Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Коръән - ул Аллаһның могҗизасы


Хәзерге вакытта кемдер Коръәнгә ышана, ә кемдер ышанмый. Мәсәлән, яһүдләр һәм насаралар, атеистлар Коръәннең Аллаһтан иңүенә ышанмыйлар. Алар аны Мөхәммәд (с.г.с) уйлап чыгарган дипәйтәләр, ләкин үлем килгәндә аларга моның киресе ачылачак. Алар үлгән вакытта хакыйкатьне күрәчәк. Дүртенче тугры хәлиф Гали ибн Әбү Талиб шулай ди:

«Кешеләр йоклыйлар, кайчан алар үләләр, менә шунда уяналар».

Коръәндәге вәгъдәләргә һәм кисәтүләргә ышанмаган кеше, үлем килгәндә моңа ышаначак, чөнки ул андагы хакыйкать белән йөзгә-йөз очрашачак. Мәсәлән, әгәр дә кеше Аллаһка, Кыямәт көненә, Җәһәннәмгә ышанмаса, бу нәрсәләргә ул үлгәч ышаначак. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Ул бары тик кешеләргә һәм җеннәргә искә төшерүче китап кына. Берникадәр вакыттан соң сез, әлбәттә, аның (Коръәннең) олугъ хәбәр булуын беләчәксез» (Сад: 87-88).

Ибн Габбәс (р.г) һәм Катәдә исемле тәфсир галимнәре «Берникадәр вакыттан соң» дигән гыйбарә ул үлем килү вакытын аңлата дип әйттеләр.

Аллаһ Тәгалә кешеләргә Коръәннең хак китап булуын Кыямәт көненә хәтле күрсәтеп тора. Бу,иң беренче чиратта, фәнгә кагылышы булган аятьләрбелән бәйле. Коръәннең 7 нче гасырда иңгән кайбер аятьләре 20 нче гасырда гына ачыкланган хакыйкатьләр турында сөйли. Менә шушы рәвешле Аллаһ Тәгалә Коръәннең Үзеннән иңгәнлеген раслый. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Без аларга аятьләребезне (Аллаһның барлыгын күрсәтүче билгеләрне) тирә-юньдә һәм аларның үзләрендә Коръәннең хак булуы ачыкланганчыга хәтле күрсәтәчәкбез. Әллә сиңа Раббың бөтен нәрсәне дә Күзәтеп торучы буларак җитмиме?» (Фуссыйләт – 53).

Шушы аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә кешеләргә Коръәннең хак китап булуын кеше төзелеше һәм тирә-юньдә булган мәхлуклар аша күрсәтәчәк.

Коръән туры юлны күрсәтүче китап буларак 7 гасырда иңде. Ул вакытта адәм балалары галәм һәм кеше төзелешетурында белмиләр иде. Аллаһ Тәгалә аларга хакыйкатьне аңлату өчен фән белән бәйле булган аятьләрне иңдерде. Шуның белән Аллаһ Тәгалә Коръәннең Үзеннән иңгәнлеген исбатлый һәм кешеләрне акыл нигезендәИслам динен кабул итәргә чакыра. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә Коръәндә кешенең сизү рецепторлары ягъни нерв җепселләре тиредә урнашуы турында хәбәр итә.  Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, Без аятьләребезгә ышанмаучы кәферләрне җәһәннәм утына кертәчәкбез. Аларның тиреләре янып беткән саен Без аларны газапны татысыннар өчен яңа тирегә алмаштырачакбыз. Дөреслектә, Аллаһ Җиңүче Зат, Хикмәт иясе булды» (Нисә – 56).

Анатомия фәненнән билгеле булганча, җисемнең кызу яки салкын булуын кеше шушы нерв җепселләре аша сизә. Әгәр дә аның тиресе 3-4 нче дәрәҗәләр дә пешсә, ул авыртуны сизми башлый. Менә шуңа күрә дә җәһәннәмдә кеше газапны даими тойсын өчен Аллаһ Тәгалә аның тиресен янып беткәннән соң яңа тирегә алмаштырып торачак.

Шулай ук Аллаһ Тәгалә кеше белән бәйле булган башка хакыйкать турында да хәбәр итә. Ул шулай ди:

«Әллә кеше Без аның сөякләрен киредән җыймаячакбыз дип уйлыймы? Әлбәттә, Без аларны җыячакбыз. Без хәтта аның бармак очларын да төгәл иттереп барлыкка китерә алабыз» (Кыямәт: 3-4).

Бу аятьләр кешеләрнең бармак очларындагы эзләре бер-берсенә охшамауга ишарә итә. Дөньяда 6 миллиардтан артык кеше булуына карамастан, аларның бармак очларындагы эзләре төрле рәвештә.

Кешенең бармак очларындагы эзләре төрле булуны 1858 елда инглиз галиме Уильям Гершель ача. Хәзер аның бу ачышы җинаятьчеләрне ачыклаганда кулланыла. Җинаятьчеләрне шушы рәвешле ачыклау ысулы икенче төрле дактилоскопия дип атала.

Аллаһ Тәгаләнең кодрәте шул хәтле иксез-чиксез ки, Кыямәт көнендә Ул хәтта кешеләрнең бармак очларындагы эзләрендә үзләренә хас рәвештә киредән барлыкка китерәчәк. 

Башка бер аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Ул ике җенесне: ир-атны һәм хатын-кызны атылып чыгучы мәнидән барлыкка китерде» (Нәҗем: 45-46).

Коръән иңгәнчегә хәтле гарәпләр баланың кыз булып тууы хатын-кызга бәйле дип уйлаганнар. Аллаһ Тәгалә бу аять аркылы кешеләргә баланың малай яки кыз булып тууы ир-атның мәниенә (спермасына) бәйле булуы турында хәбәр итә.

Фәнни яктан бу хакыйкать бары тик хромосомаларны ачкач кына билгеле була. Кешедә хромосомалар барлыгын 1882 елда Вальтер Флеминг исемле немец анатомигы ача.

Биология фәненнән билгеле булганча, кешедә 46 хромосома бар. Ир-атның аталык орлыкларында (сперматозоидлар) һәм хатын-кызның күкәй күзәнәгендә (яйцеклетка) ул хромосомалар  23 данә генә. Соңгы 23нче хромосома кешенең җенесен билгели. Әлеге хромосоманың хатын-кыз күкәй күзәнәгендә X (икс) төре генә, ә ир-атның аталык орлыкларында X (икс) һәм Y (игрек) төре бар. Әгәр дә ир-атның X (икс) төр хромосомасы белән хатын-кызның X (икс) төр  хромосомасы кушылса кыз туа, әгәр дә инде ир-атның Y (игрек) төр хромосомасы белән хатын-кызның X (икс) төр  хромосомасы кушылса ир бала туа. Шушы рәвешле Аллаһ Тәгалә кешеләргә 15 гасыр элек үк баланың җенесе ир-ат хромосомаларына бәйле булуы турында хәбәр итә.

Шулай ук Коръәннең хак китап булуын башка аятьләр дә раслый. Аллаһ Тәгалә Зәрият сүрәсенең 7 нче аятендә кешеләргә галәмнең төзелеше турында хәбәр итә. Ул шулай ди:

«Үәс-сәмәә’и зәәтил-хүбүк».

Әлеге аятьне тәфсир галимнәренең сүзләренә таянып, берничә мәгънәдә тәрҗемә итәргә була. Моның шулай булуы аятьтәге «әл-Хүбүк»-  الْحُبُكِ дигән сүзгә бәйле.

Мәсәлән, Мүкатил, әл-Кәлби һәм әд-Даххәк исемле галимнәр: «Хүбүк – ул йолдызларның хәрәкәт итү юлларын аңлата», - дип әйтәләр. Бу галимнәрнең сүзләренә таянсак, әлеге аять«Юллар иясе булган күк белән ант итәм»дигән мәгънәне аңлата.

Аллаһ Тәгалә безгә шушы аять аркылы галәмдәге галактикаларның, йолдызларның һәм планеталарның билгеле бер орбита буенча хәрәкәт итүләре хакында хәбәр итә.

7 гасырда монышулай икәнлеген беркемдә белми иде. Тарихтан мәгълүм булганча, бу хакыйкатьне дөньяви галимнәр арасыннан иң беренче булып поляк астронавты Николай Коперник (1473-1543) ача. Ул җир шарының һәм шулисәптән башка планеталарның да кояш тирәли әйләнүен исбатлый. Бу турыда ул «Күк җисемнәренең әйләнүе турында»(лат. De revolutionibus orbium coelestium) исемле китабында яза. 66 ел узганнан соң моның шулай булуын тагын бер кат итальян астрономы Галилео Галилей раслый.

Башка тәфсир галимнәре Зәрият сүрәсенең 7 нче аятен икенче мәгънәдә аңлаталар. Мәсәлән, Әл-Хәсән әл-Басри шулай ди: «Хүбүк дигән сүз ул йолдызлар белән үрелгән күкне аңлата».

Гыйкримә исемле галим әйтә: «Синең кием тукучы кешене күргәнең бармы? Әгәр дә ул киемне бик оста итеп тукыса, аңа «хәбәкә»ягъни матур итеп тукыды дип әйтәләр».

Бу очракта әлеге аять «Галактикалар белән үрелгән күк белән ант итәм»дигән мәгънәне аңлата.

Шушы аять аша Аллаһ Тәгалә галәмдәге галактикаларның бер-берсе арасындагы бәйләнешен сурәтли. Галәмне өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, галәмдәге галактикалар бер-берсе белән пәрәвез оясы кебек үрелгәннәр. Алар моның шулай икәнлеген 20 нче гасырда гына суперкомпьютерлар ярдәмендә ачыкладылар, ә Аллаһ Тәгалә кешеләргә бу турыда 14 гасыр элек хәбәр итте.

Коръәндәге башка бер хакыйкать. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әлиф, Ләм, Мим. Римлылар җирнең иң түбән урынында җиңелделәр. Алар фарсыларның җиңүеннән соң җиңәчәкләр» (Рум: 1-3).

Мөхәммәд (с.г.с) яшәгән чорда ике зур дәүләт: Византия империясе һәм Сасанидлар (фарсы) дәүләте бар иде. 614-615 еллар тирәсендә бу ике дәүләт арасында сугыш була һәм ул сугышта фарсылар римлыларны җиңәләр.

Аллаһ Тәгалә Рум сүрәсендә бу сугышның «җирнең иң түбән урынында» булуы турында хәбәр итә. Ибн Габбәс һәм әс-Сүдди исемле тәфсир галимнәре әйтүенчә, бу сугыш Фәлыйстин белән Иордания җирләре арасында була. Шулай ук Гали ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни дә әлеге сугыш Иорданиядәге Әзрагат һәм Шамдагы Бусра шәһәрләре арасында булды дип әйтә. Хәзерге дөнья картасына карасак, бу җирләр Үле диңгез буена туры килә. 20 нче гасырда җир шарын өйрәнүче географлар җирнең иң түбән ноктасы Үле диңгез буена туры килүен ачыкладылар. Әлеге урын диңгез яссылыгыннан 392 метр түбәнлектә урнашкан. Аллаһ Тәгалә Коръәннең Үзеннән иңүен раслап, бу турыда кешеләргә 7 нче гасырда ук хәбәр итә.

Коръәндәге башка бер хакыйкать. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Күк һәм шакучы нәрсә белән ант итәм. Шакучының нәрсә икәнлеге турында син каян белдең? Ул – тишүче (үтеп керүче) йолдыз» (Тарик: 1-3).

Сәхәбәләр вакытында аятьтәге «шакучы»сүзе төнлә чыгучы теләсә кайсы йолдызны аңлата дип уйладылар, ләкин астрономия фәне алга киткәч бу аятьнең икенче мәгънәсе ачылды. Хәзерге гасыр тәфсир галимнәре әйтүенчә,«шакучы»- الطَّارِقُ (тарик) дигән сүз ул радиодулкыннар чыгаручы нейтрон йолдызларны аңлатырга мөмкин. Аны икенче төрле пульсар йолдыз дип тә атыйлар. Иң беренче булып бу йолдызларны 1967 елның июнь аенда инглиз физигы һәм астрономы Энтони Хьюиш ача. 1974 елда аңа бу ачышы өчен хәтта Нобель премиясе дә бирәләр.

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә пульсар йолдызын ике үзлек белән сыйфатлый: шаку һәм тишү. Бу йолдыз бик тиз әйләнүе сәбәпле радиодулкыннар чыгара. Шушы дулкыннарны җирдәге радиотелескоплар шаку тавыш рәвешендә кабул итә. Шулай ук бу дулкыннар үз юлында очраган теләсә кайсы җисемне үтеп чыга. 

Коръәндәге тагын бер хакыйкать.Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Ул (Аллаһ) кояшны яктылык, ә айны нур чыганагы итте» (Йунус – 5).

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә Кояшка карата «дыя»- ضِيَاءٌ, ә Айга карата «нур»- نُورٌ дигән сүзләрне куллана. Гарәп телендә «дыя»- җылылык чыгаручы яктылыкны, ә «нур»- җылылыгы булмаган яктылыкны аңлата. Шушы аять аркылы Аллаһ Тәгалә кояшның кайнар җисем, ә айның салкын җисем булуы турында хәбәр итә. Астрономия фәненнән билгеле булганча ай ул кояштан килгән яктылыкны гына җир шарына чагылдыра, ә кояшка килсәк, ул үзе яктылык белән җылылык чыганагы булып тора. Аның өслегендәге температура цельсий буенча 6000 градус.

Фән белән бәйле икенче бер аять. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Җир үстергән үсемлекләрне, аларның үзләрен һәм алар үзләре дә белмәгән бөтен нәрсәне парлы итеп барлыкка китергән Аллаһ кимчелектән пакь (36). Аларга билге булып төн тора. Ул Аллаһ төннән әкрен-әкрен генә көнне салгыза һәм алар (кешеләр) караңгылыкта калалар (37). Кояш үзенең барып туктый торган урынына хәтле йөзә. Бу бөтен нәрсәне Белүче, һәрвакытта да Җиңүче Аллаһның билгеләве (38). Айга без иске хөрмә тәлгәше рәвешенә кайтканчыга хәтле урыннар (28 көн) билгеләдек. Кояш айны куып җитә алмый (төнлә чыга алмый), ә төн көнне уза алмый (көн бетмичә төн чыга алмый). Аларның һәрберсе дә үзенең орбитасы буенча йөзә» (Йәсин: 38-40).

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Ул (Аллаһ) күкләрне һәм җирне хаклык белән барлыкка китерде. Ул төнне көнгә, ә көнне төнгә чорный. Ул кояшны, айны буйсындырды. Аларның һәрберсе дә билгеле бер вакытка (Кыямәт көненә) хәтле хәрәкәтләнә. Игътибарлы булыгыз Ул Җиңүче, Гафу итүче Зат» (Зүмәр – 5).

Дөньви галимнәр арасында кояшның бушлыкта хәрәкәт итүен инглиз астрономы Гершель Уильям (1738-1822) ача. Ә бу турыда Аллаһ Тәгалә кешеләргә 7 гасырда ук хәбәр итә.

Дата: 03.07.2015. Просмотров: 1002.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Вы не войдете в рай, пока вы не уверуете, и вы не уверуете, пока вы не полюбите друг друга. Не указать ли вам, что делать, чтобы полюбить друг друга? Распространяйте приветствие между собой».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Неправильные глаголы арабского языка. Яковенко Э.В.






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф