Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть2


Корбанның тарихы


Корбан сүзе гарәп телендә «якынаю»дигән мәгънәне аңлата. Хәзерге вакытта бу сүз Корбан гаете көнендә чалына торган сыер, сарык, кәҗә, дөя кебек хайваннарга карата кулланыла. Әгәр дә кеше бу хайваннарны Аллаһ ризалыгы өчен чалса, ул Аллаһка гыйбадәт кылган булып чыга һәм Аның рәхмәтенә, ризалыгына якыная. Аллаһ Тәгалә андый кешене ярата башлый һәм бу гамәле өчен аны Кыямәт көнендә җәннәткә кертә. 

Корбан чалуның тарихы Ибраһим (г.с) заманына әйләнеп кайта. Аллаһның бу пәйгамбәре Гыйрак җирләрендә урнашкан Бабил шәһәрендә Нәмруд патшаны һәм аның халкын Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәде, ләкин алар аның сүзләрен кабул итмәделәр. Шуңа  ул Шам җирләренә ягъни хәзерге Фәлыйстин дәүләтендәге Иерусалим шәһәренә күчеп китә һәм Аллаһ Тәгаләгә бер бала бирүне сорап дога кыла. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Ибраһим әйтте: Мин үземнең Раббыма барам һәм Ул миңа туры юлны күрсәтәчәк. Әй Раббым, миңа изге гамәлләр кылучы бала бирсәң иде. һәм Без аны сабыр итүче бала белән шатландырдык» (Саффат: 99-101).

Аллаһ Тәгалә аның догасын кабул итеп,  авырлыкларга түзүче, сабыр малае туачагы турында шатлыклы хәбәр җиткерә. Ибраһим пәйгамбәргә сиксән җиде яшь булганда Һәҗәр исемле колыннан баласы туа. Аңа Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль (г.с) Ибраһим пәйгамбәрнең иң беренче баласы була, аңа хәтле аның бер баласыда булмый.

Исмәгыйль (г.с) үсеп егет булгач һәм әтисе кебек эшли алырлык дәрәҗәгә җиткәч, Ибраһим пәйгамбәр төшендә Аллаһ Тәгаләнең улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга әмер иткәнен берничә мәртәбә күрә. Әгәр Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләргә төштә нәрсә дә булса әмер итсә, алар аны үтәргә тиеш була. Ибн Габбәс  (р.г) әйтә: «Пәйгамбәрләрнең төшләре вәхи ягъни Аллаһтан килгән яшерен хәбәр булып санала». Аллаһ Тәгалә Коръәндә бу хакта шулай дип әйтә:

«Ул (Исмәгыйль) аның белән йөри алырлык (Ибраһим пәйгамбәр белән эшләр эшли алырлык) дәрәҗәгә җиткәч, ул (Ибраһим пәйгамбәр) әйтте: «Әй минем улым! Дөреслектә, мин сине төшемдә корбан итеп чалганымны күрәм. Кара әле, син бу турыда нәрсә уйлыйсың?» (Саффат – 102).

Әл-Фәрра исемле галим әйтүенчә, бу вакытта Исмәгыйльгә унөч яшь була. Аллаһ Тәгалә бу аятьтә әти булган кешеләргә балаларына нинди мөгамәләдә булырга һәм ничек эндәшергә кирәклекне Ибраһим пәйгамбәр үрнәге аркылы аңлата. Ибраһим (г.с) үзенең улын бик ярата һәм бик ягымлы, йомшак була. Ул аңа тупас рәвештә эндәшми, ә «Әй улым»дип әйтә. 

Саффәт сүрәсенең дәвамында Аллаһ Тәгалә Исмәгыйль (г.с) нең әтисенә карата нинди булганлыгын аңлата. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Ул әйтте: «Әй минем әтием! Үзеңә әмер ителгән нәрсәне эшлә. Әгәр дә Аллаһ теләсә син мине сабыр итүче кешеләрдән табарсың»(Саффәт – 102).

Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә балаларга әти-әнисенә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген Исмәгыйль (г.с) үрнәгендә аңлата. Мөселман балаларына, иң беренче чиратта, үрнәк кеше ул Исмәгыйль (г.с) булырга тиеш.

Аятьтән күренгәнчә, Исмәгыйль (г.с) әтисен хөрмәт иткән, аның бөтен сүзен тыңлаган. Әгәр ул әтисенә эндәшсә «Әй әтием»дип әйтә торган булган. Ибраһим (г.с)нең сине корбан итеп чалам дигән сүзләрен ишеткәч, бер дә каршы килми, ә Аллаһка тәвәккәл кылып, әмер ителгән эшне үтәргә куша. Аллаһ Тәгалә әйтә:

Алар икесе (Аллаһның әмеренә) буйсынгач, ул аны ян-ягына (яки йөз түбән) яткырды (103). Һәм Без аңа эндәштек: «Әй Ибраһим! (104) Син  төшеңне расладың. Дөреслектә, Без изгелек кылучыларны менә шушы рәвешле бүләклибез (105) Дөреслектә, бу ап-ачык сынау (106) Һәм Без аны (Исмәгыйльне) олуг (симез) корбан белән  йолып алдык (алмаштырдык) (107).

Бөтен галимнәр әйтүенчә, Ибраһим (г.с) пәйгамбәргә Аллаһ Тәгалә Исмәгыйль (г.с) урынына мөгезле, ак төстәге тәкә чалырга кушкан. Ибн Габбәс (р.г.) әйтүенчә, ул тәкә кырык ел буе җәннәттә көтүләп йөргән. Аллаһ Тәгалә аны Мәккә шәһәре янындагы Сәбир тавына иңдерә. Мүҗәһид исемле галим әйтүенчә, Ибраһим пәйгамбәр бу тәкәне Мина үзәнендә чала.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә Ибраһим пәйгамбәрнең тормыш юлын җир йөзендәге бөтен кешегә дә үрнәк итеп китерә. Чөнки ул - иң күп сынауларга дучар булган пәйгамбәрләрнең берсе. Ул  Аллаһ Тәгаләнең сынауларын лаеклы рәвештә үтеп, Аның ризалыгына иреште.

Бу дөньяда Аллаһ Тәгалә вакыт-вакыт бөтен кешене дә сыный, тормышта Үзе өчен нәрсәне дә булса корбан кылырга мәҗбүр итә. Әгәр кеше  сынауларны Аллаһ Тәгаләгә буйсынып һәм Аңа риза булып узса, Аллаһның ризалыгына ирешә. Аллаһ Тәгалә Саффәт сүрәсенең дәвамында шулай ди:

Без  аннан соң киләчәк буыннарга аның турында  (яхшы мактау сүзләре) калдырдык (108). Ибраһимга сәлам (мактау) булсын (109). Без менә шушы рәвешле изгелек кылучыларны (Аллаһка буйсынучыларны) бүләклибез (110). Дөреслектә, ул Безнең мөэмин колларыбыздан (булды) (111).

Үзенә буйсынучыларны  Аллаһ Тәгаләгә изгелек кылучылар дип атый. Кем дә кем тормышта нинди генә авырлыклар һәм сынаулар булуына карамастан, Аллаһка буйсынучы, Аңа шөкер итүче кеше булып калса, Аллаһ Тәгалә аны Ибраһим пәйгамбәрне бүләкләгән кебек әҗер-савап белән бүләкли һәм җәннәтләренә кертә.

Корбан гаете көнендә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен бер хайванны корбан итеп чалу Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына якынаюның бер ысулы булып санала. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әйт: «Минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы Аллаһ өчен. Аның тиңдәше юк» (Әнгам: 162-163).

Әгәр дә кеше корбанны Аллаһтан башка зат ризалыгына чалса, зур гөнаһ кылган була. Ислам динендә аның бу гамәлен Аллаһка тиңдәш кылу ягъни ширек дип атыйлар.

Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәр булганнан соң, Ислам шәригатендә Корбан чалу иң беренче тапкыр һиҗрәтнең икенче елында гамәлгә керә.

Әбү Хәнифә мәзһәбендә гает көнендә Корбан чалу - корбанлык сатып алырга акчасы җиткән мөкыйм (сәфәрдә булмаган), акыллы, балигъ, мөселман кешегә ваҗиб. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал» (Кәүсәр – 2).

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә әйтә:

«Кем дә кем (Корбан чалырга) мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен»(Әхмәд, Ибн Мәҗәһ).

Шулай ук гаиләдә ничә кеше булуына карамастан гаилә исеменнән бер корбан чалсаң да  була. Гайшә (р.г) хәбәр итә:

«Мөхәммәд (с.г.с) корбан чалган вакытта: «Аллаһның исеме белән, Йә Аллаһ! Бу корбанны Мөхәммәдтән, аның гаиләсеннән һәм аның өммәтеннән кабул ит», - диде. Шуннан соң ул корбанын чалды» (Мөслим).

Бу хәдис бер корбанны бөтен гаилә исеменнән чалырга рөхсәт ителгәнлеген күрсәтеп тора.

Корбанлык өчен сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек хайваннарны суярга ярый. Башка хайваннар  Корбан гаетендә корбанлыкка туры килми.

Бу хайваннарның яшенә тукталсак, Әбү Хәнифә һәм Хәнбәли мәзһәбләрендә алты ай тулып җиденче айга кергән сарыкны корбан итеп чалырга рөхсәт ителә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Җиденче айга кергән сарыкны Корбан итеп чалырга ярый» (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ).

Әмма башка хайваннарга килсәк, корбанлык кәҗә бер яшь тулып икенче яшькә кергән булырга, сыер белән үгез ике яшь тулып өченче яшькә кергән булырга, ә дөя биш яшь тулып алтынчы яшькә кергән булырга тиеш.

Корбанлык өчен иң хәерле хайван  булып симез, мөгезле, ак төстәге тәкә санала.

Әбү Сәгыйд хәбәр итә: «Мөхәммәд (с.г.с) корбан  итеп ак тәкәне чалды» (Тирмизи, Ибн Хиббән).

Шулай ук Әбү Хәнифә мәзһәбендә корбанлык өчен печелгән тәкә яхшырак. Чөнки андый хайванның ите күбрәк була.

Корбан чалуның әдәпләренә һәм кагыйдәләренә тукталсак, әгәр берәр кеше корбан чалырга ниятләсә, аңа Зүл-Хиҗҗә ае башланып корбанын чалганчыга хәтле тырнакларын кисмичә һәм чәчләрен кыскартмыйча тору мөстәхәб. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр дә Зүл-Хиҗҗә ае кергәннән соң  берегез корбан чалырга теләсә чәченә һәм тырнакларына кагылмасын (кисмәсен, кыскартмасын)» (Мөслим, Тирмизи, Ибн Мәҗәһ).

Корбанны чалучы  хайванны аяклары белән кыйблага каратып сул ягына яткырганнан соң, сую алдыннан шушы сүзләрне әйтергә тиеш.

«Бисмилләһи, вәллаһу әкбәр, әллаһүммә һәзә минкә вә иләйкә, әллаһүммә тәкаббәл миннии»

Мәгънәсе: «Аллаһның исеме белән, Аллаһ иң бөек, Йә Аллаһ! Бу (корбан) Синнән иде һәм ул Синең өчен, Йә Аллаһ! Аны миннән кабул ит».

Әгәркеше бөтен гаилә әгъзалары исеменнән корбан чалырга теләсә, ул вакытта ул шулай ди:

«Бисмилләһи, вәллаһу әкбәр, әллаһүммә һәзә гәннии вә гән әәли бәйтии».

Мәгънәсе: «Аллаһның исеме белән, Аллаһ иң бөек, Йә Аллаһ! Бу (корбан) миннән һәм минем гаиләмнән».

Шулай ук бу укыла торган сүзләргә хәтле корбанны чалу алдыннан Мөхәммәд (с.г.с) әйткән сүзләрне дә уку сөннәт гамәл булып санала. Җәбир ибн Габдуллаһ (р.г) исемле сәхәбәдән хәбәр ителә: «Мөхәммәд (с.г.с) корбан итеп ике мөгезле, ак төстәге, печелгән тәкәне чалды. Ул аларны чалырга дип яткыргач түбәндәге сүзләрне әйтте:

«Инни вәҗҗәһтү вәҗһии лилләзии фәтарас-сәмәәвәәти вәл  әрдъ гәләә милләти Ибраһиимә хәниифәә вә мәә әнәә минәл мүшрикиин. Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләһи Раббил-гәәләмиин. Ләә шәриикә ләһ. Вә бизәәликә үмиртү вә әнәә минәл-мүслимиин».

Мәгънәсе: «Дөреслектә, мин йөземне Аллаһка тиңдәш кылмыйча, Ибраһим пәйгамбәр динендә булган килеш, күкләрне, җирне барлыкка китергән Затка юнәлттем. Һәм мин Аллаһка тиңдәш кылучылардан түгел. Дөреслектә, минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы Аллаһ өчен. Аның тиңдәше юк. Мөселманнардан булган хәлдә миңа шуны эшләү әмер ителде.Йә Аллаһ! Бу (корбан) синнән (килгән ризык иде) һәм ул синең өчен Мөхәммәдтән һәм аның өммәтеннән (чалына). Аллаһның исеме белән. Ул Аллаһ иң бөек. Соңыннан ул аларны чалды»(Әбү Давыд).

Корбан чалуда булган хаталарга тукталсак, кайбер якларда корбан чалганнан соң ике рәкәгатьле нәфел намаз укыйлар. Бу намаз турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә һәм дүрт мәзһәбнең фикһ китапларында да әйтелми. Татар халкының олуг галиме Галимҗан Баруди  1913 елның 13 нче санында чыккан «Әд-дин вәл-әдәп»журналының 408 битендә бу хакта шулай дип әйтә:

«Корбан намазы диелгән намазның асылы күренмәде. Аллаһ илчесенең корбан чалган вакытта укыган догалары хәдисләр китапларында хәбәр ителә. Ләкин корбан намазы турында сәхәбәләр, тәбигыйннәр гасырында булган мәшһүр китапларда тапмадык. Шуңа таянып бу намаз янә кадер намазы кебек нигезсез бер гамәл булып санала. Шуңа күрә аны укырга кирәк түгел. Корбан чалуга һәм башка гыйбадәт гамәлләрендә сөннәттә килгән нәрсәләрне арттыру яки киметү дөрес  булмаска тиеш».

Корбан итен ничек бүлүгә тукталсак, Әбү Хәнифә һәм Хәнбәли мәзһәбләрендә аның итен өчкә бүләләр: бер өлешен ашыйлар, икенче өлешен туганнарга, дусларга тараталар, ә өченче өлешен фәкыйрь, мескеннәргә бирәләр. Ибн Габбәс (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)нең корбан итеп суйган хайваны турында шулай дип әйтә: «Бер өлеше белән гаиләсен ашата, икенче өлеше белән фәкыйрь күршеләрен, ә өченче өлешен соранып йөрүчеләргә сәдака итеп бирә» (Әл-Хәфиз Әбү Муса әл-Әсфәһәни).

Шулай ук Әбү Хәнифә белән Мәлики мәзһәбендә корбан чалган гаилә бөтен итне дә үзендә калдыра ала. Ләкин болай эшләү Ислам динендә бик үк хупланып бетми.

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 746.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
El-Dahdah A. An Intermediate Dictionary of Verb Conjugation (Промежуточный словарь спряжения глаголов)






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф