Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть2


Тәкәәсүр сүрәсенең тәфсире


Бер – берегез алдында (байлыклар, балалар, дәрәҗә белән) мактанышу Сезне (Аллаһка гыйбәдәт кылудан) читләштерде:(1)

зиратларга барганчыга хәтле (2).

Юк (ахиратне онытып дөнья куудан туктагыз). Сез (дөньга алданып яшәгәнегезне) беләчәксез (3).

Соңыннан, юк (ахиратне онытып дөнья куудан туктагыз) сез (дөньга алданып яшәгәнегезне) беләчәксез (4).

Юк, (ахиратне онытып дөнья куудан туктагыз). Әгәр дә сез чыннанда (дөньяга алданып яшәүнең ахыргы нәтиҗәсен) белсәгез, (дөнья сезне Аллаһтан читләштермәс иде) (5).

Ант итәм. Сез чыннанда җәһәннәмне күрәчәксез (6).

Соңыннан сез аны (Кыямәт көнендә) үз күзләрегез белән күрәчәксез (7).

Соңыннан ант итәм. Сез ул көнне нигъмәтләр турында соралачаксыз (8).


Гарәп телендә "тәкәсүр” дигән сүз "бер – берең алдында мактанышу” һәм "бер – берең белән байлыкларның санын арттыру буенча ярышу” дигән мәгънәләрне аңлата.

Кеше өчен бу дөнья һәм аның нигъмәтләре зур сынау булып тора. Иң беренче чиратта бу сынауга кешенең байлыгын һәм балаларын кертергә була. Аллаһ Тәгалә: "Дөреслектә сезнең байлыкларыгыз һәм балаларыгыз фетнә”, - ди. (Тәгабүн – 15)

Әлеге аятьтән аңлашылганча байлык һәм балалар кешене Аллаһка гыйбәдәт кылудан ярагайтучы һәм гөнаһлы гамәлләргә керүенә сәбәпче булып торалар. Бу сүзләр акча табарга һәм балалар үстерергә ярамый икәнлекен аңлатмый. Ул бары тик алар аркасында Аллаһка гыйбәдәт кылуны калдырырга һәм гөнаһлы гамәлләрне кылырга яраманлыкны гына күрсәтә.

Кешеләрнең күбесе бу дөньяда бай яшәү, балалар үстерү, яхшы машиналарда йөрү, дәрәҗәле урыннарда эшләү буенча бер – берләре белән узышырга һәм мактанышырга яраталар. Шул сәбәпле бу сүрә дөнья кууда ярышып Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылуны һәм ахиратне оныткан кешеләргә чынбарлыкны искә төшерә.

Аллаһ Тәгалә әйтә: "Бер – берегез алдында (байлыклар, балалар, дәрәҗә белән) мактанышу Сезне (Аллаһка гыйбәдәт кылудан) зиратларга барганчыга хәтле читләштерде”.

Әгәр дә кеше бу дөньяның вакытлыча яшәү урыны икәнлеген һәм анда яшәүнең асыл мәгънәсен аңламаса ул башка кешеләр белән ярыша – ярыша дөнья куа башлый. Шуның аркасында ул ахират дөнясын оныта һәм Аллаһка гыйбәдәт кылуны икенче урынга куя. Ул гомерен үлем килгәнчегә хәтле шулай озаяга уздыып яши.

Мутарриф исемле кеше әтисеннән ишетеп әйтә: Аның әтисе: "Бер вакытны мин Мөхәммәд (с.г.с) килдем. Ул "Бер – берегез алдында (байлыклар, балалар белән) мактанышу Сезне (Аллаһка гыйбәдәт кылудан) читләштерде дигән сүрәне укып утыра иде. Шунна соң Аллаһның илчесе: "Адәм баласы: "Байлыгым, байлыгым”, - дип әйтә. Әй, адәм баласы! Чынлыкта синең байлыгың булып өч нәрсә генә санала: ашап эшкәрткән ризыгың, киеп туздырган киемең һәм сәдака итеп тараткан байлыгың. Алардан башкалары аның кулыннан китәчәк һәм ул аларны кешеләргә калдырачак” (Муслим).

Ни өчен кеше дөнья куырга бик хирыс? Мөхәммәд (с.г.с) бу сорауга җавап биреп шулай ди: "Әгәр дә Адәм баласының бер үзән алтыны булса ул аның ике булуын теләр иде. Шуңа күрә аның корсагын балчык кына тутыра ала. Аллаһ тәүбә итүче кешенең тәүбәсен кабул итә”. (Бухари)

Тәкәсүр сүрәсенең 2 нче аятендә дөнья кууның чиге күрсәтелә. Аллаһ Тәгалә: "Зиратларга барганчыга хәтле сезне дөнья куу Аллаһтан читләштерде”, - ди. Бу аятьтә: "Зиратларга барганчыга хәтле”, - дигән җөмлә "үлем килгәнчегә хәтле” дигән мәгнәне аңлата. Чөнки һәр кешедә үлем килгәч зиратка барачак. Коръәндә "мәкаабир - зиратлар” дигән сүз бары тик бу сүрәдә генә килә. Аятьтән аңлашылганча кеше Аллаһка гыйбәдәт кылуны, ахираткә әзерләнүне үлем килгәнчегә хәтле онытып яши.

Бу дөньяда бөтен кешеләр дә үлемнән куркалар. Бигерәк тә динсез, имансыз кешедәр. Шуңа күрә аларның ул турыда сөйләшәселәре дә килми. Алар аны ишетергә дә теләми. Ләкин Мөхәммәд (с.г.с) мөселманнарга үлем турында күберәк уйланырга куша. Ул әйтә: "Ләззәтләрне җимерүче үлемне күберәк искә төшерегез”. (Ибн Мәҗәһ)

Чынлыкта үлем турында уйлану ул кешегә дөньяның бер нәрсәгә дә тормаганлыгын аңларга, килгән авырлыкларга кайгырмаска, күберәк изге гамәлләр кылырга һәм ахират дөньясына әзерләнегә ярдәм итә.

Шуңа күрә Ислам галимнәре: "Йөрәкне дәвалау өчен өч нәрсәне эшләргә кирәк: Аллаһка буйсынырга, үлемне ешырак искә төшерергә һәм мөселман каберләрен зиярат кылырга”, - дип әйтәләр.

Үлгәннән соң кеше байлыклары да һәм гаиләсе дә калдыра. Аларның берсе дә мәеткә ярдәм итә алмый. Кеше белән бары тик кылган гамәлләре генә кала.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Мәет артыннан өч нәрсә ияреп бара, икесе кире кайта, ә берсен аның белән бергә кала: аның артыннан гаиләсе, байлыгы һәм гамәле ияреп бара. Гаиләсе, байлыгы кире кайта, ә гамәле кала”. (Бухари)

Әгәр дә ул биш вакыт намаз укыган, әти – әнисенә һәм башка кешеләргә игелек кылган, гөнаһлардан тыелып яшәгән кеше булса аның хәле җиңел булачак. Әгәр дә инде ул гөнаһлар кылучы, Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылмаучы кеше булса аның хәле Кабердә дә һәм Кыямәт көнендә дә бик авыр булачак.

"Зиратларга барганчыга хәтле”, - дигән аять шулай ук каберләрне зиярат кылырга кирәклегенә дәлил булып тора. Ислам динендә зиратларга бару сөннәт гамәл булып санала. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Мин сезне каберләрне зыярат кылудан тыйган идем, хәзер каберләрне зиярат кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм ахиратне искә төшерәләр”. (Ибн Мәҗәһ)

Әлеге хәдистән аңлашылганча зиратларга бару ул кешегә гөнаһлардан туктап, тормышын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәргә мөмкин.

Сүрәнең дәвамында Аллаһ Тәгалә кешеләрне әрләп: "Юк (дөньяга бирелеп яшәүдән туктагыз). Чөнки Сез (моның үкенечле нәтиҗәсен) беләчәксез”, - ди. Бу җөмләне Аллаһ Тәгалә ике тапкыр кабатлый: "Соңыннан, юк (туктагыз) сез (моның үкенечле нәтиҗәсен) беләчәксез”, - дип әйтә.

Ибн Гәббәс әйтүенчә беренче аятьтә сүз кабер турында, ә икенчесендә Кыямәт көне турында бара. Шулай булгач кеше дөнья куып, Аллаһ Тәгаләгә буйсынып яшәмәвенә ике тапкыр үкенәчәк: кабердә һәм Кыямәт көнендә.

Шуннан соң Аллаһ Тәгалә кешеләрнең күңелләренә курку салып: "Ант итәм. Сез чыннанда җәһәннәмне күрәчәксез (6). Соңыннан сез аны (Кыямәт көнендә) үз күзләрегез белән күрәчәксез”, - дип әйтә.

Кыямәт көнендә бөтен кешедә: мөселманда һәм кәфердә җәһәннәмне күрәчәкләр. Алар аның өстенән салынган Сыйрат күпереннән үтәчәкләр. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Сезнең бөтенегездә аннан (җәһәннәмнән) үтәчәк”. (Мәрям – 71)

Бу Аллаһ Тәгаләнең котылгысыз вәгъдәсе булып санала. Аның беркемдә үзгәртә алмый.

Кәферләрне җәһәннәм каршына бастыргач алар Аллаһ Тәгаләгә шулай ялварачаклар: Аллаһ Тәгалә әйтә: "Кәферләр ут каршына бастырылгач әйтерләр: "Безне дөньяга кире кайтарсалар иде, без Раббыбызның аятьләрен ялганга санамас идек һәм мөэминнәрдән булыр идек”. (Әнгәм – 27)

Ләкин бу сүзләрнең бер файдасыда булмыячак. Чөнки Кыямәт көне ул дөньяда кылган гамәлләр өчен җавап һәм хисап бирү көне.

Ахыргы аятьтә Аллаһ Тәгалә: "Соңыннан ант итәм. Сез ул көнне нигъмәтләр турында соралачасыз”, - дип әйтә.

Аллаһ Тәгәлә Хисап мәйданында кешеләрдән дөньяда кулланган һәм файдаланган нигъмәтләр турында сорыячак. Әлеге аятьтә нигъмәтләр дигән сүз үз эченә байлык, ризык, кием, яшәү урыны саулык - сәламәтлек, буш вакыт кебек нәрсәләрне ала.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Кыямәт көнендә адәм баласының аяк табаннары дүр тәрсә турында соралмыйча торып урыныннан кузгалмыячак: гомере турында, ничек ул аны уздырды, яшлеге турында нәрсәгә ул аны кулланды, байлыгы турында ничек ул аны тапты һәм кая тотты, гыйлеме турында, нәрсә ул аның белән эшләде”. (Тирмизи).

Аллаһ Тәгалә кәфердән һәм гөнаһлы кешедән бу нигъмәтләр турында әрләү, тәбәнсетү һәм кимсетү өчен сорыячак. Чөнки ул бу нигъмәтләргә шөкер итмәде, Аллаһтан икәнлеген танымады. Киресенчә ул Аллаһка буйсынмады, Аңа гыйбәдәт кылмады, ә гөнаһлар кылып яшәде. Ә изге гамәлләр кылып яшәгән мөселманнан Аллаһ Тәгалә бу нигъмәтләр турында хөрмәт күрсәтү һәм мактау өчен сорыячак. Чөнки ул бу нигъмәтләргә шөкер итеп, Аллаһ Тәгаләгә буйсынып, гыйбәдәт кылып яшәде.

Аллаһ Тәгалә безгә шушы аять аркылы нигъмәтләрне дөрес кулланырга һәм исраф итмәскә кирәклеген аңлата.

Кеше өчен иң зур нигъмәт булып ике нәрсә санала ул: сәламәтлек һәм буш вакыт. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Кешеләрнең күбесе ике нигъмәткә игътибар итмиләр: сәламәтлек һәм буш вакыт” (Тирмизи)

Әгәр дә алар булса кеше дөньяның матурлыгын күрә һәм күңелендә рәхәтлек тоя. Әгәр дә кеше алардан мәхрүм калса аның өчен дөньяның яме калмый. Ләкин кешеләрнең күбесе бу ике нәрсәнең тиешле хакын үтәмиләр. Алар сәламәтлек белән буш вакытның бик зур нигъмәт икәнлеген кулларыннан ычкындыргач кына аңлыйлар.

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) сәләмәтлекнең зур нигмәт икәнлеген аңлаштып шулай ди: "Әгәр дә сезнең берегез иртән тыныч күңеле белән тәне авырулардан имин хәлдә торса һәм аның бер көнлек ризыгы булса, дөнья аның каршына бөтен байлыклары белән килеп баскан шикелле булыр” (Тирмизи).

Дата: 02.07.2015. Просмотров: 975.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Матери правоверных






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф