم نضع أيدينا حتى يبدأ رسول الله فيضع يده.

 "Әгәр дә без Мөхәммәд (с.г.с) белән бергә булсак, ризыкка Аллаһның илчесе кулын сузганчыга хәтле кагылмый идек”. (Мүслим).

Әгәр дә  кешеләргә берәр нәрсә бирергә туры килсә, мәсәлән, сулы савытны, ризыкны, башта өлкән кешедән башларга кирәк:

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

أمرني جبريل أن أقدم الأكابر

"Миңа Җәбраил фәрештә өстенлекне өлкәннәргә бирергә кушты”. (Әбу Бәкр әш – Шәфиги)

Ибн Гомәрдән хәбәр ителә: Мөхәммәд (с.г.с) әйткән: "Мин үземне төшемдә мисвәк кулланганымны күрдем. Шул вакытта миңа ике кеше килде, аларның берсе карт, ә икенчесе яш кеше иде. Мин мисвәкне ( "Әрак” агачы тамырыннан ясала торган теш чистарткыч) яшерәгенә тәкдим иттем һәм шула вакытта миңа әйтелде: "Өлкән яштәгесенә бир! Һәм мин мисвәкне өлкәнерәгенә бирдем (Муслим)

Хәтта мәчеттә җәмәгат белән намаз укуда олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

يؤم القوم أقرؤهم لكتاب الله فإن كانوا في القراءة سواء فأعلمهم بالسنة فإن كانوا في السنة سواء فأقدمهم هجرة فإن كانوا في الهجرة سواء فأقدمهم سنا

"Кешеләргә имам булып Аллаһның китабын оста укучы (яхшырак белүче) баса, әгәр дә аларның укулары бер дәрәҗәдә булса, сөннәтне яхшы белүче, әгәр дә сөннәтне белүдә бер тигез булсалар, алданырак һиҗрәт кылучы, әгәрдә инде һиҗрәт кылуда да бер тирегз булсалар яше буенча олырагы имам булып баса”. (Муслим)

Шулай ук намазга тезелгәндә дә иң беренче булып олылар, ә аларның артларына яшләр һәм балалар баса.

Сүз башлаган вакытта да сөннәт һәм әдәп буенча беренче итеп олыларга бирәләр.

Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.с) янына өч кеше килә. Алар арасында иң яше Габдуррахмән исемлесе беренче булып сөйли башлый. Мөхәммәд (с.г.с) аны туктатып: "Олыларга юл бир”, дип әйтә. (Бухари)

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 2088.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Пусть человек, желающий, чтобы удел его был увеличен, а срок жизни продлён, поддерживает связи со своими родственниками».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
El-Dahdah A. An Intermediate Dictionary of Verb Conjugation (Промежуточный словарь спряжения глаголов)






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф