Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История верблюдицы Пророка Салиха часть 2


Коръәнне фикерләп уку


Аллаһ Тәгалә Коръәнне фикерләп уку турында шулай ди:

«Бу бәрәкәтле китапны (Коръәнне) Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек» (Сад – 29).

Аллаһ Тәгалә кешеләргә Коръәнне туры юлны күрсәтүче буларак иңдерде. Ул китапта бик күп бәрәкәт һәм хәерле нәрсәләр бар. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аны бәрәкәтле китап дип атый. Гарәп телендә الْبَرَكَةُ- «бәрәкәт» дигән сүз бик хәерле вә файдалы нәрсәләргә ия булган әйберне аңлата.

Аллаһ Тәгалә «Сад» сүрәсенең 29 нчы аятендә безгә Коръәнне иңдерүнең хикмәте һәм максаты турында хәбәр итә. Дөреслектә, Ул бу китапны кешеләр аның аятьләренең мәгънәләре турында фикерләсеннәр өчен иңдерде.

Бу аять нигезендә галимнәр Коръән аятьләренең  мәгънәләрен өйрәнү, алар турында фикерләү  ваҗип дип әйтә. Бу аять шулай ук ашыкмыйча уку, тиз укуга караганда хәерлерәк икәнне күрсәтә. Кемдер Коръәнне, мәгънәләре турында фикерләмичә,ике атнада укып чыгарга мөмкин, ә кемдер, мәгънәләре турында фикерләп, бер айда. Аллаһ каршында икенче кеше хәерлерәк булып санала, чөнки ул Коръәнгә тиешле хакын биреп укыды.

Кайбер кешеләр Коръәннең мәгънәләрен өйрәнмичә аны дөрес итеп укуга һәм ятлауга гына игътибар итә. Сүз дә юк, мөселман кешесе Коръәнне укырга да, өйрәнергә һәм ятларга да тиеш, ләкин Коръәнгә бирелергә тиешле хак аны укырга өйрәнү белән генә чикләнми. Болардан тыш, аның мәгънәләрен өйрәнергә һәм аятьләре турында фикерләргә дә кирәк.

Әгәр кеше Коръәнне укып, мәгънәләре турында фикерләмәсә һәм гыйбрәт алмаса, ул аның хакын үтәмәгән була. Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: «Аллаһ белән ант итәмен ки, Коръәннең хәрефләрен генә ятлап, андагы кануннарны үтәмәүче кеше, аның турында фикерләмәде. Кайбер кешеләр: «Мин Коръәнне тулысынча укып чыктым», - дип әйтә, ләкин аның холкында һәм гамәлендә Коръәннең бер әсәре дә күренми».

Шулай ук әл-Хәсән әл-Басриның бу аять турында әйткән башка сүзләре дә бар. Ул: «Аллаһ Тәгаләнең аятьләре турында фикерләү - аңа иярүне аңлата», - дип әйткән.

Коръәнне фикерләп укырга кирәклеге турында башка сүрәдә дә әйтелә:

«Без аларга китап (ягъни Коръәнне) биргән кешеләр (мөселманнар) аны хакыйкый рәвештә укыйлар. Алар аңа ышана. Кем дә кем аңа ышанмаса, менә шулар  инде югалту кичерүче кешеләр» (Бәкара – 121).

Гомәр ибн әл-Хаттаб әйтә: «Коръәнне хакыйкый рәвештә уку – ул җәннәт турындагы аятьне укыгач, Аллаһтан җәннәт сорау, ә җәһәннәм турындагы аятьне укыгач, Аллаһтан аннан саклауны сорауны аңлата».

Ибн Мәсгуд (р.г) әйтә: «Минем җаным Аның кулында булган Зат (Аллаһ) белән ант итәмен ки, дөреслектә, Коръәнне хакыйкый рәвештә уку – ул андагы хәләл кылынган нәрсәләрне хәләл, ә хәрам кылынган нәрсәләрне хәрам дип күрү, аны Аллаһ Тәгалә иңдергән рәвешчә уку, сүзләрне урыннарыннан үзгәртмәү һәм аны дөрес итеп аңлату».

Әш-Шәүкәни әйтә: «Коръәнне хакыйкый рәвештә уку – ул аның белән гамәл кылу. Кеше аның белән гамәл кылган була шул очракта, кайчан ул аны өйрәнә һәм мәгънәләре турында фикерли».

Әгәр дә кеше Коръән аятьләре турында фикерләмәсә, ул аны өлешчә ташлаган була. Аллаһ Тәгалә «Исра»сүрәсендә шулай ди:

«Илче (Мөхәммәд (г.с)) әйтте: «Әй Раббым! Дөреслектә, минем халкым бу Коръәнне ташлады!» (Фуркан – 30).

Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия бу аятьне аңлатып шулай ди: «Коръәнне ташлау»берничә төргә бүленә:

1.Коръәнне тыңларга теләмәү һәм аңа ышанмау;

2.Коръәнгә ышанып һәм аны укып та, аның белән гамәл кылмау;

3.Коръәнне хөкем итүче китап буларак алмау һәм аңа хөкем кылсын өчен мөрәҗәгать итмәү;

4.Коръәннең аятьләре турында фикерләмәү һәм аның мәгънәләрен өйрәнмәү;

5.Аның белән йөрәкләрдәге рухи авыруларны дәваламау.

Аллаһ Тәгалә «Сад»сүрәсенең 29 нчы аятендә Коръән аятьләре турында фикерләүгә карата تَدَبَّرَ- «тәдәббәра»дигән фигыльне куллана. Әл-Мәйдәни исемле галим әйтүенчә, «тәдәббүр»ул – сүзнең тирән мәгънәләре турында фикерләү. Шуннан чыгып, Коръәнне «тәдәббүр»белән уку - уланы аңлау, мәгънәләренә, хөкемнәренә төшенү өчен аятьләре турында фикерләүне аңлата.

Коръән мәгънәләрен өйрәнүнең фазыйләте турында Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә кешеләр Аллаһ Тәгаләнең йортларыннан булган бер йортка (ягъни мәчеткә) җыелып, Аллаһның китабын укысалар һәм үзләре арасында аны өйрәнсәләр, аларга тынычлык вә рәхмәт иңә, аларны фәрештәләр әйләндереп ала һәм Аллаһ Тәгалә алар турында Үзенең янындагы фәрештәләргә әйтә» (Әбү Давыд).

Хүзәйфә ибнүл-Йәмән Мөхәммәд (с.г.с)нең намазда Коръән уку рәвешен аңлатып, шулай ди: «Бер төнне мин Мөхәммәд (с.г.с) белән намаз укыдым. Ул «Бәкара»сүрәсен укый башлады. Мин эчемнән: «Ул йөзенче аятьтә рукугъ кылачак», - дип әйттем, ләкин ул намазны укуын дәвам итте. Мин эчемнән: «Ул аны беренче рәкәгатьтә генә укый», - дип әйттем, ләкин ул намазны укуын дәвам итте. Шуннан соң мин эчемнән: «Ул аны укып бетергәч рукугъ кылачак», - дип әйттем, ләкин ул «Нисә»сүрәсен укый башлады. Аны укып бетергәч, ул «Әли Гыймран»сүрәсен укый башлады һәм аны тулысынча укып чыкты. Намазда вакытта ул аятьләрне ашыкмыйча укыды, әгәр дә Аллаһны пакьларга кушучы аятькә җитсә, «Сүбхәәнәллааһ»дип әйтте, әгәр дә Аллаһтан берәр нәрсә сорарга өндәүче аятькә җитсә, аны сорады, әгәр дә ул җәһәннәм газабыннан сыенырга кушучы аятькә җитсә, Аллаһка аннан сыенды. Соңыннан ул рукугъкылды һәм: «Сүбхәәнә Раббийәл-Газыйм», - дип әйтте. Аның рукугы кыямда басып торган шикелле озын булды. Соңыннан ул«Сәмигәл-Лааһү лимән хәмидәһ»дип басты. Шушы хәләттә ул рукугъта торган кебек озак басып торды. Шуннан соң ул сәҗдә кылды һәм: «Сүбхәәнә Раббийәл-әгъләә», - дип әйтте. Аның сәҗдәсе кыямда басып торган шикелле озын булды» (Мөслим, 1850).

Бервакытны Ибн Гомәр үзенең иптәшләре белән Гайшә (р.г) янына баргач шулай дип әйтте: «Безгә Мөхәммәд (с.г.с)нән күргән иң искитәрлек нәрсә турында сөйлә әле?» Бу сүзләрне ишеткәч, Гайшә (р.г) елый башлады һәм әйтте: «Аның һәр эше искитәрлек иде. Бер төнне ул минем яныма килде, һәм шулчакны минем тәнем аның тәненә тиде. Соңыннан ул: «Раббыма гыйбадәт кылу өчен үземне генә калдыр әле», - диде. Ул миңа якын булган бер җиргә басып тәһарәт алды, суны бик күп кулланмады. Шуннан соң  ул намаз укый башлады, һәм сакалы юешләнгәнчегә хәтле елады. Соңыннан  сәҗдә кылды, анда җир юешләнгәнчегә хәтле елады. Намазын укып бетергәч, ул Билал иртәнге намазга азан әйтергә килгәнчегә хәтле ян ягына ятып торды». Билал аңа: «Әй Аллаһның илчесе! Ни өчен син елыйсың? Аллаһ бит инде синең үткән һәм киләчәк гөнаһларыңны гафу итте», - диде. Мөхәммәд (с.г.с) аңа: «Кайгы булсын сиңа Билал! Миңа еларга нәрсә комачаулый ала? Аллаһ Тәгалә бу төнне миңа:

«Дөреслектә, күкләрнең һәм җирнең яратылышында, төннең һәм көннең төрле булуында акыллары булган кешеләр өчен Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенә күрсәтүче билгеләр бар. Алар Аллаһ Тәгаләне баскан, утырган һәм яннарында яткан хәлдә искә төшерә, күкләрнең һәм җирнең яратылышы турында фикерли. Алар әйтә: «Әй Раббыбыз! Дөреслектә, син моны юкка барлыкка китермәдең. Син кимчелектән пакъ, безне җәһәннәм газабыннан сакла» (Әли Гыймран: 190 – 191), - дигән аятьне иңдерде». Соңыннан ул: «Аны укып фикерләмәгән кешегә кайгы булсын», - диде (Сахих әт-тәргиб китабы, хәсән хәдис).

Әгәр дә без сәхәбәләрнең Коръәнгә карата мөнәсәбәтләрен карасак, исебез китә. Алар бары тик Коръәнне уку һәм ятлау белән генә шөгыльләнмәгән, аларның төп максаты андагы аятьләр белән гамәл кылу булган. Мәсәлән, Ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди:

«Әгәр дә безнең арабызда бер кеше ун аять өйрәнсә, аның мәгънәләрен аңлаганчы һәм аның белән гамәл кылганчыга хәтле башка аятьләргә күчми иде».

Шулай ук Ибн Габбәс (р.г) дә Коръәнне фикерләп уку турында: «Ике рәкәгать намазны фикерләп уку минем өчен фикерләмичә төне буе намаз укуга караганда хәерлерәк», - дип әйтә.

Фудайль ибн Гыяд әйтә: «Коръән аның белән гамәл кылсыннар өчен иңдерелде, ләкин кешеләр аны укуны гамәл итеп алдылар». Бер кеше сорады: «Аның белән гамәл кылу ничек була соң?»Ул әйтте: «Хәләл кылынган нәрсәне хәләл кылу, хәрам кылынган нәрсәне хәрам кылу, әмерләренә буйсыну, тыйган нәрсәләрдән тыелу һәм гаҗәпләндерерлек урыннарында туктап фикерләү».

Кеше Коръәнне укыганда фикерләсен өчен нәрсә эшләргә тиеш?

1.Гарәп телен өйрәнергә;

Коръән гарәп телендә иңде, шуңа күрә аны дөрес аңлау, аятьләре турында фикерләү гарәп телен белүгә бәйле.

Әгәр дә инде кеше гарәп телен белмәсә, ул иң кимендә сүрәләрнең һәм аятьләрнең мәгънәләре турында мәшһүр тәфсир китапларын һәм тәрҗемәләрне укып фикерләргә тиеш була.

2.Коръәннеукыган вакытта сүрәләрнең тәртибе, аятьләрнең бер-берсе белән бәйләнеше, сүзләрнең килү тәртибе, аларның кулланышы, мәгънәләре турында фикерләү;

Мәсәлән, кеше Коръәнне укыган вакытта:«Ни өчен бу сүрә икенче сүрә алдыннан килде?Ни өчен бу җөмлә икенче җөмләдән соң килде?Ни өчен әлеге аятьтә бу сүз кулланылды?»- дип үз-үзенә сораулар бирергә һәм җаваплар табарга тырышырга тиеш.

Менә шундый сораулар безгә Коръәннең яңа мәгънәләрен һәм серләрен ачарга ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә без аның аятьләре турында уйлый башлыйбыз һәм аның могҗизави китап икәнлеген күрәбез.

3.Коръәнне укыган вакытта дөрес тәфсир чыганакларына мөрәҗәгать итү;

Моңа гарәп телендәге Табари, Ибн Кәсир, Куртуби кебек тәфсир китаплары керә.

Ибнүл-Кайим әл-Җәүзия «Мәдәриҗүс-сәликин китабы»нда Коръәнне фикерләп укуның файдалары турында шулай ди:

«Дөнья һәм ахирәт тормышы өчен Коръәнне фикерләп укуга караганда да файдалырак нәрсә юк. Дөреслектә, бу гамәл кешегә бөтен хәерле вә начар нәрсәләрне, аларның юлларын, сәбәпләрен, максатларын, җимешләрен һәм ахыргы нәтиҗәләрен күрсәтә. Ул аның кулына бәхет хәзинәләренең һәм файдалы гыйлемнәрнең ачкычын бирә, аның йөрәгендә иман нигезләрен кора. Коръәнне фикерләп уку кешегә дөнья вә ахирәтнең, җәннәт вә тәмугъның хакыйкый сурәтен күрсәтә, аны борынгы халыклар яшәгән чорга кайтара, Аллаһ Тәгаләнең аларга күрсәткән көннәрен күз алдына китертә һәм Аның рәхмәтен вә гаделлеген күрсәтә. Коръән аша Аллаһ Тәгалә кешене Үзенең исем-сыйфатлары, гамәлләре, ярата һәм яратмый торган нәрсәләр белән һәм Үзенә алып бара торган юл белән таныштыра. Шулай ук Ул Коръән аркылы туры юлдан чыгара торган сәбәпләрне аңлата. Моннан тыш Аллаһ Тәгалә Коръән аша кешедә булганҗанның сыйфатлары, җәннәт вә җәһәннәм әһелләренеңгамәлләре һәм аерымлык билгеләре белән таныштыра»(«Мәдәриҗүс-сәликин, 320-321битләр).

Аллаһ Тәгалә «Сад» сүрәсенең 29 нчы аяте ахырында акылларын эшләтүче, зиһенле кешеләрне мактый: «(Шулай ук Без Коръәнне) акыл ияләре гыйбрәт алсын өчен иңдердек».

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 868.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Не тот силён, кто побеждает многих, силён лишь тот, кто (способен) владеть собой в гневе».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Молитвы первой необходимости






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф