Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История коровы исраильтян 1, 2 части


Ир белән хатынның бер – берсенә карата хаклары.


Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәне дә парлы итеп яраткан. Аның җирдәге бу кануны шулай ук кешеләргә дә кагыла. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәннең "Рум” сүрәсенең 21 аятендә әйтә:


وَمِنْ آَيَاتِهِ أَنْ خَلَقَ لَكُمْ مِنْ أَنْفُسِكُمْ أَزْوَاجًا لِتَسْكُنُوا إِلَيْهَا وَجَعَلَ بَيْنَكُمْ مَوَدَّةً وَرَحْمَةً

إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآَيَاتٍ لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ


"Аның (Аллаһның көдрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһ) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны  (хатын – кызларны) яратты, арагызга ярату һәм рәхимлелек булдырды. Чынлыкта бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!”

Бу аяттә Аллаһ Тәгалә ир кешенең пары хатын– кызны барлыкка китерүе турында хәбәр итә. Аллаһ Тәгалә ир кешегә парны җеннәр, хайваннар арасыннан сайламады, ә үзе кебек үк булган, аңа охшаган парны хатын – кызны барлыкка китерде.

Ни өчен Аллаһ Тәгалә хатын – кызны бу дөньяга барлыкка китерде икән, - дип кеше сораса, җавапны белү өчен аятнең дәвамыннан укырга кирәк. Бу аяттән күренгәнчә, Аллаһ Тәгалә хатын - кызны ир кешенең күңеле тынычлык тапсын өчен яратты. Бу дөньяда ир кешенең күңеле акчадан да, яхшы эштән дә, спорт белән шөгылләнүдән дә тулысынча тынычлык таба алмый, ул бары тик хәләл юл белән гаилә корып, никах укытып хатын – кыз аркылы гына тынычлык таба ала. Бары тик никах укытып, гаилә корып һәм балалар үстереп кенә кеше яшәүнең мәгънәсен аңлый ала. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә бу дөньяга хатын – кызларны Үзенең Рәхмәте белән без ирләр өчен яраткан.  

Бу дөньяда бөтен гаиләдә бәхетле булу өчен корылалар. Ләкин аларның бөтенесе дә бәхетле булып чыкмый. Ир белән хатын гаилә корып берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң аерылалар. Бүгенге көндә хәтта намаз укучы, ураза тотучы мөселманнар арасында да мондый хәл күзәтелә. Ни өчен гаиләләр таркала? Моның төбендә нинди сәбәпләр ята?

Гаиләләрнең таркалуының төп сәбәбе ир белән хатынның Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с) нең сөннәте белән гамәл кылмауга әйләнеп кайта. Ир белән хатын үз вазыйфаларын Аллаһ кушканча һәм Мөхәммәд (с.г.с) өйрәтеп калдырганча үтәмиләр. Кайбер вакытта ир дә хатын да мәдрәсә, дини уку йорты бетергән, ләкин аларның гаиләләре ни өчендер  таракала? Моның төп сәбәбе гаиләдә туган бәхәсне Аллаһ  һәм Мөхәммәд (с.г.с) күрсәткәнчә түгел, ә динсез әти – әниләрнең бер – берсенә карата тупас мөгамәләрен һәм ызгыш – талашларын күреп аларча хәл итүгә бәйләнгән. Яңа гына гаилә корып җибәргән яшьләр динсез әти – әниләренең бер – берсенә карата мөгамәләсен, араларында  туган бәхәсләрне ничек чишкәннәрен күреп үсәләр һәм  шуны үзләренең гаилә тормышларында да кулланалар. Кечкенәдән күреп үскән һәм күңелгә сеңгән динсез тәрбия биш – алты ел мәдрәсәдә генә укып яхшы якка үзгәрми.  Бу яшьләрнең мәдрәсәдә өйрәнгән белемнәре аларның зиһеннәрендә бер мәгълүмат булып кына саклана, ә тормышта кулланылмый.  Гаиләдә туган бәхәсләрне хәл иткәндә өстенлекне хискә түгел, ә Аллаһның дини күрсәтмәләренә бирергә кирәк. Шуңа күрә ир белән хатын бәхетле яшиселәре килсә иң беренче чиратта Коръәнгә һәм Мөхәммәд (с.г.с) нең сөннәтенә кайтырга тиешләр.

Гаилә бәхетле булсын өчен ир белән хатын иң беренче чиратта үзләренең гаиләдәге вазыйфаларын һәм хакларны яхшы белергә тиеш. Аллаһ Тәгалә ир белән хатын турында, аларның вазыйфалары һәм хаклары турында Корәндә ачыктан – ачык безгә аңлата.

Һәр дәүләтнең, оешманың җитәкчесе булган кебек гаиләнең дә җитәкчесе бар. Аллаһ Тәгалә ул җитәкчелекне ир кеше өстенә йөкләгән. Аллаһ Тәгалә әйтә:


الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّهُ بَعْضَهُمْ عَلَى بَعْضٍ وَبِمَا أَنْفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ


"Аллаһ аларның берсен икенчесеннән өстен кылганга һәм алар үзләренең байлыкларыннан сарыф иткәнгә күрә ирләр хатыннар өстеннән җитәкчелек итәләр”. (Хатыннар сүрәсе, 34 аят)

 Аллаһ Тәгалә ир кешене гаилә башлыгы һәм хатыннар өстеннән идәрә итүче итеп билгеләве юкка гына түгел. Монда бик зур хикмәт яшеренеп ята. Ул турыда Аллаһ Тәгалә алда китерелгән аятнең дәвамында аңлатты. Шуның беренчесе, ир кешенең физик яктан, акыл ягыннан һәм авыр вазыйфаларны башкарып чыгу ягыннан  хатын – кызга караганда өстенерәк булуы.  Икенчедән ир кешенең акча эшләү мөмкинлеге хатын – кызга караганда күберәк. Шуңа күрә дә гаиләне матди яктан тәэмин итүне Аллаһ Тәгалә ир кеше өстенә йөкләде. Алда санап кителгән сәбәпләр аркасында Аллаһ Тәгалә гаилә белән җитәкчелекне ир кешегә тапшырды.

 Гаиләне алып бару ул җиңел эш түгел, ул Аллаһның сакларга биргән амәнәте. Бу амәнәт турында Аллаһ Тәгалә ир кешедән Кыямәт көнендә дә сорыячак. Ир кешенең хатыны өстеннән җитәкче булуы аннан көләргә, мыскыл итәргә һәм аны җәберләп яшәргә рөхсәт бирми. Аллаһ Тәгалә ирнең хатынына карата мөгамәләсе һәм мөнәсәбәте ничек булырга тиешлеге турында да Коръәндә аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә:


وَعَاشِرُوهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ فَإِنْ كَرِهْتُمُوهُنَّ فَعَسَى أَنْ تَكْرَهُوا شَيْئًا وَيَجْعَلَ اللَّهُ فِيهِ خَيْرًا كَثِيرًا


"Алар белән (шәригатьтә һәм горыф - гадәттә) күрсәтелгән рәвештә (яхшы мөнәсәбәттә булып, хакларын үтәп) мөгамәлә кылыгыз. Әгәр дә сез аларны яратып бетермәсәгез (хатыннарыгызга карата сабыр итегез), бәлки сез нәрсәне дә булса яратып бетермисездер, ә Аллаһ анда (ул нәрсәдә ягъни хатыннарыгызны аермыйча сабыр итеп яшәүдә сезнең өчен) бик күп хәерле нәрсә булдыра”. (Хатыннар сүрәсе, 19 аят) 

Бу аяттә Аллаһ Тәгалә хатыннарының кайбер гадәтләрен һәм холыкларын яратып бетермәгән ирләргә хатыннары белән аерылмыйча сабыр итеп яшәргә киңәш бирә. Чөнки әгәр дә ир кеше үзенең хатынының тискәре холкына һәм сыйфатларына сабыр итеп яшәсә, Аллаһ Тәгалә аларның арасын яхшыртырга мөмкин.

Тәфсир галимнәре бу аяттәге "ә Аллаһ анда (хатыннарыгызны аермыйча сабыр итеп яшәүдә) бик күп хәерле нәрсә булдыра” дигән җөмләне шундый мәгнәдә аңлаталар: яки Аллаһ ире яратып бетермәгән хатынның холкын яхшырта һәм ире аны ярата башлый, яки Аллаһ Тәгалә аларга бик акыллы, зирәк, тәүфиклы, иманлы,  хәерле бала бирә. Шуның сәбәпле аларның арасы яхшыланып китә.

Гали (р.г) дән хәбәр ителә: Мөхәммәд (с.г.с): "Сезнең их хәерлеләрегез хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганы, ә сезнең арагызда хатынына карата их хәерле мөнәсәбәттә булучы кеше ул – мин”, - дип әйтә. (Бу хәдисне Ибн Гәсәкир китерә)

Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәрнең гаиләсенә карата мөнәсәбәтен карасак, ул үзенең хатыннарына карата һәр вакытта да йомшак мөгамәләдә булды, Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с) алар белән шаяра, күңелләрен күтәрә, матди яктан кирәгенчә тәэмин итә, һәр көнне төн уздыра торган хатыны өендә бөтен хатыннары белән  бергә җыелып кичке ашны ашый,  ястү намазын укыгач йокларга ятар алдыннан гаиләсе белән бераз сөйләшеп утыра, хәтта ул Гаишә исемле хатыны белән буш вакытта чабу белән дә шөгыльләнә, узыша иде. 

Коръәндә Аллаһ Тәгалә шулай ук хатыннарның ирләренә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында да безгә аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә:


فَالصَّالِحَاتُ قَانِتَاتٌ حَافِظَاتٌ لِلْغَيْبِ بِمَا حَفِظَ اللَّهُ


"Яхшы хатыннар - алар (Аллаһ Тәгаләгә һәм ирләренә) буйсыналар, Аллаһ Тәгаләне ярдәме белән саклаган яшерен нәрсәне  (үз – үзләрен зина кылудан һәм ирнең байлыгын, акчасын әрәм – шәрәм итүдән) саклыйлар”. (Хатыннар сүрәсе, 34 аят)

Бу аяттә Аллаһ Тәгалә хәерле, яхшы хатын – кызларга билгеләмә бирә. Хәерле хатын булу өчен иң беренче чиратта Аллаһ Тәгаләгә буйсынырга ягни биш вакыт намаз укырга, Рамазан аенда утыз көн ураза тотарга, хәрам ризыклардан тыелып хәләр ризыклар гына ашарга һәм ирне саннап, аңа итагәтьле булып, түбәнчелек күрсәтеп яшәргә, үзен иренә хыянәт итүдән ягъни башка ирләр белән чуалып зина кылудан сакларга һәм ирнең акчасын, байлыгын әрәм – шәрәм итмичә тота белергә тиеш. Шушы шартлар үтәлгән очракта хатын – кыз яхшы, хәрле хатын исеменә лаек була ала.

Кайбер очракта гаиләләр хатын – кыз ирен саннап яшәмәгәнлек аркасында таркала. Ир кеше хатыны саннамаганга, ихтирам итмәгәнгә күрә кимсенеп яши, ә ахыр чиктә хатыны белән аерылырга мәҗбүр була. Шуңа  күрә дә Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә хатын – кызның җәннәткә керүен ирне саннап, хөрмәт итеп һәм аңарга буйсынып яшәүгә бәйләп куйган. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:


إذا صلّت المرأةُ خمسها، وصامت شهرها، وحصنت فرجها، وأطاعت زوجها، قيل لها: ادخلي الجنة من أيّ أبواب الجنة شئت


"Әгәр дә хатын – кыз биш вакыт намазын укыса, Рамазан аенда ураза тотса, җенес әгъзасын (зина кылудан) сакласа һәм иренә буйсынса, аңа җәннәткә үзең теләгән ишектән кер дип әйтәләр”. (Бу хәдисне Ибн Хәббән китерә)

Бер вакытны Мөхәммәд (с.г.с) бер хатыннан: "Синең ирең бармы?”, - дип сорый. Бу хатын: "Әйе, бар”, - ди. "Ә ул синнән ризамы соң?”, - ди Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр. Бу хатын әйтә: "Әгәр дә мин нәрсәне дә булса эшли белмәсә ул миңа ачулана”, - ди. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) : "Иреңә карата игътибарлырак бул! Чөнки ул синең Җәһәннәмең һәм Җәннәтең”, - ди. (Бу хәдисне Имам Әхмәд китерә)

 Аллаһ Тәгалә гаиләләребезгә бәхет иңдереп, гаилә тормышында туган сорауларны һәм аңлашылмаучанлыкларны Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.с) өйрәткәнчә хәл итәргә ярдәм итсә иде! 
Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Поистине, религия эта легка, но если кто-нибудь начинает бороться с ней, она неизменно побеждает его(попытки делать нечто непосильное для себя, всегда приводят к нежелательным последствиям)».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Достоинства Мухаммада, да благословит его Аллах и приветствует. Хадисы о Пророке.






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф