Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История собак обитателей пещеры


Рамазан аеның фазыйләте


Ислам динендә унике айның иң зурысы булып, Рамазан ае санала. Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г) шулай ди:

«Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).

Рамазан ае килгәч Мөхәммәд (с.г.с) сәхәбәләренә шулай дип әйтә иде: «Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһ сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызга карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһка үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше - ул бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше» (Табарани).

Күп кеше Рамазан аеның кадерен белми, бу айны, ураза тотмыйча, гөнаһлар кылып үткәрә. Әгәр дә алар Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен белсәләр, дөнья эшләрен калдырып, Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырлар һәм көннәрне вә төннәрне хәерле гамәлләрдә үткәрерләр иде.  Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай дип әйтә:

«Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсә, Рамазан аеның ел буе булуын теләр иде» (Әбү Йәглә, Ибн Хәзимә, зәгыйфь хәдис).

Рамазанның башка айлардан өстенлеге Коръән иңүе белән бәйле. Аллаһ Тәгалә Коръәнне тулысынча бөтен мәгълүматлар сакланучы «Ләүхүл-Мәхфуз»китабыннан беренче кат күккә иңдерде. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай дип әйтә: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, туры юлның һәм аеручының (ягъни ялганнан дөреслекне, хәләлдән хәрамны) ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде» (Бәкара – 185).

Ислам галимнәре Рамазан аеның башка айларга караганда  өстенлеген түбәндәге сәбәпләр белән аңлата:

1.Аллаһ Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз кылды;

Аллаһ Тәгалә ураза тотуны Мөхәммәд (с.г.с) өммәтенә генә фарыз кылмады, ә бөтен алда килеп киткән пәйгамбәрләрнең дә өммәтләренә фарыз итте. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек сезгә дә ураза тоту фарызбулды. Бәлки сез тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (Бәкара – 183).

Мөхәммәд (с.г.с) ураза тотуның фазыйләте турында шулай дип әйтә:

«Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Бу - уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы авыз ачканда, ә икенчесе Раббысы белән очрашканда» (Мөслим, №1151).

Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Адәм баласының уразадан башка бөтен гамәле дә үзе өчен. Дөреслектә, ураза ул Мин өчен һәм Мин Үзем аңа әҗер-савабын бирәм. Ураза ул калкан кебек (кешене гөнаһлар кылудан саклый). Әгәр дә сезнең берегез ураза тотса, хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе орышса яки аның белән сугышырга теләсә, ул: «Дөреслектә, мин - ураза тотучы кеше», - дип әйтсен» (Бухари, №1904).

Дөреслектә, ураза гына түгел, ә бөтен гамәлләрдә Аллаһ ризалыгын өмет итеп кылына. Ләкин Аллаһ Тәгалә бу хәдистә: «Ураза ул Мин өчен һәм Мин Үзем аңа әҗер-савабын бирәм», - ди. Имам ән-Нәвави бу җөмләне түбәндәге мәгънәләрдә аңлата:

1. Ураза - ул Аллаһка буйсынып тотылган бердәнбер гыйбадәт. Мөшрикләрнең берсе дә Аллаһтан башка затка ураза тотмады.

2. Ураза - риядан ерак булган бердәнбер гамәл. Аны кеше күрсен өчен эшләп булмый, чөнки аны кешеләр күрми. Ә башка изге гамәлләргә килсәк, мәсәлән, сәдака бирү, намаз уку, хаҗ кылу, Коръән уку кебек гамәлләрне кеше алдында мактану өчен эшләп була.

3. Аллаһның уразаны Үзе өчен дип әйтүе, бу гыйбадәтнең дәрәҗәсен күтәрү өчен булды. Шушы сүз белән Ул уразаның башка гыйбадәтләрдән өстен булуын күрсәтә.

4. Уразага нихәтле әҗер-савап бирелүен бары тик бер Аллаһ үзе генә белә. Ул бу турыда фәрештәләргә әйтмәде.

Дөреслектә, Рамазан аенда ураза тоту гөнаһлардан котылырга ярдәм итә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 38).

Имам ән-Нәвави аңлатуынча, бу хәдистә сүз кечкенә гөнаһлар турында бара. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) башка бер хәдистә:

«Биш вакыт намаз уку, бер җомга намазын укыганнан соң  икенче җомга намазын уку, Рамазан аенда ураза тотканнан соң икенче Рамазан аенда ураза тоту, алар арасында булган гөнаһларның гафу ителүенә сәбәпче булып торалар, әгәр дә кеше олы гөнаһлардан сакланса», - ди (Мөслим, 574).

Ә олы гөнаһларга килсәк, алардан котылу өчен кеше тәүбә итәргә тиеш. Тәүбә итү түбәндәге гамәлләрне аңлата:

1. Гөнаһлар кылудан туктау;

2. Кылган гөнаһлар өчен үкенү һәм Аллаһ Тәгаләдән гафу итүне сорау;

3. Башка беркайчанда кылмыйм дип үз-үзеңә сүз бирү.

Әгәр дә зур гөнаһ башка кешенең хакы белән бәйле икән, ул вакыттаәлеге хакны кайтарырга кирәк. Мәсәлән, әгәр дә кеше икенче бер кешенең акчасын яки башка берәр әйберен урласа, ул аны аңа кире кайтарып бирергә тиеш. Шулвакытта гына Аллаһ Тәгалә аны гафу итәчәк.

Уразага керер алдыннан төнлә торып (сәхәр) ашау сөннәт гамәл булып санала. Бу гамәл безне яһүдләр һәм насаралар уразасыннан аерып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Безнең ураза белән китап әһелләренең уразасы арасындагы аерма – ул төнлә торып ашауда»(Мөслим, № 2604).

Әгәр дә кеше сәхәр ашаса, Аллаһ Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәрәкәт бирә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәрәкәт бар» (Бухари, № 1923).

Шулай ук Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак»(Тирмизи, 807).

2.Рамазан аенда күк һәм җәннәт ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла;

Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә Рамазан ае килсә, җәннәт ишекләре ачыла» (Бухари, 1898).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр дә Рамазан ае керсә күк ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга бәйләнеп куела»(Бухари, 1899).

Бу хәдистә шайтаннарның иң көчлеләре һәм иң начарлары турында сүз бара. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) башка бер хәдистә:

«Бу айда күк ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела...», - дип әйтә (Нәсәи 2118).

3. Рамазан аенда «Ләйләтүл-кадер»- кадер кичәсе бар;

Бу кичә мең айданда хәерлерәк. Аллаһ Тәгалә ул төндә ел әйләнәсендә булачак вакыйгаларны билгели. Бу вакыйгаларны тормышка ашыру өчен Ул аны билгеле бер фәрештәләргә йөкли. Кем дә кем аның әҗер-савабыннан мәхрүм калса, ул чыннан да күп нәрсәдән мәхрүм калган кеше була. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде. Аллаһ Тәгалә сезгә бу айда ураза тотарга кушты. Бу айда күк ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, иң азган шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Аллаһ Тәгаләнең бу айда бер кичәсе бар. Ул мең айданда хәерлерәк. Кем дә кем анда биреләчәк хәерле нәрсәдән мәхрүм калса, ул чыннан да мәхрүм калган кеше була» (Нәсәи 2118).

Әгәр дә кеше бу кичәдә бик күп төнге намазлар укыса, аның кечкенә гөнаһлары гафу ителә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем Кадер кичәсен Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп гыйбадәттә үткәрсә, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 1901).

Кадер кичәсендә җир йөзенә бик күп фәрештәләр иңә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә шулай ди: «Ул кичәдә фәрештәләр һәм Рух – Җәбраил фәрештә җиргә иңә» (Кадер – 4).

Бу фәрештәләр гыйбадәт кылучы мөселманнар өчен дога кылалар, Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорыйлар.

4. Рамазан аенда кылынган Гумра Хаҗ кылуга тиңләшә;

Ягъни Аллаһ Тәгалә ул кешегә хаҗ кылган шикелле әҗер-савап яза. Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәрендәге бер хатынга шулай дип әйтте:

«Әгәр дә Рамазан ае җитсә Гумра кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган Гумра хаҗга тиң» (Бухари).

Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аендагы хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала. 

5.Рамазан ае - ул тәравих намазын уку ае;

Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп тәравих намазын укыса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бухари 37).

Шулай ук бу хәдистәдә кечкенә гөнаһлар турында сүз бара.

6. Рамазан аенда башка айларга караганда сәдакага әҗер-савап күбрәк бирелә;

Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с)нән: «Рамазаннан соң кайсы айда ураза тоту хәерлерәк?»- дип сорадылар. Ул: «Рамазанны зурлау өчен Шәгъбән аенда тотылган ураза», - дип җавап бирде. Шуннан соң: «Кайсы сәдака саваплырак», - дип сорадылар. Ул: «Рамазан аенда бирелгән сәдака», - дип әйтте» (Тирмизи, № 665).

Шуңа күрә мөселман кешесе бу айда мохтаҗ кешеләргә күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә тиеш.  Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Аллаһ илчесе кешеләрнең иң юмарты иде. Бигрәк тә ул Рамазан аенда, Җәбраил фәрештә белән очрашкан вакытта күбрәк юмартлык күрсәтә иде. Җәбраил фәрештә аның белән Рамазан аеның һәр төнендә очрашып, аңа Коръәнне өйрәтә торган булды. Аллаһның илчесе изгелеккә карата яңгыр алып килүче җилгә караганда да юмартрак иде» (Бухари).

7. Рамазан ае - ул җәһәннәмнән котылу ае;

Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай дип әйтә: «Рамазан аеның  беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куела. Бу айда җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, ә җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй изгелек кылырга теләүче! Күбрәк изгелек кыл! Әй гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!»- дип аваз сала. Аллаһ Тәгалә бу айның һәр төнендә билгеле бер кешеләрне җәһәннәм утыннан азат итә»(Тирмизи, № 684).

 Аллаһ Тәгалә барча мөселманнарга да Рамазан аенда ураза тотарга саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм күбрәк изге гамәлләр кылырга, Коръән укырга ярдәм итсен! Әмин.

Дата: 03.07.2015. Просмотров: 1030.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Не сообщить ли вам о том, что относится к числу тягчайших грехов?», повторив свой вопрос трижды. Мы сказали: «Конечно, о посланник Аллаха!».Тогда он сказал: «Это - многобожие и проявление непочтительности по отношению к родителям».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Достопочтимая Хадиджа






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф