Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
Муравьиха Пророка Сулеймана (мир ему).1-2 серии


Намазны хушугъ белән уку


Ислам динендә иң зур гыйбадәтләрнең берсе - бишвакыт намаз уку. Дөреслектә, ул кеше белән Аллаһ арасын бәйләүче элемтә булып тора. Әгәр дә кеше намаз укымаса, аның белән Аллаһ арасында элемтә юкка чыга һәм ул Аллаһны оныта башлый. Аллаһ Тәгалә намаз укуның сәбәбен аңлатып, шулай ди:

«Дөреслектә, Мин – ул Аллаһ. Миннән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер зат та юк. Миңа гыйбадәт кыл һәм Мине искә төшерү өчен намаз укы» (Таһә – 14).

Аятьтән аңлашылганча, без намазны Аллаһны һәрвакытта да искә тоту һәм Аны олылау өчен укыйбыз.

Бүгенге көндә намаз укучыларның саны арта, ләкин намазның сыйфаты түбән дәрәҗәдә. Чынлыкта, Аллаһ каршында намазның сыйфаты «хушугъ»хәләте белән укуга карап бәяләнә. «Хушугъ»сыз укылган намаз җансыз тән кебек. Шушы хәләт белән укылган намаз гына кешене бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле итә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Намазларында хушугълыкнысаклаучы мөэминнәр, чыннан да, уңышка иреште»(Мөэминун: 1-2).

Гарәп телендә «хушугъ» (خُشُوعٌ) сүзе «тынычлану», «түбәнчелек күрсәтү», «буйсыну»дигән мәгънәләрне аңлата. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә Коръәндә «хушугъ»сүзен кулланып, шулай ди:

«(Кыямәт көнендә) тавышлар Рәхимле Аллаһ каршында тынычландылар (тып-тын калдылар). Һәм син пышылдаудан башка бернәрсә дә ишетмисең»(Таһә – 108).

Намазда хушугъ булу – ул,Аллаһның бөеклегеннән курку сәбәпле,йөрәкнең түбәнчелекле булуын аңлата. Аның әсәре әгъзаларда күренергә тиеш. Әгәр дә намаз укыганда йөрәктә хушугълык булса, кеше як-ягына каранмый, ә сәҗдә урынына гына карый, дөнья эшләре турында уйламый, ә укый торган догаларның, аятьләрнең мәгънәләре турында гына фикерли. Ул шушы хәләтендә үзенең Аллаһ каршында мескен, зәгыйфь һәм Аңа мохтаҗ зат икәнлеген аңлый. Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: «Хушугъ - ул Аллаһка карата йөрәктәге даими курку хисе».

Ибн Раҗәб әл-Хәнбәли хушугъ турында шулай ди: «Асылда хушугъ – ул йөрәкнең йомшак, тыныч һәм түбәнчелекле булуы. Әгәр дә йөрәк Аллаһка түбәнчелекле булса, әгъзалар да намазда түбәнчелекле була».

Әгәр дә кеше намазын хушугъ белән укыймы яки юкмы икәнлеген белергә теләсә, үзендә түбәндәге билгеләрне эзләсен. Намазны хушугълык белән укуның билгеләре түбәндәгеләр:

1. Намазны сәҗдә кылу урынына карап уку, кием белән уйнамау һәм бу хәләтне боза торган бөтен нәрсәдән саклану.

Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) бер кешенең намаз укыганда сакалы белән уйнавын күреп, шулай диде:

«Әгәр дә аның йөрәге хушугъ хисен сакласа, әгъзалары да хушугъ хисен саклар иде» (Бәйдави тәфсире, 451 бит).

Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: «Сәхәбәләрнең хушугълыгы йөрәкләрендә булды. Шуның тәэсирендә алар карашларын аска юнәлттеләр һәм әгъзаларын артык гамәл кылудан сакладылар» (Ибн Кәсир тәфсире, 3 том, 231 бит).

2. Намаз укыганда елыйсы килү.

Аллаһ Тәгалә намазны укыганда елаучы кешеләрне мактап, Коръәндә шулай ди:

«Алар елап, сәҗдә кылалар һәм бу аларның хушугълыкларын (Аллаһтан куркуларын, Аңа түбәнчелекле булуларын) арттыра» (Исра – 109).

3. Намазны укыганда рәхәтлек хисе тою.

Мөселман кешесе намазын хушугъ хисе белән шулвакытта гына укый ала, кайчан ул аны башка эшләрдән өстен күрә һәм аңа җаны-тәне белән бирелә. Әгәр дә ул намазын шул рәвешле укыса, намаз укудан бер рәхәтлек һәм күңел тынычлыгы алачак. Мөхәммәд (с.г.с) бөтен намазын да хушугълык белән укый иде. Шуңа күрә аның өчен намаз иң күп рәхәтлек бирүче гамәл булды. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Миңа хушбуйга һәм хатын-кызларга карата ярату хисе салынды, ә күңел тынычлыгы намазда булды» (Нәсәи, № 3939).

4. Намазны авырсынмыйча уку.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Сабырлык һәм намаз белән (Аллаһтан) ярдәм сорагыз. Дөреслектә, ул намаз (Аллаһка) түбәнчелек күрсәтүчеләргә генәавыр түгел, ә аларданбашка кешеләргә авыр гамәл булып тора» (Бәкара – 45).

Әгәр дә кешенең йөрәгендә хушугъ – Аллаһка түбәнчелек күрсәтү, Аның бөеклегеннән курку хисе булмаса, аның өчен намаз авыр йөк булачак. Чөнки йөрәгендә хушугъ хисе булмаган кеше намаз укудан әҗер-савап өмет итми һәм шулай ук аны укымаган өчен җәза алудан да курыкмый. Намаз укуның асыл мәгънәсен аңламаганга күрә аның өчен ул бер авыр гамәл булып санала.

Кайбер кешеләр намазны хушугъ белән укуны дөрес аңламый. Алар аңлавынча, хушугъ белән намаз уку - башны аска ию, иң өстен җыеру ягъни мескен кыяфәт ясау. Ләкин бу намазны хушугъ белән укуны аңлатмый. Киресенчә, икейөзлелек хушугы булырга  мөмкин. Хүзәйфә ибнүл-Йәмән: «Аллаһка икейөзлелек хушугыннан сыенам», - дип әйтә иде. Аннан сорадылар: «Икейөзлелек хушугы ничек була соң ул?»Ул әйтте: «Ул тәннең хушугълыгы булып, йөрәктә хушугълык булмау».

Бервакытны Гомәр ибн әл-Хаттаб муенын аска иеп намаз укучы кешене күрде. Ул аңа: «Әй муенын аска игән. Муеныңны күтәр. Хушугълык ул муенда түгел, ә йөрәктә», - диде.

Шулай ук  Фудайль ибн Гыяд та: «Элекке вакытта кешенең йөрәгендә булган хушугълыкка караганда әгъзалары белән күбрәк хушугълык күрсәтүе начар бер гамәл иде», - дип әйтте.

Хүзәйфә ибнүл-Йәмән әйтә: «Динегездә иң беренче югалтачак нәрсә – ул хушугълык һәм динегездә иң соңгы югалтачак нәрсә – ул намаз. Кемдер намаз укыр, ә намазында бернинди файда булмас. Шундый вакыт килер, мәчеткә кергәч, хушугъ белән намаз укучы беркемне дә күрмәссең».

Сәһел (Аллаһ аңа рәхимле булсын) шулай ди: «Йөрәгендә хушугълык булган кешегә намаз укыганда шайтан якын килми» (Мәдәриҗүс-сәликин, 370 бит).

Әгәр дә кеше Аллаһны ихластан яратса, Аның үзенә якын булуын сизсә, Аның дөньяның бердәнбер Хуҗасы, гыйбадәткә лаеклы Бердәнбер Зат булуына ышанса һәм Аңа мохтаҗ булуын таныса, Аллаһ Тәгалә аңа хушугълык сыйфатын бирәчәк. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кайсылары туры юлдан барды, Аллаһ аларга туры юлдан баруларын арттырды» (Мөхәммәд – 17).

Аллаһка ихластан гыйбадәт кылу - туры юлдан баруның бер билгесе. Андый кешенең Аллаһ Тәгалә хушугълыгын да арттыра.

Дөреслектә, намазны хушугъ хәләте белән уку - Аллаһның ихласлы бәндәләренә күрсәткән ярдәме. Аңа бары тик Аллаһның әмерләрен үтәүче һәм тыйганнарыннан сакланучы кешеләр генә ирешә. Әгәр  йөрәк намаздан тыш вакытта Аллаһның әмерләренә буйсынмаса, ул хушугъ ләззәтен татымаячак. Чөнки ул кешенең йөрәген гөнаһлар каплаган, ә ул үзе Аллаһтан ерагайган. Аллаһ Тәгалә Коръәндә намазны хушугъ белән укуның билгесе турында хәбәр итә:

«Намаз укы, дөреслектә, намаз фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктата» (Гәнкәбүт – 45).

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Әгәр кешене укыган намазы фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктатмаса, ул намаз аны Аллаһтан гына ерагайта» (Табарани).

Шушы хәдистән чыгып, хушугълык хәләтенә бары тик гөнаһлардан тыелучы, Аллаһның әмерләренә буйсынучы кеше генә ирешә ала.

Хушугълык хәләтенә ирешергә ярдәм итүче сәбәпләр:

1. Аллаһ турында күбрәк белү;

Кешеләрнең күбесе Аллаһның тыюлары һәм әмерләре турында белә, ләкин Үзе турында белми. Әгәр  алардан Исламда нәрсә тыелган һәм нәрсә боерылган дип сорасаң, күбесе моңа җавап бирә, ә Аллаһның Үзе һәм исем-сыйфатлары, кодрәте турында бернәрсә дә белми.  Шул сәбәпле аның йөрәге Аллаһтан курыкмый һәм Аның әмерләренә буйсынмый да.

2. Намазның дәрәҗәсе зур икәнлеген тану;

Кеше намазның дәрәҗәсен Раббысын олыласа гына таный башлый. Элеккеге мөселманнар намазга әзерләнә башласа, аларның хәле үзгәрә торган булган. Мәсәлән, Хусәйн (р.г)нең улы Гали тәһарәт ала башласа, аның йөзе саргая торган була. Бу хәлне күреп, гаилә әгъзалары аннан: «Тәһарәт алганда нәрсә була синең белән?»- дип сорыйлар иде. Ә ул аларга: «Сез минем Кем каршына басачаклыгымны беләсезме?!»- дип әйтә иде.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Әгәр дә намаз укысагыз як-ягыгызга каранмагыз. Дөреслектә, Аллаһ кеше як-ягына карана башлаганчыга хәтле намаз вакытында йөзен колының йөзенә юнәлтә»(Мөслим).

Мөслим ибн Йәсәр мәчеттә намаз укыган вакытта бер багана ава. Кешеләр ауган багана янына җыелыша, ә ул намаз укуын дәвам итә. Намаз укып бетергәннән соң гына, ул багана ауганын күреп ала.

3. Намазга алдан ук әзерләнү;

Моңа азан әйтелгәнче үк дөнья эшләрен калдыру, тәһарәт алу һәм намаз турында гына уйлау керә.

Дөреслектә, адәм баласы ахирәтне дөньядан өстен күрсә генә намазга алдан әзерләнә. Әгәр дә дөнья аның йөрәгендә ахирәткә караганда мөһимрәк булса, ул намазны беркайчан да хушугълык белән укый алмаячак. Габдуллаһ ибн Гомәр ахирәт гамәлен өстен күрү турында шулай ди: «Әгәр дә иртә җитсә кичне көтмә, әгәр дә кич җитсә иртәне көтмә. Авыру килгәнче сәламәтлегеңне файдалан, ә тормышыңны изгелектә үлемең килгәнче файдалан»(Бухари).

Элеккеге мөселманнар хушугълыкка ирешү өчен намазга бик җитди әзерләнәләр иде. Бервакытны Хәтим әл-Әсамнан намаз уку рәвеше турында сорадылар. Ул әйтте: «Әгәр дә намаз вакыты җитсә, мин җиренә җиткереп тәһарәт алам. Соңыннан намаз уку урынына барып утырам. Бөтен әгъзаларым әзер булгач кына, намазга торып басам. Шушы вакытта мин Кәгъбәне каршымда, сыйрат күперен аяк астымда, җәннәтне уң ягымда, җәһәннәмне сул ягымда, үлем фәрештәсен артымда тора, ә бу намаз иң соңгы укылачак намазым дип уйлыйм. Соңыннан мин өмет һәм курку хисе белән «Әллаһү әкбәр»– «Аллаһ иң бөек»дип әйтәм, Коръәнне тәҗвид белән укыйм, түбәнчелек белән рукугъ кылам, хушугъ хисен саклап сәҗдәгә китәм һәм боларның һәркайсын ихласлылык белән эшлим. Ахырда мин үземнең намазымның кабул булуын яки булмавын белмим әле».

4. Намазда Коръәнне ашыкмыйча фикерләп уку.

Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әллә алар Коръән турында фикерләмиләрме? Яки аларның йөрәкләрендә (фикерләргә комачаулаучы) йозаклар бармы?» (Мөхәммәд – 24).

5. Намаз турында китаплар уку.

Намазны хушугъ белән уку өчен кеше намазның фарызларын, шартларын, сөннәтләрен, аны боза торган сәбәпләрне яхшы өйрәнергә тиеш.

6. Намаздагы хәрәкәтләрне: кыям, рукугъ, сәҗдә һәм кагъдәне ашыкмыйча, җиренә җиткереп, тынычлыкны саклап кылу. 

Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) каршында бер кеше ашыга-ашыга намаз укыды. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам аңа: «Бар намазыңны яңадан укы, чөнки син намаз укымадың», - диде (Бухари).

Аллаһ Тәгалә барчабызга да намазны хушугъ хәләте белән укырга ярдәм итсен. Әмин.

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 964.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Джибрил не прекращал давать мне наставления о необходимости хорошего отношения к соседу так долго, что я даже подумал, что он включит его и в число наследников».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Усман ибн ‘Аффан. Третий праведный халиф






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф