Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Намаз укуның фазыйләте


Гарәп телендә намазга «әс-Салә» дип әйтәләр. Асылда бу сүз «дога» дигән мәгънәне аңлата. Намаз үз эченә Аллаһ Тәгаләгә дога кылуны, ялваруны алганга күрә дә, ул «әс-Салә» дип аталган.

Дини термин буларак галимнәр намазга шундый аңлатма бирәләр: Намаз – ул «Аллаһү Әкбәр» дигән сүз белән башланып, сәлам белән тәмамланган билгеле бер сүзләр әйтеп һәм хәракәтләр эшләп, Аллаһка гыйбәдәт кылу.

Намаз һиҗрәткә хәтле якынча биш ел кала Исра һәм Миграҗ кичәсендә фарыз була. Ислам динендә аның дәрәҗәсе бик зур, чөнки ул Исламның биш баганасының берсе. Шуңа күрә дә ул адәм баласының Аллаһка ышануның бер күрсәткече булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Эшләрнең иң бөеге -  Ислам (Аллаһка буйсыну), ә аның нигезе намаз һәм аның (Аллаһка буйсынуның) иң югары дәрәҗәсе Аллаһ юлында көрәшү» (Тирмизи).

Намаз ул Мөхәммәд (с.г.с) әйтеп калдырган иң соңгы васыять. Үлер алдыннан  Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә: «Намазга, намазга игътибар итегез һәм колларыгызга яхшы мөнәсәбәттә булыгыз».

Намаз укыган вакытта кеше Аллаһ Тәгаләне мактый, Аны Зурлый һәм Аңа дога кыла. Шушы гыйбәдәт аркылы ул Аллаһ Тәгаләгә буйсынганлыгын белдерә, Аның белән рухи элемтәгә керә һәм Аның ризалыгына вә рәхмәтенә якыная.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгалә буйсынып, Аңа түбәнчелек күрсәтеп, намаз укыса, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын һәм начар гамәлләрен гафу итә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Сез нәрсә уйлыйсыз, әгәр дә берәрегезнең ишек төбеннән елга агып, ул кеше анда һәр көнне биш мәртәбә коенса, ул су аның тәнендә берәр пычрак калдырамы?» Сәхәбәләр: «Ул су аның тәнендә бернинди дә пычарак калдырмый», - дип әйттеләр. Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.с): «Шуның шикелле биш вакыт намаз белән дә Аллаһ Тәгалә гөнаһларны юкка чыгара», - диде (Бухари).

Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Кем дә кем өендә тәһарәт алса, соңыннан Аллаһ Тәгаләнең фарызларыннан булган бер фарызны үтәү өчен Аллаһның йортларыннан булган бер мәчеткә барса, бер аягы атлаган адымнары гөнаһлары гафу ителүенә, ә икенчесе дәрәҗәсе күтәрелүгә сәбәпче була» (Мүслим, 1553)

Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Әгәр дә сезнең берегез яхшы итеп тәһарәт алса, соңыннан намазга чыкса, уң аягын күтәргән саен Аллаһ Тәгалә аңа бер изгелек яза, ә сул аягын җиргә төшергән саен Аллаһ Тәгалә аның бер гөнаһысын гафу итә» (Әбү Давуд, 563).

«Әгәр дә мөселман кешесе яхшы итеп тәһарәт алса һәм бер фарыз намазны укыса, Аллаһ Тәгалә бу намаз белән аннан соң киләсе намаз арасында кылынган гөнаһларны гафу итә» (Мүслим, 562)

«Әгәр дә мөселман кешесе фарыз намаз вакыты кергәч тәһарәтен җиренә җиткереп алса, намазны Аллаһтан курку хисе белән, хәракәтләрен яхшы итеп кылып укыса, бу намаз аның элекке вакытта кылган гөнаһлары кичерелүенә сәбәпче булачак, әгәр дә ул зур гөнаһлар эшләмәсә. Һәм бу гөнаһларның кичерелүе гомер буе булачак» (Мүслим, 565). 

Намаз уку аркасында мөселман җәмәгате көчәя, аларның арасында  ярдәмләшү, туганлылык кебек яхшы мөнәсәбәтләр урнаша. Бер сафка тезелеп укыганга күрә, намаз Ислам динендә бөтен кешенең дә бер дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә.

Ислам күзлегеннән караганда намаз - ул кешене барлыкка китерүнең һәм аның бу дөньяда яшәвенең төп максаты булып санала. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Үземә гыйбәдәт кылсыннар өчен генә яраттым» (Зәрият – 56).

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә Үзенә гыйбәдәт кылырга кушып, шулай ди:

«Әй кешеләр! Сезне һәм сезгә хәтле булган (кешеләрне) барлыкка китергәнРаббыгызга гыйбәдәт кылыгыз (буйсыныгыз)! Бәлки сез тәкъва булырсыз (Аллаһның әмерен үтәп, гөнаһлардан тыелып Аның газабыннан сакланучылардан булырсыз).»

Әгәр дә кеше намазны ихластан укыса, ул аның әхләгын яхшы якка үзгәртә һәм гөнаһлы гамәлләрдән туктата. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Һәм намаз укы, дөреслектә, намаз бозык һәм начар гамәлләрдән тыя» (Гәнкәбүт – 45).

Шулай ук намаз кешенең бу дөньяда да һәм ахираттә дә бәхетле булуының һәм уңышка ирешүенең сәбәбе булып тора. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Чыннан да намазларын хушугъ (Аллаһ Тәгаләдән күңелдә булган бер курку) белән укучы мөэминнәр уңышка ирештеләр» (Му’минун: 1 – 2).

Әгәр дә кеше намазны ихластан, асыл мәгънәсен аңлап укыса, ул аны дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә, эч пошудан арындыра һәм күңелен тынычландыра. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Миңа сезнең дөнягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды» (Нәсәи).

Намазның мөһимлеген аңлатып, Аллаһ Тәгалә Коръәннең 83 аятендә аны укырга куша. Шуңа күрә дә Кыямәт көнендә иң беренче сорала торган нәрсәдә намаз булачак. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кыямәт көнендә кешедән иң беренче намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак» (Табәрани).

Намаз уку шундый зур дәрәҗәгә ия булуына караматсан, үзләрен мөселманга санаучы кешеләр аңа салкын карыйлар. Аларның күбесе намаз укымауларын эш белән һәм вакыт юклык белән аклыйлар. Алар фикеренчә: "Намаз ул эшне калдыра, шуңа күрә аны лаеклы ялга – пенсиягә чыккач кына укырга мөмкин”. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, гәҗит укырга, комьпютер каршында утырырга вакыт табалар, ул аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Әгәр дә кеше, намаз акча эшләргә, комачаулый, тормышны артка сөйри дип уйласалар, мин аларга Аллаһ Тәгаләнең Корәндә бу хакта әйткән сүзләрен китерәм. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Гаиләңә намаз укырга әмер ит һәм аңа карата сабыр бул. Без синнән үзеңне һәм гаиләңне ризыкландыруны сорамыйбыз, ә Үзебез сине ризыкландырабыз. Мактаулы ахыргы нәтиҗә Кыямәт көнендә тәкъвалык өчен булачак» (Таһә 132)

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә безнем телдә әйтсәк: «Намаз уку аркасында ризык тапмаячакмын, эшем бармаячак дип кайгырма, ризык белән сине Мин тәэмин итәм», -  дигән мәгънәне аңлата.

Намаз укырга вакытым юк, эшлисе бар дип әйтүче кешеләргә Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисен дә җавап итеп китерегә була. Ул Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен китереп шулай ди:

«Әй Адәм баласы! Үзеңнең вакытыңны Миңа гыйбәдәт кылуга багышла, күңелеңне байлык хисе белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатырмын. Әгәр дә син Миңа гыйбәдәт кылмасаң, ике кулыңны эш белән тутырырмын һәм сине фәкыйр булудан туктатмам» (Тирмизи, 2466)

Шулай ук Бәнү Исраил халкының изге китапларыннан кайбер сәхәбәләр хәбәр иткән шундый сүзләр китерелә: «Аллаһ Тәгалә шулай дип әйткән: «Әй Адәм баласы! Мин сине Үземә гыйбәдәт кылу өчен барлыкка китердем, шуңа күрә уйнап йөрмә. Мин сиңа ризыгыңны инде бүлеп куйдым, шуңа күрә ризык артыннан чабып үз-үзеңне интектермә. Әгәр дә син, Минем синең өчен бүлеп куйган ризыкка канәгать булсаң, Мин синең йөрәгеңне һәм тәнеңне ял иттерермен һәм син Минем каршымда макталган бәндә булырсың. Әгәр дә инде син, Минем синең өчен бүлеп куйган ризыкка канәгать булмасаң, Үземнең Көдрәтем һәм Бөеклегем белән ант итәм ки, Мин бу дөньяны синең өстеңнән хакимлек иттерәчәкмен һәм син бу дөньяда кыргый хайваннар кырда чабып йөргән кебек чабып йөрерсең. Соңыннан сиңа барыбер Минем сиңа тәкъдирдә бүлеп куйган ризыгым гына булачак һәм син Минем каршымда түбән бер адәм булачаксың. Мин җиде күкне һәм җиде җирне барлыкка китердем һәм аларны барлыкка китергәндә әз генә дә булса арымадым. Әллә Мине бернинди авырлыксыз сиңа яшәү өчен бирә торган бер күмәч ипи  арытамы? Әй Адәм баласы! Дөреслектә, Мин Үземә буйсынмаган кешене онытмадым, шуңа күрә ничек инде Мин Үземә буйсынучы кешене онытыйм. Мин бит Рәхимле Хуҗа һәм Мин бөтен нәрсәгә дә көдрәтле.  Әй Адәм баласы! Миннән иртәгесе көн өчен ризык сорама, ничек мин синнән иртәгә кылынырга тиешле гамәлне сорамаган кебек».

«Әй Адәм баласы! Мин сине Үземә гыйбәдәт кылу өчен барлыкка китердем, шуңа күрә уйнап йөрмә. Сине ризыкландыруны Мин Үз өстемә алдым, шуңа күрә ризык артыннан чабып интекмә. Мине эзлә һәм син Мине табарсың. Әгәр дә син Мине тапсаң, бөтен нәрсәне тапкан булырсың, әгәр дә инде син Мине читтә калдырсаң, бөтен нәрсәне югалтакан булырсың. Һәм Мин синең өчен бөтен нәрсәдән дә сөеклерәк булырга тиеш». Ибн Кәсир, 5 том, 696 бит, Ибн Тәймиянең «Фәтәвә» китабы, 8 том, 52 бит)

Кайбер кешеләр гөнаһ ул Аллаһ Тәгалә тыйган начар гамәлләр кылу гына дип уйлыйлар. Бу фикер бик үк дөрес түгел. Гөнаһка шулай ук Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен үтәмәүдә керә.  Биш вакыт намаз Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә әйткән әмере, әгәр дә кеше аны укымаса яки калдыраса, ул үзен Аллаһның ачуына һәм газабына дучар итә. Ул кешегә бик зур гөнаһ языла. Аллаһ Тәгалә биш вакыт намаз укымаучы, аны укып та калдыручы кешеләр турында шулай ди:

«Алардан соң бер буын килде. Алар намазны югалттылар (укымый башладылар) һәм нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр. Алар югалтуы кичерәчәкләр ("Гай” исемле Җәһәннәмнең бер үзәненә керәчәкләр) (59) Мәгәр тәүбә кылган, иман китергән һәм яхшы гамәл кылганнар гына (газапка дучар булмаячаклар). Алар Җәннәткә керәчәкләр һәм аларга әз генә дә булса гаделсезлек кылынмаячак» (Мәрям: 59 – 60).

Әлеге аять намазны бөтенләй укымаучы кешеләрне һәм укып та аңа җиңел караучы кешеләрне Кыямәт көнендә газап булу белән куркыта. 

Габдуллаһ ибн Гәмру шулай диде: Бер көнне Мөхәммәд (с.г.с) намаз турында искә төшерде һәм әйтте: «Кем дә кем биш вакыт намазны даими укыса, аңа Кыямәт көнендә нур, дәлил һәм котылу булачак. Ә кем дә кем аны даими укымаса, аңа нурда, дәлилдә һәм котылуда булмаячак. Кыямәт көнендә ул Карун, Фиргәвен, Һәмән һәм Үбәй ибен Халәф белән бергә булачак» (Әхмәд).

Әгәр дә кеше биш вакыт намазны укырга кирәклеген инкяр итсә, ул кәфер була. Әгәр дә ул аны ялкауланып яки җиңел карап калдырса, ул вакытта бу кеше зур гөнаһ кылучы-фасик кеше була. Әбү Хәнифә мәзһәбендә әгәр дә ул кеше Ислам кануннары үтәлә торган дәүләттә яшәсә, аны төрмәдә ябалар һәм намаз укый башлаганчыга хәтле кыйныйлар. Ә Хәнбәли, Шәфигый, Мәлики мәзһәбләрендә намаз укымучыга бөтенлә каты җәза билгеләнелгән. Бу мәзһәбләр буенча, әгәр дә намаз вакыты килгәч кешегә намаз укырга кушсалар һәм ул аны  бернинди җитди сәбәпсез вакыты чыкканчыга хәте укымаса, ул үзен үлем җәзасына дучар итә. Бу кешегә тәүбә итәргә кушалар, әгәр дә ул тәүбә итмим һәм намаз укымыйм дип киреләнсә, аңа үлем җәзасы билгелиләр. Шәфигый һәм Мәлики мәзһәбләрендә бу кеше гөнаһлы кешегә буларак үтерелә. Ә Хәнбәли мәзһәбендә ул кеше намаз укымавы аркасында диннән чыгып кәфер булганы өчен үлем җәзасына хөкем ителә. Әлеге мәзһәбләрнең дәлилләре түбәндәге хәдисләргә таяна. Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә: «Кеше белән имансызлык арасын намаз калдыру гына аера» (Мүслим).

«Безнем белән сезнең арагыздагы килешү - ул намаз. Кем дә кем аны калдыраса, ул кәфер булды» (Хәким, Тирмизи)

Аллаһ Тәгалә һәр барчабызга да намазның мөһимлеген аңлап, үлем килгәнчегә хәтле аны укырга ярдәм итсә иде.

Дата: 16.09.2013. Просмотров: 6182.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Пусть человек, желающий, чтобы удел его был увеличен, а срок жизни продлён, поддерживает связи со своими родственниками».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Коран с тажвидом






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф