Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть2


Рамазан - ураза ае


Аллаһ Тәгалә Коръәндә Рамазан аеның фазыйләте турында шулай ди:

«Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, дөрес юлның һәм аеручының ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде. Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели. Бәлки сез шөкер итәрсез» (Бәкара – 185).

Аллаһ Тәгалә бөтен кешелеккә дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче,  тормышта мөһим булган нәрсәләрне аңлатучы Коръәнне Рамазан аенда иңдерде. Рамазан гарәп телендә «рамад»сүзеннән барлыкка килгән. Бу сүз  «эссе», «кызу»дигән мәгънәне белдерә. Гарәпләр элекке вакытта айларга исемнәрне табигать күренешләренә карап куша торган булган. Бу ай кояш бик нык кыздырган вакытка туры килгәнгә, аны «Рамадан»(кыздыручы, кайнар) дип атаганнар.

Рамазан - ул рухи тәрбия, гыйлем алу, Коръәнне уку һәм аның мәгънәләрен өйрәнү ае. Шуңа күрә кешеләр бу айда дини гыйлем алуга, Коръән китабын күбрәк укуга игътибар итәргә тиеш.

Данлыклы Коръән белгече, Мөхәммәд (с.г.с)нең сәхәбәсе Ибн Габбәс (р.г) әйтүенчә, Коръән-Кәрим Рамазан аенда Кадер кичәсендә Ләүхүл-Мәхфуздан (Бөтен мәгълүмат сакланган такта) тулысынча иң түбән каттагы күктә урнашкан «Бәйтүл-гиззәгә»(Бөеклек йорты)  иңдерелә. «Бәйтүл-гиззә»– ул беренче кат күктә урнашкан Кәгъбә шикелле бина. Фәрештәләр анда килеп намаз укыйлар һәм таваф кылалар. Аллаһ Тәгалә шул бинага Коръәнне Рамазан аендагы Кадер кичәсендә тулысынча иңдерде. Соңыннан Коръән-Кәрим Мөхәммәд (с.г.с) пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы 23 ел дәвамында төрле сәбәпләр һәм вакыйгаларга бәйләнеп җир йөзенә иңде. 

Коръән – ул Аллаһ Тәгаләнең мәңгелек сүзе. Ул безнең ышануыбыз буенча мәхлук ягъни барлыкка китерелгән түгел. Бары тик Коръәнне укыганда һәм язганда кулланыла торган авазлар һәм хәрефләр генә мәхлук булып санала. Гарәп телендә Коръән дигән сүз «укылган»дигән мәгънәне белдерә. Аның шундый исем белән аталуы кешеләр Коръәнне гел укып торганга күрә булды.

Аллаһ Тәгалә Бәкара сүрәсенең 185 аятендә Коръәнне кешеләргә ни өчен иңдергәнлеген аңлата. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә Коръәнне кешеләргә дөрес тормыш рәвешен алып барсыннар һәм яхшылык белән начарлыкны аера белсеннәр өчен иңдерде. Чынлыкта адәм баласына бу дөньяда яхшылык белән яманлыкны аеру өчен бер акыл гына җитми. Чөнки аның акылы чикле. Ул  бөтен нәрсәне дә белеп бетерә алмый. Кайбер вакытта ялгыша һәм хаталар җибәрә. Мисал буларак, күз яхшы күрсен өчен яктылык кирәк. Кеше нихәтле яхшы күрсә дә, яктылык булмаса бернәрсә дә күрә алмый. Шуның шикелле кеше нихәтле акыллы булмасын, ул акылы ярдәмендә генә яхшылык белән начарлыкны аерып бетерә алмый. Кешенең акылына да яктылык һәм юл күрсәтүче кирәк. Аның акылына яктылык һәм туры юл булып Аллаһ Тәгаләнең китабы Коръән тора.

Коръәннең кеше тормышында зур әһәмияткә ия булганлыгын бер мисал белән аңлатып була. Бу дөньяда һәр җиһазның «инструкция по эксплуатацию»дигән китабы бар. Әгәр дә кеше машина, телевизор яки компьютер сатып алса, ул, иң беренче чиратта, шул китапны укый. Чөнки җиһаз кыйбатлы, әгәр дә кеше аны болай гына кулланса, аны ватарга, эштән чыгарырга мөмкин. Шуның кебек үк кешедә Аллаһ Тәгалә каршында «бик кыйбатлы җиһаз»булып санала. Аңа да шундый ук китап кирәк. Әгәр дә ул бу дөньяда бары тик нәфес теләкләренә генә ияреп яшәсә, бу дөньяда да һәм ахирәттәдә бәхетсез булачак. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә кешеләргә тормышларын тәртипкә салу, төрле авыр мәсьәләләрне дөрес һәм җиңел хәл итү өчен  Коръәнне бирде.

Аятьнең дәвамында Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда сәламәт, акыллы, балигълык яшенә җиткән, сәфәрдә булмаган барча мөселманнарга 30 көн ураза тотарга куша. Ураза гарәп телендә «саум»яки «сыям»дип атала. Бу сүз гарәп телендә нәрсәдән дә булса тыелып торуны аңлата. Дини термин буларак, ураза (саум), гыйбадәт кылу нияте белән, таң атканнан башлап кояш баеганчыга хәтле ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуны белдерә. Ураза  - ул Ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә ул биш вакыт намаз кебек фарыз ягъни үтәлергә тиешле гыйбадәт булып санала. Әгәр кем дә кем бернинди сәбәпсез уразаны тотмаса, ул кешегә зур гөнаһ языла.

Кеше уразаны дөрес ният белән  тотарга тиеш. Кешеләрнең кайберләре уразаны ябыгу өчен яки авырулардан сәламәтләнү өчен тота. Чынлыкта мондый ният белән тотылган уразаны Аллаһ кабул итми. Чөнки бу очракта ураза Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә ниндидер дөньяви файда өчен тотыла. Ихласлы кеше уразаны Аллаһның әмерен үтим һәм Аның ризалыгына ирешәм дигән ният белән тотарга тиеш.

Шулай ук кешеләрнең күбесе ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар фикеренчә,  ураза - ул ашау-эчүдән генә тыелып тору. Ләкин ураза - ашау-эчүдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзаларыда ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә уразада ашау-эчүдән  тыелып, ә  гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән тыелмаган кеше көне буе ач торучы гына булып санала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтә:

«Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бухари).

Чынлыкта, Аллаһ Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык тудыру өчен йөкләмәде. Аллаһ Тәгалә ураза аркылы кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, аларга башка айларда бирелмәгән әҗер-савапларны бирә. Аллаһ Тәгалә Рәхимле һәм хикмәт Иясе, шуңа күрә дә Ул ураза тотудан авыру һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте. Галимнәр аңлатуынча, әгәр дә кеше таң атканчы 89 чакрым ераклыктагы юлга чыкса, ураза тотмый ала. Ләкин Әбү Хәнифә мәзһәбендә әгәр дә юл авыр булмаса, ураза тоту хәерлерәк.

Кеше авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле уразасын калдырса, сәламәтләнгәч һәм сәфәрдән кайткач  уразаны тотып бетерергә тиеш була.

Аллаһ Тәгалә уразаны дөрес ният белән асыл мәгънәсен аңлап тотарга ярдәм итсен һәм тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын!

Дата: 03.07.2015. Просмотров: 2313.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Мусульманином является тот, кто не причиняет вреда (другим) мусульманам своим языком и своими руками, а мухаджир (переселенец) - это тот, кто бросил запрещённое Аллахом».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Булуг аль-марам






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф