Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История собак обитателей пещеры


Иблиснең мәкерле юллары


Аллаһ Тәгалә Коръәндә Иблиснең сүзләрен китереп шулай ди:

«Ул әйтте: «Синең кодрәтең белән ант итәмен ки, мин аларның бөтенесен дә гөнаһлар кылдырып туры юлдан чыгарачакмын. Иллә дә мәгәр, Син сайлап алган колларыңны гына туры юлдан чыгара алмаячакмын»(Сад: 82-83 аять).

Әлеге аятьләрдән күренгәнчә, Иблис кешеләргә һәрвакытта да явызлык тели. Чөнки ул аларга карата бик нык ачулы. Аның төп максаты - кешеләрне Аллаһка гыйбадәт кылудан биздереп кәфер итү. Ул шуның өчен аларга гөнаһларны матурлап күрсәтә, күңелләренә Аллаһка һәм Кыямәт көненә карата шик-шөбһәләр кертә. Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә Иблиснең сүзләрен китереп шулай ди:

«Ул (Иблис) әйтте: «Мине туры юлдан чыгарганың өчен мин аларны Синең туры юлыңда көтеп утырачакмын (16). Соңыннан мин аларга алларыннан, артларыннан, уң якларыннан һәм сул якларыннан киләчәкмен. Син аларның күбесен шөкер итмәүче буларак күрерсең»(17) (Әгъраф: 16-17).

Бу аятьләрдә хәбәр ителгәнчә, Иблис кешегә дүрт яктан килә:

1. Кешеләрнең алларыннан;

Тәфсир галимнәре әйтүенчә, бу гыйбарә Кыямәт көнен аңлата, чөнки ул алда ягъни киләчәктә булачак. Иблис кешеләрнең күңелләренә бу көннең булуына шик салырга тели. Әгәр дә ул кешеләрнең йөрәкләрендә Кыямәт көненә карата шик уятса, алар кылган гамәлләр өчен үлгәннән соң җавап бирәчәкләрен оныталар. Шул сәбәпле, алар гөнаһлар кыла һәм башкаларның хакларын бозудан курыкмый башлый.

 2. Кешеләрнең артларыннан;

Бу гыйбарә без яши торган дөньяны аңлата. Иблис кешеләргә  дөньяны, аның ләззәтләрен матурлап күрсәтә, үлемне оныттыра. Шуңа кеше ахирәткә әзерләнмичә, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәмичә киләчәккә зур планнар корып яши. Ләкин Аллаһ Тәгалә билгеләгән үлем сәгате аңа көтмәгәндә килә һәм ул намаз укымыйча, ураза тотмыйча, изге гамәлләр кылмыйча бу дөньядан китеп тә бара. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Булдыра алганча аларны тавышың белән гөнаһлар кылырга котырт, аларга каршы атлы һәм җәяүле гаскәреңне тупла, аларның байлыкларында һәм балаларында катнаш, аларга ялган вәгъдәләр бир. Шайтан аларга бары тик кызыктыручы ялган вәгъдәләр генә бирә. Дөреслектә, Минем колларым өстеннән идарә итәргә синең кодрәтең булмаячак. Синең Раббың аларга яклаучы буларак җитә» (Исра: 64-65).

Кемдер бу аятьләрне укып, «Аллаһ Тәгалә Иблискә кешеләрне туры юлдан адаштыру ысулларын өйрәтә, гөнаһ кылырга куша» дип әйтергә мөмкин. Ләкин аятьләрнең төп мәгънәсе моннан гыйбарәт түгел. Аллаһ Тәгалә шушы сүзләр белән аны бары тик кисәтә һәм кылган эшләрендә ирекле булуын күрсәтә. Ул шул рәвешле Иблисне сыный һәм әкрен-әкрен Үзенең газабына алып бара.

Иблиснең кешеләрне тавышы белән гөнаһлар кылырга котыртуы үз эченә бик күп мәгънәне ала. Шулардан:

1.Кешеләрнең күңелләренә гөнаһлы уйлар кертү;

2.Төрле әхлаксыз, мәгънәсез җырлар  белән бозыклыкка чакыру.

Мәсәлән, тәфсир галиме Имам әл-Куртуби аятьтәге «Булдыра алганча аларны тавышың белән гөнаһлар кылырга котырт» дигән гыйбарә «музыка коралларын, начар җырларны, әхлаксыз күңел ачу төрләрен» аңлата дип әйтте. Аның фикеренчә, Иблис тавышы  Аллаһка каршы килүгә, буйсынмауга чакыручы бөтен нәрсәне дә үз эченә ала.

Иблиснең кешеләрне Аллаһ юлыннан яздыруының икенче ысулы - аларга каршы атлы һәм җәяүле гаскәрен туплавы. Мүҗәһид исемле тәфсир галиме бу гыйбарәне туры мәгънәдә аңлатты. Ул шулай ди: «Әгәр  бер атлы Аллаһка каршы көрәшсә, ул Иблиснең атлы гаскәреннән була. Әгәр дә бер җәяүле Аллаһка буйсынмыйча гөнаһ эшләсә, ул да  Иблиснең җәяүле гаскәреннән була». Ләкин күпчелек тәфсир галимнәре бу гыйбарәне күчерелмә мәгънәдә аңлата. Алар әйтүенчә, әлеге гыйбарә Иблиснең гөнаһ кылырга чакыручы ярдәмчеләрен һәм мәкерле ысулларынүз эченә ала.

Иблиснең туры юлдан чыгара торган өченче ысулы - ул кешеләрнең байлыкларында һәм балаларында катнашуы. Әгәр дә кеше риба, урлау, ришвәт, алдау кебек төрле хәрам юллар белән акча тапса яки аны төрле гөнаһлы юлларда сарыф итсә, ул Иблисне әлеге эштә катнаштырган була. Чынлыкта,ул бу эшләрне Иблиснең котыртуы аркасында эшләгән булып чыкты.

Иблиснең кеше балаларында катнашуы ул зина кылып бала табуны, аборт ясатуны, балаларга дингә каршы килә торган исемнәр бирүне, аларны Ислам дине кануннары нигезендә тәрбияләмичә генә үстерүне аңлата.

Иблиснең кешеләрне Аллаһ юлыннан тайпылдыруының дүртенче ысулы –  аларга ялган вәгъдәләр бирүе.

Иблиснең кешеләргә ялган вәгъдәләр бирүе, ул аларның күңелләренә Җәннәт, Җәһәннәм булмаячак, хәтта Кыямәт көне булса да, Аллаһ Тәгалә барыбер гөнаһларны гафу итәчәк, синең гомерең алда әле, шуңа күрә намаз укырга, ураза тотарга, яулык ябарга ашыкма дигән уй кертүен аңлата. Менә шундый ялган вәгъдәләр белән Иблис кешеләрне дөньяның бөтен ләззәтен татып карарга кызыктыра һәм әкрен-әкрен аларны җәһәннәмгә алып бара. Бу турыда Аллаһ Тәгалә башка сүрәдә дә әйтә:

«Иблис кешеләргә Аллаһның гөнаһларны гафу итүен вәгъдә итә һәм аларны озак гомер итү белән өметләндерә. Шайтан аларга бары тик кызыктыра торган ялган нәрсәне генә вәгъдә итә» (Нисә – 120).

3. Кешеләрнең уң ягыннан;

Бу гыйбарә изге гамәлләрне аңлата. Иблис кешеләрне изге гамәлләр кылудан читләштерергә тели. Шуңа күрә ул аларның күңелләренә изгелек эшләү бернигә дә тормый дигән уй кертә. Әгәр дә кешенең дини гыйлеме булмаса яки иманы зәгыйфь булса, ул изгелек кылуны файдасыз бер гамәл итеп күрә башлый. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Шайтан сезгә фәкыйрьлекне вәгъдә итә (ярлыланасыз дип куркыта) һәм сезгә бозык эшләрне эшләргә куша, ә Аллаһ сезгә Үзеннән гафу итүне һәм нигъмәт бирүне вәгъдә итә. Аллаһ чиктән тыш  нигъмәт Бирүче, Белүче Зат» (Бәкара – 268).

Әгәр дә кеше байлыгыннан сәдака бирергә яки аны башка бер хәерле эштә сарыф итәргә теләсә, шайтан аның күңеленә «байлыгыңны юк-барга әрәм итмә, фәкыйрьләнәсең бит»дигән коткы сала. Менә шушы вәсвәсә белән Иблис хәерле эшне начар бер гамәл итеп күрсәтә.

Сәбра ибн Әби Фәәкиһ: «Мин Мөхәммәд (с.г.с)нең шулай дип әйткәнен ишеттем: «Ул әйтте: «Дөреслектә, шайтан Адәм баласы юлларында утыра. Ул Ислам диненә керергә теләүче кеше юлында утырып, шулай ди: «Әллә син үз динеңне һәм ата-бабаң динен калдырып, Ислам динен кабул итәсеңме?» Ләкин кеше аның вәсвәсәсенә буйсынмыйча, Ислам динен кабул итә. Шуннан соң ул аның һиҗрәт кылу юлына утырып, шулай ди: «Әллә син яши торган җиреңне һәм күгеңне калдырып һиҗрәт кыласыңмы? Һиҗрәт кылган кеше аяклары бәйләнгән ат кебек бит ул!» Ләкин ул аның вәсвәсәсенә буйсынмыйча, һиҗрәт кыла. Соңыннан шайтан аның җиһад кылу юлына утырып, шулай ди: «Әллә син үзеңне һәм байлыгыңны корбан итеп, сугышасыңмы? Сине бит сугышта үтерәчәкләр! Син үлгәннән соң хатының башка кешегә кияүгә чыгачак, ә байлыгың варислар арасында бүленәчәк!» Ләкин кеше аның вәсвәсәсенә буйсынмыйча, җиһадка чыгып китә.» Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтте:  «Кем дә кем шушы эшләрне эшләп үлсә, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертергә тиеш була. Шулай ук, әгәр дә ул үтерелсә дә, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертергә тиеш була. Әгәр дә ул батып үлсә дә, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертергә тиеш була. Әгәр дә аның утырып йөри торган хайваны муенын сындырса да, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертергә тиеш була» (Нәсәи, №3134).

4. Кешеләрнең сул ягыннан;

Бу гыйбарә гөнаһлы гамәлләрне аңлата. Иблис  кешеләргә гөнаһлы гамәлләрне матурлап күрсәтә. Шуңа кешеләр бозык гамәлләрне хәерле гамәл дип уйлап, аларны кыла башлыйлар. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Ул (Иблис) әйтте: «Раббым, мине туры юлдан чыгарганың өчен мин аларга җирдә гөнаһларны матурлап күрсәтәчәкмен һәм, сайлап алынган колларыңнан башка, аларның бөтенесен дә туры юлдан адаштырачакмын»(Хиҗер: 39-40).

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Шайтанның адымнарына иярмәгез (ягъни аның котыртуына бирелеп гөнаһлар кылмагыз). Дөреслектә, ул сезгә ачык дошман. Ул бары тик (сезне кайгыга салучы) гөнаһлы эшләрне (әти-әнине хөрмәт итмәү, туганлык җепләрен өзү, гайбәт сөйләү кебек гөнаһларны), бик начар гамәлләрне (зина кылу, кеше үтерү, урлау) һәм Аллаһ өстеннән сез белмәгән нәрсәләрне әйтергә (хәрамны хәләл, ә хәләлне хәрам дип әйтергә) куша» (Бәкара:168 - 169).

Алда әйтелгәнчә, Иблис кешеләргә алдан, арттан, уңнан һәм сул яктан килә. Шушы юллар аша ул алты төрле максатка ирешергә тели. Бу турыда Ислам диненең зур галиме Ибн әл-Кайим әл-Җәүзия аңлатып калдырган. Иблиснең максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Иблис кешене гөнаһлар аркылы Аллаһ Тәгаләне инкяр итүче кәфер итәргә яки Аллаһтан башка затларга гыйбадәт кылучы мөшрик итәргә тели.

Әгәр дә Иблис моны булдыра алмаса, ул икенче нәрсәне максат итеп куя.

2. Ул кешене диндә булмаган бидгать гамәлләрне кылырга чакыра.

Әгәр дә ул бу максатына да ирешә алмаса, башка нәрсәгә күчә.

3. Ул кешене зур гөнаһлар кылырга котырта башлый.

Әгәр дә бу да барып чыкмаса, ул дүртенче максатка күчә.

4. Кешене кечкенә гөнаһлар кылырга котырта. Кешенең күңелендә ул бу гөнаһларны рөхсәт ителгән гамәл буларак күрсәтә.

Әгәр дә кеше Иблиснең вәсвәсәсенә бирелмичә кечкенә гөнаһлардан да тыелса, Иблис бишенче нәрсәне максат итеп куя.

5. Ул кешене рөхсәт ителгән гамәлләр белән вакытын исраф итәргә котырта башлый. Шуның аркасында кеше мөһим эшләрен калдыра. Мәсәлән, моңа гыйлем алу, Коръән өйрәнү урынына озак телевизор карау, компьютер уеннары белән мавыгу керә. Әгәр дә Иблис моны да эшли алмаса, ул башка нәрсәне максат итеп куя.

6. Ул ике хәерле гамәл арасыннан савабы ягыннан түбәнрәкне сайларга  котырта башлый.

Әгәр дә кешенең гыйлеме сай булса, ул савабы буенча түбәнрәк гамәлне кылачак. Мәсәлән, Коръәнне укырга өйрәнмичә, башка китап уку яки гарәп телен өйрәнмичә, башка телне өйрәнү яки гыйлем алмыйча гел нәфел намазы гына уку. Бу очракта кешедә ике сайлау хокукы бар: ул монысында эшли ала һәм тегесендә, ләкин Иблиснең котыртуы нәтиҗәсендә савабы буенча түбәнрәген сайлый.

 Иблис нихәтле генә тырышмасын, ул кешеләрне гөнаһлар кылырга мәҗбүр итә алмый. Ул бары тик гөнаһлар кылырга чакыра һәм кызыктыра гына, ә кеше үз теләге белән бу гөнаһларны кыла. Моның турында Ибраһим сүрәсендә әйтелә:

«Хисап төгәлләнгәннән соң Иблис әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ сезгә хак нәрсәне вәгъдә итте, ә мин сезгә ялган нәрсәне вәгъдә иттем һәм вәгъдәмне боздым. Минем сезнең өстән идарә итәргә бернинди дә кодрәтем юк иде. Мин бары тик сезне гөнаһ кылырга гына чакырдым, ә сез миңа җавап бирдегез. Шуңа күрә мине әрләмәгез, ә үзегезне әрләгез. Мин сезне җәһәннәм газабыннан коткара алмыйм, һәм шулай ук сез дә мине газаптан коткара алмыйсыз» (Ибраһим – 22).

Башка сүрәдә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, шайтанның хәйләсе зәгыйфь булды» (Нисә – 76).

Әгәр кеше Аллаһ Тәгалә күрсәткән кагыйдәләр һәм кануннар белән тормышын алып барса, аңа карата Иблиснең хәйләсе, вәсвәсәсе бик тә зәгыйфь. Иблис бары тик Аллаһтан, Ислам диненнән ерак булган, гөнаһлар кылырга яратучы кешеләрне генә туры юлдан чыгара. Тәкъва кешеләрне ул гөнаһлы юлга кертә алмый, чөнки аларны Аллаһ Тәгалә Үзе саклый. Менә шуңа күрә дә Иблис«Сад»сүрәсенең 83 нче аятендә: «Мин алар арасыннан бары тик Синең сайлап алынган колларыңны (الْمُخْلصِينَ) гына адаштыра алмаячакмын», - дип әйтә.

Дата: 03.07.2015. Просмотров: 970.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Арабский для детей-2 (на основе "Мединского курса")






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф