Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История "асхабу сабт"


«Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсе


Ислам дине «Ләә иләәһә илләл-лааһ»– «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер затта юк»дигән сүзгә корылган. Аллаһ Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрне дә шушы сүзнең мәгънәсен кешеләргә аңлату өчен җибәрде. Аллаһ Тәгалә әйтә:

وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ قَبْلِكَ مِنْ رَسُولٍ إِلا نُوحِي إِلَيْهِ أَنَّهُ لا إِلَهَ إِلا أَنَا فَاعْبُدُونِ

«Сиңа (Мөхәммәд пәйгамбәргә) хәтле Без бер илчене дә:«Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк, Миңа (Аллаһка) гына гыйбадәт кылыгыз», -дип вәхи иңдермичә торып (кешеләргә) җибәрми идек»(Әнбия–25).

Бу сүзнең мәгънәсен аңлаган һәм шуның буенча яшәгән кеше бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле була. Әбү Һүрайра (р.г) әйтә:«Әй Аллаһның илчесе! Кыямәт көнендә кешеләр арасыннан кем синең шәфәгатеңә лаек булачак?»Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:

«Әй Әбү Һүрайра! Мин инде бу турыда миннән беркемдә сорамас дип уйлаган идем? Кыямәт көнендә кешеләрдән шәфәгатемә «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен  ихлас йөрәктән әйткән кеше лаеклы булачак»(Бухари).

Башка бер хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Көннәрдән бер көнне Муса пәйгамбәр Аллаһка әйтте:«Йә Раббым! Миңа Сине искә төшерә һәм аның беләнСиңа дога кыла торган бер сүз өйрәт әле?»Аллаһ Тәгалә әйтте: «Йә Муса! «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзен әйт. Ул:«Бөтен колларыңда Синең шушы сүзеңне әйтәләр бит», - диде. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Йә Муса! Әгәр дә җиде кат күк, анда яшәүче бөтен җан ияләрен һәм җиде кат җирне үлчәүнең бер тәлинкәсенә салып, «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен икенче тәлинкәгә куйсалар, «Ләә иләәһә илләл-лааһ»үлчәү тәлинкәсен басар иде» (Ибн Хиббән, Хәким).

Һәр кеше даими рәвештә «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен әйтергә, төннәрен һәм көндезләрен Аллаһтан йөрәгеннән иманны алмауны сорарга һәм үзен гөнаһлардан сакларга тиеш. Бик күп кеше бу сүзне әйтә, ләкин гомеренең ахырында начар гамәлләре аркасында иманыннан мәхрүм кала. Шул сәбәпле бу дөньядан кәфер хәлдә китә. Моннан да зурырак кайгы булуы мөмкинме? Ул кеше гомер буе мөселманнар җөмләсеннән иде, ләкин Кыямәт көнендә кабердән чыккач, аның исеме кәферләрдән булды. 

Бу сүз «Аллаһтан башка бернинди дә иләәһ юк»дип тәрҗемә ителә. Гарәп телендә кешеләр чиктән тыш олылап, яратып, куркып, түбәнчелек күрсәтеп, гыйбадәт кыла торган затка «иләәһ»дип әйтәләр. Мөхәммәд (с.г.с) заманында мөшрикләр «иләәһ»буларак Аллаһ Тәгаләгә түгел, ә үзләре ясаган сыннарга, кояшка, айга, йолдызларга табыналар иде. Шушы гамәлләре аркасында алар Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш кылучы – мөшрикләр  булдылар.

Әл-Хәфиз ибн Раҗәб әйтә: «Ләә иләәһә илләл-лааһ»- Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер затта булмауны аңлата. «Иләәһ» - ул кешеләр аны чиктән тыш зурлый, ярата, курка, өмет итә, аңа хәҗәтләрне үтәүне сорап дога кыла,  түбәнчелек күрсәтеп аңа буйсына торган зат. Бу гамәлләрнең барысына да Аллаһ Тәгалә генә лаеклы. Әгәр дә берәр кеше бу нәрсәләрне башка затка багышласа, ул Аллаһка тиңдәш кылган була. Мәсәлән, әгәр дә ул пәйгамбәрләрдән, үлгәннәрдән, каберләрдән, фәрештәләрдән, бөтиләрдән ярдәм итүне, шифа бирүне, бәла-казадан саклауны сораса, аларга ялварса, афәтләрдән саклый дип уйласа, ул «Ләә иләәһә илләл-лааһ» сүзенең мәгънәсен аңламаган була.

Кешеләр гыйбадәт кыла торган «иләәһ» чын һәм ялган булырга мөмкин. Чын иләәһ ул Аллаһ Тәгалә, ә ялган иләәһ - кешеләр Аннан башка гыйбадәт кыла торган бөтен затлар. Мәсәлән, сыннар, бөтиләр, иконалар хәтта кешенең нәфес теләге дә иләәһ булырга мөмкин.  Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Син, үзенең нәфес теләген иләһ итеп алган кешене күрдеңме? Аллаһ аны (туры юлга кермәячәген) белеп, адашу юлында калдырды һәм аның колагына, йөрәгенә мөһер сукты, ә күзенә пәрдә куйды. Аллаһтан соң кем аны туры юлга кертә ала? Әллә сез бу турыда фикерләмисезме?»(Җәсия – 23)

 

Кешенең нәфес теләгенә гыйбадәт кылуы - ул Аллаһ Тәгаләгә каршы эшләрдә күңеле теләгән гамәлләрне кылу. Мисал өчен, Аллаһ Тәгалә биш вакыт намаз укырга куша, ә ул акча эшләүне өстен күреп намаз укымый. Аллаһ Тәгалә ураза тотарга куша, ә ул ашауны өстен күреп ураза тотмый. Аллаһ Тәгалә  хәрам ризык ашамаска куша, ә ул нәфесе теләгенә ияреп тыелган ризыкларны ашый. Әгәр дә кеше тормышын Аллаһ Тәгалә дине буенча түгел, ә үзе теләгәнчә алып бара икән,  ул Аллаһка түгел, ә үзенең нәфесенә гыйбадәт кылган була.

«Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзе, ике өлештән тора: инкяр итү һәм раслау.

1) «Ләә иләәһ»– дип без бер затның да чиктән тыш олылап, яратып, куркып гыйбадәт кылырга лаеклы түгеллеген инкяр итәбез.

2) «Илләл-Лааһ»– «Аллаһтан башка» дип, гыйбадәт кылырга бары тик Аллаһ Тәгалә генә лаеклы булуын раслыйбыз.

Кешеләр нихәтле генә Аллаһтан башка затларга гыйбадәт кылмасын, алар барыбер чын иләәһ булырга лаеклы түгел. Чөнки аларда Аллаһта гына булган сыйфатлар юк. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аллаһ сезне барлыкка китерде, соңыннан ризыкландырды, соңыннан ул сезне үтерә һәм соңыннан сезне кабат терелтә. Сез гыйбадәт кыла торган затлар шушы эшләрнең берәрсен булса да эшли аламы? Ул Аллаһ кешеләр тиңдәш кыла торган нәрсәләрдән пакь һәм бөек булды»(Рум – 40).

Ибраһим пәйгамбәр дәмөшрикләргә Аллаһ Тәгаләнең гыйбадәт кылуга лаеклы булуын шушы юл белән генә исбатлый. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә, сез гыйбадәт кыла торган затлар миңа дошман. Бары тик дөньяларның Раббысы гынамиңа дошман түгел. Ул – Аллаһ мине барлыкка китерде һәм Ул мине туры юлга кертә. Ул мине ашата һәм эчертә. Әгәр дә мин авырсам, Ул миңа шифа бирә. Ул мине үтерә, ә соңыннан кире терелтә. Һәм мин Кыямәт көнендә Аның хаталарымны гафу итүенә өметләнәм» (Шүгара: 77-82).

Шушы аятьтән чыгып, кеше нихәтле генә кояштан, Будда сыныннан, Гайсә пәйгамбәрдән, бөтиләрдән ярдәм итүне сорамасын, бу нәрсәләр аңа берничек тә ярдәм итә алмыйлар, сораган хәҗәтләрен дә үтәмиләр. Чөнки алар үзләре мәхлук – барлыкка китерелгән затлар. Алар бу дөньяны, андагы җан ияләрен барлыкка китермәделәр, ризык та алар кулында түгел. Шулай ук үлгән җан ияләрен дә алар кире терелтә алмыйлар. Чөнки аларның моңа көчләре җитми. Шул сәбәпле аларга гыйбадәт кылу, алардан ярдәм сорау файдасыз, нәтиҗәсез бер буш гамәл генә булып кала.

Дөреслектә, гыйбадәт кылырга лаеклы зат дөньяда берәү генә – ул Аллаһ Тәгалә. Ул гына бу дөньяны барлыкка китерде, Ул гына аның белән идарә итә, Ул гына ризык бирә. Әгәр кеше авырса, Аллаһ Тәгалә генә аңа шифа бирә. Әгәр дә кеше авыр хәлгә төшсә, Аллаһ Тәгалә генә аңа ярдәм итә.

Күп кеше «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен әйтә, ләкин нәрсә аңлатканын белми. Бу сүзнең Аллаһ каршында кабул булуының бер шарты:аның мәгънәсен белү. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Бел ки, дөреслектә, Аннан башка гыйбадәт кылырга лаеклы Зат юк һәм мөэмин ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһтан гафу итүне сора. Аллаһ сезнең көндез һәм төнлә нәрсә эшләгәнегезне белә» (Мөхәммәд – 19).

Шулай ук Мөхәммәд (с.г.с) дә әйтә:

مَنْ مَاتَ وَهُوَ يَعْلَمُ أَنَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ، دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Кем дә кем, Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк икәнен белеп үлсә, җәннәткә керә»(Мөслим).

Әгәр дә кеше бу сүзләрне әйтеп, аның нәрсә аңлатканын белмәсә, бу сүзләрне әйтүдән аңа бер файда да булмаячак.

Дөреслектә, «Ләә иләәһә илләл-лааһ» кәлимәсе бөтен эштә дә Бер Аллаһ Тәгаләне генә Бөек Зат итеп күрергә, Аңа гына буйсынырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына куркырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәклекне аңлата. «Әлхәм» сүрәсендәге «Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз» дигән аятьтә «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзенең мәгънәсен аңлата.

«Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзенең иң мөһим шарты булып, аны әйткәннән соң Аллаһ Тәгаләгә буйсыну һәм гыйбадәт кыла башлау санала. Аллаһ Тәгалә Муса (г.с)гә Үзенең бердәнбер хакыйкыйиләәһ булуы турында хәбәр иткәч, Үзенә гыйбадәт кылырга куша. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Дөреслектә, Мин – ул Аллаһ. Миннән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер затта юк. Миңа гыйбадәт кыл һәм Мине искә төшерү өчен намаз укы» (Таһә –14).

Әлеге аять «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен әйткән кеше Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намаз укырга, гөнаһлардан тыелырга тиеш икәнен күрсәтә. Шулвакытта гына кеше үзен җәһәннәмнән саклаячак. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Дөреслектә, Аллаһ «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен Аллаһның йөзенә омтылып (ихластан) әйткән кешегә җәһәннәмне хәрам кылды» (Бухари).

Әл-Хәсәнәл-Басри әйтә: «Ләә иләәһә илләл-лааһ»кәлимәсен Аллаһның йөзенә омтылып (ихластан) әйтү – ул бу сүзнең хакын һәм фарыз гамәлләрне үтәүне аңлата».

Шушы хәдистән чыгып, кеше чын күңелдән «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен әйтсә генә җәннәткә керә. Җәннәткә керү өчен ихласлылык шарт булып тора. Гөнаһлардан тыелса һәм Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып яшәсә генә, кеше бу кәлимәне ихластан әйткән була. Әгәр дә ул сүз аны гөнаһлардан, ширек кылудан тыймаса һәм Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга этәрмәсә, бу кеше «Ләә иләәһә илләл-лааһ»сүзен ихластан әйтмәгән булып чыга. Ягъни кем дә кем «Ләә иләәһә илләл-лааһ»ны теле белән әйтеп, соңыннан шайтанга һәм үзенең Аллаһка каршы булган нәфесенә буйсынса, ул бу гамәле белән әйткән сүзен ялганга чыгара.

«Тәнбиһүл-гафилин»китабы авторы Әбүл-Ләйс әс-Сәмәрканди шулай ди: «Кешеләр иман китерүләре ягыннан икегә бүленә. Аларның кайберләренең иманы бүләк рәвешендә бирелгән әйбер кебек, ә кайберләренең иманы вакытлыча гына бирелгән әйбер шикелле. Моның билгесе: бүләк рәвешендә бирелгән иман кешене гөнаһлардан тыя һәм Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга этәрә. Вакытлыча гына бирелгән иман аны гөнаһлардан да тыймый һәм Аллаһка буйсынуга да этәрми».

Дата: 02.07.2015. Просмотров: 1240.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Вы не войдете в рай, пока вы не уверуете, и вы не уверуете, пока вы не полюбите друг друга. Не указать ли вам, что делать, чтобы полюбить друг друга? Распространяйте приветствие между собой».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Аль-аджуррумия или синтаксис арабского языка для начинающих






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф