Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История вороны и сыновей Адама часть1


Тәкәсүр сүрәсенең тәфсире


Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Бер-берегез белән (дөнья кууда) ярышу сезне (Аллаһка гыйбадәт кылудан) зиратларга барып кайтканчыга хәтле читләштерде (1,2). Юк (ахирәтне онытып дөнья куудан туктагыз). Сез дөньяга алданып яшәгәнегезне беләчәксез әле (3). Соңыннан, юк (ахирәтне онытып дөнья куудан туктагыз) сез дөньяга алданып яшәгәнегезне беләчәксез (4). Юк, (ахирәтне онытып дөнья куудан туктагыз). Әгәр дә сез чын инану белән(Аллаһка гыйбадәт кылмыйча яшәүнең үкенечле ахыргы нәтиҗәсен) белсәгез, (сез ахирәтне күбрәк кайгыртыр идегез) (5). Ант итәмен ки, сез чыннанда җәһәннәмне күрәчәксез (6). Соңыннан сез аны (Кыямәт көнендә) үз күзләрегез белән күрәчәксез (7). Соңыннан, ант итәмен ки, сез ул көнне нигъмәтләр турында соралачаксыз»(8). 

Гарәп телендә «тәкәсүр» - التَّكَاثُرُ дигән сүз «бер-берең алдында мактанышу»ны һәм «бер-берең белән байлыкларны арттыруда ярышу»ны аңлата. Аллаһ Тәгалә бу сүрә аркылы кешеләргә шушы вакытлы дөньяга алданып яшәмәскә кирәклеген аңлата.

Дөреслектә, кеше өчен бу дөнья һәм аның нигъмәтләре зур сынау булып тора. Иң беренче чиратта, бу сынауга кешенең байлыгын һәм балаларын кертергә була. Аллаһ Тәгалә:

«Дөреслектә, сезнең байлыкларыгыз һәм балаларыгыз фетнә», - ди (Тәгабүн – 15).

Әлеге аятьтән аңлашылганча, байлык һәм балалар кешене Аллаһка гыйбадәт кылудан читләштерүче бер сәбәп булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләр күп акча эшлим, балаларымны башлы-күзле итим дип хәрам юллар белән кәсеп итә һәм Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрне  үтәми. Бу очракта әлеге кешегә балалары һәм байлыклары Аллаһтан ерагайтучы һәм җәһәннәмгә алып баручы фетнә булып  тора.

Бу сүзләр акча табарга һәм балалар үстерергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ә хәрам юл белән акча эшләргә һәм Аллаһка гыйбадәт кылуны калдырырга ярамаганлыкны гына аңлата.

Кешеләрнең күбесе бу дөньяда бай яшәү, балалар үстерү, яхшы машиналарда йөрү, дәрәҗәле урыннарда эшләү буенча бер-берләре белән узышырга һәм мактанышырга ярата. Шул сәбәпле бу сүрә дөнья кууда ярышып Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылуны һәм ахирәтне оныткан кешеләргә чынбарлыкны искә төшерә.

Аллаһ Тәгалә әйтә: «Бер-берегез белән (дөнья кууда) ярышу сезне (Аллаһка гыйбадәт кылудан) зиратларга барып кайтканчыга хәтле читләштерде».

Әгәр дә кеше бу дөньяның вакытлы яшәү урыны икәнен белмәсә һәм анда яшәүнең асыл мәгънәсен аңламаса, ул Кыямәт көнен онытып дөнья куа башлый. Аның өчен яшәүнең төп максаты дөньядан тәм табу, рәхәт яшәү һәм кешеләр алдында масаю белән генә чикләнә. Шул сәбәпле ул җәннәткә алып баручы гамәлләрне кылырга омтылмый, чөнки аның өчен беренче урында бу дөнья тора.Үлем килгәнчегә хәтле ул гомереншулай заяга уздырып яши.

Габдуллаһ ибн әш-Шуххайр шулай ди:«Бервакытны мин Мөхәммәд (с.г.с) янына бардым. Ул бу вакытта «Бер-берегез белән(дөнья кууда)ярышусезне (Аллаһка гыйбадәт кылудан)зиратларга барып кайтканчыга хәтле читләштерде»дигән аятьне укып утыра иде. Шуннан соң Аллаһның илчесе: «Адәм баласы «байлыгым, байлыгым»дип әйтә. Әй, адәм баласы! Чынлыкта синең байлыгың булып өч нәрсә генә санала: ашап эшкәрткән ризыгың, киеп туздырган киемең һәм сәдака итеп тараткан малың», - диде» (Тирмизи, Нәсәи).

Әбү Һүрайра (р.г) әйтә: «Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай дип әйтте: «Адәм баласы «байлыгым, байлыгым»дип әйтә. Әй, адәм баласы! Чынлыкта синең байлыгың булып өч нәрсә генә санала: ашап эшкәрткән ризыгың, киеп туздырган киемең һәм сәдака итеп тараткан малың. Алардан башкалары аның кулыннан китәчәк һәм ул аларны кешеләргә калдырачак» (Мөслим).

Аллаһ Тәгалә «Тәкәсүр»сүрәсенең 2 нче аятендә дөнья кууның чиге турында хәбәр итә. Ул шулай ди:«Зиратларга барганчыга хәтле сезне дөнья куу Аллаһтан читләштерде». Бу аятьтә«Зиратларга барып кайтканчыга хәтле»дигән җөмлә «үлем килгәнчегә хәтле»дигән мәгънәне аңлата. Чөнки һәр кешедә үлем килгәч зиратка барачак. Аятьтән аңлашылганча, кеше Аллаһка гыйбадәт кылуны, ахирәткә әзерләнүне үлем килгәнчегә хәтле онытып яши.

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә «зиратларга барып кайтканчыга хәтле»дигән гыйбарә куллана. Ягъни зират адәм балаларының мәңге тору урыны булмаячак. Алар анда вакытлы гына  торачак. Кыямәт көне җиткәч, каберләрдән чыгып, Аллаһ Тәгалә каршына кылган гамәлләре өчен җәза яки әҗер-савап алырга барачаклар.

Бу дөньяда бөтен кеше дә үлемнән курка. Бигрәк тә динсез, имансыз кешеләр. Шуңа күрә аларның ул турыда сөйләшәселәре дә килми. Алар аны ишетергә дә теләми. Ләкин Мөхәммәд (с.г.с) мөселманнарга үлем турында күбрәк уйланырга куша. Ул әйтә: «Ләззәтләрне җимерүче үлемне күбрәк искә төшерегез» (Ибн Мәҗәһ).

Чынлыкта үлем турында уйлану  кешегә дөньяның бернәрсәгә дә тормаганлыгын  аңларга, килгән авырлыкларга кайгырмаска, күбрәк изге гамәлләр кылырга һәм ахирәт дөньясына әзерләнергә ярдәм итә. Шуңа күрә Ислам галимнәре: «Йөрәкне дәвалау өчен өч нәрсә кирәк: Аллаһка буйсынырга, үлемне ешрак искә төшерергә һәм мөселман каберләрен зиярат кылырга», - дип әйтә.

Үлгәннән соң кеше байлыкларында һәм гаиләсен дә калдыра. Аларның берсе дә мәеткә ярдәм итә алмый. Кеше белән бары тик кылган гамәлләре генә кала.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Мәет артыннан өч нәрсә ияреп бара, икесе кире кайта, ә берсе аның белән бергә кала: аның артыннан гаиләсе, байлыгы һәм гамәле ияреп бара. Гаиләсе, байлыгы кире кайта, ә гамәле кала» (Бухари).

Әгәр дә ул биш вакыт намаз укыган, әти-әнисенә һәм башка кешеләргә игелек кылган, гөнаһлардан тыелып яшәгән кеше булса, аның хәле җиңел булачак. Әгәр дә инде  гөнаһлар кылучы, Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмаучы кеше булса, аның хәле кабердә дә һәм Кыямәт көнендә дә бик авыр булачак.

«Зиратларга барганчыга хәтле»дигән аять шулай ук каберләрне зиярат кылырга кирәклегенә дәлил булып тора. Ислам динендә зиратларга бару - сөннәт гамәл. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Мин сезне каберләрне зиярат кылудан тыйган идем, хәзер аларны зиярат кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм ахирәтне искә төшерәләр»(Ибн Мәҗәһ).

Әлеге хәдистән аңлашылганча, зиратларга бару  кешегә гөнаһлардан туктап,  тормышын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәргә мөмкин.

Сүрәнең дәвамында Аллаһ Тәгалә кешеләрне орышып: «Юк (дөньяга бирелеп яшәүдән туктагыз). Чөнки Сез (моның үкенечле нәтиҗәсен) беләчәксез», - ди. Бу җөмләне Аллаһ Тәгалә ике тапкыр кабатлый: «Соңыннан, юк (туктагыз) сез (моның үкенечле нәтиҗәсен) беләчәксез», - дип әйтә.

Ибн Габбәс (р.г) әйтүенчә, беренче аятьтә сүз кабер турында, ә икенчесендә Кыямәт көне турында бара. Шулай булгач кеше дөнья кууына, ә Аллаһ Тәгаләгә буйсынып яшәмәвенә ике тапкыр үкенәчәк: кабердә һәм Кыямәт көнендә.

Шуннан соң Аллаһ Тәгалә кешеләрнең күңелләренә курку салып: «Ант итәмен ки, сез чыннанда, җәһәннәмне күрәчәксез (6). Соңыннан сез аны (Кыямәт көнендә) үз күзләрегез белән күрәчәксез», - дип әйтә.

Кыямәт көнендә бөтен кешедә: мөселманда һәм кәфер дә җәһәннәмне күрәчәк. Алар аның өстеннән салынган Сыйрат күпереннән үтәчәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Сезнең бөтенегездә аннан  (җәһәннәмнән) үтәчәк» (Мәръям – 71).

Бу Аллаһ Тәгаләнең котылгысыз вәгъдәсе булып санала. Аны беркемдә үзгәртә алмый.

Кәферләрне җәһәннәм каршына бастыргач, алар Аллаһ Тәгаләгә шулай ялварачак: Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кәферләр ут каршына бастырылгач әйтерләр:«Безне дөньяга кире кайтарсалар иде, без Раббыбызның аятьләрен ялганга санамас идек һәм мөэминнәрдән булыр идек» (Әнгам – 27).

Ләкин бу сүзләрнең бер файдасы да булмаячак. Чөнки Кыямәт көне - ул дөньяда кылган гамәлләр өчен җавап, хисап бирү көне.

Ахыргы аятьтә Аллаһ Тәгалә: «Соңыннан ант итәмен ки, сез ул көнне нигъмәтләр турында соралачаксыз», - ди.

Аллаһ Тәгалә Хисап мәйданында кешеләрдән дөньяда кулланган һәм файдаланган нигъмәтләр турында сораячак. Әлеге аятьтә нигъмәтләр дигән сүз үз эченә байлык, ризык, кием, яшәү урыны, саулык-сәламәтлек, буш вакыт кебек нәрсәләрне ала.

 Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:«Кыямәт көнендә адәм баласының аяк табаннары дүрт нәрсә турында соралмыйча торып урыныннан кузгалмаячак: гомере турында, ул аныничек уздырды, яшьлеге турында ул аны нәрсәгә  кулланды, байлыгы турында, ул аны ничек тапты һәм кая тотты, гыйлеме турында, ул аның беләннәрсә эшләде» (Тирмизи).

Аллаһ Тәгалә кәфердән һәм гөнаһлы кешедән бу нигъмәтләр турында орышу, түбәнсетү һәм кимсетү өчен сораячак. Чөнки адәм баласы әлеге нигъмәтләргә шөкер итмәде, Аллаһтан икәнлеген танымады. Киресенчә, ул Аллаһка буйсынмады, Аңа гыйбадәт кылмады, ә гөнаһлар кылып яшәде. Ә изге гамәлләр кылып яшәгән мөселманнан Аллаһ Тәгалә бу нигъмәтләр турында хөрмәт күрсәтү, мактау өчен сораячак. Чөнки ул нигъмәтләргә шөкер итеп, Аллаһ Тәгаләгә буйсынып,  гыйбадәт кылып яшәде. Аллаһ Тәгалә безгә шушы аять аркылы нигъмәтләрне дөрес кулланырга һәм исраф итмәскә кирәклеген аңлата.

Кеше өчен иң зур нигъмәт булып ике нәрсә санала: сәламәтлек һәм буш вакыт. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кешеләрнең күбесе ике нигъмәткә карата алданалар: сәламәтлеккә һәм буш вакытка»(Тирмизи).

Әгәр дә бу икенигъмәтбулса, кеше дөньяның матурлыгын күрә һәм күңелендә рәхәтлек тоя. Әгәр дә кеше алардан мәхрүм калса, аның өчен дөньяның яме калмый. Ләкин кешеләрнең күбесе бу ике нәрсәнең тиешле хакын үтәми. Алар саулык-сәламәтлекне һәм буш вакытны Аллаһка гыйбадәт кылуда, изге гамәлләр эшләүдә түгел, дөнья кууда һәм гөнаһлар эшләүдә кулланалар. Кулларыннан ычкындыргач кына сәламәтлек һәм буш вакытның зур нигъмәт булуын аңлыйлар.

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) сәламәтлекнең зур нигъмәт икәнлеген аңлатып шулай ди:

«Әгәр дә сезнең берегез иртән тыныч күңеле белән тәне авырулардан имин хәлдә торса һәм аның бер көнлек ризыгы булса, дөнья аның каршына бөтен байлыклары белән килеп баскан шикелле булыр» (Тирмизи).

Дата: 11.08.2015. Просмотров: 1094.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Облегчайте, а не создавайте затруднения, радуйте людей добрыми вестями, а не внушайте отвращение к исламу».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Толкование последних трёх частей священного Корана (С приложением важных вопросов, касающихся мусульманина )






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф