Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История верблюдицы Пророка Салиха часть1


Күркәм холык


Ислам диненең төп максаты - кешедә күркәм холык тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә кешеләргә шәригать кануннарын иңдерде. Шәригать өч бүлекне үз эченә ала:

1) Иман нигезләре (гакыйдә).

Шәригатьнең әлеге бүлегендә иманның алты нигезе:

- Аллаһ Тәгаләгә,

- фәрештәләргә, 

- пәйгамбәрләргә,

- китапларга,

- Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә (язмыш) иман китерү өйрәнелә.

Иманның әлеге нигезләре аркылы Аллаһ Тәгалә кешегә яшәүнең асыл мәгънәсен аңлата, дөньяга карата дөрес караш тәрбияли.

2) Ислам хокукы.

Ул кешенең Аллаһ каршындагы һәм башка кешеләр каршындагыбурычларын аңлата.

3) Әхлак.

Шәригатьнең бу бүлегендә күркәм холыкка ирешү юллары аңлатыла.

Холык – кешенең эчке сурәте. Кешенең тышкы сурәте күркәм якиямьсезбула алган кебек, аның эчке сурәте дәкүркәм яки ямьсез була ала. Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Һәр бинаның нигезе бар, ә Исламның нигезе - күркәм холыклы булу».

Галимнәр күркәм холыкка шундый аңлатма бирә: «Күркәм холык – кешеләргә карата ачык йөзле булу, аларга изгелек кылу һәм начарлык эшләмәү». Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) Әбү Һүрайрага шундый киңәш бирде: «Әй Әбү Һүрайра! Күркәм холыклы бул!»Әбү Һүрайра әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Нәрсә соң ул күркәм холык?»Мөхәммәд (с.г.с) аңа шулай диде: «Күркәм холык – ул синең белән араны өзгән кеше белән араны өзмәү, сиңа зыян китергән кешене гафу итү һәм сиңа сораган нәрсәңне бирмәгән кешегә, әгәр дә ул синнән берәр нәрсә сораса бирү» (Бәйһәкый).

Күркәм холык - ул пәйгамбәрләрнең һәм изге гамәлләр кылучы кешеләрнең сыйфаты. Шушы сыйфаты сәбәпле кеше Аллаһның ризалыгына вә олуг дәрәҗәгә ирешә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дөреслектә, күркәм холык кешене ураза тотучы һәм төннәрен намаз укучы дәрәҗәсенә ирештерә» (Әхмәд).

Җүнәйд исемле галим шулай ди: «Дүрт төрле сыйфат кешене изге гамәлләре һәм гыйлеме аз булуына карамастан иң югары җәннәтләргә күтәрә: ачу килгәндә үзеңне кулда тоту, кешеләргә карата түбәнчелекле булу, юмартлылык һәм күркәм холыклы булу».

Җир йөзендә иң күркәм холыклы кеше Мөхәммәд (с.г.с) булганга күрә дә, Аллаһ Тәгалә аны иң соңгы пәйгамбәр итеп сайлады, шушы рәвешле Ул аның дәрәҗәсен күтәрде. Аллаһ Тәгалә аны мактап, Коръәндә шулай ди:

«Дөреслектә, син бөек холыклы» (Каләм – 4).

Тәфсир галиме имам әт-Табари: «Бөек холык иясе - ул бөек әдәп иясен аңлата», -  ди.

Бер хәдисендә Мөхәммәд (с.г.с) үзенең пәйгамбәр булып килү максаты кешеләргә күркәм холыкны өйрәтү икәнлегенәйтә. Ул  шулай ди:

«Дөреслектә, мин күркәм холыкларны төгәлләү өчен генә пәйгамбәр итеп җибәрелдем» (Әхмәд, №9187).

Әнәс ибн Мәлик  (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)нең холкы турындашулай ди:«Аллаһ илчесе кешеләрнең иң күркәм холыклысы иде» (Бухари, Мөслим).

Икенче хәдисендә бу сәхәбә шулай ди: «Мин Аллаһ илчесенең кулы шикелле йомшак бер атлас вә бер ефәк тукыма да тотмадым. Шулай укАллаһ илчесеннән килә торган кебек хуш исне беркайчан да иснәмәдем.Мин Аллаһның илчесенә ун ел хезмәт иттем. Шушы вакыт эчендә ул миңа бер тапкыр да«уф»дип, берәр эшне эшләгәннән соң, «ни өчен аны эшләдең?» дип һәм эшләмәгән берәр эш өчен «ни өчен аны эшләмәдең?» дип әйтмәде» (Бухари, Мөслим).

Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) иманның камил булуынкүркәм холык белән бәйләде:

«Мөэминнәрнең иң камил иманлысы күркәм холыклы булганы. Сезнең иң хәерлегез хатыннарына карата иңяхшы мөнәсәбәттә булганыгыз» (Тирмизи).

Хәдистән аңлашылганча, күркәм холык кешенең Аллаһка ышануының камил дәрәҗәдә булуын күрсәтүче билге булып тора. Әгәр кешенең холкы яхшы икән, аның иманы да югары, әгәр холкы начар икән, аның иманы да түбән дәрәҗәдә. Кеше  холкы начар булу сәбәпле,намаз укуына, ураза тотуына һәм хаҗ кылуына карамастан,җәһәннәмгә керергә мөмкин. Әбү Һүрайра (р.г) шулай ди: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с)гә  шулай дип әйттеләр: «Бер хатын төннәрен намаз укый, көндезен ураза тота, сәдака бирә, ләкин теле белән күршесен кыерсыта». Аллаһның илчесе әйтте: «Ул хатындахәерле бернәрсә дә юк, ул җәһәннәм әһелләреннән». Кешеләр әйтте: «Бер хатын фарыз намазларын гына укый, майсызландырылган сырны сәдака итеп бирә һәм беркемгә дә  зыян китерми». Аллаһның илчесе әйтте: «Ул хатын җәннәт әһелләреннән булачак» (Бухари, «Әдәбүл-муфрад»китабы).

Әнәс ибн Мәлик шулай ди: «Дөреслектә, кеше күп гыйбадәт кылмыйча да, күркәм холкы сәбәпле, җәннәттә югары дәрәҗәгә ирешә. Шулай ук ул күп гыйбадәт кылып та начар холкы сәбәпле җәһәннәмнең иң аскы катына керә».

Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с)нән кешеләрне иң күп җәннәткә кертүче гамәл турында сорадылар. Ул әйтте: «Аллаһның газабыннан саклый торган гамәлләр кылу һәм күркәм холыклы булу». Шуннан соң аннаниң күп җәһәннәмгәкертүче гамәл турында сорадылар. Ул әйтте: «Тел һәм җенес әгъзасы белән гөнаһлар кылу» (Тирмизи).

Кыямәт көнендә үлчәү тәлинкәсенең әҗер-саваплар белән авыр булуыда күркәм холык белән бәйле.Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Үлчәүдә күркәм холыкка караганда даавыррак нәрсә булмаячак. Дөреслектә, күркәм холык иясе аның белән ураза тотучы һәм намаз укучы кеше дәрәҗәсенә ирешә» (Тирмизи).

Күркәм холыкның Кыямәт көнендә үлчәүдә авыр булуының сәбәбе нәфес белән көрәшүгә бәйле. Чөнки күркәм холыклы булу кешедән бик күп нәрсә таләп итә.Күркәм холыклы булу өчен кеше ачуы килгәндә сабыр итәргә, кешеләргә карата ягымлы, булырга, алар белән бәхәскә кермәскә тиеш. Болар барысы да нәфес белән көрәшүгә бәйле. Кеше нәфес теләгенә бирешмичә, тискәре сыйфатлар белән көрәшкәнгә күрә, күркәм холык мизанда иң авыр гамәл булачак.

Кыямәт көнендә Мөхәммәд(с.г.с)гә якын булу дакүркәм холыкка бәйле. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кыямәт көнендә минем каршымдаиң сөеклегез һәмиң якыныгызхолкы буенча күркәм булганыгыз» (Ибн Хиббән).

Әгәр дә кеше күркәм холыклы булса, Аллаһ Тәгалә аны ярата башлый. Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) Әшәҗҗү ибн Габдул Кайс исемле сәхәбәгә шулай ди:«Синдә Аллаһ ярата торган ике сыйфат бар. Алар ачу килгәндә үзеңне кулда тоту(хилм) һәм ашыкмыйча уйлап эш итү (әнәәнә)».Бу сәхәбә сорады: «Әлеге холыкка мин үз тырышлыгым белән ирештемме яки аларны Аллаһ Тәгалә миңа тумыштан салдымы?»Ул әйтте:«Сиңа аларны Аллаһ Тәгалә тумыштан салды». Ул әйтте: «Илчесе һәм Үзе ярата торган шушы ике холыкны миңа салган Аллаһка мактау булсын»(Әбү Давыд).

Ни өчен кеше намаз укуына, ураза тотуына карамастан җәһәннәмгә керә. Моның сәбәбе гыйбадәтләрнең кешегә тәэсир итмәвенә һәм Аллаһ каршында кабул булмавына бәйле. Кешенең никадәр гыйбадәт кылып та холкы яхшырмаса, кешегә карата мөнәсәбәте үзгәрмәсә, аның кылган гыйбадәтләреннән бер файда да булмаячак. Аллаһ Тәгалә каршында гыйбадәтләр күркәм холык белән бәяләнә. Мәсәлән, кабул булган намаз турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди:

«Намаз укы, дөреслектә, намаз фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктата. Аллаһны искә алып, намаз уку иң зур гыйбадәт. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне белә» (Гәнкәбүт – 45).

Әлеге аятьтән күренгәнчә, ихластан укылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә һәм аны гөнаһлардан тыя. Әгәр дә кешенең намаз укып та холыклы яхшы якка үзгәрмәсә, аңа намаз уку рәвеше турында фикерләргә кирәк. Чөнки аның намазы Аллаһ каршында бөтенләй кабул булмаска да мөмкин. Бер хәдистәМөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә намаз кешене фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктатмаса, ул Аллаһтан ерагайта гына» (Табарани).

Әбүл Галия исемле тәбигыйн «Дөреслектә, намаз фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктата» дигән аятьне аңлатып шулай ди: «Чынлыкта, намаз үз эченә өч төрле гамәлне ала. Әгәр дә намазда бу өч төрле гамәлнең берсе дә булмаса, ул намаз булып саналмый: ихласлылык, Аллаһтан курку хисе һәм Аллаһны искә алу. Ихласлылык кешене изгелек кылырга этәрә, Аллаһтан курку хисе кешене гөнаһ кылудан туктата, ә Аллаһны искә алу ягъни Коръән уку кешегә нәрсәне булсада эшләргә куша һәм нәрсәдән булса да тыя».

Фудайль ибн Гыяд шулай ди: «Минем өчен гөнаһ кылучы, ләкин күркәм холыклы кешенең дус булуы, гыйбадәт кылучы, ләкин начар холыклы кешегә караганда хәерлерәк».

Аллаһ Тәгалә барчабызга да холкыбызны күркәм итәргә, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итсен.

Дата: 30.06.2015. Просмотров: 1124.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Облегчайте, а не создавайте затруднения, радуйте людей добрыми вестями, а не внушайте отвращение к исламу».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Учебно-методический комплект по арабскому языку «Аль-‘арабийа байна ядайк» для неарабоязычных обучающихся (Турецкое издание)






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф