Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть1


Тормыштагы сынаулар.


Аллаһ җир шарындагы бөтен кешеләрне дә сынау өчен барлыкка китерде Кеше туганнан алып үлгәнчегә хәтле бу дөньяны сынаулар күреп уздыра. Бу Аллаһ Тәгаләнең үзгәрми торган кануны. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай дип әйтә:


الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا وَهُوَ الْعَزِيزُ الْغَفُورُ


"Ул (Аллаһ) үлемне һәм яшәүне кайсыгыз гамәле буенча яхшырак икәнне (ачыклау максатыннан) сезне сынау өчен барлыкка китерде. Ул Җиңелмәүче, Гафу итүче Зат”. (Мулк – 2)

"Сынау” сүзнең төп мәгънәсенә тукталсак - ул "Аллаһка ышандым”, - дип әйтүче кешенең иманын ачыклаучы бөтен авырлыклар һәм җиңеллекләр. Аллаһ Тәгалә үзенең юлында тырышлык куючы һәм сабыр итүче кешеләрне ачыклау өчен төрле сынаулар җибәрә. Аллаһ Тәгалә әйтә:


وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ حتى نَعْلَمَ المجاهدين مِنكُمْ والصابرين


"Безне арагызда дин юлында тырышучы һәм сабыр итүчеләрне белү өчен сыныйбыз". (Мухаммад – 31)

Сынауның төрләре.

1.Кайгы - хәсрәт белән сыналу.

Аллаһ Тәгалә әйтә:


وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْ ءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الْأَمْوالِ وَالْأَنْفُسِ وَالثَّمَراتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ


"Без сезне чыннан да курку, ачлык, байлыкның, җаннарның (туганнарның үлеме) һәм җимешләрнең әзәюе белән сыныйбыз. Сабыр булучыларны шартландыр”. (Бәкара – 155)       

Аяттә "курку белән сынау” дигән сүзе үз эченә дошманнарны һәм төрле сугышларны ала. "Ачлык белән сынау” сүзе корылык, уңышсыз елларны аңлата. Җимешләрнең кимүе имам әш - Шәфигый әйтүенчә - баларны югалту һәм уңышның әз булуын белдерә. Җир йөзендә бөтен кешеләр дә шушы нәрсәләрнең берәрсе белән сыналып яши. Әгәр дә кеше бу сынауларны Аллаһтан риза булып һәм биргән нигъмәтләренә шөкер итеп үткәрсә, Кыямәт көнендә җәннәт белән шатландырылачак.

Аллаһ Тәгалә кешеләрне юкка гына сынамый. Бу нәрсәдә бик зур хикмәт яшеренеп ята. Иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә сынау аркылы кешенең үзенә һәм башкаларга аның чыннан да кем икәнлеген күрсәтә. Икенчедән Аллаһ Тәгалә кешегә әҗер – савапларны һәм бөек дәраҗәне сынаулар аркылы бирә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:


إن عظم الجزاء مع عظم البلاء، وإن الله تعالى إذا أحب قوما ابتلاهم، فمن رضي فله الرضا ومن سخط فله السخط


"Әҗер – савапның зурлыгы сынауның зурлыгына карап. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә берәр кешеләрне яратса, аларны сыный. Кем дә кем моңа риза булса, аңа (Аллаһның) ризалыгы була, ә кем дә кем ачуланса, аңа (Аллаһның) ачуы була”. (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ)

Өченчедән, Аллаһ Тәгалә гөнаһ кылып яшәүче халыкны бозыклыктан туктату өчен сынау җибәрә. Бу сынауга төрле бәлә – казалар, су басулар, җир тетерәүләр, янгыннар керә. Аллаһ Тәгалә әйтә:


وَما أَصابَكُمْ مِنْ مُصِيبَةٍ فَبِما كَسَبَتْ أَيْدِيكُمْ وَيَعْفُوا عَنْ كَثِيرٍ


"Сезгә килгән бәлә - казалар бары тик кулларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен генә. Һәм Ул (Аллаһ аңа карамастан) күбесен гафу итә”. (Шура – 30)

Кыямәт көненең газабы бу дөньядагы газаптан бик күп мәртәбә артыгырак. Аллаһ кешеләргә рәхмәт йөзеннән бу дөньяда ук аларның гөнаһыларын кайгы – хәсрәт һәм авырлык аркылы гафу итә.

 Мөхәммәд пәйгамбәр дә бу турыда шулай ди:


إذا أراد اللّه بعبده الخير عجل له العقوبة في الدنيا وإذا أراد بعبده الشر أمسك عنه بذنبه حتى يوافي به يوم القيامة


"Әгәр дә Аллаһ үзенең бәндәсенә яхшылык теләсә, бу дөньяда ук аңа җәзаны ашыктыра. Әгәр дә үзенең бәндәсенә начарлык теләсә, Кыямәт көнендә җәзаны тулысынча бирү өчен гөнаһ кылуына карамастан, аны газапламыйча тора. (Тирмизи)

2.Байлык  һәм рәхәтлек белән сыналу.

Аллаһы Тәгалә кешеләрне байлык һәм рәхәтлек белән дә сыный. Бу төр сынау, акчаның күп булуы, яхшы эштә эшләү, сау – сәламәт яшәү, гаилә кору, балалар үстерү рәвешендә булырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйтә:


فأَمَّا الْإِنْسَانُ إِذَا مَا ابْتَلَاهُ رَبُّهُ فَأَكْرَمَهُ وَنَعَّمَهُ فَيَقُولُ رَبِّي أَكْرَمَنِ (15)وَأَمَّا إِذَا مَا ابْتَلَاهُ فَقَدَرَ عَلَيْهِ رِزْقَهُ فَيَقُولُ رَبِّي أَهَانَنِ (16) كَلَّا


"Әгәр дә кешене Раббысы сынап, аңа хөрмәт күрсәтсә һәм нигъмәт бирсә, ул әйтә: "Раббым миңа хөрмәт күрсәтте. Әгәр дә Ул (Аллаһ) аны (кешене) сынап, ризыгын әзәйтсә, ул әйтә: "Мине Раббым кимсетте”. Аллаһ Тәгалә аңа җавап итеп: "Юк, алай түгел”, - дип җавап бирә”. (Фәҗр -15 -16)

Бу аяттә Аллаһ Тәгалә байлык, рәхәт тормышның сынау бирелгәнлеге турында хәбәр итә. Аллаһ Тәгаләнең берәр кешегә байлыкны күп итеп бирү аны яратканлыкны күрсәтми. Шулай ук кешенең фәкыйрлек белән сынауыда ул кешегә ачуланганлыгын белдерми. Болар бөтенесе дә кешене сынау өчен генә Аллаһ тарафыннан эшләнелә. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә байлык һәм фәкыйрлек турында дөрес фикердә булмаган кешеләргә аятнең ахырында: Юк, алай түгел, сез дөрес фикерләмисез, бу бары тик сынау өчен генә бирелде”, - дип әйтә.  

Аллаһ Тәгалә кешеләрне байлык һәм фәкыйрлек белән шөкер итәрләрме яки Аллаһ биргән нигъмәтләрне инъкар итәрләрме икәнлекне белү өчен генә булды.

 

Дата: 04.02.2013. Просмотров: 1766.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Поистине, религия эта легка, но если кто-нибудь начинает бороться с ней, она неизменно побеждает его(попытки делать нечто непосильное для себя, всегда приводят к нежелательным последствиям)».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Аль-Адаб Аль-Муфрад






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф