Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть2


Мөхәррәм аеның фазыйләте


Ислам динендә Мөхәррәм бик бәрәкәтле һәм олуг ай булып санала. Ул - һиҗри елның беренче ае һәм сугыш хәрам кылынган дүрт айның берсе. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:
إِنَّ عِدَّةَ الشُّهُورِ عِنْدَ اللَّهِ اثْنَا عَشَرَ شَهْرًا فِي كِتَابِ اللَّهِ يَوْمَ خَلَقَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضَ مِنْهَا أَرْبَعَةٌ حُرُمٌ ذَلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ فَلَا تَظْلِمُوا فِيهِنَّ أَنْفُسَكُمْ
«Дөреслектә, Аллаһ каршында айларның саны унике. Бу күкләрне һәм җирне барлыкка китергән вакытта Аллаһның китабында (Ләүхүл-мәхфузда) шулай язылды. Алар арасында дүртесе сугыш башлау хәрам кылынган ай. Бу - дөрес дин хөкеме. Шуңа күрә ул айларда үзегезгә карата гаделсезлек кылмагыз» (Тәүбә– 36).
Аятьтәге «Аллаһның китабында» дигән сүз, күкләр һәм җир барлыкка китерелгәнче 50 мең ел элек, дөньяда булачак бөтен нәрсә язылган «Ләүхүл-мәхфуз» китабын аңлата.
Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) хәрам айларны аңлатып шулай ди: «Ел унике айдан тора. Шулар арасында дүртесе хәрам айлар. Аларның өчесе: Зүл-Кагъдә, Зүл-Хиҗҗә, Мөхәррәм бер-бер артлы килә, ә Рәҗәб ае Җүмәдүл-әүвәл белән Шәгъбән айлары арасында» (Бухари, №2958).
Аллаһ Тәгалә «Тәүбә»сүрәсендә бу дүрт айның дәрәҗәсен күрсәтеп: «Ул айларда үзегезгә карата гаделсезлек кылмагыз», - дип әйтә. Катәдә исемле тәфсир галиме бу аятьне аңлатып шулай ди: «Дөреслектә, хәрам айларда гаделсезлек кылу, хатасы һәм гөнаһысы ягыннан, башка айларга караганда зуррак.  Гаделсезлек кылу бөтен вакытта да гөнаһ булуына карамастан, Аллаһ Тәгалә Үзе теләгәнчә кайбер нәрсәләрне зурлый. Мәсәлән, Ул Үзенең мәхлуклары арасыннан кайберләрен сайлап алды. Фәрештәләрдән һәм кешеләрдән илчеләрне, Үзенең бөтен әйткән сүзеннән Коръәнне, Җир шарындагы урыннардан мәчетләрне, айлардан Рамазан аен һәм хәрам айларны, көннәрдән Җомга көнен, төннәрдән Кадер кичәсен сайлады. Шуңа күрә Аллаһ зурлаган нәрсәләрне сездә зурлагыз».  
Ислам шәригате буенча Мөхәррәм аенда нәфел уразаларын тоту саваплы гамәл булып санала. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Рамазаннан соң иң яхшы  ураза -Аллаһның ае булган Мөхәррәм аенда тоткан ураза. Фарыз намаздан соң иң яхшы намаз - төнлә укылган тәһәҗҗүд намазы» (Мөслим, № 2812).
Күпчелек галимнәр әйтүенчә, төнге нәфел намаз көндезге нәфел намазларга караганда өстенрәк булып тора.
Бу айда Гашура көне бар. Ул Мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә. Шуңа күрә ул гарәп телендә «унынчы»дигән мәгънәне аңлата. Бу көннең фазыйләте турында күп хәдис китапларындаәйтелгән. Шулар арасында Бухари, Мөслим, Әхмәд исемле галимнәрнең хәдис китаплары.
Гашура көнендә Мөхәммәд (с.г.с)нең сөннәте буенча нәфел уразасын тоту хәерле гамәл булып санала. Габдулла ибн Габбәс (р.г) шулай ди: «Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәренә килгәч яһүдләрнең Гашура көнендә ураза тотуларын күрде. Ул алардан: «Сез ураза тота торган көн нинди көн ул?»- дип сорады. Алар әйтте: «Бу - бик олуг көн. Аллаһ Тәгалә бу көнне Муса пәйгамбәрне һәм аның халкын коткарды, Фиргавенне һәм аның халкын диңгезгә батырды. Менә шуннан соң Муса пәйгамбәр Аллаһка шөкер итү йөзеннән бу көнне ураза тотты. Шуңа күрә без дә бу көнне ураза тотабыз». Мөхәммәд (с.г.с) шулай диде: «Без сезгә караганда да Муса пәйгамбәргә якынрак һәм аңа иярергә лаеклырак». Шуннан соң Аллаһның илчесе бу көнне ураза тотты һәм башкаларга да ураза тотарга әмер итте» (Мөслим).
Әбү Муса әл-Әшгари шулай диде: «Гашура көнен яһүдләр зурлыйлар һәм бәйрәм итеп саныйлар иде. Мөхәммәд (с.г.с) бу хәлне күргәч: «Ул көнне ураза тотыгыз», - дип әйтте» (Бухари).
Шушы хәдисләрдән чыгып, Гашура көне мөселманнарда гына түгел, ә яһүд динендә дә зур урын алып тора.
Ибн Габбәс (р.г) шулай ди:
«Мин Мөхәммәд (с.г.с)нең Гашура көнендәге уразадан һәм бу ай (Рамазан) уразасыннан кала башка уразаны тырышып тотканын күрмәдем»(Бухари, №1867).
Бу көндә ураза тоту гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Гашура көнендә ураза тоткан өчен Аллаһ Тәгаләдән элекке елның гөнаһларын гафу итүен өметләнәм» (Тирмизи).
Имам ән-Нәвави бу хәдисне түбәндәге мәгънәдә аңлата: «Бу көндә ураза тоту - бөтен кечкенә гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп. Әгәрдә кешенең зур гөнаһлары булып, кечкенә гөнаһлары булмаса, бу көндә ураза тоту зур гөнаһларының җәзасын җиңеләйтә. Әгәр кешенең кечкенә һәм зур гөнаһлары да булмаса, аңа әҗер-савап языла һәм дәрәҗәсе күтәрелә».
Гашура көнендә ураза тоту рәвеше:
1.Мөхәррәм аеның 9-10 нчы көннәрендә ураза тоту. Бу уразаның иң яхшысы.
2.Мөхәррәм аеның 10-11 нче көннәрендә ураза тоту. Мөхәммәд (с.г.с): «Яһүдләргә охшамагыз, Гашурага хәтле һәм Гашурадан соң ураза тотыгыз», - дип әйтте (Әхмәд, Ибн Хәзем).
3.Мөхәррәм аеның 9-10-11 нче көннәрендә ураза тоту.
4.Мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә генә ураза тоту.
Галимнәр әйтүенчә, мөселманнарга бары тик унынчы көн уразасы белән генә чикләнмичә, Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тоту сөннәт санала. Ибн Габбәс (р.г) шулай ди: «Аллаһның илчесе (с.г.с) Гашура көнендә ураза тоткач һәм башкаларга да ураза тотарга әмер иткәч, кешеләр әйтте: «Әй Аллаһның илчесе! Дөреслектә, бу көнне яһүдләр һәм насаралар да зурлый». Мөхәммәд (с.г.с) аларга: «Әгәр дә киләсе ел җитсә, Аллаһ теләсә, тугызынчы көнне дә ураза тотачакбыз», - дип җавап бирде. Ибн Габбәс (р.г) әйтте: «Икенче ел килгәнчегә хәтле Аллаһның илчесе (с.г.с) вафат булды» (Мөслим, №1916).
Шушы хәдистән чыгып, Имам әш-Шәфигый, имам Әхмәд, Исхак исемле галимнәр Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы көннәрендә ураза тотуны хупладылар. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) киләсе елда бу айның тугызынчы көнендә дә ураза тотарга ниятләде.  
Имам ән-Нәвави бу хәдисне аңлатып шулай ди: «Галимнәр Мөхәррәмнең тугызынчы көнендә ураза тотуның хикмәтен түбәндәге сәбәпләр белән аңлаталар:
1.Яһүдләргә охшамас өчен;
Бу хакта Ибн Габбәс (р.г) шулай дип әйтте: «Мөхәммәд (с.г.с):«Тугызынчы һәм унынчы көнне ураза тотыгыз, яһүдләргә охшамагыз», -диде» (Бәйһәкый).
Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Гашура көнендә ураза тотыгыз һәм яһүдләргә охшамагыз. Шуңа күрә аңа хәтле яки аннан соң бер көн ураза тотыгыз» (Әхмәд, ат-Тахави, Бәйһәкый).
3.Айны дөрес исәпләмичә ялгышудан саклану өчен. Кешеләр Мөхәррәм аеның унынчы көне дип исәпләр, ә ул чынлыкта тугызынчы яки унберенче көне булып чыгарга мөмкин».
Рамазан уразасын тотып бетермәгән кешеләргә нәфел уразасын тоту хөкеме?
Бу мәсьәлә буенча фикыһ галимнәре төрле карашта. Әбү Хәнифә мәзһәбендә Рамазан уразасын каза кылып бетергәнчегә хәтле нәфел уразаларын тоту рөхсәт ителә. Бу мәзһәб хөкеме буенча, Рамазан аенда тотылмаган уразаны каза кылушул ук вакыттаваҗип түгел. Иң мөһиме, кеше аны үлгәнчегә хәтле тотып бетерергә тиеш. Мәлики һәм Шәфигый мәзһәбләрендә Рамазан уразасын каза кылганчыга хәтле нәфел уразаларын тотарга ярый, ләкин болай эшләү мәкруһ, чөнки ул фарыз уразаны кичектерүгә сәбәпче булып тора. Хәнбәли мәзһәбендә Рамазан уразасын каза кылганчыга хәтле нәфел уразаларын тотарга ярамый. Чөнки кеше, иң беренче чиратта, Аллаһ каршындагы бурычын үтәргә тиеш, аннан соң гына ул нәфел уразаларын тота ала.
Шушы фәтвәләрдән чыгып, иң яхшысы мөселман кешесе өчен Гарафә, Гашура көннәре килеп җиткәнчегә хәтле Рамазан аенда тотып бетермәгән уразаларын тотып бетерү.

 

Дата: 24.07.2015. Просмотров: 1205.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Потратив динар на пути Аллаха, и динар на рабов, и динар на подаяние неимущему и динар на свою семью, наибольшую награду (получишь ты за тот динар), который потратишь на свою семью».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование Священного Корана ас-Саади






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф