Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Карашны гөнаһтан саклау


Аллаһ Тәгалә кешегә бу дөньяда бик күп төрле нигъмәтләр бирде,хәтта аларны санап та бетереп булмый. Кеше әлеге нигъмәтләрне хәерле, яхшы максатларда да куллана ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһлы гамәлләрдә кылырга  мөмкин. Мисал өчен, кешенең күрү сәләте- ул Аллаһның бер нигъмәте. Кеше күзләре ярдәмендә Аллаһның барлыгын һәм бөеклеген күрсәтүче әйберләрне карый ала, шулай ук алар ярдәмендә гөнаһта кыла ала. Шуңа күрәдә Аллаһ Тәгалә Коръәндә күзләрне дөрес юлда кулланырга кушкан. Кайбер карашларны гөнаһлы нәрсәләрдән сакларга куша. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әйт ышанучы ирләргә, үзләренең кайбер карашларын төшерсеннәр һәм гаурәт әгъзаларын сакласыннар. Бу алар өчен күпкә чистарак. Чынлыкта Аллаһ алар эшләгән нәрсә турында белүче» (Нур – 30).

 Шулай ук Аллаһ Тәгаләнең бу әмере хатын-кызларга да кагыла:

«Әйт ышанучы хатыннарга, алар үзләренең кайбер карашларын төшерсеннәр һәм гаурәт әгъзаларын сакласыннар, күренгәннән  кала (йөз һәм кул чугы) башка матурлыкларын күрсәтмәсеннәр» (Нур – 31).

Бу ике аять үз эченә чит хатыннарга, чит ирләргә, шәрә сурәтләргә, телевизорда күрсәтелә торган фәхеш фильмнарны карауны  ала.

 Әгәр дә кеше күзләрен гөнаһка караудан сакласа, күңелен бозык, шәһвәтле уйлардан саклап калачак. Аллаһ Тәгалә бу хакта алдагы аятьтә әйтте: «Бу алар өчен күпкә чистарак». Ягъни кешенең күңеле начар, гөнаһлы уйлардан чиста булып кала.

 Аллаһ Тәгалә бу аятьтә, беренче чиратта, карашны, ә икенче чиратта гаурәт әгъзаларын зинадан сакларга куша. Чөнки кешенең карашы белән гаурәт әгъзалары арасында бәйләнеш бар. Кеше зинадан ягъни никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүдән үз-үзен саклап кала шул очракта, әгәр карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа. Адәм баласынзина кылуга, иң беренче чиратта, карашны чит хатыннардан сакламау этәрә. Шуңа күрә дә Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдистә кешедә булган күзгә, колакларга, кулга һәм аякларга зина гөнаһысының бер өлеше языла дип әйткән. Чөнки бу әгъзалар зина кылуга сәбәп булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Адәм баласына зинаның бер өлеше язылган, ул аңа барыбер ирешәчәк. Күзләрнең зинасы – караш, телнең зинасы – сөйләм, колакларның зинасы – тыңлау, кулларның зинасы – тоту, аякларның зинасы – адымнар. Күңел тели һәм сорый, ә гаурәт әгъзасы моны раслый яки кире кага»(Бухари).

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) карашны Иблиснең агулы угы дип әйтә:

«Чынлыкта караш ул Иблиснең бер агулы угы. Кем дә кем аны Миннән куркып калдырса, аны Мин күңелендә сизелә торган бер рәхәтлек белән алыштырам» (Хәким).

Әгәр дә кеше күзен гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакласа, ул үз күңелен бозык, начар уйлардан саклый. Аллаһ Тәгалә күзләрен Үзеннән куркып ярым шәрә хатыннарга караудан саклап калган кешегә күңелдә сизелә торган бер рәхәтлек бирә икән.

Кайбер вакытта кешенең карашы, үзе теләмичә, чит хатыннарга төшәргә мөмкин. Мондый карашка гөнаһ язылмый. Мөхәммәд (с.г.с) Гали (р.г)гә шулай ди:

«Йә Гали, караш артыннан карашыңны ияртмә (ягъни бер-бер артлы карама). Чынлыкта, беренче караш синеке, ә икенчесе синеке түгел» (Әбү Давыд).

Бу хәдиснең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: әгәр дә кешенең күзе чит хатын-кызга, капланмаган гаурәт урыннарына төшсә, аңа гөнаһ язылмый, әгәр дә инде гөнаһ булып саналучы нәрсәгәикенче тапкыр борылып яки күтәрелеп караса, гөнаһ языла.

Кайбер кешеләр үз-үзләрен Аллаһтан куркучы итеп күрсәтеп, карашларын чит кешеләр янында гөнаһлы нәрсәләргә караудан саклаган булып кыланалар. Алар моны кешеләр арасында үзенең абруен, дәрәҗәсен саклап калу өчен генә эшли. Ләкин чынлыкта  икейөзле кеше гамәлен кыла. Аллаһ Тәгалә андый кешеләрнең күзләрен Коръәндә хыянәтче күзләр дип атый:

«Ул (Аллаһ) күзләрнең хыянәтчесен һәм күкрәкләр яшергән нәрсәне белә» (Гафир – 19).

Ибн Габбәс исемле галим, сәхәбә бу аятьне шундый мәгънәдә аңлата: «Кешеләр арасында булган берәү, хатын-кыз узып киткәч, алар каршында үз дәрәҗәсен һәм абруен саклау өчен карашын читләштергән була. Әгәр дә кешеләр аңа игътибар итмәсә, теге хатынга карый башлый. Әгәр дә кешеләр күрер дип курыкса, янә карашын читләштергән була. Ләкин Аллаһ Тәгалә аның күңелендә нәрсә яшеренгәнен белде инде».

Кеше карашын гөнаһ булып саналучы нәрсәләрдән сакласа, Аллаһ Тәгалә аңа зирәклек сыйфаты бирә. Галимнәрнең кайберләре шулай дип әйтә: «Кем дә кем тышкы кыяфәтен Мөхәммәд (с.г.с)нең сөннәтенә ияреп камилләштерсә, Аллаһ Тәгаләнең Күзәтүче Зат икәнлеген онытмаса, карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакласа, нәфесен шәһвәт теләкләреннән тыйса һәм хәләл ризык кына ашаса, аның зирәклеге беркайчанда ялгышмаячак».

Шулай ук карашын гөнаһтан саклаган кешенең Аллаһ Тәгалә хәтерен яхшырта, гыйлем алуын җиңеләйтә. Имам әш-Шәфигый бик тә хәтерле кеше була. Ул Коръәннең бер битен ятлаганда күзе төшкән икенче битне дә исендә калдыра торган була. Көннәрдән бер көнне аның хәтере начарлана. Шуннан соң ул укытучысы Ваккыйгъка зарлана. Ваккыйгъ аңа, киңәш буларак,гөнаһлар кылмаска куша һәм: «Гыйлем - ул нур, ә Аллаһның нуры гөнаһлы кешегә бирелми», - дип әйтә.

Имам әш-Шәфигый хәтеренең начарлануы урамда барган вакытта бер хатынның аяк табанын күрүенә бәйле була.

Кешенең карашын гөнаһлы нәрсәләрдән сакламавының төп сәбәбе: Аллаһ газабыннан курыкмауга, шайтан котыртуына,  нәфес теләгенә ияреп ләззәт һәм рәхәтлек алуга бәйләнгән. Адәм баласы чынлап та Аллаһның Кыямәт көнендә булачак газабыннан курка икән, карашын гөнаһлы нәрсәләрдән саклаячак.

Аллаһ Тәгалә карашларны хәерле нәрсәләрдә кулланып, гөнаһлы нәрсәләргә караудан сакларга ярдәм итсен!

Дата: 12.08.2015. Просмотров: 717.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Вы не войдете в рай, пока вы не уверуете, и вы не уверуете, пока вы не полюбите друг друга. Не указать ли вам, что делать, чтобы полюбить друг друга? Распространяйте приветствие между собой».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Как говорить с детьми, чтобы они учились






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф