Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История собак обитателей пещеры


Тормыштагы сынаулар


Без яши торган дөнья Аллаһ Тәгаләкануннарына нигезләнгән. Мәсәлән, кояш, ай, йолдызлар, ел фасыллары Аллаһ Тәгалә куйган кануннарга буйсыналар. Шулай ук кеше тормышы да Аллаһ Тәгаләнең сыналу канунына нигезләнә.Аллаһ Тәгаләнең бу кануны да табигать кануннары шикелле үзгәрми. Бу турыда Коръәндә шулай дип әйтелә:

«Ул – Аллаһ үлемне һәм яшәүне сезне сынау өчен яратты.  Сезнең кайсыгыз гамәле буенча иң яхшы булыр икән. Ул Җиңелмәүче, Гафу итүче Зат» (Мүлек – 2).

Аллаһ җир шарындагы бөтен кешене дә сынау өчен барлыкка китерде. Адәм баласы туганнан алып үлгәнчегә хәтле  сынаулар аша уза. Гарәп телендә «сынау»– «ибтилә»(اِبْتِلاَءُ)дип атала. Бу сүз кешенең Аллаһка ихластан ышануын ачыклау өчен төрле авырлыклар һәм рәхәтлекләр белән сыналуын үз эченә ала. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Без сезне начарлык һәм яхшылык белән фетнә буларак сыныйбыз һәм сез Безгә кайтарылачаксыз» (Әнбия – 35).

Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә кешеләрне авырлык белән дә һәм рәхәтлек белән дә сынарга мөмкин. Мәсәлән, Сөләйман пәйгамбәрне Аллаһ Тәгалә төрле нигъмәтләр белән сынады. Бер гыйлем иясе Йәмән патшабикәсе Бәлкиснең матур тәхетен күз ачып йомганчы алып килгәч, Сөләйман пәйгамбәр шулай диде:

«Бу - Раббымның мине сынау өчен күрсәткән рәхмәте. Ул аны миңа аның өчен шөкер итәчәкменме яки аны инкяр итәчәкменме икәнне күрү өчен генә бирде» (Нәмел – 40).

Кешенең бәла-казалар, авырлыклар белән сыналуы турында Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Без сезне чыннан да курку, ачлык, байлыкның, кешеләрнеңһәм җимешләрнең кимүе белән сынаячакбыз. Һәм синсынау вакытында сабыр булучыларны шатландыр»  (Бәкара – 155).

Аятьтәге «курку белән сынау» үз эченә дошманнарны,сугышларны һәмтормыштагы төрле куркыныч вакыйгаларныала. «Ачлык белән сынау»корылык, уңышсыз елларны аңлата. «Җимешләрнең кимүе»,имам әш-Шәфигый әйтүенчә, балаларны югалту һәм уңышның әз булуын белдерә. Җир йөзендә бөтен кеше дә шуларның берәрсе белән сыналып яши. Әгәр дә кеше бу сынауларны Аллаһның тәкъдире белән риза булып һәм биргән нигъмәтләренә шөкер итеп үткәрсә, ул Кыямәт көнендә җәннәт белән шатландырылачак.

Алда әйтелгәнчә, Аллаһ Тәгалә кешене байлык  һәм рәхәтлек белән дә сынарга мөмкин.Бу төр сынауга акчаның күп булуы, яхшы эштә эшләү, сау-сәламәт яшәү, гаилә кору, балалар үстерү кебек мисаллар керә.Кайбер кешеләр бай һәм рәхәт тормышта яшәүне сынау дип түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең аларны яратуы дип кабул итәләр. Ләкин, чынлыкта, Аллаһы Тәгалә кешегә әлеге нигъмәтләрне сынау өчен генә бирә. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:

«Әгәр дә кешене Раббысы сынап, аңа хөрмәт күрсәтсә һәм нигъмәт бирсә, ул әйтә: «Раббым миңа хөрмәт күрсәтте». Әгәр дә Ул (Аллаһ) аны (кешене) сынап, ризыгын әзәйтсә, ул әйтә: «Мине Раббым кимсетте». Аллаһ Тәгалә аңа: «Юк, алай түгел», - дип җавап бирә» (Фәҗер: 15 -16).

Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгаләнең берәр кешегә байлыкны күп итеп бирүе аны яратканлыгынаңлатмый. Шулай ук фәкыйрьлек белән сынавы да ул кешегә ачуланганлыгын белдерми. Болар бөтенесе дә  Аллаһ тарафыннан  адәм баласын сынау өчен генә эшләнә. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә байлык һәм фәкыйрьлек турында дөрес фикердә булмаган кешеләргә аятьнең ахырында: «Юк, алай түгел, сез дөрес фикерләмисез, бу бары тик сынау өчен генә бирелде», - дип әйтә.  

Аллаһ Тәгаләнең кешеләрне байлык һәм фәкыйрьлек белән сынавы Үзе биргән нигъмәтләргә шөкер итәрләрме, әлләаларны инкяр итәрләрме икәнлекне белү өчен генә булды.

Кайбер кеше Аллаһка ышансаң, намаз укысаң, ураза тотсаң,  сәдака бирсәң сынаулардан котыласың дип уйлый. Ләкин Аллаһ Тәгалә моны инкяр итеп Коръәндә шулай ди:

«Әллә кешеләр «Без иман китердек»дигәннән соң сынаусыз калдырылачаклар  дип уйлыйлармы? Дөреслектә, Без инде аларга хәтле яшәгән кешеләрнедә сынадык. Аллаһ чыннан да дөрес сөйләүчеләрне һәм ялганчыларны ачыклаячак» (Гәнкәбүт: 2-3).

Сынаулар һәрвакыт булачак, хәтта пәйгамбәрләрдә, Аллаһ Тәгаләнең иң хәерле коллары булуларына карамастан, сынаулардан котыла алмады. Мусгаб ибн Сәгыйд исемле кешенең әтисе Мөхәммәд (с.г.с)нән:«Кайсы кешеләр иң каты сынала?»- дип сорады.Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Иң каты сыналучылар -пәйгамбәрләр. Соңыннан изге гамәл кылучылар, ә соңыннан алар кебек кешеләр. Кеше динне тотуына карап сынала. Әгәр дә ул динне каты тотса, аңа карата сынауда катырак була. Әгәр дә ул динне йомшак тотса, динне тотуына карап сыналачак. Кеше сыналудан җир өстендә гөнаһсыз йөргәнчегә хәтле котылмаячак» (Әхмәд).

Мөселман кешесе шуны яхшы аңларга тиеш: Аллаһ Тәгалә үзенә ихластан гыйбадәт кылучы кешегә бары тик хәерле нәрсәне генә бирә. Аермасы юк, аңа килгән нәрсә бәла-казамы яки бәхет-шатлыкмы. Моның дәлиле Тәүбә сүрәсенең 51 нче аяте. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әйт: «Безгә Аллаһ Тәгалә тәкъдирдә язган хәерле нәрсә генә килә. Ул безнең яклаучыбыз һәммөэминнәр Аллаһка гына таянсыннар (ягъни ахыргы нәтиҗәне Аннан көтсеннәр)».

Аллаһ Тәгалә кешеләрне төрле сәбәпләр аркасында сыный. Галимнәр кешегә килгән сынауларны өч сәбәп белән аңлаталар:

1. التَّنْقِيَّةُ (әт-тәнкийә) – кемнең кем икәнен ачыклау өчен;

    Чыннан да Аллаһка ышанамы һәм Аңа гыйбадәт кыламы икәнлеген ачыклау өчен Аллаһ Тәгалә адәм баласына төрле сынаулар җибәрә.Шул рәвешле Аллаһ Тәгалә аның хакыйкатьтә кем булуын үзенә һәм башка кешеләргә күрсәтә.

Кайбер кешеләр рәхәт вакытта үзен дини яки Аллаһка ышанучы, намаз укучы, мәчеткә йөрүче кеше итеп күрсәтә, ә сынау вакытында боларның бөтенесендә ташлый. Бу хәл әлеге кешенең ихлассызлыгын, дини вазыйфаларын икейөзләнеп кенә башкаруын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Без сезне арагызда дин юлында тырышучыларны һәм сабыр итүчеләрне белү өчен сыныйбыз» (Мөхәммәд – 31).

Сынау биреп Аллаһ Тәгалә Ислам дине юлында чыннанда тырышлык күрсәтүчеләрне, сабыр итүчеләрне, Үзенә ихластан гыйбадәт кылучыларны икейөзләнеп кенә дин тотучы вәхәерле гамәлләр кылучы кешеләрдән аера.

2.التَّرْبِيَّةُ (әт-тәрбия) – тәрбияләү өчен;

Аллаһ Тәгалә кешене туры юлга бастыру өчен төрле сынаулар җибәрергә мөмкин. Сынауларга хәтле кеше Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, гөнаһларга чумып яши, ә бәла-казалар күрә башлагач Аллаһ Тәгаләгә кайта.Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Без аларгазур газаптан түбәнрәк газапны чыннан да татытачакбыз. Бәлки алартуры юлга кайтырлар» (Сәҗдә – 21).

Ибн Габбәс (р.г) әлегеаятьне аңлатып шулай ди: «Түбәнрәк газап - ул дөньядагы бәла-казалар, авырулар һәм афәтләр. Аллаһ Тәгалә кешеләргә бу бәла-казаларны Үзенә кайтсыннар өчен җибәрә».

Әгәр дә Аллаһ Тәгалә Үзе яраткан кешенең әҗер-савабын, дөньядагы һәм җәннәттәге дәрәҗәсен күтәрергә теләсә, Ул аңа төрле сынаулар җибәрә. Әгәр дәкеше шушысынауларны Аллаһка шөкер итеп һәм риза булып узса, ул Аллаһ Тәгаләнең сөекле колына әверелә вә Аның рәхмәтенә якыная.Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әҗер-савапның зурлыгы сынауның зурлыгына карап. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә бер төркем кешеләрне яратса, аларны сыный. Кем дә кем моңа риза булса, Аллаһ алардан риза була, ә кем дә кем ачуланса, аңа Аллаһ ачулана» (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ).

Вәһб ибн Мүнәббиһ шулай ди: «Кеше бәла-казаны - нигъмәт, ә рәхәтлекне кайгы буларак кабул итсә генә диннең асыл мәгънәсен камил рәвештә аңлаган була. Чөнки, гадәттә, бәлагә төшкән кеше җиңеллек көтә, ә рәхәттә яшәүче бәла көтә».

Әгәр дә кырыккөн эчендә берәр сынау килмәсә, Гомәр ибн Хаттаб«Әллә Аллаһ Тәгалә миңа ачуланды микән?» дип әйтә торган булган.

Кади әш-Шурайһ исемле кеше шулай дип әйткән: «Әгәр  миңа сынау килсә,Аллаһны дүрт нәрсәне искә төшереп мактыйм: беренчесе, бу сынау элеккесеннән зуррак булмаганы өчен, икенчесе, әлегесынауны үткәреп җибәрергә сабырлык биргәне өчен, өченчесе, сынау килгәч, «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун» (Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм без Аңа кайтачакбыз) дип әйтеп, савап язганы өчен, һәм дүртенчесе, бу сынау Ислам дине белән бәйле булмаганы өчен».

3.التَّزْكِيَّةُ (әт-тәзкия) – гөнаһлардан чистарту өчен;

Адәм баласына төрле сынаулар килүнең бер сәбәбе  кылган гөнаһларына да бәйле. Аллаһ Тәгалә бу турыда шулай ди:

«Сезгә килгән бәла-казалар бары тик кулларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен генә. Һәм Ул (Аллаһ аңа карамастан) күбесен гафу итә» (Шура – 30).

Башка бер аятьтә Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Сиңа килгән теләсә кайсы хәерле нәрсә - ул Аллаһтан, ә сиңа килгән теләсә кайсы зарар синең гөнаһларың сәбәпле» (Нисә –79).

Кыямәт көненең газабы дөньядагы газаптан бик күп мәртәбә артыграк. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгаләкешегә җәһәннәмдә газапланмасын өчен бу дөньяда ук төрле сынаулар җибәрә һәм шулар аркылы аның гөнаһларын гафу итә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) дә бу турыда шулай ди:

«Әгәр Аллаһ үзенең бәндәсенә яхшылык теләсә, бу дөньяда ук аңа җәзаны ашыктыра. Әгәр Ул үзенең бәндәсенә начарлык теләсә, Кыямәт көнендә газапны  тулысынча бирү өчен аны гөнаһ кылуына карамастан газапламый» (Тирмизи).

Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:

«Әгәр мөэмин кешегә бетми торган авыру, ару-талу, берәр чир, кайгы килсә, хәтта нәрсә булса да аның эчен пошырса, шулар аркылы аныңгөнаһларыгафу ителә» (Бухари).

Сынаулар килүнең файдалары:

1.Сынаулар аркылы гөнаһлар гафу ителә;

2.Ахирәттә кешенең җәннәттәге дәрәҗәсе күтәрелә;

3.Сынаулар килү кешегә гөнаһлардан туктап тәүбә итәргә, изгелек юлына басарга ярдәм итә;

4.Сынаулар килү кешегә Аллаһ Тәгалә каршында зәгыйфь зат булуын күрсәтә;

5.Сынаулар Аллаһ Тәгалә белән кеше арасындагы элемтәне ныгыта;

6.Сынаулар килү кеше йөрәгендә Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиренә ышануны көчәйтә;

7.Сынаулар килү кешегә дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен искә төшерә.

Сынаулар, бәла-казалар килгән вакытта кешеләр өч төргә бүленә:

1.Кайбер кешеләрбәла-каза, сынау килгәч язмышларыннан канәгатьсезлек белдерә һәм Аллаһтан зарланалар. Шул сәбәпле алар әҗер-саваптан мәхрүм кала һәм Аллаһ Тәгаләнең ачуына дучар була.

2.Кайбер кешеләр сынау вакытында сабыр итәләр һәм Аллаһ Тәгалә турында яхшы уйлыйлар.

3.Кайбер кешеләр сынауларны, тәкъдирдән риза булып, Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп кабул итәләр. Боларның дәрәҗәсе Аллаһ Тәгалә каршында алда әйтелгән кешеләргә караганда зурырак. Чөнки икенче төркемгә керүчеләр сабырлык кына күрсәтте, ә болар  шөкер дә итте.

Кайбер зәгыйфь иманлы мөселманнар, кызганыч ки, берәр сынау килсә,Аллаһка ачуланалар, заманны сүгәләр, тәкъдирдән зарланалар. Менә шушы гамәлләре сәбәпле алар бик зур гөнаһ кыла.

Кеше сынауны җиңел кабул итсен өчен түбәндәге хакыйкатьне аңларга тиеш:

1.Аңа килгән сынау дөньяны барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең ел элек Аллаһ Тәгалә тарафыннан язылып куелган иде. Шуңа күрә аннан берничектә котылып булмый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Аллаһ Тәгалә җан ияләренең язмышларын күкләрне һәм җирне барлыкка китергәнчегә хәтле 50 мең элек язды. Бу вакытта Аның тәхете су өстендә иде» (Мөслим, № 6919).

2.Бу дөньяда бөтен кеше дә сынау күреп яши, беркем дә аннан имин түгел. Шуңа кеше,сынауга дучар булучылардан гыйбрәт алып, тормышын дәвам итәргә тиеш. Чөнки бәла-каза күреп яшәүчеләрдән гыйбрәт алу, аңа үзенә килгән сынауны үткәреп җибәрергәҗиңеллек бирә.

3.Сынауларга сабыр итүче кешеләргә Аллаһ Тәгалә бик күп әҗер-савап бирә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Бары тик сабыр итүчеләргә генә әҗер-саваплары хисапсыз биреләчәк» (Зүмәр – 10).

Мәсәлән, Әюб пәйгамбәр 18 ел буе төрле бәла-каза һәм авырулар белән сыналды. Аллаһ Тәгалә шулай ди:

«Әюбнең Раббысына«Дөреслектә, миңа авыру кагылды һәм Син Рәхимлеләрнең иң рәхимлесе»дип дога кылган вакытны искә төшер» (Әнбия – 83).

Шушы сынауларны сабырлык белән уздырганы өчен Аллаһ Тәгалә аны мактап шулай ди:

«Дөреслектә, Без аны сабыр итүче кеше буларак таптык. Нинди яхшы кол ул. Дөреслектә, ул (Аллаһка тәүбә итеп) кайтучы» (Сад – 44).

Әюб пәйгамбәр саулык-сәламәтлеге, байлыгы, балалары белән сыналган вакытта иң күркәм рәвештә сабыр итте. Ул кешеләргә Аллаһ Тәгаләдән зарланмады, ә бары тик Аны мактавын, һәм Аңа гыйбадәт кылуын дәвам итте. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аны «нинди яхшы кол ул»дип атый.

Кайбер кешеләр бәла-казага дучар булгач һәм авырлыклар  белән очрашкач, үз-үзләрен кулда тота алмыйлар, зарланалар, Аллаһ Тәгаләне гаделсезлектә гаеплиләр. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә каршында үз дәрәҗәләрен төшерәләр.

Авырлык белән сыналу вакытында Әюб пәйгамбәр гел Аллаһ Тәгалә белән элемтәдә булды. Ул Аннан үзе өчен кимчелек дип санаган гамәлләрен гафу итүне сорады, һәрвакыт та Аңа гыйбадәт кылды һәм Аннан өметен өзмәде. Менә шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә аның турында «Дөреслектә, ул (Аллаһка) кайтучы»дип әйтә.

Риваять ителгәнчә, Әюб пәйгамбәр кайгы-хәсрәт килгән саен«Йә Аллаһ! Син бирдең һәм Син алдың»дип әйтә торган булган.

4.Аллаһ Тәгалә кешене зурырак сынаудан саклап калу өчен кечкенә сынау белән сынарга мөмкин.

5.Кешегә сынау килү Аллаһ Тәгаләгә якынайтучы гамәлләргә ишек ача: сабырлык күрсәтүгә, Аллаһның рәхмәтенә өметләнүгә.

6.Кеше, сынау килгәнчегә хәтле,  хәерле гамәлләрне күп кылмаска мөмкин. Шуңа күрәдә Аллаһ Тәгалә аның җәннәттәгедәрәҗәсен күтәрү  һәм изге гамәлләрне күбрәк кылуга этәрү өчен  төрле сынаулар җибәрергә мөмкин. 

7.Кайбер кешеләр сынаулар килгәнчегә хәтле Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, гөнаһларга батып яшәргә мөмкин. Шуңа Аллаһ Тәгалә бу кешене сынаулар аркылы Үзенә якынайта.

Әгәр дә мөселман кешесе сынауны җиңел үтәргә теләсә,  Ислам динендә күрсәтелгән түбәндәге гамәлләрне үтәргә тиеш:

1.Сынауны Аллаһтан дип кабул итеп, аның белән килешү;

2.Ислам динендә күрсәтелгән гамәлләрне үтәп, Аллаһның әмеренә каршы килмәү, Аңа ачуланмау һәм заманны сүкмәү;

3.Сынауны узу өчен бөтен чараларны да куллану;

4.Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлар өчен гафу итүне сорау һәм дога кылу.

Ибн Тәймия шулай ди: «Дога бәла-казаны туктатучы сәбәп булып тора. Әгәр дә ул килергә тиешле бәла-казадан куәтлерәк булса, ул аны туктата, әгәр дә бәла-каза килүнең сәбәбе көчле булса, ул аны тукта алмый, ә бары тик җиңеләйтә генә. Менә шуңа күрә дә кояш, ай тотылган вакытта Аллаһ Тәгалә мөселманнарга намаз укырга, дога-истигъфәр кылырга һәм сәдака бирергә кушты».

Аллаһ Тәгалә бәла-каза, сынаулар килгән вакытта сабыр итүчеләрнең дога кылу рәвешләрен хәтта Коръәндә дә китерә:

«Кайгы-хәсрәтләргә сабыр итүчеләрне әҗер-савап белән шатландыр. Әгәр дә кайгы килсә, алар: «Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи раҗигуун»– «Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм без Аңа кайтачакбыз», - дип әйтәләр» (Бәкара: 155-156).

Әгәр дә кеше сынау вакытында шушы доганы укыса, Аллаһ Тәгалә аның хәлен җиңеләйтә һәм  яхшы якка үзгәртә.

Моңа мисал буларак Йунус пәйгамбәрне китерергә мөмкин. Ул, Аллаһ Тәгаләнең рөхсәтеннән башка, халкын ташлап киткәнгә күрә балык карынына эләгә. Бу аңа Аллаһ Тәгаләдән бер сынау булды. Менә шулвакытта ул Аллаһ Тәгаләгә:

«Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбехәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин», - дип дога кылды (Әнбия – 87).

Мәгънәсе: «Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер затта юк. Дөреслектә, мин гөнаһлар кылып, үземә гаделсезлек кылучылардан булдым».

5.Сынау килгән кешегә нәфел намазын уку сөннәт гамәл булып санала. Бер хәдистә шулай дип әйтелә: «Әгәр дә Мөхәммәд (с.г.с)нең берәр нәрсә эчен пошырса, ул намаз укый иде» (Әхмәд).

6.Сәдака бирү. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Чирләрегезне сәдака белән дәвалагыз» (Әбү Давыд).

Ибн Дәкыкъ әл-Гыйд шулай ди: «Бу хәдистә хәвеф-хәтәр төшү куркынычы булганда, бәла-казаны туктату өчен,  сәдака бирү мөстәхәб булуына дәлил бар».

Авырулардан, бәла-казалардан котылу өчен сәдака бирүнең файдасы гомуми, ягъни бөтен кешегәдә кагыла. Аллаһ Тәгалә мөселмангада, гөнаһ кылучы кешегә дә һәм хәтта кәфергә дә сәдака бирүләре сәбәпле ярдәм итәргә мөмкин. Ибн әл-Кайим әл-Җәүзия  шулай ди: «Сәдака төрле сынауларны туктатканда гаҗәеп йогынты ясауга ия. Хәтта сәдака бирүче  гөнаһлы, залим һәм кәфер булуына карамастан,Аллаһ Тәгалә аларны  бәла-казалардан саклый. Моның шулай булуы күпләргә мәгълүм. Җирдәге бөтен кешедә моның шулай булуын раслый, чөнки алар моны үз тормышларында күрделәр»(Әл-вәбилүс-сайб минәл-кәләмит-тайиб).

7.Коръән уку. Аллаһ Тәгалә Коръән укуның файдасы турында шулай ди:

«Һәм Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт булучы нәрсәне иңдерәбез» (Исра – 82).

Дата: 12.08.2015. Просмотров: 1237.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Родственные связи, подвешенные к трону Аллаха, говорят: “Аллах наградит того, кто поддерживает нас, и порвёт с тем, кто порывает нас».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Величие Священного Корана






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф