Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Әманәтнең әһәмияте һәм төрләре


Ислам динендә әманәт дигән төшенчә бар. Аллаһ Тәгалә аның зур әһәмияткә иябулуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә:

«Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша, әгәр дә кешеләр арасын хөкем итсәгез, гаделлекне саклап хөкем итәргә әмер итә. Дөреслектә, Аллаһ сезне нинди яхшы рәвештә вәгазьли. Чынлыкта, Аллаһ ишетүче, күрүче Зат» (Нисә –58).

Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазыйфаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.

Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Дәүләттә эшсезләр саны артуы, гаиләләр таркалуы, сату-алудагы алдау, кеше милкенә кул сузу, табибның авыруларга тиешенчә дәва күрсәтмәве, ятим балалар күбәюе - әманәт юкка чыгу сәбәпле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле.Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышану булмаса, ул әманәт буларак бирелгән  бурычларын үтәми башлый, аларны үтәүгә салкын карый. Мөхәммәд (с.г.с) шулай әйтә:

«Әманәте булмаган кешенең иманы юк (зәгыйфь иманлы), ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк» (Әхмәд).

Ислам динендә әманәтнең төрләре:

1. Аллаһ биргән Ислам дине – әманәт;

Бу дөньяда бөтен кеше дә балигълыкка җиткәннән соң, үлем килгәнчегә хәтле Аллаһ йөкләгән вазыйфаларны үтәргә тиеш. Коръәндә Аллаһ Тәгалә Ислам динендәге бөтен әмерләрне һәм тыюларны әманәт дип атады. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Без әманәтне (шәригать йөкләмәләрен) күкләргә, җиргә һәм тауларга үз өстегезгә алыгыз дип тәкъдим иттек, ләкин алар аны үз өсләренә алудан баш тартты һәм аннан курыкты. Кеше аны үз өстенә алды. Дөреслектә, ул Аллаһка каршы килеп, үзенә карата золымлык кылучы,  әманәтне үтәмәгән өчен җәзага тартылачагын белмәүче зат булды» (Әхзәб – 72).

Тәфсир галимнәре бу аятьтә «әманәт»сүзе шәригать йөкләмәләрен ягъни әмерләрне вә тыюларны аңлата дип әйтә.

Аллаһ Тәгалә  беренче кеше - Адәмне Ислам дине вазыйфалары белән йөкләгәнче  ул вазыйфаларны күкләргә, җиргә һәм тауларга тәкъдим итте. Галимнәр фикеренчә, Аллаһ Тәгалә бу вакытта аларга акыл һәм сөйләм сәләте бирде, ләкин күкләр, җир һәм тауларбу әманәтне өсләренә алудан курыктылар.Шуннан соң әманәтнең бу төрен үз өстенә иң беренче кеше - Адәм алды. 

Шушы аятьтән аңлашылганча,  Ислам дине белән яшәү кеше өчен бик зур әманәт булып тора. Әгәр дә ул аны үтәмәсә, Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә аны газапка тартачак.

Кемдер«Ни өчен Аллаһ Тәгалә кешегә шундый йөк биргән?» дип әйтергә мөмкин. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә шәригать кануннарын кешенең хокукларын чикләү, аның тормышын авырайту өчен иңдермәде.Киресенчә,шәригать кануннары яхшылык һәм яманлыкны аерырга, тормышны дөрес алыпбарырга ярдәм итә.Ягъни кеше бу әманәтне үтәсә, үзенәбары тик  файда гына китерәчәк.

2. Кешедә булган бөтен әгъзалар – әманәт;

Кешедәге күз, колак, кул, аяк, тел - бөтенесе дә әманәт булып санала. Аллаһ Тәгалә аларны хәерле нәрсәләрдә куллану өчен бирде. Әгәркеше аларны гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, Кыямәт көнендә алар аңа каршы сөйләячәк. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кыямәт көнендә Без аларның авызларына мөһер куячакбыз. Шулвакытта аларның куллары Безнең белән сөйләшәчәк, ә аяклары кылган гөнаһлары турында шәһидлек бирәчәк» (Йәсин – 65).

Кыямәт көнендә кеше үзен җәһәннәмнән коткару өчен кылган гөнаһларын инкяр итә башлый. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аңа сөйләшә алмасын дип мөһер куя. Шуннан соң кешенең куллары кылган гөнаһлары турында сөйли башлый, ә аяклары моны раслап шәһидлек бирә.

Күп вакытта кеше гөнаһларны кулы белән кыла, ә аяклар аны шушы гөнаһка алып кына баралар. Шул сәбәпле куллары сөйләү вазыйфасын үти, ә аяклары шәһидлек вазыйфасын башкара.

Икенче бер аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, колак, күз һәм йөрәк, аларның бөтенесеннән дә сораячаклар» (Исра – 36).

Кыямәт көне җиткәч Аллаһ Тәгалә колактан«Ни өчен ярамаган нәрсә тыңладың?»күздән «Ни өчен ярамаган нәрсәгә карадың?»йөрәктән«Ни өчен ярамаган нәрсәне эшләргә карар кылдың?»дип сораячак. Шуннан соң Ул аларга тиешле җәзасын бирәчәк.

3. Балалар – әманәт;

Балалар - Аллаһ Тәгаләнең әти-әниләргә биргән бүләге. Алар кешегә бу дөньяда әманәт итеп бирелде. Шуңа күрә әти-әниләр балаларына бик игътибарлы булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә алар өстенә балаларга әхлакый тәрбия бирүне, матди яктан тәэмин итүне йөкләде. Бүгенге көндә балаларның әхлаксыз, тәрбиясезбулып үсүләре, олыларны хөрмәт итмәүләре әти-әниләрнең өсләрендәге әманәтне үтәмәүләренә бәйле. Аллаһ Тәгалә Коръәндә балаларны бүләк итеп бирәм ди:

«Күкләрдәге һәм җирдәге бөтен нәрсә Аллаһныкы. Ул Үзе теләгән нәрсәне барлыкка китерә, теләгән кешегә кыз баланы бүләк итеп бирә, ә теләгән кешегә ир баланы бүләк итеп бирә (49). Яки Ул аларга икесендә: ир баланыда һәм кыз баланыда бүләк итеп бирә, теләгән кешене баласыз итә. Ул бөтен нәрсәне белүче, Кодрәтле Зат» (Шура: 49-50).

Аллаһ Тәгалә Коръәндә ата-ананың балаларына карата вазыйфалары зур булуны күрсәтеп шулай ди:

«Әй, иман китергән бәндәләр! Үзегезне һәм гаиләләрегезне ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган җәһәннәм утыннан саклагыз» (Тәхрим – 6).

Гали ибн Әбү Талиб (р.г) бу аять турында шулай ди: «Гаилә әгъзаларын җәһәннәм утыннан саклау - ул аларга әдәп-әхлакны һәм Ислам дине кануннарын өйрәтүне аңлата».

Ибн Габбәс (р.г) бу аятькә шундый аңлатма бирә: «Аллаһка итәгать итегез, Аллаһка каршы килүдән сакланыгыз һәм гаиләләрегезгә Коръән буенча яшәргә кушыгыз. Шулвакытта Аллаһ сезне җәһәннәм утыннан коткарыр».

Катәдә исемле тәфсир галименеңдә бу аятькә карата аңлатмасы бар. Ул шулай ди:«Гаилә әгъзаларын җәһәннәм утыннан саклау - аларга Аллаһка буйсынырга әмер итү һәм Аллаһка каршы килүдән тыю, аларга карата Аллаһның әмерен үтәү».

Мөхәммәд(с.г.с) бер хәдисендә ир белән хатынның гаиләдәге вазыйфаларын аңлатып шулай ди:

«Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы. Җитәкче - көтүче һәм ул үз карамагында булган кешеләр өчен җаваплы. Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм ул үз карамагында булган кешеләр өчен җаваплы. Хатын-кыз да үз иренең өендә көтүче һәм ул да үз карамагында булган нәрсәләр өчен җаваплы» (Бохари, Мөслим).

Бу хәдистә ир һәм хатын көтүче  белән чагыштырыла. Көтүче үз көтүе өчен ничек җаваплы булса, әти-әниләрдәбалаларына карата шулай җаваплы. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә аларданбалаларына нинди тәрбия бирүләре хакында сораячак. Шушы вазыйфалары өчен Ул аларга яки әҗер-савап, яки җәһәннәм газабы бирә.

4.Эшкә лаеклы кешене кую әманәт һәм кушылган эшне башкару да– әманәт;

Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) янына бер кеше килеп, Кыямәт көне турында сорады. Мөхәммәд(с.г.с) әйтте: «Әгәрдә әманәт юкка чыкса, Кыямәт көнен көт». Бу кеше: «Әманәтнең юкка чыгуы ничек була соң ул?»- диде. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Әгәрдә эш лаек булмаган кешегә тапшырылса, Кыямәт көне киләсен көт»(Бохари).

Һәр эшне яки һөнәрне белемле, булдыра ала торган оста кеше башкарырга тиеш. Әгәр берәр эшкә лаексыз кешене билгеләсәләр, бу әманәткә хыянәт итү була. Аллаһ Тәгалә бу турыда Кыямәт көнендә кешеләрдән сораячак.

Бервакытны Әбү Зәрр (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)гә шулай дип әйтте: «Мине бер шәһәрнең җитәкчесе итеп куймыйсыңмы?»Мөхәммәд (с.г.с) аның җилкәсенә кулы белән сугып: «Әй Әбү Зәрр! Чынлыкта син бу эшне булдыра алмыйсың. Ә ул эш -әманәт. Кыямәт көнендә әманәтне тулысынча үтәүчеләрдән кала, аны үтәмәү түбәнчелек һәм үкенеч булачак»(Мөслим).

5. Эшне башкаручыга хезмәт хакын вакытында түләү – әманәт;

Бу бигрәктә дәүләт җитәкчеләренә һәм эш белән тәэмин итүчеләргә кагыла. Ислам динендә кеше хакы хөрмәткә лаеклы бик зур хак булып санала. Шуңа күрә, әгәр дә берәү икенче кешене яллап эшләтеп хезмәт хакын бирмәсә яки тулысынча түләмәсә, аңа зур гөнаһ языла. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Яллап эшләтүче кешегә хакын (акчаны) тире кипкәнче үк бирегез» (Ибн Мәҗәһ).

6. Кеше әйткән серне саклау – әманәт;

Әгәр дә бер кеше икенче кешегә үз серен сөйләсә, аны башкаларга сөйләргә ярамый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр дә бер кеше нәрсәдер сөйләп, як-ягына каранса - ул әманәт»(Бәйһәкый).

Әгәр кеше иптәшенең серен башкаларга сөйләсә, бу икейөзлелек галәмәте булып санала. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Монафыйкның билгесе өч: әгәр дә сөйләсә ялганлый, әгәр дә вәгъдә бирсә вәгъдәсен боза, әгәр дә әманәт тапшырылса аңа хыянәт итә» (Бухари, Мөслим).

7.Сакларга калдырылган әйбер - әманәт.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әманәтне биргән кешесенә кире кайтар һәм хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә» (Әбү Давыд, Тирмизи).

Бер кеше икенче кешегә саклау өчен акча яки берәр җиһаз калдырырга мөмкин. Бу бирелгән әйберләр әманәт булып санала. Аны үз файдаңа  кулланырга, зыян китерергә ярамый.

Исламга хәтле гарәпләр Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с)гә«әмиин»(ышанычлы) дигән исемне юкка  гына бирмәгәннәр, чөнки ул сакларга бирелгән әйберне иясенә исән-имин килеш кайтара торган булган.

Әгәр бөтен кеше дә үзенә бирелгән әманәтне үтәсә, җәмгыятьтә тәртип урнаша һәм халыкның  хокуклары үтәлә башлый. Шул сәбәпле кешеләр арасында үзара ышаныч барлыкка килә. Әманәтне үтәүчедән Аллаһ Тәгалә риза була һәм башкалар да аңа хөрмәт белән карый.

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 714.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Пусть человек, желающий, чтобы удел его был увеличен, а срок жизни продлён, поддерживает связи со своими родственниками».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Мы говорим по-арабски Фролов О.Б.






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф