Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Тәкъва кешенең сыйфатлары


«Раббыгызның гафу итүенә һәм киңлеге күкләр һәм җир шикелле булган җәннәткә ашыгыгыз. Ул (җәннәт Аллаһның газабыннан) сакланучы (тәкъва) кешеләргә әзерләнеп куелды. Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр, ачуларын тоталар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ изгелек кылучыларны ярата. Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар. Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар. Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы (җәннәт) бакчалары (булачак). Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул - гамәл кылучыларның бүләге»(Әли Гыймран: 133 – 136).

Гарәп телендә «җәннәт»дигән сүз «җәннә»ягъни  «яшерен, күзгә күренмәүче»дигән фигыльдән барлыкка килә.  Гарәпләр Коръән иңгәнчегә хәтле «җәннәт»дигән сүзне агачлар белән әйләндереп алынган зур бакчага карата кулланалар. Коръән иңә башлагач «җәннәт»сүзе Кыямәт көнендә тәкъва кешеләр яшәячәк нигъмәт һәм ләззәт урыны дигән мәгънәне аңлата башлый.

Аллаһ Тәгалә бу аятьтә җәннәтнең зурлыгын кешеләргә күрсәтү өчен «аның киңлеге күкләр һәм җир шикелле»дип әйтә. Аятьтән аңлашылганча, әгәр дә аның киңлеге күкләр һәм җир хәтле булса, буе бөтенләй әйтеп бетергесез зур булып чыга.

Имам Әхмәд «Мүснәд»исемле китабында: «Византия императоры Ираклий Мөхәммәд (с.г.с)гә: «Дөреслектә, син (кешеләрне) киңлеге күкләрнеке һәм җирнеке шикелле булган җәннәткә чакырасың. Ул вакытта җәһәннәм кайда була соң?»- дип  хат яза. Аңа карата Мөхәммәд (с.г.с): «Сүбехәнәллаһ (Аллаһ бөтен кимчелекләрдән пакъ)! Әгәр дә көн килсә, төн кайда була соң?»- дип җавап бирә».

Җәннәт - ул бик кыйммәтле урын. Шуңа  аңа ирешү өчен кеше гомере буе Аллаһка гыйбадәт кылырга һәм Коръәндә әйтелгән аятьләр белән яшәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә бу аятьләрдә: «Ул (җәннәт Аллаһның газабыннан) сакланучы (тәкъва) кешеләргә әзерләнеп куелды», - дип әйтә. Аятьтән аңлашылганча, җәннәткә бары тик тәкъва яки үзе белән җәһәннәм газабы арасында Аллаһның әмерләрен үтәп һәм гөнаһлардан тыелып, киртә куючы кешеләр генә керә. Шул сәбәпле җәннәткә керергә теләгән һәр кешедә тәкъвалык ягъни җәһәннәм газабыннан саклаучы сыйфатларны өйрәнергә һәм шулар нигезендә гамәл кылырга тиеш. Әгәр дә без игътибар белән Әли Гыймран сүрәсенең 134-135 аятьләрен укысак, тәкъва кешенең кайбер сыйфатларын күрә алабыз. Аллаһ Тәгалә әйтә:

1. Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр.

Мондый кешеләр, нинди хәлдә булуларына карамастан, байлыкларының бер өлешен Аллаһ юлында тоталар. Аллаһка буйсынырга аларга бернәрсәдә комачауламый. Бу аятьтә даимилекне күрсәтү өчен «алар сарыф итәләр»дип хәзерге заман фигыле кулланыла. Шулай булгач алар бу гамәлне бер тапкыр эшләделәр дә шуның белән туктадылар түгел, ә һәрвакытта да үз байлыкларын Аллаһның ризалыгын өмет итеп, мохтаҗ кешеләргә һәм кирәкле урыннарга бирәләр. Әгәр дә кеше уйлый икән «байлыкны сарыф итү аны киметә»дип, Аллаһ Тәгалә моның киресен әйтә:

«Нәрсәне генә сез сарыф итмәсәгез дә,Ул (Аллаһ) аны кире кайтара» (Сәбә – 39).

Шулай булгач байлыктан сәдака бирү аны әзәйтми дә, юкка да чыгармый. Киресенчә, Аллаһ Тәгалә ул кешенең байлыгына бәрәкәт бирә, юкка чыгудан саклый.

Мөхәммәд (с.г.с) бу гамәлнең бик мөһим икәнлеген күрсәтеп:

«Җәһәннәм утыннан ярты хөрмә җимешен биреп булса да сакланыгыз», - дип әйтә (Бухари, Мөслим).

2. Ачуларын тоталар.

Ачу килү - ул табигый хәләт, ләкин Ислам дине аны тышка чыгармыйча тыеп калырга куша.Әгәр дә тәкъва кешеләрнең  ачулары килсә, алар ачуга бирелеп нәрсәдер эшләмиләр, үзләрен кулда тоталар һәм аны күңелләрендә калдыралар.

Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Көрәшә белүче  көчле түгел, ә ачу вакытында үз-үзен кулда тотучы кеше көчле» (Бухари, Мөслим).

Әгәр дә кеше ачуы чыккач үз-үзен кулда тотып кала алмаса, акылсыз эшләр эшләргә, үзенә һәм башкаларга зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә Мөхәммәд (с.г.с) ачуны басу өчен болай дип киңәш бирә:

«Дөреслектә, ачу - шайтаннан, ә  шайтан уттан яратылды. Ут бары тик су белән генә сүндерелә. Әгәр дә сезнең берегез ачулана башласа тәһарәт алсын»(Әхмәд, Әбү Давыд).

3. Кешеләрне гафу итәләр.

Ислам динендә кешеләрне гафу итә белү дә тәкъвалыкның бер сыйфаты булып тора. Бу аятьтә «кешеләрне гафу итәләр»дигән җөмлә «үзләренә зыян китергән кешеләрдән үч алу мөмкинлеге була торып та аларны гафу итәләр» дигән мәгънәне аңлата. Аллаһның илчесе (с.г.с) гафу итүнең фазыйләте турында шулай дип әйтә:

«Кем дә кем  үзенә йорт төзелүне һәм дәрәҗәсе күтәрелүне теләсә, үзенә начарлык кылган кешене гафу итсен, сораган әйберне бирмәгән кешегә,әгәр дә ул сорап килсә бирсен һәм араны өзгән кеше белән аралашсын»)Хәким).

Ибн Габбәс (р.г) әйтә: «Аллаһның илчесе шулай диде: «Кыямәт көне җиткәч чакыручы (фәрештә) әйтәчәк: «Кайда кешеләрне гафу итүчеләр? Килегез, Үзегезнең Раббыгызга һәм үз бүләкләрегезне алыгыз. Гафу итүче һәр мөселман кешегә җәннәткә керү тиеш булды».

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Сәдака байлыкны киметми, гафу итү белән Аллаһ кешенең абруен гына күтәрә. Аллаһ өчен түбәнчелек күрсәткән кешенең Аллаһ бары тик дәрәҗәсен генә күтәрә» (Әхмәд).

Әл-Бәйһәкый китерә: «Бервакытны Галиибнүл-Хусәйнгәтәһарәт алганда, бер кол хатын комган белән су салып тора иде. Шулвакытта аның кулыннан комганы төшеп китеп, хуҗасының башын җәрәхәтләде. Хуҗасы (шелтәләү нияте белән) башын күтәргәч, кол хатын аңа болай ди: «Дөреслектә, Аллаһ  «тәкъва кешеләр алар ачуларын тоталар»дип әйткән». Хуҗасы аңа: «Мин ачуымны тоттым», - диде. Шуннан соң кол хатын: «Тәкъва кешеләр алар башкаларны гафу итәләр», - дип әйтте. Моңа каршы Галиибнүл-Хусәйн: «Мин сине гафу иттем», - диде. Бу кол хатын: «Дөреслектә, Аллаһ изгелек кылучыларны ярата», - диде. Шуннан соң Гали ибнүл-Хусәйн: «Дөреслектә, син Аллаһ ризалыгы өчен азат ителдең. Шуңа күрә син китә аласың», -  дип аны иреккә җибәрде.

4. Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорыйлар.

Гөнаһ кылганнан соң, үкенеп тәүбә итү, Аллаһтан кичерүне сорау да тәкъва кешенең бер сыйфаты булып тора. Аллаһ Тәгалә «Әли Гыймран»сүрәсенең дәвамында әйтә:

«Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар. Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар».

Гарәп телендә зарары башка кешеләргә дә тия торган гөнаһка «әл-фәхишә»диләр. Моңа зина кылу, караклык, кеше үтерү, риба белән шөгылләнү, гайбәт сөйләү керә. Ә «үзеңә карата гаделсезлек кылу»- кешенең үзенә генә зарар китерә торган гөнаһ кылуын аңлата. Мәсәлән, аракы эчү, тәмәке тарту, сүгенү, хәрам ризык ашау.

Бу дөньяда бөтен кешедә гөнаһ кыла. Аларның кайберләре гөнаһны даими рәвештә кыла, ә кайберләре вакыт-вакыт кына нәфес теләкләренә ияреп китә. Аллаһ Тәгалә бу аятьтә тәкъва кешеләрне сыйфатлаганда:«һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бер туктаусыз кылмадылар», - дип әйтә. Тәкъва кешеләр башкалардан аермалы буларак, гөнаһ кылганлыкларын таныйлар һәм аларны бер туктамыйча даими рәвештә кылмыйлар. Әгәр алар нәфес теләгенә бирелеп гөнаһ кылсалар, шул ук минутта Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу сорыйлар һәм тәүбә итәләр.

Аллаһ Тәгаләнең «Гафур»(غَفُورٌ)– гөнаһларны гафу итүче дигән исеме бар. Шуңа күрә гөнаһ кылган кеше беркайчанда Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәскә тиеш. Аллаһ Тәгалә гөнаһ кылып үкенеп йөргән кешеләрне юатып шулай дип әйтә:

«Кем дә кем начарлык эшләсә яки үзенә карата гаделсезлек кылса, соңыннан Аллаһтан гафу итүне сораса, ул Аллаһны Гафу итүче, Рәхимле итеп табар»(Нисә – 110).

Мөхәммәд (с.г.с) гөнаһ кылган кешегә Аллаһ Тәгалә аны гафу итсен өчен шундый киңәш бирә:

«Әгәр дә кеше гөнаһ кылганнан соң, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыса, соңыннан Аллаһтан кылган гөнаһысы өчен гафу сораса, Ул аны гафу итә. Соңыннан Мөхәммәд (с.г.с) бу аятьне укыды: «Әгәр дә алар бик бозык гамәл (фәхеш) эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар»(Әбү Давыд).

Башка бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) гөнаһ кылган кешеләрнең күңелләрен сөендереп шулай дип әйтә:

«Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәмен ки, әгәр  сез гөнаһ эшләмәсәгез, Аллаһ сезне юкка чыгарып, башка бер халыкны алып киләчәк, алар кылган гөнаһлары өчен гафу сораячаклар һәм Ул аларны гафу итәчәк»(Мөслим).

Кайбер кешеләр бу хәдисне укып «гөнаһ кылып яшәргә кирәк икән»дип аңларга мөмкин. Ләкин бу хәдис гөнаһ кылырга теләүче бер кешегә дә гөнаһ кылуны рөхсәт итми. Шуңа күрә аны сүзгә-сүз аңларга ярамый. Галимнәр әлеге хәдисне:«Мөхәммәд (с.г.с) Аллаһ Тәгаләнең гафу итүче Зат икәнлеген күрсәтү өчен һәм гөнаһ кылган кешеләр төшенкелеккә бирелмәсен, ә Аллаһтан гафу сорасыннар өчен әйткән», - дип аңлаталар.

Кайбер кешеләр теле белән «әстәгъфируллаһ – Аллаһтан гафу сорыйм»дип әйтә, ә күңеле белән шушы ук гөнаһны тагын бер кат эшләргә тели. Әгәр кеше теле белән «әстәгъфируллаһ»дип әйтеп, күңеле белән шушы гөнаһны кылырга теләсә, аның гафу соравы икенче тапкыр «әстәгъфируллаһ»дип әйтеп Аллаһтан гафу сорауга мохтаҗ була.

Бу аятьләрдән соң Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә тәкъва кешеләр керәчәк җәннәт бакчаларын сыйфатлый:

«Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы (җәннәт) бакчалары (булачак). Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул - гамәл кылучыларның бүләге».

Бу аятьтәге«Аларның бүләге»дигән гыйбарә алда санап узылган югары әхлакый сыйфатларга ия булган кешеләргә әйләнеп кайта. Шулай булгач җәннәткә керү өчен һәр кешедә рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыгының бер өлешен сарыф итәргә, ачуын тотарга, үзенә зыян китергән кешеләрне гафу итәргә һәм Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга тиеш. Шулвакытта гына ул Аллаһ каршында тәкъва кеше була һәм җәннәткә керә.

Бер кудси хәдистә (Аллаһ Тәгаләнең Үзе исеменнән әйтелгән хәдис) Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: Аллаһ Тәгалә шулай дип әйтә:

«Мин үземнең изге гамәл кылучы колларыма күз күрмәгән, колак ишетмәгән һәм мөселманның күңеленә дә килмәгән нигъмәтләрне әзерләдем»(Тирмизи).

Аллаһ Тәгалә башка аятьтә әйтә:

«Бер җан иясе дә аларга кылган гамәлләре өчен бүләк рәвешендә яшеренеп куелган күңелләрне шатландыручы нәрсәне белми»(Cәҗдә – 17).

Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай дип әйтә:

«Җәннәт ул йөз дәрәҗәдән тора. Һәр ике дәрәҗә арасы күк белән җир арасы кебек аерма» (Бухари).

Аллаһ Тәгалә алда әйтелгән аятьләр белән гамәл кылып, Кыямәт көнендә барчабызныда Фирдәвес җәннәтләренә кертсен! Әмин!

Дата: 12.08.2015. Просмотров: 532.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует, клянусь Аллахом, не уверует!».Его спросили: «Кто, о посланник Аллаха?». Он сказал: «Тот человек, сосед которого не находится в безопасности от его зла».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
День в жизни постящегося






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф