Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История коровы исраильтян 1, 2 части


Көнчелек (хәсәд)


Ислам динендә йөрәк авыруларыныңберсе булып көнчелек санала. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Сезгә элекке халыкларның авыруы үтеп керде: көнчелек, нәфрәт хисе. Алар кыручы пычак кебек. Мин аларны чәчне кыра дип әйтмим, ләкин алар динне кыра. Җаным Аның кулында булган зат белән ант итәмен ки, сез иман китергәнчегә хәтле җәннәткә кермисез һәм сез бер-берегезне яратканчыга хәтле иман китермәячәксез. Шуңа ирешергә ярдәм итүче гамәл турында сезгә хәбәр итимме? Арагызда сәлам таратыгыз!» (Тирмизи).

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Өч нәрсәдән бер кеше дә котылмаячак: көнчелек, кеше турында начар уйлау һәм кошларга карап юрау. Мин сезгә аннан чыгу юлын аңлатачакмын. Әгәр дә көнләшсәң күрә алмау хисе саклама, әгәр дә кеше турында начар уйласаң аның нигезендә бернәрсә дә эшләмә, әгәр дә кошларның очканын күрсәң юлыңны дәвам ит» (Ибн Әбид-Дуня).

Галимнәр көнчелеккә шундый билгеләмә бирә: көнчелек – ул кеше кулындагы байлыкның юкка чыгуын теләү.Мугавия ибн Әбү Суфьян шулай ди: «Мин бөтен кешене дә канәгатьләндерә алам, ләкин көнче кешене берничектә канәгатьләндерә алмыйм. Чөнки аны кеше кулындагы нигъмәтнең юкка чыгуы гына канәгатьләндерә».

Ислам динендә көнчелек икегә бүленә: ак һәм кара көнчелек. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди:

«Ике кешедән кала көнләшергә ярамый: беренчесе, Аллаһ байлык биреп, аны хаклыкта сарыф итәргә билгеләгән кеше. Икенчесе, Аллаһ хикмәт биреп, шуның нигезендә хөкем итүче һәм аны башкаларга өйрәтүче кеше» (Бохари, Мөслим).

Имам ән-Нәвави бу хәдисне аңлатып шулай ди: «Галимнәр көнчелек икегә бүленә дип әйтте: хакыйкый һәм күчерелмә мәгънәдәге. Хакыйкый көнчелек –  кеше кулындагы нигъмәтнең юкка чыгуын теләү. Бу төр көнчелек, дөрес дәлилләр нигезендә, бөтен галимнәр фикере буенча хәрам. Күчермә мәгънәдәгесенә килсәк, ул - ак көнчелек. Ак көнчелек – ул кешедәге шикелле нигъмәтнең үзеңдә булуын теләү, ләкин аның әлеге кешедән юкка чыгуын теләмәү. Әгәр дә ул нигъмәт дөнья эшләре белән бәйле булса, аны теләү мөбах (рөхсәт ителә), әгәр дә гыйбадәт белән бәйле булса, аны теләү мөстәхәб (хуплана)».

Кара көнчелек Ислам динендә тыелган. Ул - зур гөнаһларның берсе. Моның шулай булуын Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең хәдисләре раслый. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әллә алар Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өченкешеләрдән көнләшәләрме? Без бит инде Ибраһимга китап һәм хикмәт бирдек. Шулай ук Без аңа олуг патшалык та бирдек» (Нисә – 54).

Бу аятьтән аңлашылганча, көнче кеше Аллаһның тәкъдиренә каршы килә, Аның кешеләр арасында бүлгән ризыгына карата ризасызлык белдерә, Аллаһ Тәгаләне гаделсезлектә гаепли.

Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди: «Аллаһ нигъмәтләренә карата дошманлык хисе сакламагыз». Аннан сорадылар: «Кемнәр  соң алар Аллаһныңнигъмәтләренә карата дошманлык хисе саклаучылар?»Ул әйтте: «Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшүчеләр».

Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия шулай ди: «Чынбарлыкта, көнчелек ул - Аллаһка карата дошманлык хисе саклау. Чөнки көнче кеше Аллаһның колына нигъмәт бирүен яратмый. Аллаһ бит Үзе ул нигъмәтне колына бирде, ә көнче кеше аның юкка чыгуын тели. Шул сәбәпле ул Аллаһның тәкъдиренә, колын яратуына каршы чыга. Менә шуңа күрә дә Иблис, чыннанда, Аллаһның дошманы булды, чөнки аның Аллаһка буйсынмавы тәкәбберлек һәм көнчелек аркасында иде».

Мөхәммәд (с.г.с)дә кара көнчелектән тыеп, шулай ди:

«Бер-берегезгә карата нәфрәт хисе сакламагыз, бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегезгә дошманлашып, аркагызны бормагыз. Йә Аллаһның коллары! Туганнар кебек булыгыз. Мөселманга өч көннән артык дин кардәше белән дуслашмыйча йөрү рөхсәт ителми» (Мөслим).

Дөреслектә, кара көнчелек кешенең изге гамәлләре юкка чыгугабер сәбәп булып тора. Мөхәммәд (с.г.с)әйтә:

«Көнләшүдән сакланыгыз. Дөреслектә, көнләшү изгелекләрне ут утынны яндырган кебек юкка чыгара» (Әбү Давыд).

Әгәр дә кеше көнләшсә, ул көнләшүче кеше турында гайбәт сөйли яки аңа зыян китерә.Шул сәбәпле ул изге гамәл  урынына гөнаһ кыла. Ягъни көнчелек кешегә яхшы гамәлләр кылырга комачаулый. Кыямәт көнендә аның әҗер-саваплары көнчелек аркасында кыерсыткан кешеләргә биреләчәк. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Байлыгы булмаган (муфлис) кешенең кем икәнлеген беләсезме?»Сәхәбәләр әйтте: «Безнең арада байлыгы булмаучы (муфлис)  – ул дирһәме һәм файдалана торган әйбере булмаган кеше». Ул әйтте: «Дөреслектә, минем өммәтемнән байлыгы булмаган (муфлис) кеше  Кыямәт көнендә намаз, ураза, зәкәт белән килә, ләкин шуның белән берлектә ул кемнедер сүккән, кемгәдер яла яккан, кемнеңдер байлыгын ашаган, кемнеңдер канын түккән һәм кемгәдер суккан гөнаһлары белән дә киләчәк. Шуннан соң аның изгелекләре теге кешеләргә биреләчәк. Әгәр дә аның изгелекләре теге кешеләрнең хакларын кайтарганчыга хәтле бетсә, аларның гөнаһлары моңа күчереләчәк һәм соңыннан ул җәһәннәмгә атылачак»(Мөслим).

Кара көнчелек бер дәрәҗәдә генә булмыйча, берничә төргә бүленә:

1. Кешедә нинди дә булса нигъмәтнең булуын теләмәү;

Бу төр көнчелек белән авыручы башка кешеләрнең ярлы, мохтаҗ, белемсез, дәрәҗәсез хәлдә калуын тели. Мәсәлән, әгәр дә берәү фәкыйрь булса, ул Аллаһ Тәгаләнең әлеге кешегә байлык бирүен теләми. Әгәр дә кеше фатирсыз яки машинасыз булса, ул аның фатирлы, машиналы булуын теләми.

2. Кешедә булган нигъмәтнең юкка чыгуын теләү;

Бу төр көнчелек белән авыручы башка кешеләрдә булганнигъмәтләрнең юкка чыгуын тели. Мәсәлән, әгәр дә бер кеше яхшы машина сатып алса, ул аның машинасының бәрелүен, ватылуын, урлануын тели.

3. Кешедәге нигъмәтнең үзенә күчүен теләү;

Мәсәлән, әгәр дә бер кеше яхшы эштә эшләсә яки берәр байлыкка ия булса, көнче кеше бу нәрсәләрнең үзенә күчүен тели һәм төрле юллар белән аңа ирешмәкче була. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:

«Аллаһ берегезне икенчегездән өстен кылган нәрсәләрне (байлык, дәрәҗәне) алырга омтылмагыз. Ирләргә үзләре кылган гамәлләрдән өлеш булачак, ә хатын-кызларга үзләре кылган гамәлләрдән өлеш булачак. Аллаһтан нигъмәтен сорагыз, дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсә турында да белүче» (Нисә – 32).

Имам әл-Куртуби  шулай ди: «Бу аятьтә көнчелек турында сүз бара. Көнчелек начар сыйфат һәм бу сыйфатка ия булган кеше дә рухи яктан кайгы-хәсрәттә. Күктә һәм җирдә иң беренче кылынган гөнаһ шулай ук көнчелек белән бәйле. Күктә Иблис Адәмнән көнләште һәм аңа, хөрмәт күрсәтеп, сәҗдә кылмады, ә җирдә Кабил Һабилдан көнләште һәм аны үтерде».

Көнчелекнең зарарына тукталсак, ул араларның өзелүенә, дошманлашуга, бер-береңне күрә алмауга, гайбәт сөйләүгә, зарар кылуга, үтерүгә алып бара.Мисал итеп Адәм (г.с)нең ике улын китерергә була. Кабил энесе Һабилны көнләшкәнгә күрә үтерде.Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:

«Аларга Адәмнең ике улы турындагы хак хәбәрне укы. Аларның икесе дә Аллаһка якынаю өчен корбан китерде. Берсеннән корбан кабул ителде, ә икенчесеннән кабул ителмәде. Ул (Кабил) әйтте: «Мин сине чыннан да үтерәм».  (Һабил) әйтте: «Аллаһ бары тик тәкъва кешеләрдән генә кабул итә. Әгәр дә син миңа үтерү өчен кулыңны сузсаң, мин сиңа үтерү өчен кулымны сузмаячакмын. Дөреслектә, мин дөньяларның Раббысы Аллаһтан куркам. (Әгәр дә син мине үтерсәң), мине үтергән гөнаһны һәм аңа хәтле булган гөнаһларыңны үз өстеңә алуыңны телим. Шулвакытта син җәһәннәм әһелләреннән булачаксың. Ул - гаделсезлек кылучыларның җәзасы», - диде. Кабилның җаны аңа туганын үтерүне матур, җиңел бер гамәл итеп күрсәтте һәм ул аны үтерде. Ахыр чиктә, югалту кичерүчеләрдән булды» (Мәидә: 27-30).

Шулай ук Йосыф пәйгамбәрне дә абыйлары көнчелек аркасында үтерергә теләделәр һәм ахыр чиктә коега салдылар. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Йосыф һәм аның туганнарында алар турында сораучы кешеләр өчен Аллаһның кодрәтен күрсәтүче билгеләр бар. Абыйлары әйтте: «Без көчле төркем була торып, Йосыфны һәм аның туганы Биньяминне әтиебез күбрәк ярата. Дөреслектә, безнең әти ачык адашуда. Йосыфны үтерегез яки бер ерак җиргә алып барып ташлагыз. Шулвакыт әтиегез бары тик сезне генә яратачак. Аннан соң сез тәүбә итеп, яхшы кешеләр булырсыз».  Алардан берсе әйтте: «Әгәр дә инде сез чыннан да Йосыф белән берәр нәрсә эшләргә дип караркылсагыз, Йосыфны үтермәгез, ә ерак бер коега ташлагыз. Шулвакытта аны үтеп баручы кәрванчылар табып алырлар» (Йосыф: 7-9).

Шулай ук көнчелекнең зур гөнаһ булуын Аллаһ Тәгаләнең аның зарарыннан Үзенә сыенырга әмер итүе дә күрсәтә.Аллаһ Тәгаләшулай ди:

«Мин төеннәргә өрүче сихерче хатыннарның зарарыннан, (4) көнче кешенең көнләшкән вакыттагы зарарыннан таңның Раббысына сыенам» (Фәләкъ: 4-5).

Аллаһ Тәгалә көнчелекнең зур зарар китерүен аңлату өчен бу аятьтә көнче кешене сихерчеләр белән беррәттән телгә алды.

Дөреслектә, сихер белән көнчелек арасында зур бәйләнеш бар. Аларның һәрберсе дә шайтан вәсвәсәсе аркылы үтәлә һәм зур гөнаһ булып санала.

Әл-Хусәйн ибнүл-Фудайль әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ бу аятьтә начарлыкларны бергә җыйды һәм аларны көнчелек белән тәмамлады. Бу аның кешедәге иң начар сыйфат икәнлеген белсеннәр өчен булды».

Көнчелектән сакланып яшәү кешене җәннәткә алып бара. Әнәс ибн Мәлик шулай ди: «Бервакытны без Аллаһның илчесе (с.г.с) белән утыра идек. Ул әйтте: «Хәзер сезнең янга җәннәт әһеленнән булган бер кеше киләчәк». Шулвакытны безнең янга Мәдинә халкыннан булган бер ир кеше килде. Ул сул кулына аяк киемен тоткан һәм аның сакалыннан тәһарәт суы тама иде. Иртәгесе көннеАллаһның илчесе (с.г.с) шул ук сүзне әйтте һәм теге көнге ир кеше килде. Өченче көнне Аллаһның илчесе (с.г.с) тагын шул ук сүзне әйтте һәм алдагы көнге кеше килде. Аллаһның илчесе (с.г.с) торып баскач Гамр ибнүл-Гас улы Габдуллаһ (р.г) бу кеше артыннан иярде. Ул аңа шулай диде: «Дөреслектә, мин әтием белән ачуланыштым һәм өч көн буе аның янына кермим дип ант иттем. Шуңа күрә бу көннәрне синең яныңда кунсам ярыймы?»Теге кеше: «Әйе, ярый», - диде. Габдуллаһ (р.г) әйтүенчә, ул теге кеше янында өч көн буе кунды, ләкин төннәрен артык бернәрсә дә эшләгәнен күрмәде. Йокларга яткач ул бары тик Аллаһны искә алды, Аны зурлады һәм таң аткач иртәнге намазга торды. Көндезләрен хәерле сүздән башка бернәрсә дә әйтмәде. Өч көн узганнан соң Габдуллаһ (р.г) теге кешенең кылган гамәлләрен азсынып, аңа шулай диде: «Әти белән минем арада бернинди дә ачуланышу һәм араны өзү булмады. Ләкин мин Аллаһның илчесе (с.г.с)нең өч тапкыр: «Хәзер сезнең янга җәннәт әһеленнән булган бер кеше киләчәк», - дип әйтүен ишеттем. Өчесендә дә син килдең. Шуңа күрә мин кылган гамәлеңне күреп, сиңа иярү өчен яныңда төн уздырырга теләдем. Ләкин артык ниндидер гамәл кылуыңны күрмәдем. Аллаһның илчесе (с.г.с)әйтерлек нәрсә синең дәрәҗәңне күтәрде соң?»Ул кеше әйтте: «Мин бары тик син күргән гамәлләрне генә кылам».  Габдуллаһ (р.г) китәргә дип чыга башлагач, теге кеше аңа шулай ди: «Мин бары тик син күргән гамәлләрне генә кылам, ләкин моннан башка мин бер мөселманны алдамыйм һәм Аллаһ Тәгалә байлык биргән бер кешедән көнләшмим». Шуннан соң Габдуллаһ (р.г): «Менә шуның белән син зур дәрәҗәгә ирешкәнсең икән, ләкин күп кеше моны булдыра алмый», - дип әйтә» (Нәсәи).

Ни өчен кешеләр бер-берсеннән көнләшә? Әбү Хәмил әл-Газәли көнләшүне түбәндәге сәбәпләр белән аңлата:

1.Дошманлык һәм нәфрәт хисе аркасында;

Бу көнчелекнең иң зур сәбәбе булып тора. Әгәр дә бер кеше икенче кешене ниндидер сәбәпләр аркасында кыерсытса, аңа начарлык эшләсә, икенчесенең аңа карата ачуы чыга һәм күңелендә нәфрәт хисе уяна. Шул сәбәпле ул аннан үч алмакчы була. Әгәр дә ул үч ала алмаса, вакыт узу белән аннан көнләшә башлый.

2. Үзеңне башкалардан өстен күрү хисе;

Әгәр дә кешенең йөрәгендә үзен башкалардан өстен күрү хисе булса, ул калганнарның үзеннән өстен булуын теләми. Шул сәбәпле, әгәр дә кемдер аннан гыйлеме, байлыгы, дәрәҗәсе, эш урыны белән өстенрәк булса, ул аннан көнләшә башлый.

3. Кешеләр белән идарә итүне ярату;

Әгәр дә кеше башкалар өстеннән идарә итүне яратып, берәр кеше аңа көндәш булса, ул аннан көнләшә башлаячак.

4.Җанның башка кешеләргә Аллаһ Тәгалә тарафыннан нигъмәт бирелүен теләмәве;

Кайбер кеше идарә итүне дә яратмый, кемгә дә булса дошманлык һәм нәфрәт хисе дә сакламый, ләкин, җаны саран булганга күрә, башкаларга Аллаһ Тәгалә тарафыннан нигъмәт бирелүен теләми. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кем дә кем җанның саранлыгыннан сакланса, андый кешеләр уңышка ирешүчеләрдән булачак» (Хәшер – 9).

Кешедә көнчелек хисе бармы-юкмы икәнен ничек белеп була? Әгәр дә берәр кеше икенче кешегә байлык килгәч кайгырса, эче пошса, күңел тынычлыгын югалтса, ул көнче булып санала. Шулай ук көнләшүнең билгесе булып түбәндәге нәрсәләр дә санала:әгәр дә көнче берәр кеше янында булса аңа ялагайлана, яныннан китсә аны яманлый, әгәр дә аңа кайгы килсә,шатлана.

Көнчелектән котылу юллары:

1. Кешеләрнең байлыкларына игътибар итмәү;

Йөрәкне Аллаһ Тәгалә белән бәйләп, Аннан ризык, байлык бирүне сорарга кирәк.

2. Дөнья эшләрендә ярышмыйча хәерле гамәлләр кылуда ярышу;

Ихласлы мөселман башка мөселманнар белән дөнья байлыгына ирешүдә түгел, ә Аллаһның рәхмәтенә вә ризалыгына якынайтучы, җәннәткә кертүче гамәлләрдә ярыша.

3. Берәр кешегә байлык килүне күргәч, аңа бәрәкәт сорап дога кылу;

4. Аллаһның тәкъдиренә риза булу;

5. Көнчелек эшләргә этәргән гамәлнең киресен эшләү;

Әгәр дә көнчелек көнләшкән кеше турында гайбәт сөйләргә этәрсә,  бу вакытта ул кешене, киресенчә, мактарга кирәк. Әгәр дә көнчелек көнләшкән кеше алдында тәкәбберлек күрсәтергә этәрсә, ул вакытта аның каршында үзеңне гади тотарга кирәк.

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 842.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование последних трёх частей священного Корана (С приложением важных вопросов, касающихся мусульманина )






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф