Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть2


Тәкъвалыкның мәгънәсе һәм файдалары


Ислам динендә «тәкъва» дигән сүз Аллаһ Тәгаләнең газабыннан саклану мәгънәсен аңлата. Кеше Аллаһның барлыгына һәм Берлегенә ышанганнан соң, Аның газабыннан саклый торган гамәлләр кылырга ягъни тәкъва булырга тиеш. Кеше Аллаһ кушкан гамәлләрне эшләп һәм хәрам кылган гамәлләрдән тыелып яшәсә, тәкъва була. Аллаһ Тәгалә Коръәндәадәм балаларына һәр эштә дә тәкъва булырга куша:

«Әй иман китергән кешеләр! Аллаһның газабыннан чын саклану белән сакланыгыз (ягъни тәкъва булыгыз)!» (Әли Гыймран – 102)

Ибн Мәсгуд )р.г) исемле сәхәбәәлеге аятьнеаңлатып шулай ди:«Аллаһның газабыннан саклану (тәкъва булу) - ул Аллаһка буйсыну һәм аның әмеренә каршы килмәү, Аны һәрвакыт истә тоту һәм онытмау, Аңа шөкер итү һәм Аның нигъмәтләрен инкяр итмәү».

Аллаһ Тәгалә адәм баласының матурлыгына, байлыгына һәм  дәрәҗәсенә игътибар итми. Аның каршында иң хөрмәтле һәм дәрәҗәле кеше - ул тәкъва кеше. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез – иң тәкъва булучыгыз» (Бүлмәләр – 13).

Кешенең Аллаһ газабыннан саклануы ягъни тәкъва булуы түбәндәге нәрсәләрдә күренә:

1. Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәүдә. Ул биш вакыт намаз укый, Рамазан аенда ураза тота, байлыгы булса, зәкәт түли, әти-әнисенә, хатынына, балаларына карата игелек кыла һәм алар белән яхшы мөнәсәбәттә була.

2.Аның сөйләмендә. Тәкъва кеше үзенең телен сүгенүдән, ялганнан, гайбәттән, кешеләрне кимсетү, мыскыл итүдән һәм файдасыз буш сүз сөйләүдән саклый. Аның теле яки файдалы сүз сөйли, яки дәшми тора.

3.Аның ашаган ризыгында. Тәкъва кеше бары тик хәләл ризык кына ашый, хәләл эчемлекләр генә эчә. Аның карынына шикле, хәрам ризыклар керми.

4.Аның карашында. Тәкъва кеше урамдагы,телевизордагыһәмгазета-журналлардагы ярым шәрә хатын-кызларга карамый. Әгәр дә  күрсә, карашын алардан читләштерә.

5.Аның кулында. Тәкъва кеше башкаларга сукмый, гөнаһлы нәрсәләргә кулын сузмый, ә бары тик рөхсәт ителгән, файдалы һәм саваплы гамәлләрне генә кыла.

6.Аның күңелендә. Тәкъва кеше башкаларга карата көнчелек, тәкәбберлек, ачу-нәфрәт хисе сакламый һәм аларның кайгы- хәсрәтләренә дә шатланмый.

7.Аны ниятендә. Тәкъва кешенең нияте һәрвакыт ихласлыкка корылган. Ул бер эшне дә мактасыннар яки җәмгыятьтә берәр дәрәҗә яулау өчен эшләми. Һәр гамәлендә Аллаһ ризалыгынвә Аның җәннәтен өмет итеп эшли.

Әгәр кеше шушы сыйфатларга ия булса, ул Аллаһның газабыннан сакланучы – тәкъва кеше булып санала.Аллаһ Тәгалә андый кешегә түбәндәге рәхмәтен вә нигъмәтен күрсәтә:

1. Аллаһ Тәгалә ул кешене ярата башлый. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кем дә кем Аллаһ Тәгалә белән төзегән килешүне тулысынча үтәсә, Аның  газабыннан сакланса, дөреслектә, Аллаһ тәкъва кешеләрне ярата» (Әли Гыймран – 76).

2. Тәкъва кешегә Аллаһ Тәгалә рәхимле була. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Һәм бу Без иңдергән бәрәкәтле китап (Коръән). Аңа иярегез һәм тәкъва булыгыз. Бәлки сезгә Аллаһ рәхимле булыр» (Әнгам– 155).

Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә рәхимлелеге бик күп әйберләрне үз эченә ала. Моңа матди нәрсәләр дә һәм мәгънәви нәрсәләр дә керә. Мәсәлән, тормышның һәм күңелнең тыныч,балаларның тәрбиялебулуы, кешенең авырулардан, кайгылардан имин булып яшәве, яхшы эштә эшләве, Кыямәт көнендә җәннәткә керүе - болар бөтенесе дә Аллаһныңрәхмәтен вә рәхимлелеген күрсәтә.

3. Аллаһ Тәгалә тәкъва кешегә хаклык һәм ялганны аера белү сыйфат бирә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әй иман китергән кешеләр! Әгәр дә сез Аллаһның газабыннан саклансагыз, Ул сезгә аера торган сыйфат – «фуркан» бирәчәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк һәм яшерәчәк. Аллаһ олуг нигъмәт Иясе» (Әнфәл – 29).

Гарәп телендә «фуркан» дигән сүз хаклык һәм ялганны, хәләл һәм хәрамны аера торган сыйфатны аңлата. Әгәр дә кеше тәкъва булса, тормыштагы сынаулар алдында югалып калмаячак. Аллаһ Тәгалә аңа һәрвакыт яхшылык һәм  начарлыкны, ялган һәм дөреслекне аерыргаярдәм итәчәк.

4.Аллаһ Тәгалә тәкъва кешегә бәрәкәт бирә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әгәр дә авыл (шәһәр) кешеләре иман китереп тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачар идек» (Әгъраф – 96).

Аллаһ Тәгалә тәкъва кешеләргә бөтен яктан да Үзенең нигъмәтләрен бирәчәк. Күктән бәрәкәт ишекләренең ачылуы яңгырны, ә җирдән бәрәкәт ишекләренең ачылуы уңыш, җиләк-җимеш бирүчетөрле үсемлекләрне аңлата. Тәкъва булганнары өчен Аллаһ Тәгалә аларны фәкыйрьлектән, ачлыктан һәм корылыктан саклый.

5.Аллаһ тәкъва кешегә һәр авырлыктан да чыгу юлын күрсәтә һәм һәр эшен җиңел кыла:

«Кем дә кем Аллаһның газабыннан сакланса, Аллаһ аңа авырлыктан чыгу юлын күрсәтә» (Талак – 2).

«Кем дә кем Аллаһның газабыннан сакланса, Аллаһ аңа эшендә җиңеллек бирә» (Талак – 4).

Вакыт-вакыт кеше чишеп булмаслык авыр хәлләргә очрарга мөмкин. Менә шулвакытта Аллаһ Тәгалә аның тәкъвамы,түгелме икәнлегенә караячак.Әгәр дә тәкъва булса,  Аллаһ Тәгалә аңа авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә.

6. Тәкъва кеше җәһәннәм өстендәге сыйрат күперен җиңеллек белән үтәчәк. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Сезнең бөтенегез дә җәһәннәмнән узачак. Бу синең Раббыңның катгый карары булды. Соңыннан тәкъва кешеләрне Без коткарачакбыз, ә гаделсезлек кылучы кешеләрне (имансызларны һәм гөнаһлыларны) анда тезләнгән хәлләрендә калдырачакбыз»(Мәръям: 71-72).

8. Тәкъва кешеләр җәннәткә керәчәк. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Дөреслектә, тәкъва кешеләр имин урында, җәннәт бакчаларында һәм чишмәләрдә булачак» ( Духан: 51-52).

Аллаһ Тәгалә барчабызгада тәкъвалыкка ирешергә һәм бу дөньяда да, ахирәттә дә  бәхетле тормышта яшәргә насыйп итсен!

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 793.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Любая умершая женщина, муж которой был ею доволен, войдёт в рай»


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Курс арабского языка. Том 2






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф