Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
Муравьиха Пророка Сулеймана (мир ему).1-2 серии


Кәһф сүрәсе һәм Дәҗҗал фетнәсе


Коръәндә Кәһф исемле сүрә бар. Гарәп телендә "кәһф” тау куышы ягъни мәгарә дигән мәгънәне белдерә. Мөхәммәд (с.г.с) бу сүрәсенең фазыйләте турында үзенең хәдисләрендә безгә әйтеп калдырды. Әбү Дәрдә исемле сәхәбә хәбәр итә: Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйткән: "Кем дә кем Кәф сүрәсенең баштагы ун аятне ятласа Дәҗҗәлдән саклана”. (Муслим)

Икенче хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр (с.г.с) әйтә:

"Кем дә кем Кәф сүрәсенең ахыргы ун аятне укыса Дәҗҗәл фетнәсеннән саклана”. (Муслим)

Бу хәдисләр Кәһф сүрәсенең баштагы яки ахыргы ун аятен укыган яки ятлаган кешенең Дәҗҗәл фетнәсеннән Аллаһ Тәгалә тарафыннан сакланганлыгын күрсәтәләр. Бу сүрәне сөннәт буенча Җомга төнендә яки көнендә уку хәерле.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтә: "Кем дә кем Кәһф сүрәсен Җомга көнне укыса ул ике җомга арасында аны нур белән яктыртыр”. (әл – Хәким)

"Дәҗҗәл” дигән сүз гарәп телендә "хаклыкны ялган белән яшерүче” дигән мәгънәне белдерә. Кыямәт көне алдыннан җир йөзенә Гыйрак якларыннан Харасан дигән җирдән үзен Аллаһ дип әйтүче бер кеше чыгачак.Ул "Мәсих Дәҗҗәл” дигән атлы бер кеше була. Тышкы кыяфәте белән ул кызгылтырак тәнле, бөдрә чәчле, бер күзе сытык, нәселсез (ягъни аның балалары булмый ) бер адәм. Аның ике күзе арасында "Кәфәра” ягъни "кәфер булды” дип язылачак. Маңгаендагы бу язуның мәгънәсен бөтен мөселманда: укый белгәне дә һәм укый белмәгәне дә аңлыячак.

Аллаһ Тәгалә Дәҗҗалга җир йөзендә кырык көн дәвамында яшәү мөмкинлеге бирә. Бу кырык көннең баштагы көннәре безнең көннәргә охшамаган, алар озынырак булачак. Нувәс ибн Сәмгән әйтә: "Без әйттек: Әй Аллаһның илчесе! Ул җирдә күпме вакыт торачак соң? Ул әйтте: "Кырык көн. Аның бер көне бер ел, икенче көне бер ай, өченче көне бер атна, ә калганнары сезнең гадәти көннәрегез шикелле булачак”. Шуннан соң без: "Бер ел шикелле булган көнендә бер көнлек намаз җитәме соң?”, - дип сорадык. Ул: "Юк җитми. Шуңа күрә бу көннең микъдарын билгеләгез”, - диде. Без әйттек: "Аның җирдә йөри торган тизлеге нинди булачак соң? Ул әйтте: "Аның тизлеге җил хәрәкәтләндерә торган яңгыр шикелле булачак”. (Муслим)

Дәҗҗал үзен Аллаһ дип атап кешеләрне үзенә гыйбәдәт кылырга чакыра. Шуңа күрә дә ул кешеләрне ышандыру өчен төрле – төрле могҗизалар күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Аның фетнәсеннән: Ул чүл гарәбенә әйтә:"Әгәр дә мин сиңа әтиеңне һәм әниеңне терелтсәм мине Раббың дип таныйсыңмы? Ул әйтә: "Әйе”. Шуннан соң ике шайтан аңа әти - әнисе кыяфәтендә килеп: "Әй улым! Ияр аңа дип әйтәчәкләр”. (Ибн Мәҗәһ)

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) башка хәдисендә әйтә:"Ул бер халыкка килеп аларны үзе артыннан иярергә чакыра. Кешеләр аңа ышаначаклар һәм аңа бусыначаклар. Ул күккә әмер итә һәм ул яңгыр яудыра башлый, җиргә әмер итә һәм ул үсемлекне чыгара. (Аның әмере белән) Хайваннарның җилеме сөт белән тулып бик күп сөт бирә башлый. Соңыннан ул икенче халыкка килеп аларны үзенә иярергә чакырачак. Ләкин алар аның сүзләрен кабул итмичә кире кагалар. Дәҗҗәл алардан киткәннән соң алар фәкыйрләнәләр һәм аларның кулларында бер нинди дә байлык калмый.Ул бер җимерек биналар яныннан киткән вакытта: "Хәзинәләреңне чыгар”, - дип әйтәчәк. Бу җимерек биналар астыннан чыккан хәзинәләр аның артыннан бай кортлары кебек иярәчәк.....”. (Муслим)

Алда телгә алынган хәдистә әйтелгәнчә Кәһф сүрсен укыган кеше Дәҗҗалның фетнәсеннән сакланачак. Кәһф сүрәсе белән һәм Дәҗҗал фетнәсе арасындагы бәйләнеш нәрсәдән гыйбәрәт? Ни өчен бу сүрәне уку Дәҗҗалның фетнәсеннән котылуга ярдәм итә? Моның төп сәбәбе Кәһф сүрәсенең эчтәлегенә бәйле. Бу сүрәдә дүрт кыйсса китерелә:

1. Тау куышына кереп качкан егетләр кыйссасы.

Гәйсә пәйгамбәргә хәтле хәзерге Палестина җирләрендә Дикянус исемле бер кәфер патша була. Ул үзе һәм аның халкы Аллаһка түгел, ә үзләре ясаган файда да, зыянда китерми торган потларга гыйбәдәт кылганнар. Көнәрдән бер көнне алар арасыннан җиде яшь егет, потлардан ваз кичеп, күкләрне һәм җирне барлыкка китергән Бер Аллаһка гына гыйбәдәт кыла башлыйлар. Патша бу хәлне күреп аларның дин тоту хокукларын кысырыклый башлый. Шуңа күрә алар хак диннәрен саклап, Бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылу өчен шәһәрдән чыгып качарга мәҗбүр булалар. Алар шәһәрдән ерак булмаган бер мәгъарәгә кереп яшеренәләр. Бу егетләр Аллаһка: "Әй безнем Раббыбыз! Безгә Үзеңнән рәхмәтеңне бир һәм безгә дөрес юлны табуны җиңеләйт”, - дип дога кылалар. Аллаһ Тәгалә аларның догаларын кабул итә һәм Үзенең рәхмәте белән кәферләрнең явызлыкларыннан саклап өч йөз ел дәвамында йоклата. Бу вакыт эчендә алар картаймыйча элеккечә яшь егет хәлендә кала бирәләр. Өч йөз елдан соң уянсалар шәһәр халкының бөтенесе дә Ислам динен кабул иткән була. Бу кыйсса бөтен мөселманнарга Кыямәт көненә хәтле гыйбрәтле дәрес булырга тиеш. Әгәр дә кеше динен саклап эшеннән яки яши торган шәһәреннән, йортыннан китсә, Аллаһ Тәгалә аңа бер шиксез ярдәм итәчәк.

2. Ике бакча хуҗасы турындагы кыйсса.

Элекке вакытта Бәнү Исраиль кавемендә ике бертуган була: аның берсе фәкыйрь, ә икенчесе бик бай. Бай туганның бик матур җиләк – җимешләр, виноградлар куаклары үсеп утырычы, араларыннан елгалар агучы, тирә ягыннан хөрмә агачлары белән әйләндерелеп алынган ике бакчасы була. Бу кеше бай булуына карамастан Кыямәт көненә ышанмый, Аллаһка шөкер итми ягъни кәфер була. Аның фәкыйр туганы байлыгы булмавына карамастан Аллаһка ышана, Аңа гыйбәдәт кыла һәм Аңа шөкер итеп яши. Көннәрдән бер көнне бай туганын фәкыйр туганы алдында: "Минем сиңа караганда байлыгым да һәм балаларым да күберәк”, дип мактана. Моның өстенә әле ул кулында булган байлыгының Аллаһтан икәнлеген тагымый һәм үлгәннән соң терелүгә ягъни Кыямәт көненә ышанмы. Фәкыйр туганы аны Аллаһка һәм Үлгәннән соң терелүгә ышанырга кирәклеген аңлатса да ул бу сүзләрне кабул итми. Ахыр чиктә Аллаһ Тәгалә бу кәфер байның бөтен байлыгын, бакчаларын күктән бер афәт җибәреп юкка чыгара. Бу кыйсса Коръәндә кешеләргә байлык фетнәсенә бирелеп Аллаһны, Аның нигъмәтләрен һәм Кыямәт көнен онытмасыннар дип гыйбрәт буларак китерелә.

3. Муса һәм Хидр кыйссасы.

Бу кыйссада Муса белән Хидыр пәгамбәр арасында булган вакыйгалар тасвирлана. Аллаһ Тәгалә беренче күренешкә гаҗәп тоелган вакыйгаларның хикмәтен Муса пәйгамбәргә Хидыр пәйгамбәрнең кылган гамәлләре аркылы күрсәтә. Хидыр пәйгамбәр Аллаһның әмере белән мескеннәрнең көймәсен тишә, баланы үтерә, бер шәһәрдән үтеп барышлый бушка ауган команы төзәтә. Муса пәйгамбәр Хидырның кылган гамәлләренең асыл мәгънәсен аңламый, ул моңа бик ныкъ аптырый. Ахыр чиктә Хидыр пәйгамбәр үзе эшләгән бөтен нәрсәнең хикмәтен аңлатып: "Мескеннәрнең ясаган көмәсен бер явыз патша тартып ала иде, шуңа күрә мин көймәне аларда калсын дип төзәтеп булырлык итеп тиштем. Үтергән балага тукталсак, аның әти – әниләре яхшы кеше иде, ә бу бала үсеп җиткәч әти – әниләрен көферлек һәм михырбансызлык аркасында рәнҗетмәсен дип Аллаһ Тәгалә аны миңа үтерергә кушты. Койманы торгызып куюымның сәбәбе: бер кеше үлер алдыннан кечкенә балалары өчен койма астына хәзинә ягъни байлык яшерде. Ләкин көннәрдән бер көнне бу койма җимерелә башлады. Башка кешеләр бу байлыкны тапмасыннар дип мин ул команы төзәтеп куйдым” – дип әйтә.

Кайбер вакытта кеше тирә ягында яки үзенең тормышында булган вакыйгаларның хикмәтен аңлап бетерми. Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бер нәрсәне дә хикмәтсез эшләми. Тормышты без күрә торган шатлыклы вакыйгаларның һәм бәхетсезлекләрнең дә без аңламый торган хикмәтле ягы бар. Шуңа күрә мөселман кешесе тәкъдиргә риза булып шатлыкларны да һәм авырлыкларны да үзен бетермичә, тыныч күңел белән үткәрергә тиеш.

4. Зуль Карнәйн кыйссасы.

Зуль Карнәйн кыйссасы кулларында хакимият булган кешеләргә үрнәк мисал булып тора. Элекке вакытта Зуль Карнәйн исемле Аллаһка ышанучы, гаделлек белән хөкем итүче, авырлыкта калган кешеләргә ярдәм итүче бер мөселман патша була. Дәүләт белән идарә иткән вакытта ул җирнең көньбатыш һәм көньчыгыш ягында булып дөняда гаделлек урнаштыра һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә. Бу кешедә ике төп мактаулы сыйфат була: гыйлем һәм кувәт. Гыйлеме ярдәмендә дөрес сәясәт алып бара, ә кулында кувәт булганга күрә илдә тәртип урнаштыра.

Бу кыйссаның һәрберсе кеше тормышында очрый торган бер фетнә белән бәйле:

1. Дин фетнәсе. 2. Байлык фетнәсе. 3. Гыйлем фетнәсе. 4. Хакимлек фетнәсе.

Бу кыйсаларның уртасында Иблис кыйссасы китерелә. Галимнәр әйтүенчә бөтен фетнәләрнең төп сәбәпчесе ул Иблис. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә бу сүрәдә әйтә:

Әллә сез аны һәм аның токымын үзегезгә дошман була торып якын дуслар итеп аласызмы? (ягъни Иблис котыртуы буенча фетнәләргә бирелеп, гөнаһлар кыласыз мы?)

Кыямәт көне алдыннан Дәҗҗалдә дүрт төрле фетнә аркылы кешеләрне үзенә ияртәчәк:

1. Дин фетнәсе. Ул үзен Аллаһ дип кешеләргә төрле могҗизалар күрсәтә һәм шулар ярдәмендә аларны үзенә гыйбәдәт кылырга чакыра.

2. Байлык фетнәсе. Дәҗҗал күккә яңгыр яудырырга боера һәм Аллаһның рөхсәте белән күктән яңгыр ява башлый. Җиргә җимешләр бир дип әмер иткәч җир бик күп уңыш бирә. Кешеләр бу хәлне күреп Дәҗҗалны чыннанда Аллаһ дип уйлый башлыйлар. Ул аларны байлык белән кызыктырып үзенә ияртә. Кешеләр аңа иярәләр һәм аңа гыйбәдәт кыла башлыйлар.

3. Гыйлем фетнәсе. Ул кешеләргә алар белмәгән яшерен нәрсәләр турында хәбәр итә.

4. Хакимлек фетнәсе. Ул җир өстендә бик тиз хәрәкәт итәчәк. Кырык көн эчендә Дәҗҗәл җир шарының бөтен почмагында булырга өлгерә. Ләкин ул Мәккә белән Мәдинә шәһәренә генә керә алмыячак.

Дата: 28.09.2013. Просмотров: 1624.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«О, люди! Поистине, ваш Бог один и ваш отец один, поистине нет никакого преимущества для араба над неарабом или для неараба над арабом или для черного над красным или для красного над черным, кроме как по богобоязненности».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Пособие по изучению 30-части священного Корана






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф