Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть2


Намаз укуның фазыйләте


Гарәп телендә намазга «әс-Саләтү» дип әйтәләр. Асылда бу сүз «дога» дигән мәгънәне аңлата. Намаз үз эченә Аллаһ Тәгаләгә дога кылуны, ялваруны алганга күрә дә, «әс-Саләтү» дип аталган.

Дини термин буларак галимнәр намазга шундый аңлатма бирә: Намаз – ул «Аллаһү Әкбәр» дигән сүз белән башланып, сәлам белән тәмамланган, билгеле бер сүзләр әйтеп һәм хәрәкәтләр эшләп, Аллаһка гыйбадәт кылу.

Намаз һиҗрәткә хәтле, якынча ел ярымкала, Исра һәм Мигъраҗ кичәсендә фарыз була. Ислам динендә аның дәрәҗәсе бик зур, чөнки ул - диннеңбиш баганасының берсе. Ул адәм баласының Аллаһка ышануының, Аңа буйсынуының бер күрсәткече булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Эшләрнең иң бөеге -  Ислам (Аллаһка буйсыну), ә аның нигезе намаз һәм аның (Аллаһка буйсынуның) иң югары дәрәҗәсе - Аллаһ юлында көрәшү» (Тирмизи).

Намаз- Мөхәммәд (с.г.с) әйтеп калдырган иң соңгы васыять. Үләр алдыннан Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә: «Намазга, намазга игътибар итегез һәм колларыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булып, Аллаһның газабыннан сакланыгыз» (Әбү Давыд, № 5156).

Намаз укыган вакытта кешеАллаһ Тәгаләне мактый, Анызурлый һәм Аңа дога кыла. Шушы гыйбадәте белән Аллаһ Тәгаләгә буйсынганлыгын белдерә,Аның белән рухи элемтәгә керә һәм Аның ризалыгына вә рәхмәтенә якыная.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһ Тәгаләгә буйсынып,Аңа түбәнчелек күрсәтеп намаз укыса, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын һәм начар гамәлләрен гафу итә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Сез нәрсә уйлыйсыз, әгәр дә берегезнең ишек төбеннән елга агып, ул кеше анда һәр көнне биш мәртәбә коенса, су аның тәнендә берәр пычрак калдырамы?»Сәхәбәләр: «Ул су аның тәнендә бернинди дә пычрак калдырмый», - дип әйтте. Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.с): «Шуның шикелле биш вакыт намаз белән дә Аллаһ Тәгалә гөнаһларны юкка чыгара», - диде (Бухари).

Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Кем дә кем өендә тәһарәт алса, соңыннан Аллаһ Тәгаләнең фарызларыннан булган бер фарызны үтәү өчен Аллаһның йортларыннан булган бер мәчеткә барса, бер атлаган адымы гөнаһларын гафу итә, ә икенчесе дәрәҗәсен күтәрә» (Мөслим, 1553).

Башка хәдисләрдә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә сезнең берегез яхшы итеп тәһарәт алса, соңыннан намазга барырга чыкса, уң аягын күтәргән саен Аллаһ Тәгалә аңа бер изгелек яза, ә сул аягын җиргә төшергән саен Аллаһ Тәгалә аның бер гөнаһысын гафу итә» (Әбү Давыд, 563).

«Әгәр дә мөселман кешесе яхшы итеп тәһарәт алса һәм бер фарыз намазны укыса, Аллаһ Тәгалә бу намаз белән аннан соң киләсе намаз арасында кылынган гөнаһларны гафу итә» (Мөслим, 562).

«Әгәр дә мөселман кешесе фарыз намаз вакыты кергәч тәһарәтен җиренә җиткереп алса, намазны Аллаһтан курку хисе белән, хәрәкәтләрен яхшы итеп кылып укыса, бу намаз аның элекке вакытта кылган гөнаһлары кичерелүенә сәбәпче булачак, әгәр дә ул зур гөнаһлар эшләмәсә. Һәм бу гөнаһларның кичерелүе гомер буе булачак»  (Мөслим, №565).

Намаз мөселман җәмгыятен көчәйтә. Араларында  ярдәмләшү, кардәшлек кебек яхшы мөнәсәбәтләр урнашуга сәбәп була. Сафка тезелеп укыганга күрә, намаз Ислам динендә бөтен кешенең дә бер дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә.

Ислам күзлегеннән караганда, намаз - ул кешене барлыкка китерүнең һәм аның бу дөньяда яшәвенең төп максаты булып санала. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым»(Зәрият – 56).

Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә Үзенә гыйбадәт кылырга кушып, шулай ди:

«Әй кешеләр! Сезне һәм сезгә хәтле булган кешеләрне барлыкка китергән Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз (буйсыныгыз)! Бәлки сез тәкъва булырсыз (Аллаһның әмерен үтәп, гөнаһлардан тыелып, Аның газабыннан сакланучылардан булырсыз)» (Бәкара – 21).

Әгәр дә кеше намазны ихластан укыса, ул аның әхлагын яхшы якка үзгәртә һәм гөнаһлы гамәлләрдән туктата. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Намаз укы, дөреслектә, намаз бозык һәм начар гамәлләрдән тыя» (Гәнкәбүт – 45).

Шулай ук намаз кешенең бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булуының һәм уңышка ирешүенең сәбәбе булып тора. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Чыннан да намазларын хушугъ (Аллаһ Тәгаләдән күңелдә булган бер курку) белән укучы мөэминнәр уңышка ирештеләр» (Мөэминүн: 1-2).

Әгәр дә кеше намазны ихластан, асыл мәгънәсен аңлап укыса, ул намазы аны дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә, эч пошудан арындыра һәм күңелен тынычландыра. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Миңа сезнең дөньягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды»(Нәсәи).

Намазның мөһимлеген аңлатып, Аллаһ Тәгалә Коръәндә 83 мәртәбә аны укырга әмер итә. Шуңа күрә дә Кыямәт көнендә иң беренче сорала торган нәрсәнамаз булачак. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кыямәт көнендә кешедән иң беренче эш итеп намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса, аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак» (Табарани).

Намаз уку шундый зур дәрәҗәгә ия булуына карамастан, үзләрен мөселманга санаучы кайбер кешеләр аңа салкын карый. Аларның күбесе намаз укымауларын эш күплеге һәм вакыт юклыгы белән аклый. Алар фикеренчә, намаз эшне калдыра, шуңа күрә аны лаеклы ялга – пенсиягә чыккач кына укырга мөмкин. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, гәҗит укырга, компьютер каршында утырырга вакыт таба, бу аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Әгәр дә кеше намаз акча эшләргә комачаулый, тормышны артка сөйри дип уйласа, мин аларга Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә бу хакта әйткән сүзләрен китерәм. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Гаиләңә намаз укырга әмер ит һәм аңа карата сабыр бул. Без синнән ризык сорамыйбыз, ә Үзебез сине ризыкландырабыз. Мактаулы ахыргы нәтиҗә Кыямәт көнендә тәкъвалык өчен булачак» (Таһә – 132).

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә, безнең телдә әйтсәк, «намаз уку сәбәпле ризык тапмаячакмын, эшем бармаячак дип кайгырма, ризык белән сине Мин тәэмин итәм» дигән мәгънәне аңлата.

Намаз укырга вакытым юк, эшлисе бар дип әйтүче кешеләргәМөхәммәд (с.г.с)неңбер хәдисен дә җавап итеп китерергә була. Ул Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен китерепшулай ди:

«Әй Адәм баласы! Үз вакытыңны Миңа гыйбадәт кылуга багышла, күңелеңне байлык хисе белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудантуктатырмын. Әгәр дә син Миңа гыйбадәт кылмасаң, ике кулыңны эш белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатмам» (Тирмизи, 2466).

Шулай ук Бәнү Исраил халкының изге китапларыннан кайбер сәхәбәләр хәбәр иткән шундый сүзләр китерелә: «Аллаһ Тәгалә шулай дип әйткән: «Әй Адәм баласы! Мин сине Үземә гыйбадәт кылу өчен барлыкка китердем, шуңа күрә уйнап йөрмә. Мин сиңа ризыгыңны инде бүлеп куйдым, шуңа күрә ризык артыннан чабып үз-үзеңне интектермә. Әгәр дәсин Минем синең өчен бүлеп куйган ризыкка канәгать булсаң, Мин синең йөрәгеңне һәм тәнеңне ял иттерермен һәм Минем каршымда макталган бәндә булырсың. Әгәр дә инде син, Минем синең өчен бүлеп куйган ризыкка канәгать булмасаң, Үземнең Кодрәтем һәм Бөеклегем белән ант итәм ки, Мин бу дөньяны синең өстеңнән хакимлек иттерәчәкмен һәм син бу дөньяда кыргый хайваннар кырда чабып йөргән кебек чабып йөрерсең. Соңыннан  барыбер Минем сиңа тәкъдирдә бүлеп куйган ризыгым гына булачак һәм син Минем каршымда түбән бер адәм булачаксың. Мин җиде кат күкне һәм җиде кат җирне барлыкка китердем һәм аларны барлыкка китергәндә әз генә булса да арымадым. Әллә Мине бернинди авырлыксыз сиңа яшәү өчен бирә торган бер күмәч ипи  арытамы? Әй Адәм баласы! Дөреслектә, Мин Үземә буйсынмаган кешене онытмадым, шуңа күрә ничек инде Мин Үземә буйсынучы кешене онытыйм. Мин бит Рәхимле Хуҗа һәм Мин бөтен нәрсәгә дә кодрәтле.  Әй Адәм баласы! Миннән иртәгесе көн өчен ризык сорама, ничек мин синнән иртәгә кылынырга тиешле гамәлне сорамаган кебек».

«Әй Адәм баласы! Мин сине Үземә гыйбадәт кылу өчен барлыкка китердем, шуңа күрә уйнап йөрмә. Сине ризыкландыруны Мин Үз өстемә алдым, шуңа күрә ризык артыннан чабып интекмә. Мине эзлә һәм син Мине табарсың. Әгәр дә син Мине тапсаң, бөтен нәрсәне тапкан булырсың, әгәр дә инде син Мине читтә калдырсаң, бөтен нәрсәне югалткан булырсың. Һәм Мин синең өчен бөтен нәрсәдән дә сөеклерәк булырга тиеш»(Ибн Кәсир, 5 том, 696 бит, Ибн Тәймиянең «Фәтәвә»китабы, 8 том, 52 бит).

Кайбер кешеләр «гөнаһ - ул Аллаһ Тәгалә тыйган начар гамәлләрне кылу»гына дип уйлый. Бу фикер бик үк дөрес түгел. Гөнаһка шулай ук Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен үтәмәүдә керә.  Биш вакыт намазАллаһ Тәгаләнең Коръәндә әйткән әмере, әгәр дә кеше аны укымаса яки калдырса, ул үзен Аллаһның ачуына һәм газабына дучар итә. Ул кешегә бик зур гөнаһ языла. Аллаһ Тәгалә биш вакыт намаз укымаучы, аны укып та калдыручы кешеләр турында шулай ди:

«Алардан соң бер буын килде. Алар намазны югалтты (укымый башлады) һәм нәфес теләгән нәрсәләргә иярде. Алар (җәһәннәмдәге) «гай» үзәненә керәчәк (59). Мәгәр тәүбә кылган, иман китергән һәм яхшы гамәл кылганнар гына газапка дучар булмаячак. Алар җәннәткә керәчәк һәм аларга әзгенә дә  гаделсезлек кылынмаячак» (Мәръям: 59 – 60).

Бу аятьләр намазны бөтенләй укымаучыларны һәм укып та аңа җиңел караучыларны Кыямәт көнендә газап булу белән куркыта.

Габдуллаһ ибн Гамру шулай диде: Бер көнне Мөхәммәд (с.г.с) намаз турында искә төшерде һәм әйтте: «Кем дә кем биш вакыт намазны даими укыса, Кыямәт көнендә аңа нур, дәлил һәм котылу булачак. Ә кем дә кем аны даими укымаса, аңа нурда, дәлилдә һәм котылуда булмаячак. Кыямәт көнендә ул Карун, Фиргавен, Һәмән һәм Үбәй ибен Халәф белән бергә булачак» (Әхмәд).

Әгәр кеше биш вакыт намаз укырга кирәклеген инкяр итсә, ул кәфер була. Әгәр дә ялкауланып яисә җиңел карап калдырса, ул вакытта бу кеше фасик- зур гөнаһ кылучы була. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, әгәр дә ул кеше Ислам кануннары үтәлә торган дәүләттә яшәсә, аны төрмәгә ябалар һәм намаз укый башлаганчыга хәтле кыйныйлар. Ә Хәнбәли, Шәфигый, Мәлики мәзһәбләрендә намаз укымаучыга тагын да катырак җәза билгеләнгән. Бу мәзһәбләр буенча, әгәр дә намаз вакыты җиткәч кешегә намаз укырга кушсалар һәм ул аны  бернинди җитди сәбәпсез вакыты чыкканчыга хәтле укымаса,  үзен үлем җәзасына дучар итә. Бу кешегә тәүбә итәргә кушалар, әгәр дә ул тәүбә итмим һәм намаз укымыйм дип киреләнсә, аңа үлем җәзасы билгелиләр. Шәфигый һәм Мәлики мәзһәбләрендә ул гөнаһлы кеше буларак үтерелә. Ә Хәнбәли мәзһәбендәмондый кеше намаз укымавы аркасында диннән чыгып мөртәд[1] булганы өчен үлем җәзасына хөкем ителә. Әлеге мәзһәбләрнең дәлилләре түбәндәге хәдисләргә таяна. Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Кеше белән ширек һәм көферлек арасын намаз калдыру гына аера» (Мөслим).

Башка хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Безнең белән сезнең арагыздагы килешү - ул намаз. Кем дә кем аны калдырса, ул кәфер булды» (Хәким, Тирмизи).

Аллаһ Тәгалә һәр барчабызга да намазның мөһимлеген аңлап, үлем килгәнчегә хәтле аны укырга ярдәм итсен.


[1]Мөртәд – ул Ислам диненнән чыккан кеше.

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 1129.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Наиболее совершенной верой обладает тот из верующих, кто отличается наилучшим нравом, а лучшими из вас являются те, кто лучше всех относится к своим жёнам».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Матери правоверных






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф