Рассылка
Новые лекции









Мультфильмы
История птиц и Пророка Ибрахима часть1


Уразаның кабул булу билгеләре


Кешеләрнең күбесе Рамазан җиткәч ураза тота, Коръән укый, гыйбадәт кыла, ләкин бу ай беткәннән соң яңадан элеккеге гөнаһлы тормышына әйләнеп кайта. Бу ураза аркылы Аллаһ Тәгалә теләгән максатка ирешмәүне һәм аннан файда алмауны күрсәтә.

Аллаһ Тәгалә фарыз кылган һәр гыйбадәт билгеле бер максатка ия. Ислам динендә адәм балаларына бер әмер дә һәм бер тыюда максатсыз һәм хикмәтсез билгеләнмәде. Шуннан чыгып, ураза тотуның да билгеле бер максаты бар – ул тәкъвалык сыйфатына ирешү. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле булганнарга ураза тоту фарыз булган кебек сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез тәкъва булырсыз» (Бәкара – 183).

Тәкъвалык ул Аллаһның газабы белән үзеңнең араңа саклаучы бер киртә куюны аңлата. Моңа, иң беренче чиратта, фарыз гамәлләрне үтәү һәм гөнаһлардан тыелу керә. Әгәр дә кеше Рамазаннан йөрәген һәм әгъзаларын тутыручы тәкъвалык белән чыкмаса, бу аның тоткан уразасыннан файда алмавын күрсәтә.

Элеккеге мөселманнар Аллаһка, Рамазан аена ирештерүне сорап, алты ай буе дога кылалар иде. Әгәр дә Рамазан ае узса, алар тоткан уразаны кабул итүне сорап, шулай ук алты ай буе дога кыла торган булдылар. Моның мәгънәсе, алар ел буе Рамазан аен онытмады (Ибн Раҗәб әл-Хәнбәли, «Ләтаифуль-мәгариф»).

Рамазанда кемдер уңышка иреште, ә кемдер югалту кичерде. Аллаһ каршында уңышка ирешкән кеше, уразасы кабул булган, гөнаһлары кичерелгән кеше. Югалту кичерүче кешегә килсәк, ул - уразасы кабул булмаган, әхлагы яхшырмаган һәм гөнаһлары кичерелмәгән бәндә. Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә әйтә:

«...Түбәнчелек булсын шул кешегә, кем Рамазан аена кереп, аннан гөнаһлары гафу ителмичә чыкты...» (Тирмизи, №3545).

Бөтен кеше дә Рамазан беткәннән соң тоткан уразасы кабул булуын, гөнаһлары гафу ителүен тели, әмма Аллаһ Тәгалә кайбер кешеләрнең уразасын кабул итә, ә кайберләренекен кабул итми.

Ислам галимнәре Аллаһкаршында тоткан уразаның кабул булуын күрсәтүче кайбер галәмәтләр турында хәбәр итте. Әгәр дә кеше шушы галәмәтләрне белсә, үзенә уңай яки тискәре яктанбәя бирер һәм кимчелекле якларын төзәтер. Рамазан уразасының кабул булуы һәм аннан файда алуның билгеләретүбәндәгеләр:

1. Рамазан аенда гөнаһ кылудан туктап, шул гөнаһка әйләнеп кайтмау;

Рамазан аенда гөнаһтан тыелып, бу ай беткәннән соңяңадан шул ук гөнаһка әйләнеп кайту - ураза тотудан файда алмауның һәм әҗер-савапка ирешмәүнең бер билгесе.Коръәндә Аллаһ Тәгалә андый кешене эрләгән җебеннән кием тегеп, аны сүткән хатын-кыз белән чагыштыра. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Оста итеп эрләгәннән соң җебен сүтеп бетергән хатын кебек булмагыз» (Нәхел – 92).

Тәфсир галиме Ибн Кәсир әйтә: «Борын заманда Мәккә шәһәрендә җеп эрләүче бер ахмак хатын яшәгән. Оста итеп җеп эрләгәннән соң, ул аны сүтә торган булган».

Аллаһ Тәгалә бу мисалны вәгъдә биреп, ант итеп, сүзендә тормаучы кешеләргә карата китерә.  Бу шулай ук гөнаһтан тәүбә итеп берникадәр вакыттан соң яңадан шул ук гөнаһларны эшләүчегә дә кагыла. Андыйлар турында Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә шулай ди:

«Кайбер ураза тотучыга уразасыннан бары тик ач торуы гына кала, ә кайбер төнлә намаз укучыга төнге намазыннан бары тик йокламыйча төн уздыруы гына кала» (Сахихул-Җәмигъ, № 3488).

Галимнәр әйтүенчә, хәдистәге «ач торудан башка нәрсәгә ирешмәүче»хәрам ризык ашаучы һәм гайбәт сөйләүчене аңлата.

Әл-Бәйдави әйтә: «Ураза тотарга әмер ителүнең төп максаты ашамый, эчми торудан гыйбарәт түгел. Аны тотуда төп максат - шәһвәт теләген сындыру, гөнаһка этәрүче җанны Аллаһка буйсындыру. Әгәр  бу  тормышка ашмаса, Аллаһ Тәгаләкешенең уразасын кабул итмәячәк».

  Мөхәммәд (с.г.с) әйтте:«Ураза ул ашау-эчүдән генә тыелып тору түгел. Дөреслектә, ураза - ул буш сүздән һәм гөнаһлы гамәлләрдән тыелу...» (Сахихул-Җәмигъ, № 1082).

Яхйә ибн Мөгаз әйтә: «Кем дә кем уразада теле белән Аллаһтан гафу итүне сораса, ләкин Рамазан ае беткәч йөрәге белән шул гөнаһны теләсә һәмуразадан соң аны кыла башласа, ул кешенең йөрәге гөнаһ белән бәйләнгән, уразасы кире кагылган һәм кабул булу ишеге аның өчен ябылган була».

Шушы сүзләрдән чыгып, Рамазаннан соң кире гөнаһ кылуга әйләнеп кайту -тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешмәүне күрсәтүче бер билге. Аллаһ Тәгалә андый кешеләрнең тоткан уразаларын кабул итмәскә мөмкин. Аллаһ Тәгаләшулай ди:

«Аллаһ бары тик тәкъва кешеләрдән генә кабул итә» (Мәидә – 27).

Алда әйтелгәнчә, тәкъвалык ул җәһәннәм газабы белән үзеңнең араңда пәрдә куюны аңлата. Әгәр дә кеше ураза тотып, яхшы якка үзгәрсә, гөнаһлардан тыела башласа, изге гамәлләргә омтылса, бу аның Рамазан аеннан файда алуын һәм уразасының кабул булуын күрсәтә.

Күп кеше Рамазан аенда тәүбә итә, ләкин эченнән: «Дөреслектә, мин кире гөнаһка кайтуымны беләм», - ди. Андый кеше Аллаһтан ярдәм сорап, «Иншә’Әллаһ – Аллаһ теләсә»мин гөнаһ кылмаячакмын», дип үз-үзенә сүз бирергә тиеш. Әгәр дә ул ихласлы булса, Аллаһ Тәгалә аңа ярдәм итәчәк.

2. Кылган гамәлләренең кабул булмавыннан курку;

Рамазан аенда ураза тотудан файда алган кеше хәерле гамәлләрне бик күп кылуына карамастан, Аллаһ каршында үз гамәлләренең кабул булмавыннан курка. Шуңа күрәул Аллаһның гафу итүенә вә рәхмәтенә өметләнә.Бервакытны Гайшә (р.г): «Йә Аллаһның илчесе!

«Алар (сәдака, зәкәт) бирә, ә йөрәкләре аларның (гамәлләре кабул булмаудан) курка»(Мөэминнәр:60-61) дигән аять урлаучы, зина кылучы, хәмер эчүче һәм шулар өчен Аллаһтан куркучы кешене аңлатамы?»- дип сорады. Ул әйтте: «Юк, Әбү Бәкернең кызы! Ул намаз укый, ураза тота, сәдака бирә һәм Аллаһ Тәгаләдән гамәлләрен кабул итмәс дип курка» (Тирмизи).

3. Рамазаннан соң дәвамлы рәвештә хәерле гамәлләр кылу;

Дөреслектә, изгелекнең кабул ителү галәмәте булып, аннан соң башка төрле изгелекләр кыла башлаусанала. Ягъни,әгәр дәАллаһ Тәгалә кешенең уразасын кабул итсә, Ул аныҮзенә тагын да күбрәк якынайсын өчен хәерле гамәлләр кылырга этәрә.

Ибн Раҗәбәл-Хәнбәли исемле галим шулай ди: «Кем дә кем берәр изге гамәл кылып, аны төгәлләсә, аның Аллаһ каршында кабул булуының билгесе булып, башка изге гамәлләр кыла башлавы тора, ә аның кабул булмавының билгесе булып, бу изге гамәлдән соң гөнаһ эшли башлавы санала.

Дөреслектә, Рамазаннан соң нәфел уразалар тота башлау - бу айда тоткан ураза кабул булуының бер билгесе. Әгәр дә Аллаһ кешенең изге гамәлен кабул итсә, Ул аңа башка төрле изге гамәлләр кылырга ярдәм итә. Шуңа Аллаһтан үлем килгәнчегә хәтле изге гамәлләр кылырга ярдәм итүне сорагыз һәм Аңа йөрәкнең начар якка үзгәрүеннән сыеныгыз. Гыйбадәт гамәлләре белән шөгыльләнеп, гөнаһ кыла башлау нинди түбәнчелек ул!»

Мөхәммәд (с.г.с)нең гамәл кылу рәвешен карасак, ул бер гамәл кыла башласа, аны ташламый иде. Гайшә (р.г) әйтә: «Әгәр дә Аллаһның илчесе (с.г.с) бер гамәлне кыла башласа, аны туктаусыз кыла иде»(Мөслим).

Әгәр кеше берәр изге гамәлне башлап, аны даими кылса, Аллаһ Тәгалә ул кешене ярата башлый. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Аллаһ өчен гамәлләрнең иң сөеклесе, әз булса да даими кылынганы»(Бохари).

Мәсәлән, Рамазан уразасыннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тоту хәерле гамәлләрдән санала. Әлеге ураза - нәфел ураза. Ул кешенең бер изге гамәлдән соң икенче изге гамәл кылуын һәм изгелеккә омтылуын күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә:

«Кем дә кем Рамазаннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ел буе ураза тоткан кебек була» (Мөслим, №822).

Галимнәр бу хәдисне шулай аңлата: бер изге гамәлгә унәҗер-савап бирелә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Кем дә кем изге гамәл эшләсә, аңа шуның кебек ун әҗер-савап бирелә» (Әнгам – 160).

Шуннан чыгып, Рамазан аенда ураза тоткан өчен 300 көнлек  ягъни ун айлык әҗер-савап, ә Шәүвәл аенда алты көн ураза тоткан өчен 60 көнлек ягъни ике айлык әҗер-савап языла. Бөтенесе бергә 360 көнягъни унике ай була.

Нәфел уразалары нәфел намазлары кебек фарыз гыйбадәтне тулыландыра ягъни аның кимчелекләрен юкка чыгара. Шуңа Аллаһ Тәгалә мөселманнарга Рамазан аена хәтле Шәгъбән аенда һәм Рамазаннан соңгы Шәүвәлдә нәфел уразасы тотарга кушты.

Шулай ук бер гыйбадәтне төгәлләгәннән соң икенчесен кыла башлау Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүнең бер билгесе булып санала. Элекке мөселманнарның кайберләре төннәрен торып намаз укый алуларына шөкер итеп көндезләрен ураза тота торган булган.

Шәүвәл уразасын Ураза гаете көненнән соң тота башлау мөстәхәб, чөнки бу - хәерле гамәл кылырга омтылуның бер күрсәткече. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Раббыгызның гафу итүенә һәм киңлеге күкләр һәм җир шикелле булган җәннәткә ашыгыгыз. Ул (җәннәт Аллаһның газабыннан) сакланучы (тәкъва) кешеләргә әзерләнеп куелды» (Әли-Гыймран – 133).

Шулай ук бу нәфел уразасын Шәүвәл аеның төрле көннәрендә дә тоту рөхсәт ителә. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) алдагы хәдистә тоташтан ураза тотуны шарт итеп куймады.

Әгәр дә кешенең Рамазан аенда тотып бетермәгән уразалары булса, иң яхшысы аны тотып бетерү, ә соңыннан Шәүвәл уразасын тоту. Шулай ук Шәүвәл уразасын Рамазан уразасын каза кылып бетергәнчегә хәтле тоту да рөхсәт ителә.  Мәсәлән,Әбү Хәнифә мәзһәбендә Рамазан уразасын каза кылып бетергәнчегә хәтле нәфел уразаларын тоту рөхсәт ителә. Бу мәзһәб буенча Шәүвәл уразасы шушы ай белән чикләнгән, ә Рамазан аенда тотылмаган уразаны каза кылу билгеле бер ай белән чикләнмәгән. Шуңа күрә аны шул ук вакытта үтәү ваҗип түгел. Иң мөһиме, кеше аны үлгәнчегә хәтле каза кылырга тиеш. Шушы кагыйдәдән чыгып, вакыты чикләнгән гамәлне үтәү, вакыты чикләнмәгән гамәлгә караганда өстенрәк. Мәлики һәм Шәфигый мәзһәбләрендә Рамазан уразасын каза кылганчыга хәтле нәфел уразаларын тотарга ярый, ләкин болай эшләү мәкруһ, чөнки ул фарыз уразаны кичектерүгә сәбәпче булып тора. Хәнбәли мәзһәбендә Рамазан уразасын каза кылганчыга хәтле нәфел уразаларын тотарга ярамый. Чөнки кеше, иң беренче чиратта, Аллаһ каршындагы бурычын үтәргә тиеш, аннан соң гына ул нәфел уразаларын тота ала.

Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны кичерсен һәм киләсе Рамазан аена хәтле изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен. Әмин!

Дата: 16.08.2015. Просмотров: 1496.


Хадис
Пророк Мухаммад
сказал:

«Поистине, религия эта легка, но если кто-нибудь начинает бороться с ней, она неизменно побеждает его(попытки делать нечто непосильное для себя, всегда приводят к нежелательным последствиям)».


Наставление имама



А вы уже читали эту книгу?
Самые лучшие женщины






Как помочь в развитии сайта?

© ©
Дизайн сайта — Студия Ариф